3 нче сыйныф (татар төркеме) өчен дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока на тему
Предварительный просмотр:
Укытучы | Нотфуллина Г.И. | ||
Сыйныф | 3нче (татар төркеме) | ||
Предмет | Татар теле | ||
Тема | Сүз турында мәгълүмат | ||
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Шәхескә кагылышлы: -Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру. Уку хезмәтенең кирәклеген аңлау Танып-белү УУГ: - Дәреслек белән эшләү. - Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу -Текста әйтелә торган төп фикерне таба белү - Объектларны чагыштыру. - Фикерне логик чылбырга салу. Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау –Диалог төзүдә катнашу. - Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү - Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру
Предмет буенча: сүз турында белгәннәрне искә төшерү, гомумиләштереп аңлата белү күнекмәсен үстерү | ||
Дәреснең тибы | Яңа белемнәр “ачу” | ||
Төп төшенчәләр | Иҗек, аваз, сүз | ||
Предметара бәйләнеш | Рус теле, әдәби уку | ||
Эшне оештыру | Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль | ||
Чыганаклар | 3сыйныф. "Татар теле" Беренче кисәк И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Презентация. | ||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
Оештыру Мотивлаштыру (1-2 мин) | Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.Укучыларны барлау. - Исәнмесез,укучылар! Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә! Дәрес уңышлы үтсен өчен укучыларда нинди сыйфатлар булырга тиеш? | Укытучы, иптәшең белән сөйләшү Укучы җавабы (игътибарлы, бер-береңә ярдәмчел, укытучыга һәм иптәшләреңә хөрмәт) | Регулятив: дәрескә эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү Шәхескә кагылышлы: татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру. |
Белемнәрне актуальләштерү | Өй эшен тикшерү. | Укучы җавабы. | Шәхескә кагылышлы: уку хезмәтенең кирәклеген аңлау |
Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую | Матур язу күнегүе: нечкә әйтелешле сүзләрне бер баганага,калын әйтелешле сүзләрне икенче баганага языгыз
-Ни өчен бу сүзләрне сайлап яздыгыз? Сүзләр нәрсәләрдән тора? Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә без ниләр өйрәнербез икән? | Максат куялар, дәреснең темасын формалаштыралар (конкретлаштыралар) Укучы җавабы | Регулятив: дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үзеңнең эшчәнлегеңне куелган максатка нигезләнеп төзи алу. |
Белемнәрне беренчел үзләштерү | 2)51 нче күнегү 3) Сүз авазлардан тора дидек . Ә Сүз бер генә иҗектән торамы? Экран “Су”
| китаптан уку Парларда эшләү Бер-берсенә сорау бирәләр. | Танып белү: дәрестә алган мәгълүмат, дәреслекне кулланып, укытучының сорауларына җаваплар табып, үз тәҗрибәләренә таянып яңа белемнәр туплау. Коммуникатив: укытучының, әңгәмәдәшеңнең сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү: башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; парларда, төркемнәрдә эшли белү. |
Ял минуты | |||
Белемнәрне үзләштерүне тикшерү | Уң яктагы күршеңә нечкә сузык авазлы сүзләр әйт. Сул яктагы күршеңә калын сузык авазлы сүзләр әйт. | Парларда эш. Укучы җавабы. | Коммуникатив: укытучының, әңгәмәдәшеңнең сорауларына җавап бирү; башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; парларда, төркемнәрдә эшли белү. Шәхескә кагылышлы: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, укуга, телне өйрәнүгә карата кызыксыну хисе булу. |
Яңа белемнәрне ныгыту | 54 күнегү Сүзләрне үрнәктәгечә күчереп язу Төркемдә эш. Кайсы төркем тизрәк шушы сүзләр белән 3 җөмлә төзеп яза. | дәфтәрдә эш төркемдә эш | Танып-белү УУГ: - Дәреслек белән эшләү. Регулятив: дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үзеңнең эшчәнлегеңне куелган максатка нигезләнеп төзи алу. |
Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре), бәяләү, үзбәя | Без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәндек? -Сүз ничек ясала? -Бер иҗектән торган сүз буламы? -Иптәшең дәрестә актив катнаштымы? -Син кемгә булышыр идең ? -Сезгә иптәшегезнең җаваплары ошадымы? Үзбәя | Укучы җавабы Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максат һәм нәтиҗәләрне, аларның туры килү дәрәҗәсен чагыштыралар. | Шәхси: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, укуга, телне өйрәнүгә карата кызыксыну хисе булу. |
Өй эше | Өй эше биремен аңлата. 1) кагыйдәне өйрәнергә; 2) 1 иҗекле, 2,3 иҗекле сүзләргә бишәр мисал язарга: 3) 4 иҗекле сүз белән 3 җөмлә төзеп язарга Укучыларның дәрестәге эшен бәяли. Билге куя. | Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар. Өй эшен сайлап алалар.Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максат һәм нәтиҗәләрне, аларның туры килү дәрәҗәсен чагыштыралар. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.
11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр
Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...
2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.
2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....
1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру
Планлаштыру нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнак...
2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен
Планлаштыру нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнак...
2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру
Планлаштыру нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнак...
Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.
Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...