Дәрескә анализ ясау
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
Дәрескә анализ ясау
Дәрескә анализ ясау ник кирәк? Аның әһәмияте нәрсәдә? Бу сорауларга җавап бирү өчен, заманча дәрескә куелган таләпләрне карап китү кирәктер.
Дәрескә, гадәттә, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, тикшерә торган орган вәкилләре керә. Мәктәпнең эш планындагы эшчәнлек төре буларак, укытучылар да бер-берсенең дәресләрен карый алалар. Бу – белем бирү системасында эшнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән гадәти күренеш – укытучыларның үзара тәҗрибә уртаклашуы. Шуны онытмаска кирәк: тикшерүче яки күзәтүче буларак дәрестә катнашу зур җаваплылык сорый, чөнки һәр гамәл билгеле бер анализ таләп итә, һәр эшнең нәтиҗәсе билгеле булырга тиеш. Шуңа күрә педагоглар, «чит» дәрескә куелган таләпләрне, һичшиксез, күзалларга, дәрестә күзәтү объектларын билгеләргә, көтелгән нәтиҗәләрне фаразларга, билгеле бер схемага нигезләнеп, эшне анализларга тиеш булалар.
Кемдер керер дип көтелгәндә, укытучы, план төзегәндә, укучылар эшчәнлеген күз алдында тоту белән беррәттән, карарга (тикшерергә) кергән педагог өчен дә дәрестәге эшчәнлекне күрсәтүне алдан билгели: максат, бурычларны, планлаштырылган нәтиҗәләрне ачыклый. Шул максаттан, укытучы белем алу чыганакларын, дәрес төзелешен, укучылар эшчәнлеген оештыру формаларын, эш төрләрен, алымнарын сайлый, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне ачыклап бару адымнарын билгели. Дәрес тәмамлангач, барлык шушы таләпләрнең үтәлешен, ирешелгән нәтиҗәләрнең дәрәҗәсен билгеләп, үзанализ ясый.
Укытучының үзанализыннан соң дәрескә кереп утырган педагоглар дәрестәге эшчәнлекнең максатын, оештыру формаларының нәтиҗәлелеген ачыклый ала. Гомумән, дәрескә анализны шул очракта гына дөрес биреп була.
Анализның төрен билгеләү – мөһим таләпләрнең берсе. Әлеге эшнең билгеле бер схемасы була. Дәресне, алда әйткәннәргә нигезләнеп, этаплап, я булмаса берничә этапны берләштереп яки тулысынча анализларга мөмкин.
Анализ вакытында укытучының укучылар эшчәнлеге өчен махсус шартлар тудыруына, белем алу чыганакларын отышлы сайлавына, эшчәнлекне оештыру формаларының планлаштырылган нәтиҗәләргә юнәлтелгән булуына игътибар ителә.
Федераль дәүләт белем бирү стандартының (ФДББС) методологик нигезе – эшчәнлекле юнәлеш методы. Бу исә дәрестә укучы белемне уку һәм танып-белү эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзләштерә дигән сүз. Укытучы укучыны мавыктыргыч гамәлләр аша уку эшчәнлегенә тарта. Моның өчен биремнәр, бер-берсенә тыгыз бәйләнештә, теманы эзлекле ачып бирерлек итеп, укучыга тәкъдим ителергә тиеш. Һәр бирем махсус бер нәтиҗә чыгаруны күздә тота, шул нәтиҗәләрдән уку мәсьәләсен чишүнең гомуми ысулы туа. Укучы дәрестә башкарган гамәлләре аша үзендә күнекмә формалаштыра, гамәлдә кулланырга өйрәнә. Шуңа күрә дәрескә сайланылган белем алу чыганаклары, укучылар эшчәнлеген оештыру алымнары – барысы да укучыда универсаль уку гамәләре (УУГ) формалаштыруга юнәлтелгән була.
Дәресне караган җитәкчеләр анализны укытучы белән индивидуаль оештыра. Дәрес анализы әдәп-әхлак кагыйдәләренә, педагогика һәм психология фәннәре кануннарына, дәрестә булган төгәл фактларга нигезләнеп ясала. Анализ вакытында бирелгән киңәш һәм тәкъдимнәрне укытучы үз эшчәнлегенә методик ярдәм буларак кабул итә. Алга таба ул тәкъдимнәр дәреснең сыйфатын, укытучы һәм укучылар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыра. Дәрес анализы укытучыларга гамәли өйрәнү формасы буларак эффектив педагогик алым булып тора.
Дәрес анализлау берничә төрле булырга мөмкин. Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрен анализлау башка төр анализлардан эчтәлеге белән аерыла. Аның төп үзенчәлеге — укучының чит телдә сөйләшергә өйрәнүен күзәтү; өйрәтү ысуллары, чараларының методик яктан камиллеген бәяләү, дәреснең психологик, дидактик яктан дөрес оештырылуын күзәтү.
Дәрес анализлауның игътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегәндә, эшенә узанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрүгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк
Бүген без 5А сыйныфында рус төркемендә үткәрелгән татар теленнән видео -дәрес карадык.
Дәреснең темасы:”Минем көндәлек режимым” темасы аша лексик –грамматик күнекмәләрне камилләштерү
Дәреснең тибы. Лексик –грамматик күнекмәләрне камилләштерү
дәресе.
Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты – Үзләштерелгән белемнәрне сөйләмдә куллана белергә өйрәтү
2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Гөлнара Нәфис кызы дәресенә ФГОС таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш-үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйган. Шулай ук сингапур курсларыннан да алган материаллар күрдек. (технологик карта буенча сөйләү)
Укучыларның татар телен төрле шартларда куллана алулары предмет буенча компетенцияләрен үстерүгә булышты.
Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды:
- Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде.
- Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив.
Танып белү уку күнекмәләрен без актуальләштерү этабында укучыларның сорауларга җавап бирүендә күрдек. Ныгыту этабына килгәндә укучыларның куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирүендә, үзләре генә сизмәстән, сингапур курсларына керүендә күрә алдык.
Коммуникатив уку күнекмәләрен без татар телен кабатлау этабында укучыларның төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек.
Регулятив уку күнекмәләрен – алган белемнәрне планлаштырып, нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлауда күрәбез.
Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формалары сайлаган: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү. Дәрестә рольле аралашу өстенлек итә.
Күнегүләр гадидән катлаулыга таба үсә барды. Болай эшләгәндә күнегүләрнең нәтиҗәсе дә күренә, чөнки биремнәр үзара бәйле, аңлаешлы һәм кызыклы, балаларны мавыктырырлык итеп, төрле уен һәм грамматик биремнәр белән чиратлаштырып бирелә. Күнегүләрне уен формасында үткәрү укучыларда кызыксыну уята һәм телне өйрәнүне җиңеләйтә. Бирем эчтәлеге укучыларның ихтыяҗларына да туры килә. Дәрестә кулланылган барлык материал да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру өчен эшләнә. Дәрес этаплары бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар. Билге кую, бәяләү формаларын дөрес сайлаган. Күрсәтмә чараларын уңышлы, максатка ярашлы итеп кулланган. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эш алып барылды, репродуктив һәм иҗади фикерләү бергә үрелеп барылды. Укытучының тавышы, үз-үзен тотышы, мимикасы дөрес куелган.
Дәрес максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде. Дәрестә куелган максатларга иреште.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.
Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....
Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе
8 нче класс өчен материал...
ДӘРЕСКӘ АНАЛИЗ ЯСАУ ТӨРЛӘРЕ
Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлауДәреснең бөтенлеген саклап, аны анализлый белү укытучыдан тирән белем, күнекмәләр, педагогик культуралылык таләп итә. Дәрес анализлау берничә тө...
Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы
Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...
“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).
Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...
уку дәресе. Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау.
Уку дәресе(4нче сыйныф) Тема: Л. Ихсанованың “10 сумлык маҗара” хикәясенә анализ ясау Укытучы: Мөлекова Раушания Мирсәгыйть кызы...
Анализ ясау тәртибе
Анализ ясау тәртибе...