Материалы к аттестации
материал на тему
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_teleeslrend.docx | 33.3 КБ |
tatar_teleeslrend.docx | 33.3 КБ |
Предварительный просмотр:
Актаныш муницпаль районы Качкын белем бирү мәктәбе
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.
Эшне әзерләде : татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Мирзаянова Р.С.
Инновация турында төшенчә
Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Шулай да, тормыш бер урында тормый, заманалар үзгәрә бара. Димәк, яңалыкларны да исәпкә алмыйча эш итәргә ярамый. Бүген без техника зур тизлек белән үсеш алган инновацияләр чорында яшибез. Мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады – заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла,укучыларның белемнәрен тиз генә тикшерергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр һәм мәсьәләләр файдаланыла. Мәгарифне инновацион үстерү-республикабыз һәм илебез киләчәгенең нигезе.
Шуңа күрә белем бирүдә инновацион юнәлешне үстерү-төп бурычларның берсе.
«Инновация» (яңа, заманча) термины ХIХ гасырдан ук кулланылышта йөри. Фәнни әдәбиятта «яңалык» һәм «инновация» төшенчәләре төрлечә аңлатыла. Яңалык-укыту процессына караган яңа чара (метод, методика, технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип йөртәләр. Инновацион технологияләрне укыту процессында файдалану-белем бирү сыйфатын күтәрүдә бик нәтиҗәле чара ул. Чөнки алар укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра, укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә. Теләп башкарылган эш кенә истә кала, баланың сәләтен, аңын үстерә. Әгәр материалны үзләштерү авыр, бертөрле икән, укучының күңеле суына, телне өйрәнергә булган теләге бөтенләй сүнергә дә мөмкин.
Әйе, бүгенге җәмгыятьтә күнегелгән күп мөннәсәбәтләр,традицияләр үзгәрә. Мәктәптәге укучы белән укытучы мөнәсәбәтләре дә бөтенләй икенчегә әйләнде: укытучы да, укучы да иҗатчыга әверелә бара.
Яңа нәтиҗәләргә ирешү, конкурентлыкка сәләтле, җаваплы, инициативалы һәм компетентлы гражданнар тәрбияләү- инновацион белем бирүнең төп бурычлары шулар.
Заманча технологияләр белән эшләү, укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, яки башка рольгә кереп. укыту процессын оештыра.
Инновацион технология эчтәлеген ачуда эшчәнлек, ирек, бербөтен шәхес, өйрәнүченең ихтыяҗлары, кызыксыну һәм башка шундый төшенчәләр файдаланыла.
Без, татар теле укытучылары, бары тик яхшы әзерлекле укытучы гынабелем бирүне югары дәрәҗәдә алып барырга, укучыларда тыңлап аңлау,сөйләү, уку, язу өлкәсендә
ныклы белем һәм күнекмәләр булдырырга сәләтле икәнлеген аңлыйбыз.
Шулай итеп, инновацион технология төп максаты итеп укучының белем алу эшчәнлеген активлаштыруны күздә тота дип әйтү дөрестер.
Элегрәк укытучы яңа теманы бик матур итеп сөйли, ә укучы бары гади үзләштерүче ролен үти иде: бүген исә, укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш дип карала. Укытучы бу очракта укучыларның актив фикерләү эшчәнлеген, акылын, зиһенен үстерү өчен юнәлеш бирүче, әйдәп баручы ролен үти. Хәзерге шартларда, мәгълүматның күләме тиз үскән вакытта, кирәген сайлап ала белергә, тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл күрсәтү- уку - укыту өчен авыр эш. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була. Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала. Ялкыткыч эш төрләрен һәр дәрестә кат-кат башкаруга караганда кызыклы ачышлар булганы укучының күңеленә тәэсир итә, аң-белемен киңәйтә, иҗади эзләнүгә теләк тудыра. Шуңа да соңгы вакытта укучының белем сыйфатын күтәрүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә яңа технологияләрне өйрәнү һәм дәрестә куллану турында күп сөйләнелә, языла.
Хәзер татар теле һәм әдәбиятын укыту күпкә катлауланды. Укытучы алдында җаваплылык артты: мәктәптә укытылган дистәләгән фәннәр арасында балага татар телен абруйлы итеп өйрәтү, балада шушы фәнгә карата гомер буена җитәрлек горурлык хисе тәрбияләү, туган тел матурлыгын онытылмаслык итеп күңеленә сеңдерү. Дәрес шәхес күңелен кузгатырлык булырга тиеш. Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра.
Башта бу юнәлеш буенча төгәл фәннәр эшли башлаган. Хәзер исә татар теле укытучылары да башка фән укытучылары белән рәттән заманча технологияләрне файдаланып белем бирәләр. Бүгенгесе көндә татар теле һәм әдәбиятын укыту күпкә катлауланды. Хәзер укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: мәктәптә укытылган дистәләгән фәннәр арасында балага татар телен абруйлы итеп өйрәтү, шушы фәнгә карата кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү, үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп эшләү сорала.
Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Хәзер балалар
бакчасында ук заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга — шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә.
Хәзерге көндә мәгълүмати белем чыганаклары уку-укыту системасында аерылгысыз бер тармак булып тора. Нәрсә соң ул мәгълүмати белем чыганаклары? Мәгълүмати белем чыганаклары - укыту процессын оештыруда мөһим булган фотосурәтләр, видеоматериаллар, динамик модельләр, тавыш язмалары һәм башка укыту материаллары ул . Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедиа проектлары белән җиһазлана, дәресләрдә компьютерлар кулланыла.
Заманча технологияләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтеп була: 1) шәхескә юнәлтелгән технологияләр;. 2) укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр; а) уен технологиясе; б) проблемалы укыту; в) аралашуга өйрәтү технологиясе. 3)уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр. а) терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе; б) белем бирүнең компьютер технологияләре; в) интенсив белем бирү технологиясе.
Мин үземнең эш тәҗрибәмдә түбәндәге заманча технологоияләргә мөрәҗәгать итәм: 1) уен технологиясе; 2) компьютер технологиясе, проблемалы укыту технологиясе.
Уеннар файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Уен технологиясен яңа материалны аңлатканда һәм ныгытканда, сөйләм телен үстергәндә кулланырга мөмкин. Әлеге технология балаларның иҗади сәләтен үстерә, фикерләү дәрәҗәсен арттыра, дәресне җанландыра, кызыклы итә. Уйный-уйный белем алганда, телдән үзләштерә торган материал җиңел ныгытыла һәм мавыктыргыч була, балаларның күзәтүчәнлеге арта. Тик әлеге эш төрен оештырганда, мин укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып, аны дәрестә урынлы кулланырга тырышам.
Уеннарда шулай ук күрсәтмәлелек файдалану (киемнәр, уенчыклар, муляжлар, маскалар) яхшы нәтиҗә бирә. Аларны кулланып, кибеттә әйберләр алу, бүлмәне җиһазлау, өстәл әзерләү турында сөйләшергә, киңәшләшергә мөмкин. Рольле уеннарның ситуацияләрен укучылар үзләре дә тәкъдим итә. Иң кызык уеннарның берсе — курчак театры оештыру, әкиятләрне сәхнәләштерү. Сәхнәләштерелгән уеннар иҗади хыялны, уйлау сәләтен үстерә. Алар уку эшен җанландыра, төрләндерә, сөйләм телен үстерүгә уңай йогынты ясый. Дидактик уеннарны укучыларның белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген камилләштерү өчен кулланабыз. Тәрбияви уеннарны әхлак тәрбиясе бирү, рухи сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан үткәрәбез. Укучыларның сөйләм телен үстерүдә, эзлекле фикер йөртү сәләтләрен формалаштыруда үстерешле уеннар ярдәм итә.
Укучылар бигрәк тә рольле уеннарны яраталар.Рольле уеннар укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыра, үзара ярдәмләшү теләге тудыра.
Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора. Мәсәлән, “Ашханәдә”, “Кибеттә”, “Базарда”, “Туган көнгә чакыру” кебек рольле уеннар бик кызыклы.Проблемалы укыту технологиясе ХIХ гасыр ахырында кулланылышка керә. Ул Америка галиме Дж.Дьюн теориясенә нигезләнә. Проблемалы укыту-укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын эзләү процессы. Балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә, ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша.Проблемалы укыту технологиясен кулланып укыткан укытучылар саны көннән-көн арта.
Укучыларда интеллектуаль көч яңа вакыйга, төшенчәләрне аңларга Һәм фикер аша үткәрергә тырышкан вакытта кыенлыкларга очраганда барлыкка килә һәм ул проблемалы ситуациянең тудырылуын, тема белән тирәнтен кызыксынуны, аны хисси кабул итүне һәм укучының ихтыяр көченә ия булуын таләп итә. Проблемалы укыту процессында укытучы уку-танып-белү эшчәнлеген фактларны анализлау нигезендә укучылар нәтиҗә Һәм гомумиләштерүләр ясарлык итеп оештыра. Эчке (логик-психологик) үзенчәлектән чыгып караганда укытучы аңлы рәвештә проблеманы ситуация тудыра торган дәресне проблемалы дәрес дип атыйлар.
Шунысы да әһәмиятле: әгәр укытучы дәрестә уңай психологик халәт тудыра алса, уңышка китерәчәк ситуация уйлап таба алса, үз эшен яратса, укучыларны хөрмәт итсә, ул һичшиксез зур уңышларга ирешәчәк . Балалар үзләренә булган игътибарны күреп үзләрен яратуларын, үзләренә ышануларын тоеп яшәргә тиеш.
Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Хәзер балалар бакчасында ук заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга — шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә.

Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала. Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстен чыга. Менә шушы вакытта компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә.
Үзем эшли торган 3 нче гимназиядә дә барлык шартлар тудырылган. Татар теле һәм әдәбияты кабинетлары компьютер, интерактив такталар , мультипроектор белән җиһазландырылган. Һәр дәрестә яңа технологияләр куллану мөмкинлеге бар.
Презентацияләр төзегәндә, мин аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертергә тырышам.
Мин үз дәресләремдә бик еш интерактив тактага мөрәҗәгать итәм, чөнки интерактив такта куллану дәресләрне тагы да мавыктыргыч, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә. Мин рус төркемнәрендә эшлим. Әдәбият дәресләрендә без язучылар, шагыйрьләр турында прензентацияләр төзибез. Укучылар мөстәкыйль рәвештә фотосурәтләр, төрле схемалар, рәсемнәр белән прензентацияләр әзерлиләр. Биремнәрне матур итеп,эстетик яктан камил итеп башкарырыга тырышалар. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта Г. Тукай, Ф. Кәримнең тормыш һәм иҗатлары турында укучылар прензентацияләр әзерләп килделәр. Укучылар бу биремнәрне теләп, авырсынмыйча башкардылар. Әлбәттә, ниндидер аңлашылмаучанлык булганда минем ярдәм дә кирәк була. Күпчелек укучылар материалны күреп истә калдыра, ә әлеге чараны куллану кирәкле мәгълүматны хәтердә калдырырга нык ярдәм итә. Шулай ук башка сыйныфларда да компьютер технологияләрен кулланабыз, бу инде беркем өчен дә яңалык түгел дип уйлыйм. Укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле дип саныйм. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы. Компьютер технологияләре ярдәмен түбәндәге эш төрләрендә дә кулланам:Текст белән эшләү. Презентация ярдәмендә сүзлек, тикшерү диктантларын яки контроль күчереп язуларны тикшерергә уңайлы. Моның өчен мин бер слайдта хәрефләре төшеп калган яки хаталы текстлар бирәм. Эшне башкаргач, укучылар бер-берсе белән дәфтәрләрен алмашалар һәм алдагы слайд ярдәмендә тикшерәләр. Төшеп калган хәрефләр, хаталар башка төс белән бирәм. Киләсе слайдта бәяләү критерияләре күрсәтелә. Укучылар билгеләрне үзләре куялар. Биредә укучыга җавап вариантларын сайлап алу гына түгел, аларның дөреслеген тикшерү мөмкинлеге дә тудырыла. Бер- берсен мактыйлар, хаталарны төзәтергә киңәшләр бирәләр.
Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Укучылар интерактив тактага бик тиз күнегәләр. Зур экран бергәләп эшләргә мөмкинлек бирә. Сыйныфта интерактив тактаның барлыкка килүе хәтта иң проблемалы укучыларга да укуга карата карашларын үзгәртергә этәргеч ясый. Соңгы парта артында утырган бала кинәт активлаша һәм иҗади фикер йөртә башлый.
Шулай итеп интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.
Шулай ук дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле ноктасыннан эзләп табу шартларын тудыра.
Татар теле дәресендә Интернет ярдәмендә уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкин. Укучылар Интернет челтәрендә үткәрелә торган тестларда, викториналарда, конкурсларда, олимпиадаларда катнаша, яшьтәшләре белән аралаша алалар.
Соңгы вакытта шулай ук дәресләребездә сингапур структураларын куллана башладык.
Сингапур методикасының максаты булып түбәндәгеләр билгеләнә ала:
- дәресләрдә, «өйрәтү структурасы»н кулланып, үзенчәлекле мохит булдыру;
- пассив, ваемсыз укучыларны кызыксынучан, бер-берсе белән эшлекле формада аралаша белүчеләргә, актив хезмәттәшлек итүчеләргә, кискен фикер йөртүчеләргә әйләндерү;
- укучының критик һәм креатив фикерләвен булдыру;
- укучыны кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзләргә һәм табарга өйрәтү.
Әлеге методика биш модульне үз эченә ала: “Критик фикерләүне үстерү”, “Үзара хезмәттәшлектә белем бирү”, “XXI гасырда белем бирүнең үсеш тенденциясе”, “Проблемалы укыту”, “Инновацион төркемнәр булдыру”.
Әлбәттә, һәр модульне ныклап өйрәнергә, аның асылына төшенергә кирәк. Максатыма ирешү өчен, әлегә түбәндәге модульләрне өйрәнәм: «Үзара хезмәттәшлектә белем бирү» һәм «Критик фикерләүне үстерү».
«Үзара хезмәттәшлектә белем бирү» модуленең хасиятләре:
- укытучы тәкъдим иткән биремне укучылар парлап яки төркемләп эшлиләр;
- сыйныфтагы hәр укучы бер-берсе белән фикерләшә;
- укытучы тарафыннан җиткерелгән һәр мәгълүмат баланың хәтерендә кала hәм аны уйлау, фикер йөртүгә этәрә;
- сыйныфта hәр укучының актив эшчәнлеге күзәтелә..
Тагын бер үзенчәлекле модуль - «Критик фикерләүне
үстерү» модуле. Аның төп сыйфатлары:
- укучының критик һәм креатив фикерләве арта;
- белем алучы теге яисә бу тема, проблемага кагылышлы фикер төрлелеге булуы мөмкинлеге хакында белә;
- укучы кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзләргә һәм табарга өйрәнә.
Сер түгел, укучылар матур әдәбият әсәрләрен бик аз укый.ләкин бер техник чара, иң яңа буын компьютер да тере җанлы әдәби әсәрнең үзен, аның телен, моңын, фикер тирәнлеген алыштыра алмый. Бигрәк тә-укытучының үзен, аның белем бирү процессын.
Баланы үзе теләп, мавыгып әдәби әсәр укырга укытучы өйрәтә. Моңа бары тик баланы яратып, аңа күңел җылыңны биреп , аның белән бергәләп рухи хезмәт башкарып кына ирешеп була! Җанлы аралашуны бер техник чара да алыштыра алмый.Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр бик күп. Укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу- укытучының бурычы.
Информацион технологияләр – укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтүдә зур роль уйный.
Татар теле дәрес буларак укытыла башлаганнан бирле (XVIII гасырда Сәгыйть Хәлфин эшчәнлеге белән бәйле) һәр чор укытучылары һәм методистлары укытуны камилләштерү ысул һәм алымнарын булдырырга тырышканнар. 21 нче гасырда укытучы һәм укучы арасындагы уңай эмоциональ халәт, укучыларда белем алуга мотивация булдыру, балаларга төпле теоретик белем бирү белән беррәттән аларның сөйләм телен үстерүгә дә урын бирүне үз эченә ала. Бүгенге информацион технологияләр үсеше һәм техника алгарышы заманында исә татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдына укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтү максаты да килеп баса. Әхмәт Зәки улы Рәхимовның “Укучыларның иҗади фикерләвен үстерү технологиясе”, Ф.Г.Казыйханова, В.С.Казыйхановларның “Иҗади үстерелешле технология”ләренә нигезләнеп, гомуми эрудицияне киңәйтү татар теле дәресенең коммуникатив һәм тәрбияви максатларын тормышка ашыру белән бергә үрелеп барырга, шул ук вакытта бирелгән теоретик белемне ныгытуга да хезмәт итәргә тиешлеге күз уңында тотыла. Татар теле дәресләрендә татар халкы этнографиясе һәм тарихы турында мәгълүмат бирү укучыларның гомуми эрудициясен киңәйтүгә йөз тота торган мәгълүматлар тупланмасын тәкъдим итү чарасы булып тора. ФГОС таләпләре буенча укучы дәреслектә эшчәнлекнең нәтиҗәсен, материалны үзләштерү дәрәҗәсен бәяләп барсын иде: “бусы - үземнеке, бусы - иптәшемнеке”. Бала мөстәкыйль тикшерү алып бара, йомгаклый, нәтиҗә чыгара, үзен-үзе бәяли. Укучылардан әледән-әле “Хаталы сүзне төзәтү”, “Махсус хата ясау”, “Мин нәрсәне беләм һәм нәрсә белмим?”, “Нәрсә эшләнде?”, “Эш ничек башкарылды?” кебек регулятив эш төрләренә җаваплар эзләтергә кирәк.
Мондый төр мәгълүматны презентацияләр, видеороликлар ярдәмендә тәкъдим итәргә мөмкин. Әлбәттә, аларны әзерләү һәм дәрес тукымасына кертеп җибәрү укытучыдан зур әзерлек таләп итә. Әзерлек барышында татар халкының этнографиясе һәм киенү рәвеше турында язылган күпләгән монографияләрне кулланырга мөмкин. Күрсәтмәлелек принцибын тормышка ашыру максатыннан татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, эш кораллары, йорт-җире фоторәсемнәрен, әлбәттә, интернет сайтларыннан алырга мөмкин. Тик, минем күзәтүләремә караганда, андагы материал бик бай түгел, шуңа күрә укытучы үзе күпсанлы музейларда булырга, аларның экспонатлары белән якыннанрак танышырга һәм фотога төшереп, әлеге фотосурәтләрне үз презентацияләрендә куллана алырга тиеш.
Дәрестә әлеге төр мәгълүматны бирүне системалы итеп оештырырга була. Әйтик, 5 нче сыйныф укучыларына күбрәк рәсемнәр кулланылган, җиңел формадагы информация бирү кулайрак булса, шул ук вакытта уен элементлары белән аралаштыру да укучыларның информацияне кабул итү һәм белем алуга мотивация булдыру файдасына. Тора-бара, югары сыйныфларга якынлашкан саен, материалны катлауландыра барырга мөмкин, югары сыйныф укучылары фәнни-тикшеренү эше алып барып, үзләре дә аерым бер темага доклад, реферат, презентация әзерли ала.
Мондый төр дәресләр үткәрүнең актуальлеге бәхәссез. Беренчедән, бүгенге көндә мәктәпләрдә татар халкы тарихы бик аз күләмдә укытыла яисә бөтенләй укытылмый. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә, коммуникатив һәм тәрбияви максатларны күздә тотып, кызыклы этнографик-тарихи темаларны яктырту укучыларга үз халкының үткәне турында күпмедер күләмдә мәгълүмат биреп, аларда татар тарихын өйрәнүгә мотивация булдыра. Икенчедән, бүгенге көн укучыларында татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре турында күзаллау бик шартлы. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүче балалар өлкән буын вәкилләре – әби-бабаларыннан читтә яши, шуңа күрә аларда татар халкының гасырлар дәвамында формалашкан гореф-гадәтләре турында хәбәрсез булып калуы ихтимал: “Әбиләрегез яшь чакта кулъяулыклар чиккәндер, күргәнегез, сораганыгыз бармы?” - дип сорагач, балалар “без әби белән яшәмибез, ул аерым яши” яки “әби-бабай үлгән, йортлары сатылган инде”, диләр. Өченчедән, мондый тип информация укучыларда милли музейларга һәм аларның экспонатларына кызыксыну уята, укучылар музейга барыр алдыннан да күпмедер күләмдә мәгълүмат ала. Гомумән, социомәдәни компетенцияне тел материалы белән бергә үреп, диалогик яки монологик сөйләм итеп үткәргәч, укытучы үзе укучыларны музейга алып бара ала, музейга барырга теләк белдерүчеләр саны бермә-бер арта. Дүртенчедән, укучыларда татар халкының дөнья цивилизациясенең бер өлеше булуын, аның үз милли киенү рәвеше, күзаллаулары, гореф-гадәтләре, рухи һәм материаль байлыгы барлыгы турында фикер урнаша.
Ә тәрбияви максаты татар милли бизәкләре, татар халкының киенү үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, аш-су осталыгы, кулдан эшләнгән эш кораллары турында мәгълүмат бирү, укучыларда үз халкының гореф-гадәтләренә, этнографик үзенчәлекләренә ихтирам-хөрмәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү булган дәресләр комплекслы тәкъдим ителсә, укучыларыбызда үз халкы мәдәнияте турында тулы күзаллау булдырырга мөмкин. Шул рәвешле бүгенге заман 21 нче гасыр укытучысы татар телен һәм әдәбиятын өйрәтү белән беррәттән, укучыларда, ягъни киләчәк буын вәкилләрендә, үз үткәненә, тарихына, мәдәни мирасына ихтирам-хөрмәт тәрбияли, димәк, һәр бала үз-үзен яратырга, әби-бабасын, әти-әнисен хөрмәтләргә өйрәнә.
Йомгак.
Хәзерге шатрларда татар телен дәүләт теле дәрәҗәсендә гамәлгә кертү өчен, объектив шартлар җитәрлек. Ә татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү, иң беренче чиратта, мәктәпләр эшчәнлеге белән бәйле. Шунлыктан, татар телен чит аудиториядә укытуны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итү – бүгенге көн педагогикасының мөһим бурычларыннан берсе. Ә уңай нәтиҗәләргә ирешүдә заманча технологияләргә таяну ярдәм итә ала.
Белем бирүдә заманча технологияләрне куллану ул - әхлаклы кеше тәрбияләү, педагогик технологияләр булдыруда фәннең роле арту, өйрәнгәнне тормышта куллана белү һәм башкалар.
Инновацион технология буенча татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыруны аңлата. Бу вакытта укыту процессы төп нәтиҗәгә - укучының актив коммуникатив эшчәнлеккә омтылуын алдан сизүгә, баланың хисси һәм интелектуаль мөмкинлекләрен файдаланып аралашуга юнәлтелә.
Дәресләремдә заманча технологияләрне кулланып мин түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә алдым дип уйлыйм:
- укучыларның сөйләм теле яхшырды, сүзлек запасы баеды;
- татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында күзаллаулары үсте;
- башлангыч сыйныфлар һәрбер укучыга иҗади эшләр портфолиосы булдырылды. Анда укучыларның иҗади эшләре тупланып бара. Укучылар мондый эшләрне бик кызыксынып һәм теләп башкаралар.
- компьютер технлогияләре куллану уку эшчәнлеген тагын да баетты;
- укучыларның иҗади эшчәнлеге артты.
Менә шундый юллар белән мин үземнең укучылармның сөйләм телен үстерү һәм камилләштерү өстендә эшлим. Эшемнең нәтиҗәсе буларак укыткан укучыларым ачык дәресләрдә, төрле конкурсларда, призлы урыннар алалар.
Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр байтак. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, һәр этап өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Иң мөһиме шул: заманча технологияләрне куллану алынган мәгълүматның 85%ка якынын, ә традицион технологияләр – 40% белемне хәтердә озак сакларга ярдәм итә.
Кулланылган әдәбият
- Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту- Казан “Татармультфильм” 2013.
- Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре. – Казан: Мәгариф, 1998.
- Харисов Ф.Ф., Ч.М. Харисова, В.А. Гарипова.Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар; Казан: Татарстан китап нәшрияты,2011.
- Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татарский язык. Интенсивный курс. – Казан: Хәтер, 1998; 1999.
- Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному. – Казань: Изд-во ТАРИХ, 2000. – 479 с.
- Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002.
Харисов Ф.Ф. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. –

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Материалы к аттестации (воспитатель)
Я постаралась в одной папке собрать материал, который нужен для аттестации (по блокам). Надеюсь кому то может пригодиться!!...
Материалы для аттестации заместителя директора по УВР
Здесь я представляю все те материалы, которые были подготовлены мною в период аттестации.Также представляю вопросы своего теста с ответами (к сожалению в нем нет всех вариантов ответов, а ...
Материалы к аттестации
Анализ воспитательной работы за 3 года.Доклады и выступления на МО воспитателей, социальных советах....
Материалы промежуточной аттестации за 8 класс по курсу "Обществознание"
Экзаменационные билеты по курсу "Обществознание" за 8 класс....
Материалы к аттестации педагогических и руководящих работников
Материалы к аттестации педагогических и руководящих работниковобразовательных учреждений автономного округа октябрь, 2012 год...
МАТЕРИАЛЫ К АТТЕСТАЦИИ
ВКЛЮЧАЮТ В СЕБЯ ОПЫТ РАБОТЫ НА УРОКАХ ПО РУССКОМУ ЯЗЫКУ В САТРШИХ КЛАССАХ ПО ПОДГОТОВКЕ К ЕГЭ (ЧАСТЬ В, С)...