"Әби һәм онык бәйгесе"
материал (5 класс)
Предварительный просмотр:
“ Дәү әни һәм онык” бәйгесе.
“ Әбекәй алтыным – минем иң якыным”.
Максат: Газиз дәү әниләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек хисләре, гаилә традицияләренә ихтирам тәрбияләү.
Алып баручы:
Кояш көлеп уянды да
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр килде мәктәпкә
Бүген кояшлы юлдан.
Хәерле көн, укучылар, дәү әниләребез – безнең кадерлеләребез, килгән кунаклар! Сезне бүгенге бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Бәйрәмнәр күңелле үтсен!
- Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә башлыгы -әти, учакны сүндерми тотучы – әни. Ә нәселнең матур гадәт-йолаларын яшь буынга җиткерүче, чисталык-пөхтәлеккә өйрәтүче, хәрамнан саклаучы – әбиләребез. Әбиле бала инсафлы, ягымлы, тәртипле булып үсә.
- Бүген бездә зур бәйрәм. Безнең янга кадерле дәү әниләребез килде. Безне кечкенәдән карап үстергән, тәмле ашлары белән сыйлаган, йомшак теле белән иркәләгән әбиләребезне ничек яратмыйсың инде. Әбиләрен һәркем зурлый. Шагыйрьләр аларга багышлап шигырьләр язган, композиторлар җырлар чыгарган. Рәссамнәр гүзәл әбиләребезне рәсемгә төшергәннәр.
Менә бүген без сезне “ Дәү әни һәм онык” бәйгесенә чакырдык. Бу безнең бәйрәм дә, рәхәтләнеп ял итү кичәсе дә булсын.
Бүген ярышта 6 әби һәм аларның 6 оныгы катнаша.
Беренче бәйгебез Танышу дип атала.
Әйдәгез дәү әниләребез белән танышып китик. Сүзне оныкларга бирәбез.( Оныклар әбиләре турында язылган шигырьләрен сөйлиләр)
Алып баручы: Кадерле дәү әниләребез! Без сезнең турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, сез безнең өчен бик кадерле. Бигрәк тә мондый авыр заманда балаларыбызны миһербанлы, шәфкатьле, итагатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез кирәк. Дәү әниләребез! Буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен! Картаймыйча, безгә ярдәм итеп яшәгез, ә урыннарыгыз һәрвакыт өйнең түрендә булсын!
Кичәбез котлы булсын,
Табыннар да мул булсын!
Күңел шатлык белән тулсын,
Ял кичәбез гөрләп узсын!
Ә хәзер сезнең игътибарыгызга балалар чыгышын тәкъдим итәбез. ( Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында бәйрәм котлавы.)
Ә хәзер бәйрәмебезне дәвам итеп, уен-ярышларга күчәбез. Бәйгегә мәртәбәле жюри бәя бирәчәк. ( Жюри белән таныштыру ).
Алып баручы: Алдагы ярышыбыз “ Сорау бирер нәниләр – ни диярләр әбиләр” дип атала. Мин табышмак укыйм. Ә сез, дәү әниләр, җавапны тизрәк әйтергә тырышыгыз.
- – ул бөтен өйдә дә була;
- усал малайлар аның белән сугыша;
- күбрәк ашаганнан соң, әтиләр шуңа таяна, кайчагында, аңа чумып, гырлап та китә. Әниләр аның белән уйнамаска куша.
- авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз;
- ул йомшак та, бик йомшак та була;
- ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата ( мендәр ).
- – ул үзе бик кирәкле әйбер;
- ике колагы, бер борыны бар;
- ул бик күп төрле була;
- бик матур итеп бизәлгәннәре дә бар;
- аны бигрәк тә бабайлар, әбиләр ярата;
- ул өстәлнең бизәге;
- аңа күмер дә салалар. Электр утына да тоташтыралар;
- ул булса, чәй эчүләре дә күңелле ( самовар )
- – ул һәммә кешедә дә бар, картларда сүлпәнрәк, яшьләрдә көчлерәк, кем белә, бәлки, киресенчәдер;
- ул шатландыра да, көендерә дә;
- бер караштан туа, озак еллар яши;
- аннан башка яшәп булмый;
- Венера Ганиева да шулай дип җырлый
- Ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта ( мәхәббәт )
- – аны камыр белән иттән ясыйлар;
- башта зур камыр, аннары кечкенә камыр ясыйлар;
- аны ясау бер кешегә генә озакка китә;
- мин аны ясый беләм, бигрәк тә, санарга яратам;
- аңа яраткан кеше борыч та сала
- Яңа ел көнендә пешерәләр( пилмән )
- – ул татар халкының милли ашамлыгы;
- кунаклар килгәндә пешерелә;
- түгәрәк була, өстенә тәмле әйберләр сибәләр;
- эчендә дә тәмле әйберләр күп: дөге, йомырка, йөзем, кызыл эремчек;
- ул катлы-катлы була ( гөбәдия )
- – ул йомшак,
- Бөгәрләнеп ятарга ярата
- Аны аврткан урынга куярга тәкъдим итәләр
- Йортта яши
- Тычкан тота ( мәче)
Алып баручы. Ә хәзер ярыш нәниләребез өчен булыр. Мин сезгә сораулар әйтәм. ә сез җавап бирерсез.
1. Ул елга бер генә килә, аны һәркем көтеп ала. ( туган көн )
2. Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала, шулай да аны һәркем ярата. ( бала )
3. Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли. ( дәү әни )
4. Аның белән һәр бала уйнарга ярата. ( уенчык )
5. Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен иң кадерле, иң ягымлы кеше.(әни)
6. укучының якын дусты, сердәше, белем учагы. ( китап)
Алып баручы. Безнең дәү әниләребез бик тә уңганнар, бер дә тик торырга яратмыйлар. Татар халкының кайсы йортына гына керсәң дә, милли ризыклардан табын сыгылып тора: кабарып пешкән ипиләр, балланган чәкчәкләр, өчпочмак, бәлешләр һ. б. Менә бүген дә дәү әниләребез буш кул белән килмәгәннәр, бик тәмле ризыклар пешереп алып килгәннәр. Кадерле дәү әниләребез, үзегезнең аш-су пешерүдәге серләрегезне безгә дә сөйләп үтегез әле. (Әбиләр үзләре пешереп алып килгән “күчтәнәч”не ничек пешерүләре турында сөйлиләр)
Алып баручы: Чираттагы бәйгебез “Ягымлы, тәмле сүзләр” дип атала. Дәү әниләр үзләренең оныкларын нинди тәмле сүзләр белән яраталар икән? Оныклар аларга нинди матур сүзләр белән эндәшәләр?Дәү әни оныгына матур сүзләр әйтеп, уенчыкны бирә, ә оныгы дәү әнисенә ягымлы сүзләр белән кире кайтара.
Алып баручы: Күрәсез, бер-берегезгә эндәшергә никадәр матур сүзләр бар икән. Тик, ни кызганыч, без бу сүзләрне аз кулланабыз. Ә бит ягымлы, җылы сүзләрдән канатлар үсә. Әйдәгез, киләчәктә сөйләмебездә матур сүзләрне күбрәк кулланыйк. Ә хәзер киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле дәү әниләребезгә җыр бүләк итәбез.
Алып баручы: “Һөнәрле булып ул үссен, уңган булып кыз үссен”,- дигән борынгылар. Сез дә, кадерле дәү әниләр, оныкларыгызны уңган, булган итеп күрәсегез киләдер. Чираттагы бәйгебез ”Йомгакны кем тизрәк чорный?” дип атала. Дәү әни белән онык , бергәләшеп , йон җебен йомгакка чорный.
Алып баручы: Халык авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Бала яшь чакта әкиятләр тыңларга ярата, бераз үсә төшкәч, җырлар, такмаклар белән мавыга башлый. Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, хәтердә калдыру сөйләмебезне баета, халыкка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Кадерле дәү әниләр, ә сез мәкальләрне беләсезме икән?
“ Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез” – дигән уен үткәреп алыйк әле.
- Агачны яфрак бизәсә, кешене ......... ( хезмәт бизи ).
- Һөнәрле үлмәс, .............( һөнәрсез көн күрмәс ).
- Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, ..........( тыңламаган, әрәм булган)
- Олыласаң олыны, ...........( олыларлар үзеңне )
- Яхшыдан үрнәк ал, ............( яманнан гыйбрәт ал )
- Ана күңеле балада,..............( бала куңеле далада.) һ.б.
Алып баручы.Безнең әбиләребез әле бик күп бишек җырлары, шигырьләр, әкиятләр дә беләләрдер, мөгаен. Әйдәгез хәзер аларны тыңлап үтик.
Алып баручы- Менә булдырдыгыз! Хәзер хөрмәтле жюри исәп-хисап эшләренә йомгак ясаган арада_________ чыгышын тыңлап үтәбез.
Алып баручы. Сүз жюрига бирелә.
Алып баручы.
Кадерле дәү әниләр, балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез, аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге, тормышыгызны тагын да нурландырып, бизәп торсын. Халкыбызның мондый акыллы дәү әниләре булганда, балаларыбыз акыллы, шәфкатьле булып үсәр дип ышанабыз.
Әби кеше гел яхшылык тели
Гаебебез булса, кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Әби дигән изге кешегә.
Яшәгез сез мәңге яшь булып
Туган йортыгызга ямь булып
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр гел рәхәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тел бәйгесе
Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары белән үткәрелгән бәйге....
"Озын толым"бәйгесе.
Зәй районы Сәвәләй авылы мәктәбендә үткәрелгән "Озын толым" бәйгесе....
Каләм сынау бәйгесе.
Авторское чтение "Проба пера"....
«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара
«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....
Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"
Өлкәннәр коненә багышланган кичә. “Дәү әни һәм онык” бәйгесе.Максат:Газиз дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә традицияләренә ихти...
“Акыллы кызлар, акыллы егетләр” бәйгесе.
( Сөекле шаСөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатына багышлана...
“Әбисе белән онык” текстында туганлык мөнәсәбәтләре.
4нче сыйныфның рус төркемендә уку дәресе...