“Сүзтезмә” темасын кабатлау буенча тестлар
тест (7 класс) на тему
"Сүзтезмә" темасын кабатлау буенча тестлар укучыларның әлеге тема буенча белемнәрен тикшерергә ярдәм итә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
suztezm.docx | 45.78 КБ |
Предварительный просмотр:
“Сүзтезмә” темасын кабатлау буенча тестлар
Тест 1
1нче бүлек.
А1-А8 биремнәренә җаваплар 4 вариантта бирелгән. Шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавап номерын түгәрәк эченә алыгыз.
А1. Бирелгән мисаллар арасында кайсысы сүзтезмә була алмый?
1)тиз йөгерү 3) каен җиләге
2)моңлы тавыш 4) өч укучы
А2. Җавапларның кайсы вариантында фигыль сүзтезмәләр бирелгән?
а) хезмәтне ярату;
б) алган йөкләмә;
в) китап уку;
г) тырышып эшләү.
1) АБВ 2) АБГ 3) БВГ 4) АВГ
А3. Ияртүче сүзе рәвеш сүз төркеме белән бирелгән сүзтезмәне күрсәтегез.
1) зәңгәр чиләк;
2) кызлар кебек тыйнак;
3) шактый соң;
4) сулдан беренче.
А4. Исемле алмашлык сүзтезмәләр генә бирелгән вариантны күрсәтегез.
а) эшче намусы;
б) кызларның монысы;
в) терлекчеләрнең һәрберсе;
г) китапның тегесе.
1) АВГ 2) БВГ 3) АБВ 4) АБГ
А5. Фразеологик сүзтезмәне күрсәтегез
1) Ватанны саклау;
2) яхшы кеше;
3) башны ташка бәрү;
4) агачтан ясау.
А6. Әтисе кебек акыллы сүзтезмәсендәге бәйләүче чараны күрсәтегез
1) янәшә тору;
2) бәйлек;
3) бәйлек сүз;
4) кушымча.
А7. Кайсы җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзтезмә гади сүзтезмә булып тора?
1)Журналистлар кайларда гына булмыйлар да, кемнәр белән генә очрашмыйлар.
Улым, ерак чишмәдән бер чиләк су алып кайтып бир әле.
Аланнарында үскән җир җиләкләре бала чакта укыган гаҗәеп бер китапның рәсемнәре кебек күз алдында тора.
Бер капчык он салынган чана әллә ни авыр тоелмады.
А8. Бирелгән җөмләдә ничә сүзтезмә бар? Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп.
1) 2 2) 3 3) 4 4) 5
2нче өлеш.
В1-В8 биремнәрен бирелгән текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз(сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.
1)Татарстанны зур агым сулар бизи. 2)Аны элек-электән “дүрт елга иле” дип йөрткәннәр. 3) Чөнки Татарстан аркылы Идел, Кама, Агыйдел һәм Вятка елгалары ага. 4) Ул шулай ук яшел тугайлы болыннарга, куе әрәмәләргә, балыклы агым суларга, түгәрәк күлләргә дә бай. 5) Бездәге Чишмә, Ык, Зәй, Чирмешән, Зөя кебек елгалар үзләре генә ни тора! 6) Һәр авылның диярлек, тау асларындагы өянкеләр күләгәсеннән чылтырап агып торган саф, тәмле сулы салкын чишмәләре бар. (Г.Бәшировтан)
В1. 3нче җөмләдән бәйләүче чарасы бәйлек булган сүзтезмәне язып алыгыз.
Җавап: ____________________________________________________________
В2. 1-2 җөмләләрдән исем сүзтезмәләрне язып алыгыз.
Җавап: ____________________________________________________________
В3. 5 нче җөмләдән сыйфатлы исем сүзтезмәне язып алыгыз.
Җавап: __________________________________________________________________
В4.Рәвешле фигыль сүзтезмә булган җөмләнең санын күрсәтегез.
Җавап: __________________________________________________________________
В5. 4 нче җөмләдән бәйләүче чарасы кушымча булган сүзтезмәләрне язып алыгыз.
Җавап: __________________________________________________________
В6. 6нчы җөмләдән алмашлыклы исем сүзтезмәне язып алыгыз.
Җавап: ___________________________________________________________
В7. Хәбәрлек сүзле сүзтезмә булган җөмләнең санын күрсәтегез.
Җавап: ___________________________________________________________
В8.6нчы җөмләдән фигыль сүзтезмәләрне язып алыгыз.
Җавап:____________________________________________________________
Тест 2
1нче бүлек.
А1-А8 биремнәренә җаваплар 4 вариантта бирелгән. Шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавап номерын түгәрәк эченә алыгыз.
А1. Бирелгән мисаллар арасында кайсысы сүзтезмә була алмый?
1)Җәйге табигать 3) безнең бакчачы 2) тимер юл 4) тынычлыкны саклау
А2. Җавапларның кайсы вариантында исем сүзтезмәләр бирелгән?
а) канатлы дуслар;
б) алган йөкләмә;
в) елга буена урнашкан;
г) эшчән бал кортлары.
1) АБВ 2) АБГ 3) БВГ 4) АВГ
А3. Ияртүче сүзе сыйфат сүз төркеме белән бирелгән сүзтезмәне күрсәтегез.
1) яшел чирәм;
2)кызлар кебек оялчан;
3)шактый күп;
4)алдан беренче.
А4. Фигыльле исем сүзтезмәләр генә бирелгән вариантны күрсәтегез.
а) алган йөкләмә;
б) кызларның монысы;
в) китүче поезд;
г) узган дәрес.
1) АВГ 2) БВГ 3) АБВ 4) АБГ
А5. Фразеологик сүзтезмәне күрсәтегез
1) Туган илне саклау;
2) алтын йөрәкле кеше;
3)юкка борчылу;
4)ыгы-зыгылы заман.
А6. Эштән курыкмау сүзтезмәсендәге бәйләүче чараны күрсәтегез
1) янәшә тору;
2) бәйлек;
3) бәйлек сүз;
4) кушымча.
А7. Кайсы җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзтезмә катлаулы сүзтезмә булып тора?
1) Ире Шәрип белән бик тату тормыш итәләр, муллык белән яшиләр.
2) Гади авыл баласы яштән үк урагын да урган, саламын да җыйган, игенен дә суккан.
3) Ихтыяр көче үз-үзеңә һәм мөмкинлекләреңә ышанудан туа.
4)Ул солдатта ике ел хезмәт итеп кайтты.
А8. Бирелгән җөмләдә ничә сүзтезмә бар? Тимершык районыбызда борынгы авыллардан санала. (Т.Нәҗмиев)
1) 2 2) 3 3) 4 4) 5
2нче өлеш.
В1-В8 биремнәрен бирелгән текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз(сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.
1)Безнең авыл бормаланып-бормаланып ага торган кечкенә генә елга буена урнашкан. 2) Елганың уңъяк яры буйлап берничә километрга җиләк-җимеш бакчасы сузылып китә. 3) Бакча артыннан ук җәйге табигатьнең иң гүзәл урыны – болын җәелеп ята. 4) Нинди генә төсләр юк анда! 5) Менә ак чәчәкләр, алсу-зәңгәр кыңгырау чәчәкләр. 6) Әнә күк чәчәкләр, ак бүрекле тукранбашлар... 7) Шуңа күрә болын чын келәм төсле чуп-чуар. (Г.Галиевтан)
В1. 3нче җөмләдән бәйләүче чарасы иялек килеше кушымчасы булган сүзтезмәне язып алыгыз.
Җавап: ____________________________________________________________
В2. 1нче җөмләдән фигыль сүзтезмәләрне язып алыгыз.
Җавап: ____________________________________________________________
В3. 5 нче җөмләдән сыйфатлы исем сүзтезмәләрне язып алыгыз.
Җавап:____________________________________________________________
В4. Исемле сыйфат сүзтезмә булган җөмләнең санын күрсәтегез.
Җавап: __________________________________________________________________
В5. 7 нче җөмләдән бәйләүче чарасы бәйлек булган сүзтезмәне язып алыгыз.
Җавап: __________________________________________________________
В6. 2нче җөмләдән алмашлыклы исем сүзтезмәне язып алыгыз.
Җавап: ___________________________________________________________
В7. Хәбәрлек сүзле сүзтезмә булган җөмләнең санын күрсәтегез.
Җавап: ___________________________________________________________
В8. 6 нчы җөмләдән катлаулы сүзтезмәне язып алыгыз.
Җавап:____________________________________________________________
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фонетиканы кабатлау өчен тестлар
Тест предназначен для проверки знаний у учащихся 5 класса по разделу "Фонетика"....
Сүз төркемнәрен кабатлау өчен тестлар.
Укучыларның сүз төркемнәре буенча алган белемнәрен тикшерү өчен тестлар....
Хәл темасын кабатлау буенча тест
Тест для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...
"Хәл темасын кабатлау буенча тест"
Тест, для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...
Сүзтезмә темасына тест
Тест 2 варинтта....
"Уенчыклар" темасын кабатлау буенча презентция
"Уенчыклар" темасын кабатлау буенча презентация....
“Кереш сүзләр” темасын кабатлау буенча тест.
ldquo;Кереш сүзләр” темасын кабатлау буенча тест....