Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда аутентик материаллар куллану аша укучыларның иҗади компетенциясен үстерү
статья на тему
Балалар белән иҗади хезмәттәшлектә булырга кирәк.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Рус балалапрына татар теле укыту. | 19.35 КБ |
Предварительный просмотр:
[ 1 ]
Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда аутентик материаллар куллану аша укучыларның иҗади компетенциясен үстерү
Г.В.Закирова, Казан
югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укыту сыйфатын үстерү хәзерге заман җәмгыятендә көнүзәк проблема булып тора. Компетентлы укучы шәхесе тәрбияләү – милли мәгарифнең төп бурычы. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак минем төп максатым- балаларга милли тәрбия бирү белән бергә аларның иҗади эшчәнлекләрен, әдәби сәләтләрен дә ачу, үстерү. “...яхшы укытучы – аңлата, бөек укытучы – илһамландыра” дигән гыйбарә белән килешәм мин. Бүгенге көндә җәмгыятькә, үзгәреп торучы чынбарлык шартларында, башкаручы түгел, ә мөстәкыйль фикер йөртеп эш итүче иҗади шәхесләр кирәк.
Күренекле әдибебез Галимҗан Ибраһимовның моннан 100 ел чамасы элек әйткән : “Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү- мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”,- дигән сүзләре бүген дә актуальлеген югалтмый.
Минем методик темам : “Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда аутентик материаллар куллану аша укучыларның иҗади компетенциясен үстерү”.
Методик тема буенча эшне мин өч юнәлештә алып барам:
- Татар теле һәм әдәбияты дәресләре.
- Сыйныфтан тыш чаралар.
- Түгәрәк эше аша.
Психологлар фикеренчә, шәхес формалашуның һәр этабында төрле компетенцияләр үстерелә. Алар :
- 7 яшьтән 11 яшькә кадәр- танып-белү компетенциясе;
- 11 яшьтән 16 яшькә кадәр- иҗади компетенция;
[ 2 ]
- 16 яшьтән соң – компетенцияләрне камилләштерү үсеше өстенлек итә дип саныйлар.
Мин белем бирә торган урта сыйныф укучылары өчен иҗади компетенция үсеше өстенлекле, ягъни приоритетлы булып тора.
I. Татар һәм ,бигрәк тә, рус балаларына татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирүдә мин аутентик текстларга еш мөрәҗәгать итәм. Беренче чиратта бу шигъри текстларга кагыла.
Эшне мин түбәндәгечә оештырам:
-шигъри әсәр тактага ( интерактив тактага) языла яки битләргә язылып, балаларга таратыла;
-актив кулланылмый торган сүзләрнең тәрҗемәсе шигырьдән соң бирелә;
-актив кулланыла торган сүзләр сүзлеккә язылып, яңа сүзләр өстендә эш алып барыла;
- шигырь CD язмада яки укытучының үрнәк укуында тәкъдим ителә;
-шигырьнең эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен белү максатыннан чыгып, эчтәлеге буенча алдан проблемалы сорау куела;
-шигырьдәге әйтелеше авыр булган фразалар хор белән яки төркемләп әйтелә;
-шигырьне 1-2 яхшырак укучы бала укый;
-кирәк булса, текст русчага тәрҗемә ителә яки тәрҗемәсе укыла;
-шигырьне сәнгатьле уку өстендә эш башкарыла;
-өйгә эш итеп шигырьне ятлап килергә, эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйләргә яки эчтәлеге буенча сораулар төзергә бирелә.
Өй эшләре биргәндә балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә торган эшләр бирергә тырышам:
- Текстка иллюстрация ясарга;
- Презентацияләр ясап килергә;
- Кроссвордлар төзеп килергә;
- Текстны дәвам итәргә;
- Текстка план төзергә;
- Билгеле бер темага шигырь язып килергә.
Аутентик материаллар куллану телнең мөмкинлекләрен, байлыгын, яңгырашын, үзенчәлекләрен күрсәтергә һәм, татар мохитен аңлап, шул телнең көндәлек лексикасын үзләштерергә ярдәм итә. Пушкин әсәрләрен русча укырга кызыклырак булган кебек, татар әдипләренең дә әсәрләрен
[ 3 ]
аутентик формада, ягъни автор бәян иткәнчә, укырга кызыклырак дип саныйм.
Хатлар, тәбрикләү открыткалары язу, җырлар, фразеологик әйтелмәләр, мәкаль һәм әйтемнәр, вакытлы матбугаттан алынган текстлар өйрәнү дә , халыкның телен, мәдәният үзенчәлеген өйрәнүгә этәргеч бирә һәм кызыксыну уята. Ял паузаларында халкыбызның җырлы-биюле уеннарын кулланам. “Кәрия- Зәкәрия” , “Әпипә” кебек татар халык җырларын өйрәтәм һәм , гармунда уйнап, балаларны җырлатам, биетәм. Балалар бик рәхәтләнеп җырлыйлар, бииләр. Урта һәм өлкән сыйныфларда да эшемне шушы юнәлештә дәвам итәм. Алар белән исә“Туган тел”, “Алмагачлары”, “Әнисә” җырларын өйрәнәбез.
Кызганычка каршы, татар төркемнәрендә укучы татар балаларының да туган телне белүләре тиешле дәрәҗәдә булмавы беркемгә дә сер түгел. Алар әдипләребезнең әсәрләрен бөтен матурлыгы һәм милли үзенчәлеге белән аңлап үзләштерергә тиеш дип саныйм.
Әлбәттә, рус балаларына грамматик материал биргәндә адаптацияләнгән текстларсыз эшләп булмый. Ләкин тел белгечләре аутентик текстларның кирәклеген ассызыклап түбәндәге аргументларны китерәләр:
- Адаптацияләнгән текстларны гына куллану реаль тормышта телне аңламауга китерергә мөмкин.
- Адаптацияләнгән текстларда милли үзенчәлек , авторның шәхси күзаллавы югала.
- Аутентик текстларның стиль һәм тематика буенча төрлелеге телне өйрәнүчеләрдә кызыксыну уята , телнең камиллеген һәм байлыгын күрсәтүдә оптималь чара булып тора.
II. Мәктәп ул- тормышка әзерләү чоры түгел, ул- чын тормыш. Сыйныфтан тыш чаралар- балаларның иҗади компетенцияләрен үстерүнең тагын бер юнәлеше. Уку елы дәвамында укучылар һәм әти-әниләр өчен төрле очрашулар әзерлим, кичәләр үткәрәм. Мәсәлән, узган уку елында “Туган тел көне” уңаеннан Роберт Миңнуллин һәм “Әкият” татар дәүләт курчак театры директоры Яппарова Роза Сәетнуровна белән очрашу үткәрдем. Очрашуга, балалардан тыш, әти-әниләр, әби- бабайлар да чакырылган иде. Балалар Р.Миңнуллинның шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырларны җырладылар. Курчак театры артистлары "Җырлап узган җәй “ спектакленнән өзек күрсәттеләр.
[ 4 ]
Бер яктан мондый очрашулар балаларның иҗади компетенцияләрен үстерергә ярдәм итсә, икенче яктан балаларда һәм әти-әниләрдә милли үзаң уятуга этәргеч бирә, татар телендә аралашуга ихтыяҗ тудыра, телебезне тиешле дәрәҗәгә күтәрергә, татар теленең әдәби мөмкинлекләрен һәм камиллеген күрсәтергә ярдәм итә.
Тәрбия сәгатьләрен үткәрүдә Каюм Насыйриның “Китап- әт-тәрбия”, Р.Фәхретдиннең тәрбия-әхлак мәсьәләләренә багышланган хезмәтләренә, Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре”нә таянып эш итәм.
III. Иҗади компетенцияләр формалаштыруда өченче эш юнәлешем- түгәрәк эше. Өченче ел мин мәктәптә “Туган телне сөючеләр” түгәрәген алып барам. Түгәрәк эшен үзем җитәкләгән сыйныф укучылары белән оештырам. Эшемне халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүдән башладым. Монда без төрле бәйгеләргә, чараларга да әзерләнәбез. Алдагы елларда халык иҗатына гына хас булган, халкыбызның әхлак нормалары гәүдәләнгән бәетләр, мөнәҗәтләр белән таныштыру һәм өйрәтүне күз алдында тотам.
Эшләнгән эшләр шактый, ә эшлиселәре – тагын да күбрәк. Уңышлар да юк түгел.
Бүгенге мәктәп тормышы кызыклы да, катлаулы да һәм, һичшиксез, каршылыклы да. Шуңа күрә аңа бәйле уйланулар да дәрьядай чиксез сыман. Бүгенге көндә татар теленә караш тиешле дәрәҗәдә түгел дип саныйм. Татар баласының үз ана телендә БДИ тапшыра алмавы- моның ачык мисалы. Гомумән, дәүләт дәрәҗәсендә татар теленә дәүләт теле буларак игътибар артырга тиеш. Моның өчен , иң беренче чиратта , көндәлек тормышта ихтыяҗ булуы зарури.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы белем бирүдә, сыйныфтан тыш чараларда информацион технологияләр куллануда укытучыларның роле (чыгыш)
Методик берләшмә эшчәнлеге түбәндәге төп" Укыту һәм тәрбия эшендә информацион технологияләр нигезендә белем бирү сыйфатын яхшырту аша тирән белемле, иҗади фикерләүче, сәламәт, милли культур...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану
Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану
Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...
ФДБС ШАРТЛАРЫНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНЫП, РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРНЫҢ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ
Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга ...
Ризаэддин Фәхретдиннең тәрбиягә багышланган хезмәтләрен дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллану тәҗрибәсе
Статья, опубликованная в Международном сборнике, посвященном наследию выдающегося педагога, просветителя Р.Фахретдина...
Р.Фәхреддин мирасын мирасын дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану
Р.Фәхреддин мирасын дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану...
Доклад: “Укучыларның иҗади компетенциясен формалаштыру өчен география дәресендә проект методын куллану”»
Хәзерге заман мәгарифенең төп бурычы - алган белемнәрен тормыш практикасына җайлаштырырга һәм үз-үзләрен тормышка ашырырга сәләтле иҗади актив укучыларны үстерү өчен шартлар тудыру....