Сүзтезмә темасына тест
тест (8 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Сүзтезмә
I вариант
1. Ике атнадан кайту сүзтезмәсенең төзелешен билгеләгез:
- гади сүзтезмә
- катлаулы сүзтезмә
2. Сүзтезмәне сайлап алыгыз:
- мәктәптән кайту
- әтәч гөмбәсе
- Карлыгач - җитез кыз
- Яшел Үзән районы
3. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез:
Безгә әйтү
- алмашлык сүзтезмә
- фигыль сүзтезмә
- исем сүзтезмә
4. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез:
Җиденче кат
- сан сүзтезмә
- исем сүзтезмә
- сыйфат сүзтезмә
5. Исем сүзтезмәне табыгыз:
- шатлыктан йөгерү
- Зиннәтнең кайтуы
- алдан беренче
- кошның канаты
6. Фигыль сүзтезмәне табыгыз:
- йөрергә яхшы
- кайткач күрү
- нарат агачы
- көтелмәгән вакыйга
7. Алмашлык сүзтезмәне табыгыз:
- әдәбият белән кызыксыну
- озак көтү
- аның дусты
- дусларымнан тегесе
8. Сыйфат сүзтезмәне табыгыз:
- зәңгәр күк
- халыкка таныш
- матур сөйләү
- Ачсуның китабы
9. Сан сүзтезмәне табыгыз:
- җиде буын
- уртадан бишенче
- шомырт чәчәге
- укытучыдан сорау
10. Рәвеш сүзтезмәне табыгыз
- эшләпәдән йөрү
- кешегә ягымлы
- ышанычлы кеше
- шактый күп
11. Яшел болын, яфрак кадәр кар, сөйләшә-сөйләшә бару,язын кайту сүзтезмәләренең
морфологик төрен билгеләгез:
1) исемле исем, исемле исем, фигыльле фигыль, рәвешле фигыль
- сыйфатлы исем, исемле исем, фигыльле фигыль, рәвешле фигыль
- сыйфатлы исем, исемле исем, рәвешле фигыль, рәвешле фигыль
- сыйфатлы исем, исемле исем, фигыльле фигыль, исемле фигыль
12. Авылга кайту сүзтезмәсендә бәйләүче чара:
- сүз тәртибе
- юнәлеш килеше кушымчасы
- исем фигыль формасы
- янәшә тору
13. Мактап сөйләү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:
- янәшә тору
- сүз тәртибе
- -п хәл фигыль кушымчасы
- исем фигыль формасы
14. Спорт белән шөгыльләнү сүзтезмәсендә бәйләүче чара:
- янәшә тору
- исем фигыль формасы
- бәйлек
- баш килеш кушымчасы
15. Матур йорт сүзтезмәсендәге компонентларның мәгънәви бәйләнешен билгеләгез:
- предметның билгесе
- предметның күләме
- процессның урыны
- процессның үтәлү рәвеше
16. Белер өчен килү сүзтезмәсендәге компонентларның мәгънәви бәйләнешен билгеләгез:
- процессның сәбәбе
- процессның рәвеше
- процессның максаты
процессның объекты
17. Вакыт-предмет бәйләнешенә туры килерлек сүзтезмәне табыгыз:
- тәмле алма
- көзге яңгыр
- бакчадагы алма
- бүген килү
18. Вакыт-процесс бәйләнешенә туры килерлек сүзтезмәне табыгыз:
- өйдән чыгу
- күрсәм, әйтермен
- кичә кич
- кайткач күрү
19. Сүзтезмәләргә ясалган синтаксик анализны тикшереп, хаталы очракны табыгыз:
- матур уйлар — гади сүзтезмә, сыйфатлы исем, сүз тәртибе чарасы белән бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - билге
- иртән бару - гади сүзтезмә, рәвешле фигыль, янәшә тору чарасы белән бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - вакыт
- ике ел хезмәт итү - катлаулы сүзтезмә, сан + исемле фигыль сүзтезмә, янәшә тору чарасы белән бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - күләм
4)укыган китап—гади сүзтезмә, фигыльле исем сүзтезмә, баш килеш кушымчасы ярдәмендә бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте – билге
Сүзтезмә
II вариант
1. Ике елдан соң очрашу сүзтезмәсенең төзелешен билгеләгез:
- гади сүзтезмә
- катлаулы сүзтезмә
2. Сүзтезмәне сайлап алыгыз:
- мәктәпкә бару
- Казан дәүләт университеты
- үги ана яфрагы
- Казан — матур шәһәр
3. Сүзтезмәнен төрен билгеләгез:
Аңа сөйләү
- алмашлык сүзтезмә
- фигыль сүзтезмә
- исем сүзтезмә
4. Сүзтезмәнең төрен билгеләгез:
Тугызынчы бүлмә
- сан сүзтезмә
- исем сүзтезмә
- сыйфат сүзтезмә
5. Исем сүзтезмәне табыгыз:
- сорау бирү
- минем өчен җиңел
- ябалак-ябалак кар
- күргән саен сөенү
6. Фигыль сүзтезмәне табыгыз:
- китәргә уйлау
- киләсе кунак
- беренче баскыч
- йөрергә уңай
7. Алмашлык сүзтезмәне табыгыз:
- .мәктәптә уку
- былтыр күрү
- безнең авыл
- танышларымнан ул
8. Сыйфат сүзтезмәне табыгыз:
- ак шәл
- әтисе кебек акыллы
- күп сөйләү
- минем дәфтәр
9. Сан сүзтезмәне табыгыз:
- җиде ел
- ахырдан икенче
- аш бүлмәсе
- авылда яшәү
10. Рәвеш сүзтезмәне табыгыз:
- татар телендә сөйләү
- тәрбияле бала
- еш кабатлау
- шактый озак
11. Ефәк күлмәк, кайта-кайта сөйләү, иртән күрешү, аның бүләге сүзтезмәләренең морфологик төрен билгеләгез:
- исемле исем, фигыльле фигыль, сыйфатлы фигыль, рәвешле фигыль
- сыйфатлы исем, фигыльле фигыль, сыйфатлы фигыль, рәвешле исем
- исемле исем, фигыльле фигыль, рәвешле фигыль, алмашлыклы исем
- исемле исем, рәвешле фигыль, сыйфатлы исем, рәвешле фигыль
12. Авылга кайту сүзтезмәсендә бәйләүче чара:
- сүз тәртибе
- юнәлеш килеше кушымчасы
- исем фигыль формасы
- янәшә тору
13. Әйтеп аңлату сүзтезмәсенде бәйләүче чара:
- янәшә тору
- сүз тәртибе
- -еп хәл фигыль кушымчасы
- исем фигыль формасы
14. Көн саен очрашу сүзтезмәсендә бәйләүче чара:
- янәшә тору чарасы
- хәл фигыль кушымчасы
- бәйлек
- баш килеш кушымчасы
15. Чишмә буенда йөрү сүзтезмәсендәге компонентларның мәгънәви бәйләнешен билгеләгез:
1) процессның максаты
2)процессның урыны
3)процессның күләме
4)процессның үтәлү рәвеше
16. Карарга дип бару сүзтезмәсендәге компонентларның мәгънәви бәйләнешен билгеләгез:
- процессның сәбәбе
- процессның үтәлү рәвеше
- процессның максаты
- процессның объекты
17. Вакыт-предмет бәйләнешенә туры килерлек сүзтезмәне табыгыз:
- матур чәчәк
- озак көтү
- бакчадагы агачлар
- иртәнге аш
18. Вакыт-процесс бәйләнешенә туры килерлек сүзтезмәне табыгыз:
- әйткәч килү
- әйтсә дә килмәү
- әйтеп килү
- әйтсә килү
19. Сүзтезмәләргә ясалган синтаксик анализны тикшереп, хаталы очракны табыгыз:
- изге гамәлләр — гади сүзтезмә, сыйфатлы исем сүзтезмә, янәшә тору чарасы ярдәмендә бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - билге
- ике атнадан кайту - катлаулы сүзтезмә, сан + исемле фигыль сүзтезмә, чыгыш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - вакыт
- кайту белән әйтү - катлаулы сүзтезмә, фигыльле фигыль сүзтезмә, белән бәйлеге ярдәмендә бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - вакыт
- кичгән кунак - гади сүзтезмә, фигыльле фигыль сүзтезмә, -ган сыйфат фигыль формасы аша бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте - билге
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Сүз төзелеше" темасына тест
Рус мәктәпләрендә белем алучы 5нче сыйныф укучылары өчен тест ( татар балалары өчен)....
"Сан" темасына тест.
Тест PowerPoint программасында төзелгән. "Сан" темасы рус мәктәбендәге татар балалары белән 6нчы сыйныфта өйрәнелә....
"Дару үләннәре" темасына тест.
Данная презентация-тест создана в программе Power Point....
6 нчы класста "Сыйфат" темасына тест
"Сыйфат" темасын өйрәнгәннән соң, 6 нчы класс укучыларының белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен 2 вариантта тәкъдим ителә...
"Үсемлекләрнең бүлекләре" темасына тест
Обобщающий тест по теме "Отделы растений"...
"Гади җөмлә синтаксисы" темасына ТЕСТ
8 сыйныф (татар төркеме) өчен тест...
“Сүзтезмә” темасын кабатлау буенча тестлар
quot;Сүзтезмә" темасын кабатлау буенча тестлар укучыларның әлеге тема буенча белемнәрен тикшерергә ярдәм итә....