Татар әдәбиятыннан белемнәрне бәяләү
учебно-методический материал на тему

Шамсутдинова Разида Анверовна

татар мәктәбендә әдәбияттан белемнәрне бәяләү нормалары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byalu_dbiyat.docx16.01 КБ

Предварительный просмотр:

Родная литература

Туган телдәге әдәбияттан белем, осталык һам күнекмəлəрен бəялəү.

 5-9 нчы сыйныфлар

 Укучыларның ана теленнəн алган белем сыйфаты даими рəвештə тикшерүгə бəйле. Татар теле дəреслəрендə укучы үзе үзлəштергəн теоретик мəгълүматны гамəлдə куллана алырлык белем, осталык һəм күнекмəлəргə ия булырга тиеш. Тел һəм сөйлəм күнекмəлəрен дөрес бəялəү укучының тел, аралашу өлкəсенə караган мəгълүматлылыгы, гомуми белем һəм фикерлəү дəрəҗəсен дə билгели. Белемне тикшерү — укытуның аерылгысыз өлеше, чөнки ул укучыларның эшчəнлеген нəтиҗəле итеп оештырырга һəм аларның укуга карата мөнəсəбəтен үзгəртергə, җаваплылыгын арттырырга ярдəм итə. Димəк, укучыларның белем, осталык һəм күнекмəлəрен дөрес итеп бəялəү телне аралашу коралы буларак үзлəштерүне, тел турында системалы белем булдыруны күзаллый, шулай ук ул башка миллəт телен, мəдəниятен өйрəнү өчен дə мөмкинлеклəр ача. Укучыларның татар теленнəн белем һəм күнекмəлəрен гадел итеп бəялəү – укытучы эшчəнлегенең иң мөһим сыйфаты.

Уку тизлеген билгелəү һəм аны бəялəү.

 Уку – график рəвештə бирелгəн текстны телдəн сөйлəмгə күчерү (кычкырып укыганда) һəм аны мəгънəви берəмлеклəргə бүлүне (эчтəн укыганда) үз эченə алучы сөйлəм эшчəнлегенең бер төре. Уку техникасы белəн текстны аңлап уку тыгыз бəйлəнештə тора, һəм алар бер-берсен тулыландыралар да. Билгеле булганча, дөрес уку – əдəби əйтелеш кагыйдəлəрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның əйтелеш һəм текстны аңлы рəвештə кабул итə алу күнекмəлəреннəн чыгып бəялəнə. Укучы аваз, иҗек һəм сүзлəрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һəм дөрес əйтелешкə карата куела торган иң төп талəплəргə җавап бирерлек дəрəҗəдə укыганда гына дөрес укый дип əйтə алабыз. Йөгерек уку — укыганның эчтəлеген аңлы рəвештə зиһенгə алуны тормышка ашырырга ярдəм итүче уку тизлеге. Гадəттə, кычкырып уку тизлегенең сөйлəм тизлегенə туры килүе уртача уку тизлеге дип исəплəнə. Сəнгатьле уку текстның эчтəлеген аңлап, автор əйтергə телəгəн фикер, хистойгыларны тавыш, басым һəм башка барлык фонетик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерə. Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтəлеген аңлау һəм аңа карата үз карашыңны яки мөнəсəбəтеңне белдерə алу сəнгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора.

Йөгерек уку - укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге.
5 нче сыйныф укучысы уку елы азагына 70-100 сүз укырга тиеш.
6 нчы сыйныфта - 75-115 сүз
7 нче сыйныфта - 80-125 сүз
8-9 нчы сыйныфларда - 85-130 сүз
10 нчы сыйныфта - 90-135 сүз
11 нче сыйныфта - 100-145 сүз

 Таләп ителгән күләмдәге текстны тиешле тизлектә укыйсыз, укытучының сорауларына төгәл җавап бирү, ләкин кайбер сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры киләү, сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрү - "4"ле.

Уку тизлеге тиешле нормада булмау, текстны аңлау, әмма сорауларга биргән җавапларыгызда төгәлсезлекләр җибәрү, уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата , интонацияне төгәл бирмәү - "3"ле.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңламау, эчтәлек буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап бирү, тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмау, фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа- "2"ле.

                                          Сөйләм күнекмәсе бәяләнеше

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм төзи аласыз, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора белү - "5"ле.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм өчен- "4"ле.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле итеп сөйли алмау, эчтәлекне ачып бетерә алмау, әңгәмәдә өстәмә сораулар бирелгәндә генә катнашу - "3"ле.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог та, диалог та төзи алмау - "2"ле.

                    Анализ күнекмәләре һәм теоретик белемнәр бәяләнеше

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы куллану, анализ нигезле, җавап теоретик яктан югары оештырылган булса - "5"ле.

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап та, аларны куллану барышында аерым төгәлсезлекләр җибәрү - "4"ле.

Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләр куллану, әмма аларның күренешкә туры килмәве, хаталар ясау; анализ әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләү - "3"ле.

Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсызлык,  анализ бөтенләй юк - "2"ле.

                        Сорауларга җаваплар язуның бәяләнеше

Эшләрне бәяләгәндә, укытучы җавапның тулы, төгәл, дөрес булуына, сөйләмнең стилистик яктан камил, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы булуына игътибар итә.
1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион - "5"ле.
2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яки 2 төгәлсезлек - "4"ле 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хата - "3"ле.
Сөйләм хатасы 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пунктуацион хата - "2"ле.

                                                   Сочинение бәяләнеше

Сочинение язганда, укучы өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга; шуларга бәйләп, язучы яшәгән, әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шарталарга; шул чорга хас әхлакый нормаларга; әсәрдә бирелгән геройларга һ.б. карата мөнәсәбәтен белдереп, үзенең әдәби язма текстын "тудыра".

Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә билгеләнә:
5 нче сыйныфта 0,5-1 бит
6 нчы сыйныфта - 1-2 бит
7 нче сыйныфта - 2-3 бит
8 нче сыйныфта - 3-4 бит
9 нчы сыйныфта - 4-5 бит
10 нчы сыйныфта - 5-6 бит
11 нче сыйныфта - 6-7 бит
Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе - эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе грамоталылыкка куела.

Сочинениенең 
эчтәлеге һәм теле түбәндәгечә бәяләнә:
Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "5"ле.
Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "4"ле.
Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән - "3"ле.
Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк - "2"ле.

Грамоталылык түбәндәгечә бәяләнә:
1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш бар - "5"ле.
2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар - "4"ле.
3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар - "3"ле.
7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар - "2"ле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....