-Исәнмесез, укучылар. -... -Хәерле көн -... -Рәхмәт, утырыгыз. Укучылар сезнең алда төрле смайликлар ята. Бүгенге көндә үзегезнең кәефләрегезне билгеләүче смайликны миңа күрсәтегез. -Ни кадәр күп кояшлы смайликлар күренә. Рәхмәт, ә менә бу укучылар минем кәефем. Дәвам итәбез, укучылар бүген сыйныфта кем дежур? -... -Бүген ничәнче число? -............ -Атнаның кайсы көне? -............. -Сыйныфта кемнәр юк? -............. | Смайликларны сайлап алалар һәм үзләренең каефләрен күрсәтәләр. Дежур укучы белән әңгәмә. | Планлаштыру. Уку мәсьәләсен куйганнан алып көтелгән нәтиҗәгә кадәр чишү юлын планлаштыру.
|
- Укучылар, хәзер игътибарыгызны тактага юнәлтегез. (3 слайд)Бу рәсемдә кемнәр сурәтләнгән? - Әти, әни, ул, кыз, малай, әби, бабай. - Дөрес, булдырдыгыз. Укучылар әби белән бабай кем ул? - әти белән әнинең ата-аналары. -Дөрес, әти белән әни бабай белән әбигә кем булалар? -Әти белән әни аларның балалары?. -Дөрес, малай әти белән әнигә кем? - ул аларның баласы. -Дөрес, ә кыз әти белән әнигә кем? -кыз да бала. - кыз белән малай бабай белән әбигә кем булалар? - внучка - Әйе, укучылыр, внучка . Ә бу сүз татарча “онык” була. Шулай итеп кыз белән малай бабай белән әбигә ке м булалар инде? - онык булалар. - укучылар, әйтегез әле, һәр кешенең ничә бабасы була? - Һәр кешенең 2 бабасы була. - Ә ничә әбисе була? - Шулай ук 2 әбисе була. -Укучылар ничек уйлыйсыз, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? - Гаилә кешеләре турында сөйләшәбез. - Бик дөрес, шулай итеп бүген без гаилә әгъзалары һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшәбез. Шуңа бәйле дәрестә “Әбисе белән оныгы” текстын укып һәм карап үтәрбез. Алар арасындагы мөнәсәбәтләргә игътибар итәрбез. Дәреснең темасы : “Әбисе белән онык” текстында туганлык мөнәсәбәтләре. ( 6 слайд) | Җавап бирү Сорауларга җавап бирү Дәрес темасын формулиравать итәләр Лексик белемнәре Максатны формулировать итәләр Туганлык мөнәсәбәтләрен барлый белү | Көтелгән нәтиҗәне аның вакыйгаларын билгели алу. Индивидуаль кыенлыкларны барлый алу. Үз фикереңне әйтеп бирә алу; башкаларның фикеренә дә игътибар итү.
|
-Ә хәзер укуылар, без сезнең белән - Ә хәзер укучылар, без сезнең белән бик кызыклы күнегү эшләп алыйк. Менә сез биш төркемгә бүленгәнсез, һәр төркемнән бер укучы чыгып сүзләргә дөрес кушымчалар ялгарга тиеш була, ә башка төркемнәр аларга бәя бирергә тиеш. (төрле төстәге түгәрәкләр ярдәмендә) (7 слайд) укучылар чыгып дөрес кушымчалар өстәргә тиеш. -(8 слайд) Афәрин, укучылар, дәвам итәбез. Шулай итеп укучылар, без –ды, -де,-ты, те кушымчалары белән билгеле үткән заман хикәя фигыль ясыйбыз. Сорау: кайсы очракта –ды, де кушымчалары ялгана? -Сүзләр сузык авазга һәм яңгырау тартык авазга тәмамлансалар –ды, де кушымчасы ялгана. Мәсьәлән: куй-куйды, бир-бирде. -Бик дөрес. ( челчок һәм русча тәрҗемәсе чыга) -(9 слайд) Укучылар, кайсы очракта –ты, -те кушымчасы ялгана? - Әгәр сүзләр саңгырау тартыкка тәмамланса –ты, -те кушымчасы ялгана. Мәсьәлән: ач-ачты, әйт-әйтте.
(10 слайд) Ял минуты: бик яхшы, укучылар. Ә хәзер без бераз ял итеп алыйк ! Гөл сабагы күренде басалар Һәм кояшка үрелде кулларын күтәрәләр Тирбәлде талгын җилдә чайкалалар Сокланды гүзәл җиргә Буй-сыннарын турайтты сыннар турая Бик матур чәчәк атты кул.җәяләр Җәеп ефәк таҗларын Сипте хуш ис назларын. боргаланалар «Сүз тыңлау» уены. Укучылар сез әзерме? Сүз тыңлау. Укытучы әйтсә, бас (басалар) Ул рөхсәт иткәч утыр (утыралар) Сөйлисең килсә әгәр, Кулыңны гына күтәр (кул күтәрәләр) | Укучылар 5 төркемгә бүленеп күнегү эшлиләр. Эшкә анализ ясап бәя бирәләр. Яңа теманың үзенчәлекләре белән танышалар Ял итү минуты
| Укучыларның үзләштерү һәм үзләштермәү дәрәҗәсен ачыклап бара белү. Яңа белемне эзләп табу; өзекләрдән бер бөтен ясау; Теманы аңлау өчен эзләнү.
|
-укучылар, афәрин. Хәзер игътибарыбызны алдгы эшкә юнәлтәбез. Безгә таблица бирелгән: беренче баганада хәзерге заман фигыльләр, ә икенче баганага без фигыльләрне үткән заманга куярга тиеш булабыз. (11 слайд) Бәя бирү төсле түгәрәкләр белән, командалап. -Афәрин, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер, укучылар, китапларның 51нче битен ачабыз һәм беренче күнегүне табабыз. Биремне безгә ... укый. Шулай итеп без нәрсә эшләргә тиеш булабыз? -... -дәфтәрләрне ачтык һәм бүгенге числоны язып куябыз.(12 слайд) күнегүне эшлиләр (13 слайд тора) эшләп бетергәч дөрес вариант чыга һәм үзләре тикшереп бәя бирергә тиеш. | Интерактив тактада эш Белемнәрен ныгыталар Төркемләп бәя бирәләр Индивидуаль эш алып барыла Эшләнгән эшкә үз бәя
|
Көтелгән нәтиҗәләрне анализлаганнан соң килеп чыкмаган өлешнең сәбәпләрен билгеләгәч, төзәтмәләр кертү. Үз фикереңне әйтеп бирә алу; башкаларның фикеренәдә игътибар итү.
|
-Шулай итеп укучылар без бүген дәрестә нинди заман турында белдек? -үткән заман турында белдек. - үткән заман ничек барлыкка килә? - кушымчалар ярдәмендә. - нинди кушымчалар ярдәмендә? -..... -шулай итеп укучылар, без бүгенге дәрескә куелган максатка ирештекме?( Удалось решить поставленную задачу?) -.... - ничек ирештек без ул максатка?( Каким способом?) -.... - нинди результат алдык?( Какие получили результаты?) -... - тагын нәрсә эшләргә кирәк?( Что нужно сделать ещё?) -..... - яңа белемнәрне кайда кулланырга мөмкин?( Где можно применить новые знания?) -.... -укучылар, хәзер үзегезнең бүгенге эшегезгә бәя бирегез. Дәрес ахырына кәефләрегез үзгәрдеме икән, смайликларыгызны күрсәтегез әле.(Выберите смайлик своего настроения. Изменилось ли оно? Почему?) - укучылар, без хәзер өй эшен язып куябыз. Вариантлар: 1. 8 нче күнегү, 53 бит 2. 55 биттәге текстан билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне тап. 3. Билгеле үткән заман фигыльләр белән җөмләләр төзү. | Сорауларга җавап бирәләр Дәрескә нәтиҗә ясыйлар Үз бәя аша эшләнгән эшкә бәя бирелә. өй эшен язып куялар. | Үзбәя, үзара бәяләү, укытучының бәяләүе. Ялгышлыкларга һәм уңышларга дөрес бәя бирә алу, аңлау.
|