Мирвәлинең өч гомере
план-конспект урока (11 класс) на тему

Шамсутдинова Разида Анверовна

А.гыйләҗевнең "Өч аршын җир" әсәрендә Мирвәли образына характеристика

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx14.4 КБ

Предварительный просмотр:

11 нче сыйныф.

Татар әдәбияты дәресе

А.Гыйләҗевнең “Өч аршын җир”  әсәрендә Мирвәлинең өч гомере

1. Тактада эпиграф ”Бу дөньяда иң авыры- үз-үзеңә хөкем чыгару”.

                                   “А.Гыйләҗевнең иң нык бәхәс кузгаткан гаугалы әсәре-  

                                    “Өч аршын җир”дер, мөгаен”. (Р.Батулла).  

2.Укучылар, А.Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәре  1964 елда , русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә “Дружба народов” журналында басылып чыга, елның иң яхшы әсәре буларак, махсус премия белән бүләкләнә. Ләкин Татарстанда әдипнең җыентыгына бу әсәр язылганнан соң 15 ел үткәч кенә кертелә. Күрәсез, “Өч аршын җир”, гаугалы дан алып, озак елларга сузылган кыйналу чорын уза. Урынлы сорау туа: ни өчен рус аудиториясе алкышлап каршылаган әсәр татар укучысына барып ирешүдә кыенлыклар күрә? Әйдәгез, шул сорауга җавап биреп карыйк.

Укучылар, бу сорауга җавап бирер өчен, без  Мирвәли образына мөрәҗәгать итәрбез. Мирвәли образы бөтен тулылыгы белән кайда ачыла? Әйе, Карачурага кадәр булган 58 чакрым арасында. Бик тирән психологик анализ аша язучы безгә бу образның катлаулы, каршылыклы булуын күрсәтә.

Мирвәли гомере әсәрдә ничә өлешкә бүленгән?

Укучылар. Өч өлешкә. Мирвәлинең туган авылында Шәмсегаян белән бәхетле гомер кичерүе; Мирвәлинең ерак Себердә яшәве; Мирвәлинең туган авылына әйләнеп кайтуы.

Дөрес. Мирвәлинең авылдагы тормышын сурәтләп күрсәтегез әле.(167 бит, яшел җыентык)

Ни өчен Мирвәли авылдан чыгып китте?

Нигә аның атасының байлыгын сәвиткә бирәсе килмәде? (Көчләп күмәкләштерү белән килешми; ата-бабасыннан калган мал-мөлкәтне ярлы-ябагай кулына бирәсе килми; шәхси милекне тартып алырга беркемнең дә хакы юк, аның үзеннән фикерен сорамыйлар, идаргә чакырмыйлар- факт алдына куялар)

Байлыкны кеше кулына бирергә теләмәгән Мирвәли нәрсәләр эшли?

Ерак Себердәге тормышы турында сөйләгез.

Мирвәли, кайда гына яшәсә дә, язучы аның бер сыйфатына симпатиясен яшерми. Нинди сыйфат ул?

Дөрес. Мирвәли- хезмәт кешесе. Үз-үзен хуҗа итеп тоя, бәйсез булырга тели.Юаш ат кебек, теләсә кемгә баш иеп, йөгән киеп яши алмый. Кешене изә, сыта торган системага каршы бунтка күтәрелә. Ләкин бунты файдасыз.

Мирвәли бунты нинди фаҗигаләргә китерде?

Шәмсегаянның васыятен үтәр өчен, аякларын көчкә сөйрәп, авылга кайтты.

Авылдашлары аңа нинди гаепләр тагалар? Мирвәли гафу үтенәме? Соңыннан үзенең каһарманын тәүбәгә китерә.

Әйе, гафу үтенә. Чөнки өч аршын җир- бик кадерле икән ул, туган җирдә күмелер өчен, авылдашларың сине үзләренә сыендырсын өчен, аңа лаеклы булырга кирәк икән. Шул мәрхәмәтле өч аршын җиргә һәркайсыбызның хокукы булырга тиеш.

Дәрес башында куелган сорауга яңадан әйләнеп кайтыйк: ни өчен бу әсәр шундый сикәлтәле озын юл уза? (слайд)

Эшегез өчен рәхмәт.

                      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомер. "Илиада". Древнегреческие мифы как сюжетная основа гомеровского эпоса.

Методическая разработка помогает закрепить знания о мифологии Древней Греции, знакомит учащихся с поэмой Гомера "Илиада"....

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Игра по поэме Гомера "Одиссея"

Презентация  к уроку внеклассного чтения по поэме Гомера "Одиссея", организованного по принципу телевизионной игры "Что? Где? Когда?"...

Презентация "Гомер".

Небольшая рабочая презентация по древнегреческой литературе, достаточно зрелищная и познавательная....

"Гомер эзләрең буйлап".

6 нчы сыйныфта Х.Туфан иҗатын кабатлау дәресе....

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...