5 нче сыйныф.Татар теле.Рус төркеме
план-конспект урока (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
5 класс өчен (рус төркеме) татар теленнән технологик карта
Тема | Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлык формасында зат-сан белән төрләнеше. | |||
Теманың максаты | 1.Белем бирү: Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлык формасында зат-сан белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү; алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. 2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. 3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү. | |||
Планлаштырылган нәтиҗә | Предмет күнекмәләре | Универсал уку эшчәнлеге | ||
1.Предмет нәтиҗәләре 2.Метапредмет нәтиҗәләре 3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр | 1. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү 2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү 3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру | Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру Регулятив: Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау. Танып – белү: матурлыкны күрә, аңлый белү Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү. | ||
Төп төшенчәләр | ||||
Предметара бәйләнешләр | Әдәбият,рус теле | |||
Ресурслар -төп -өстәмә Җиһазлау: | Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова . “Күңелле татар теле”. Татар теле , 25-26битләр; Проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, схемалар,таблица) | |||
Төркемнәрне оештыру | Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы,күмәк эш. | |||
Оештыру технологиясе | Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре | Һәр этапның диагностик биремнәре. | ||
I этап. 5мин Оештыру моменты. Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару. | I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру. 1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру. Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез,укучылар! -Хәерле көн ! -Хәлләрегез ничек? -Кәефләрегез әйбәтме? -Бүген ничәсе? -Атнаның кайсы көне? -Урамда һава торышы нинди? -Анда җылымы,әллә салкынмы? -Хәзер елның кайсы фасылы? - хәзер, балалар, дәфтәрләребезне ачып, бүгенге числоны язып куябыз | Без татар телендә дөрес итеп укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек. | ||
II этап 7мин Актуальләштерү.Өй эшен тикшерү Максат – белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү. | II этап. 2.Өй эшен тикшерү. а)2нче күнегү: алмашлыкларны куйган сүзтезмәләрне уку (чиратлап) ә) –укучылар төзеп килгән җөмләләрне уку Ә хәзер экранга күз салыйк “Су анасы” Г.Тукай шигырен фонетик күнегү урынына уку. (пышылдап, шатланып) -Без укыган бу өзек нинди әсәрдән? Астына сызылган сүзләр нинди сүз төркеме? Сүзлек эше. Чәчрәтәм-Брызгаю Чумам-окунусь,ныряю Сөзәм-забодаю | II этап. Сорауларга дөрес җаваплар.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге) | ||
III этап.Уку мәсьәләсен кую. Максат – Хәзерге заман хикәя фигыльләр буенча алган белемнәрне искә төшерү һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. | III этап. Танып белү универсал уку эшчәнлеге
-Барам, уйныйм, алам -киләсең.эшлисең,сөйлисең -бара.уйный.ала -киләбез.эшлибез.сөйлибез -барасыз,.уйныйсыз, аласыз -киләләр.эшлиләр,сөйлиләр Димәк без бүген дәрестә нинди теманы искә төшерәчәкбез? | III этап.
| ||
IV этап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. | IV этап. “Адашкан сүзләр” уены (Шәхси универсал уку эшчәнлеге) Дәреслек белән эш.(24нче бит) Ситуатив күнегүләр 3. Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең барлык формасында зат-сан белән төрләнешен карау. Таблицаны тутыру | IV этап. 1. Диагностик бирем: Схемаларга туры китереп, җөмләләрне уйлап дәфтәргә язарга. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге) | ||
V этап. Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту Максат.Килеш исемнәрен, сорау һәм кушымчаларын дөрес истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү һәм төзәтү.) | Таблицаны анализлау 1. -Таблицада бирелгән сүзләрне зат-сан белән төрләндерү(сорау һәм кушымчалардан файдаланып) Эшлә, укы, кайт, йөз (тактада,карточкалар белән) (Регулятив универсал уку эшчәнлеге)
| V этап.
| ||
VI этап. Рефлексия. | VI этап.
- Дәреснең темасы нинди иде? - Нинди максат иде? - Максатка ирештекме? - Кто встретил трудности? В чем? Почему? | VI этап. | ||
VII этап. Йомгаклау. | VII этап.
2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү. -билгеләр кую |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.
2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....
1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру
Планлаштыру нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнак...
2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен
Планлаштыру нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнак...
2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру
Планлаштыру нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнак...
Татар теле. "Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме
"Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме....
Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме
Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...
Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме
6нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прораммасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...