11 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (11 класс) на тему
11 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге документлар нигезендә төзелде:
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан чыгарылган “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (1-11нче сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа. Төзүче-авторлары: Д.Ф. Заһидуллина, Н.М. Йосыпова. - Казан, 2013,
- Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Кукмара ш.т.п. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия”нең белем бирү программасы,
- Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Кукмара ш.т.п. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия”нең 2017 – 2018 нче уку елына 1-11нче сыйныфлар өчен укыту планы ( Боерык № 193, 31 август, 2017 ел).
11 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан белем бирүнең максаты: татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү тәшкил итә.
Бурычлар:
- укучыларда татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру;
- әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга, аңларга, бәяләргә күнектерү;
- иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү;
- матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау, укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләрен тәрбияләү;
- заман таләпләренә җавап бирүче, үз-үзен камилләштерү өстендә даими эшләүче, татар әдәбиятын, мәдәниятен, традицияләрен хөрмәт итүче, татар дөньясына, әдәбиятына кагылышлы бәхәсләрдә катнашып, үз фикерен дәлилли алучы, гуманлы, рухи, әхлакый бай шәхес тәрбияләү.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Кукмара ш.т.п. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия”нең 2017-2018 нче уку елына 1-11нче сыйныфлар өчен укыту планы буенча 11нче сыйныфта татар әдәбиятын өйрәнү өчен, атнага 2 сәгать исәбеннән, 68 сәгать вакыт бирелә.
Кулланылучы укыту-методик комплект:
Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 нче сыйныфлары өчен дәреслек . А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин, Т. Н. Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н. Г. Юзеев – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Әдәбияттан хрестоматия. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен хрестоматия. А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин, Т. Н. Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н. Г. Юзеев . -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 539.86 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
11 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге документлар нигезендә төзелде:
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан чыгарылган “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (1-11нче сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа. Төзүче-авторлары: Д.Ф. Заһидуллина, Н.М. Йосыпова. - Казан, 2013,
- Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Кукмара ш.т.п. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия”нең белем бирү программасы,
- Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Кукмара ш.т.п. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия”нең 2017 – 2018 нче уку елына 1-11нче сыйныфлар өчен укыту планы ( Боерык № 193, 31 август, 2017 ел).
11 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан белем бирүнең максаты: татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү тәшкил итә.
Бурычлар:
- укучыларда татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру;
- әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга, аңларга, бәяләргә күнектерү;
- иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү;
- матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау, укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләрен тәрбияләү;
- заман таләпләренә җавап бирүче, үз-үзен камилләштерү өстендә даими эшләүче, татар әдәбиятын, мәдәниятен, традицияләрен хөрмәт итүче, татар дөньясына, әдәбиятына кагылышлы бәхәсләрдә катнашып, үз фикерен дәлилли алучы, гуманлы, рухи, әхлакый бай шәхес тәрбияләү.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Кукмара ш.т.п. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия”нең 2017-2018 нче уку елына 1-11нче сыйныфлар өчен укыту планы буенча 11нче сыйныфта татар әдәбиятын өйрәнү өчен, атнага 2 сәгать исәбеннән, 68 сәгать вакыт бирелә.
Кулланылучы укыту-методик комплект:
Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 нче сыйныфлары өчен дәреслек . А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин, Т. Н. Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н. Г. Юзеев – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Әдәбияттан хрестоматия. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен хрестоматия. А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин, Т. Н. Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н. Г. Юзеев . -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Программаның эчтәлеге
XX гасыр әдәбияты
- Сугыш чоры мәдәнияте һәм әдәбияты – 7 сәгать.
Бөек Ватан сугышы, аның әдәбиятка тәэсире. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте. Әдәбият теориясе. Чор стиле.
М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы. Шагыйрьнең сугыш чоры һәм тоткынлык иҗаты. “Моабит дәфтәрләре” циклы. Шигырьләре: “Хуш, акыллым”, “Окоптан хат”, “Кыз үлеме”, “Кичер, илем”, “Кошчык”, “Шагыйрь”, “Дару”, “Бүреләр”, “Төрмәдә төш”, “Юллар”, “Күлмәк”, “Дуска”, “Тау елгасы”, “Сөю”, “Кар кызы”, “Бер үгет”, “Имән”, “Батырлык турында”. Дошманга нәфрәтнең чагылышы. “Моабит дәфтәрләре”ндәге юмор үзенчәлеге.
Ф.Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы. Сугыш чоры шигъриятендә җиңүгә өмет һәм ныклы ышаныч, үлем һәм яшәү фәлсәфәсе. “Шомырт куагы”, “Кала яшьлек”, “Кайгы” шигырьләре. Әдәбият теориясе. Тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа.
Ә. Еники. Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты белән таныштыру. “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә” хикәяләрендә сугыш авырлыклары чагылу.
Ф.Хөснинең тормыш һәм иҗат юлы. “Йөзек кашы” повестенда лирик якты хисләрнең тасвирлануы, мәхәббәтнең үкенечле соңы.
“Йөзек кашы” әсәрендә Айдар холкының үзенчәлекләре. Повестьның истәлеккә корылган булуы. Әдәбият теориясе. Язучы стиле: көлке, тәнкыйди, фаҗигале, экзистенциаль, публицистик һ.б. башлангычлар.
- Сугыштан соңгы чор мәдәнияте һәм әдәбияты (1950–1960нчы еллар) – 5 сәгать.
ХХ гасырның икенче яртысында “Хрущев җепшеклеге” исемен алган ярымдемократик үзгәрешләрнең сүз сәнгатенә уңай йогынтысы. 1950-1970 нче еллар әдәбиятында илдәге һәм республикадагы хәлләрнең чагылуы. Бу чорда татар әдәбиятының төп көчләре һәм аларның әсәрләре турында мәгълүмат бирү. И.Газинең “Онытылмас еллар” трилогиясе турында белешмә бирү. М.Әмирнең “Ялантау кешеләре”, “Саф күңел” диологиясендә сугыш чоры, сугыштан соңгы халык тормышы чагылу.Г.Бәшировның тормыш юлы, иҗаты. “Намус” романы.
Х.Туфанның тоткынлык чор иҗаты. Шигырьләрендә моң-зар, хәсрәт-сагыну, фаҗига хисләренең яңа төсмерләр алуы. “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”, “Иртә төшкән кар”, “Иртәләр җитте исә” шигырьләре. Әдәбият теориясе. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция).
“Агыла да болыт агыла”, “Сиңа” шигырьләрен уку, анализлау. Авторның татар шигырь төзелешенә алып килгән яңалыгы. Әдәбият теориясе. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар).
Х.Вахитның тормыш юлы һәм иҗаты. “Беренче мәхәббәт” драмасын өйрәнү.
“Беренче мәхәббәт” драмасында гаилә һәм мәхәббәт өчен җаваплылык мәсьәләләренең үзенчәлекле бирелеше.
- 1960–80нче еллар мәдәнияте һәм әдәбияты – 10 сәгать.
Татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Шушы чорда яңа жанрларның, тема-мотивлар, әдәби формаларның аваз салуы. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Традицияләрнең яңаруы, яңа җәмгыять сыйфатларын эзләү, яңа герой. «Авыл прозасы». Ватан, ил, халык образларының эпик гәүдәләнеше; шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре, гражданлык хисе, халыклар язмышы, кешенең рухи дөньясы, чор кыйммәтләре турында уйлану. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы. Романтизм юнәлешенең яңадан тергезелүе. 1917 еллар инкыйлабына, яңадан төзелгән тормышка бәянең үзгәреш кичерүе. Сугыш темасының үзгә яссылыкта куелышы.
Ә.Еники, С.Хәким, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, М.Мәһдиев иҗаты.
Әмирхан Еникинең тормыш юлы, иҗаты. “Төнге тамчылар” хикәясендә психологик анализ алымнары. Әдәбият теориясе. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Пейзаж, портрет. Психологизм.
Дәрестән тыш уку. Ә.Еники. “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәрендә яшьләр арасындагы матур мөнәсәбәтләр, киләчәгең өчен җаваплылык мәсьәләләре.
Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре турында мәгълүмат. Аларда сугыш алды, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда татар авылы тормышын чагылдыру. “Кеше китә- җыры кала” әсәрендә халкыбызның яшәү рәвеше. Әдәбият теориясе. Әдәбиятның иҗтимагый вазифасы турында белемнәрне ныгыту.
Дәрестән тыш уку. М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” повесте. Әсәрдә татар авылы тормышын сурәтләү үзенчәлекләре.
С.Хәкимнең тормыш юлы, иҗаты. “Башка берни дә кирәкми”, “Сусау” шигырьләрен уку һәм анализлау. Әдәбият теориясе. Шигырь төзелеше.
Аяз Гыйләҗев иҗатына кыскача күзәтү. Проза һәм драма әсәрләрендә психологизм. Язучының кешене шәхес итеп күрергә, шәхес мәнфәгатьләрен алга чыгарып сурәтләргә омтылышы. Кеше һәм җәмгыять мөнәсәбәтләрен тасвирлауда язучы иҗатында үсеш-үзгәрешләр. “Өч аршын җир” повестенда Мирвәли язмышы. Әсәрдәге киеренке конфликт, аның үстерелеше, чынбарлыкның катлаулы яклары геройның эчке дөньясы аша чагылу. Әдәбият теориясе. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт, хронотоп.
Дәрестән тыш уку. А.Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” повестенда образ-характерлар иҗат итү үзенчәлекләре. Әдәбият теориясе. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш.
Гариф Ахунов иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Идел кызы” романы – ике китаптан торган, катлаулы чор һәм язмышларны чагылдырган әсәр. Анда инкыйлаб һәм шәхес язмышы мәсьәләсе.
“Идел кызы” романында Габбас мулланың бай һәм каршылыклы рухи дөньясы. Әдәбият теориясе. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал.
Әхсән Баяновның тормыш юлы һәм иҗаты. Шигырь һәм поэмалары, аларны “фикер поэзиясенә” кертә торган сыйфатлар. “Сәяхәтнамә” поэмасына анализ. Кеше һәм табигатьне фәлсәфи тирәнлек белән сурәтләү. Әдәбият теориясе. Лиро-эпик жанрлар: сюжетлы шигырь, мәсәл, баллада, нәсер, поэма. Поэма жанрының төрләре: романтик поэма, реалистик поэма.
Дәрестән тыш уку. Әхсән Баянов. “Тау ягы повесте”. Әдәбият теориясе. Эпиграф, багышлау, көчле позиция.
- 1980–2000нче еллар мәдәнияте һәм әдәбияты – 17 сәгать.
ХХ-ХХI гасыр чигендә татар әдәбиятының тагын бер тапкыр үзгәрүе, яңа дулкын булып күтәрелүе. Үзгәрешләрнең ХХ гасыр башы татар әдәбиятындагы эзләнүләргә аваздаш булуы. Реализмның типиклаштыруны иҗтимагый–сыйнфый баскычтан гомумкешелек югарылыгына күтәрүе. Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгы ноктасыннан, ил тарихындагы олы этапларның сурәтен тудырган әсәрләр язылу.
И.Салахов, Ф.Бәйрәмова, М.Хәбибуллин, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, Г.Афзал, Р.Фәйзуллин, Р.Миңнуллин, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.Харислар иҗаты.
И.Салаховның тормыш юлы, иҗаты. “Колыма хикәяләре” романы (өзекләр). Романның шәхес культының халыкка алып килгән фаҗигасен бөтен тулылыгы белән күрсәткән әсәр буларак әһәмияте. “Колыма хикәяләре”ндә җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасы.
Ф.Бәйрәмованың тормыш һәм иҗат юлы. “Канатсыз акчарлаклар” повестен уку, фикер алышу. “Канатсыз акчарлаклар” повестенда хатын-кызның күңел дөньясын сурәтләү үзенчәлекләре, әсәрнең психологизмы.
Н.Гыйматдинованың тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Сихерче” повестена анализ. Әсәрнең идея-эчтәлеге, образларның бирелеше. Әсәрнең татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы. Әдәбият теориясе. Мифологик образ, архетип.
Дәрестән тыш уку. Р.Мөхәммәдиев. “Ак кыялар турында хыял”. Әдәбият теориясе. Лирик чигенешләр. Сәнгатьчә дөреслек категориясе.
М.Хәбибуллинның “Кубрат хан” романында (өзекләр) гомумкешелек кыйммәтләренә игътибар, аларны ил мәнфәгатьләре яктылыгында карау, илнең иминлеген, милләт язмышын алга чыгарып тасвирлау. Сюжет җанлылыгы, образлары.
Туфан Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. “Эзләдем, бәгърем, сине” драмасында рухи ныклык, үз бәхетең өчен көрәшүнең әһәмиятен күрсәтү.
Дәрестән тыш уку. Т.Миңнуллинның “Саташу” драмасы. Татар театр сәнгатен үстерүдә Т.Миңнуллин драматургиясенең роле.
И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре. “Гашыйклар тавы” драмасы (1985-1986) – романтик мәхәббәт фаҗигасенә корылган әсәр. “Гашыйклар тавы” әсәрендә кеше һәм табигать, мәхәббәт һәм хыянәт проблемалары.
Дәрестән тыш уку. Р.Батулла. “Кичер мине, әнкәй” мелодрамасы.
Хәзерге татар поэзиясе, яңа иҗат көчләренең килүе, яңа тема һәм идеяләр. Р.Фәйзуллинның иҗатына кыскача күзәтү. Кешенең рухи халәтен, күңел тибрәнешләрен кыска, җыйнак итеп сурәтләүдә шагыйрьнең табыш һәм ачышлары. Психологик киеренкелеккә омтылышы, чичәнлек традицияләрен уңышлы үстерүе. “Нюанслар илендә” циклына керүче шигырҗләрен уку һәм анализлау.
Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. “Татарларым” поэмасында татарның бөек үткәне белән горурлану, бүгенге асылын ачып бирергә тырышу, милләтнең киләчәге турында әрнүле уйланулар.
Гамил Афзалның тормыш юлы, иҗаты. “Язмышлар”, “Чабаклар йөзгән Иделдә”, “Елмаям уйчан гына”, “Бигрәк юаш басып йөрдем җиргә” шигырьләрен уку һәм фикер алышу. Әдәбият теориясе. Көлке: юмор, сатира, сарказм, шарж.
М.Әгъләмов иҗаты. Шигъриятенең табигыйлеге. Классик формалардан оста файдалануы. Туган ил, халык һәм милләт язмышы турында фәлсәфи гомумиләштерүләргә ирешүе, халыкчан, җанлы, сәнгатьле фикерләү байлыгыннан тел-стиль сурәтләре алуы. “Кичер!”, “Дәвам” шигырьләренең фикри һәм сәнгатьчә яңалыгы.
Зөлфәт иҗатына күзәтү. Шигъри сүзнең эчке куәтен, егәрен арттыруда уңышлары. “Баш очында”, “Дүрт җыр”, “Тамыр көлләре”, “Тойгыларда алтын яфрак шавы” шигырьләрен уку һәм анализлау.
Р.Харис поэзиясе турында мәгълүмат. Шигъриятендә заманчалык рухы, фикер тирәнлегенә омтылыш, шагыйрьнең сәнгатьчә үтемле мөмкинлекләр эзләве. Шигырь-поэмаларында милләтнең тарихи үткәне, үткәннең һәм бүгенгенең бәйләнеш-мөнәсәбәте, кешенең тормыштагы һәм җәмгыятьтәге урыны һ.б. фәлсәфи фикерләрнең киң чагылуы. “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасын уку һәм анализлау.
- 2000—2010нчы еллар мәдәнияте һәм әдәбияты – 7 сәгать.
Психологик башлангычның алга чыгуы аша шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи–иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслау. Кешенең аңында, аң төпкелендә барган процессларны тергезү. Мифологик, шартлы–символик образларның активлашуы ярдәмендә милли проблематиканы яңа яссылыкта кую, миллилекне тоталитар идеологиягә каршы торучы көч итеп күтәрү.
М. Кәбировның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү. “Мәхәббәттән җырлар кала” повестен уку һәм анализлау. Повестьның идея-эстетик эчтәлеге.
Р. Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрьнең тормыш үзгәрешләренә сизгерлеге, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел айнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтылуы. Иҗатында газиз халкыбызның язмышы хакында уйланулар, ихлас мәхәббәт хисләре, хушлашу сагышы hәм киләсе көнгә өмет... “Без очарга әзерләнгән идек”, “Соңару”, “Буран” шигырьләре, аларның үзенчәлекле яклары.
Зөлфәт Хәким — татар халкының мәшһүр җырчысы, композитор, драматург, җәмәгать эшлеклесе. З. Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү. “Гасыр моңы” драмасын уку, анализлау. Драманың идея-проблематикасы, образлар системасы.
- Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләр. Мәңгелек темалар һәм образлар – 2 сәг.
Татар әдәбияты узган юл. Халыкның рухи хәзинәсен саклау һәм үстерүдә татар әдәбиятының роле. Татар балалар әдәбияты. Әдәби процессның юлдашы буларак тәнкыйть.
- Тест ярдәмендә татар әдәбиятыннан белем сыйфатын тикшерү. Йомгаклау – 2 сәгать.
Тест формасында йомгаклау контроль эше.
Тестка нәтиҗә ясау. Ел дәвамында өйрәнгәннәргә йомгак.
Укучыларның белем сыйфатын тикшерү һәм бәяләү, сөйләм телен камилләштерү максатыннан, уку елы дәвамында сыйныфтан тыш уку дәресләре (7 сәгать), тестлар, бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләре (11 сәгать) үткәрү планлаштырыла.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү сәгатьләренең бүленеше (11 сәгать):
- Тулы күләмле 5 сочинение язу (2 се контроль) – 7 сәгать.
- Сочинение язуга әзерлек: план төзү, эпиграф сайлау, материал туплау – 1 сәг.
- Төрле жанрдагы әсәрләрне сәнгатьле сөйләргә өйрәнү күнегүләре. М.Җәлилнең “Кичер, илем” шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләү – 1 сәг.
- Дәрес-диспут :”Туфан Миңнуллинның “Эзләдем, бәгърем, сине” драмасы һәм бүгенге тормыш” – 1 сәгать.
- А.Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәренә рецензия язу – 1 сәгать.
Календарь-тематик план
№ | Дәрес темасы | Дәресне үткәрү вакыты | Искәрмә | ||
планлашты рылган | фактик | ||||
Сугыш чоры мәдәнияте һәм әдәбияты ( 7 сәгать) | |||||
1 | Бөек Ватан сугышы, аның әдәбиятка тәэсире. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте. Әдәбият теориясе. Чор стиле. | ||||
2 | М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы. Шагыйрьнең сугыш чоры һәм тоткынлык иҗаты. “Моабит дәфтәрләре” циклы. Шигырьләре: “Хуш, акыллым”, “Окоптан хат”, “Кыз үлеме”, “Кичер, илем”. | ||||
3 | “Кошчык”, “Шагыйрь”, “Дару”, “Бүреләр”, “Төрмәдә төш” һ.б. шигырьләрендә дошманга нәфрәтнең чагылышы. “Моабит дәфтәрләре”ндәге юмор үзенчәлеге. | ||||
4 | БСТҮ Төрле жанрдагы әсәрләрне сәнгатле сөйләргә өйрәнү күнегүләре. М.Җәлилнең “Кичер, илем” шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләү. | ||||
5 | Ф.Кәримнең сугыш чоры шигърияте. “Шомырт куагы”, “Кала яшьлек”, “Кайгы” шигырьләре. Әдәбият теориясе. Тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа. | ||||
6 | БСТҮ Сочинение: “Билгеләми гомер озынлыгын Еллар саны, картлык җитүе”.(М.Җәлил) | ||||
7 | Ә. Еники. Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты белән таныштыру. “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә” хикәяләрендә сугыш авырлыклары чагылу. | ||||
8 | Ф.Хөснинең тормыш һәм иҗат юлы. “Йөзек кашы” повестенда лирик якты хисләрнең тасвирлануы, мәхәббәтнең үкенечле соңы. | ||||
9 | “Йөзек кашы” әсәрендә Айдар холкының үзенчәлекләре. Әдәбият теориясе. Язучы стиле: көлке, тәнкыйди, фаҗигале, экзистенциаль, публицистик һ.б. башлангычлар. | ||||
Сугыштан соңгы чор мәдәнияте һәм әдәбияты (1950–1960нчы еллар) ( 5 сәгать) | |||||
10 | 1950-1960нчы еллар әдәбиятына хас үзенчәлекләр. XX гасырның икенче яртысында “Хрущев җепшеклеге” исемен алган ярымдемократик үзгәрешләрнең сүз сәнгатенә уңай йогынтысы. | ||||
11 | Х.Туфанның тоткынлык чор иҗатында моң-зар, хәсрәт-сагыну, фаҗига хисләренең яңа төсмерләр алуы. “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”, “Иртә төшкән кар”, “Иртәләр җитте исә” шигырьләре. Әдәбият теориясе. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). | ||||
12 | “Агыла да болыт агыла”, “Сиңа” шигырьләрен уку, анализлау. Авторның татар шигырь төзелешенә алып килгән яңалыгы. Әдәбият теориясе. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). | ||||
13 | Х.Вахитның тормыш юлы һәм иҗаты. “Беренче мәхәббәт” драмасын өйрәнү. “Беренче мәхәббәт” драмасында гаилә һәм мәхәббәт өчен җаваплылык мәсьәләләренең үзенчәлекле бирелеше. | ||||
14-15 | БСТҮ Контроль сочинение: “Мәхәббәт, ул үзе иске нәрсә…” (Һади Такташ) | ||||
1960–80нче еллар мәдәнияте һәм әдәбияты ( 10 сәгать) | |||||
16 | Татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Шушы чорда яңа жанрларның, тема-мотивлар, әдәби формаларның аваз салуы. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. | ||||
17 | 1960–80нче еллар әдәбиятында традицияләрнең яңаруы, яңа җәмгыять сыйфатларын эзләү, яңа герой. «Авыл прозасы». Ватан, ил, халык образларының эпик гәүдәләнеше; шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре, гражданлык хисе, халыклар язмышы, кешенең рухи дөньясы, чор кыйммәтләре турында уйлану. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы. | ||||
18 | Романтизм юнәлешенең яңадан тергезелүе. 1917 еллар инкыйлабына, яңадан төзелгән тормышка бәянең үзгәреш кичерүе. Сугыш темасының үзгә яссылыкта куелышы. | ||||
19 | Әмирхан Еникинең тормыш юлы, иҗаты. “Төнге тамчылар” хикәясендә психологик анализ алымнары. Әдәбият теориясе. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Пейзаж, портрет. Психологизм. | ||||
20 | Дәрестән тыш уку. Ә.Еники. “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәрендә яшьләр арасындагы матур мөнәсәбәтләр, киләчәгең өчен җаваплылык мәсьәләләре. | ||||
21 | Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш һәм иҗат юлы. Әсәрләрендә сугыш алды, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда татар авылы тормышы чагылу. “Кеше китә - җыры кала” повесте. | ||||
22 | М.Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” әсәрендә халкыбызның яшәү рәвешен сурәтләү үзенчәлекләре. Әдәбият теориясе. Әдәбиятның иҗтимагый вазифасы турында белемнәрне ныгыту. | ||||
23 | Дәрестән тыш уку. М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” повесте. | ||||
24-25 | БСТҮ Сочинение: “М.Мәһдиев – татар авылына дан җырлаучы әдип”. | ||||
26 | С.Хәкимнең тормыш юлы, иҗаты. “Башка берни дә кирәкми”, “Сусау” шигырьләрен уку һәм анализлау. Әдәбият теориясе. Шигырь төзелеше. | ||||
27 | Аяз Гыйләҗев иҗатына күзәтү. Кеше һәм җәмгыять мөнәсәбәтләрен тасвирлауда язучы иҗатында үсеш-үзгәрешләр. “Өч аршын җир” повестенда Мирвәли язмышы. Әдәбият теориясе. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт, хронотоп. | ||||
28 | БСТҮ А.Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәренә рецензия язу.
| ||||
29 | Дәрестән тыш уку. А.Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” повесте. Әсәрдә образ-характерлар иҗат итү үзенчәлекләре. Әдәбият теориясе. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. | ||||
30 | Гариф Ахунов иҗатына күзәтү ясау. “Идел кызы” романында инкыйлаб һәм шәхес язмышы мәсьәләсе. | ||||
31 | “Идел кызы” романында Габбас мулланың бай һәм каршылыклы рухи дөньясы. Әдәбият теориясе. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. | ||||
32 | Әхсән Баяновның “Сәяхәтнамә” поэмасында кеше һәм табигатьне фәлсәфи тирәнлек белән сурәтләү. Әдәбият теориясе. Лиро-эпик жанрлар: сюжетлы шигырь, мәсәл, баллада, нәсер, поэма. Поэма жанрының төрләре: романтик поэма, реалистик поэма. Төрара формалар: сәяхәтнамә. | ||||
33 | БСТҮ. Сочинение язуга әзерлек: план төзү, эпиграф сайлау, материал туплау. | ||||
34-35 | БСТҮ Сочинение: “Их, яшисе иде озак, мәңге… Табигатьтән башка үле без...” (И.Юзеев) | ||||
36 | Дәрестән тыш уку. Әхсән Баянов. “Тау ягы повесте”. Әдәбият теориясе. Эпиграф, багышлау, көчле позиция. | ||||
1980–2000нче еллар мәдәнияте һәм әдәбияты ( 15 сәгать) | |||||
37 | ХХ-ХХI гасыр чигендә татар әдәбиятының тагын бер тапкыр үзгәрүе, яңа дулкын булып күтәрелүе. Үзгәрешләрнең ХХ гасыр башы татар әдәбиятындагы эзләнүләргә аваздаш булуы. Реализмның типиклаштыруны иҗтимагый–сыйнфый баскычтан гомумкешелек югарылыгына күтәрүе. | ||||
38 | 1980–2000нче елларда Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгы ноктасыннан, ил тарихындагы олы этапларның сурәтен тудырган әсәрләр язылу. | ||||
39 | И.Салаховның “Колыма хикәяләре” романы (өзекләр). Романның шәхес культының халыкка алып килгән фаҗигасен бөтен тулылыгы белән күрсәткән әсәр буларак әһәмияте. | ||||
40 | Ф.Бәйрәмованың тормыш һәм иҗат юлы. “Канатсыз акчарлаклар” повестенда хатын-кызның күңел дөньясын сурәтләү үзенчәлекләре, әсәрнең психологизмы. | ||||
41 | Н.Гыйматдинованың тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Сихерче” повестена анализ. Әсәрнең татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы. Әдәбият теориясе. Мифологик образ, архетип. | ||||
42 | Дәрестән тыш уку. Р.Мөхәммәдиев. “Ак кыялар турында хыял”. Әдәбият теориясе. Лирик чигенешләр. Сәнгатьчә дөреслек категориясе. | ||||
43 | М.Хәбибуллинның “Кубрат хан” романында (өзекләр) гомумкешелек кыйммәтләренә игътибар, аларны ил мәнфәгатьләре яктылыгында карау. | ||||
44 | Туфан Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты. Татар театр сәнгатен үстерүдә Т.Миңнуллин драматургиясенең роле. “Эзләдем, бәгърем, сине” драмасында рухи ныклык, үз бәхетең өчен көрәшүнең әһәмиятен күрсәтү. | ||||
45 | БСТҮ Дәрес-диспут: “Туфан Миңнуллинның “Эзләдем, бәгърем, сине” драмасы һәм бүгенге тормыш”. Әдәбият теориясе. Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). | ||||
46 | Дәрестән тыш уку. Т.Миңнуллинның “Саташу” драмасы. | ||||
47 | И.Юзеевның тормыш һәм иҗат юлы. “Гашыйклар тавы” драмасы – романтик мәхәббәт фаҗигасенә корылган әсәр. | ||||
48 | “Гашыйклар тавы” әсәрендә кеше һәм табигать, мәхәббәт һәм хыянәт проблемалары. | ||||
49-50 | БСТҮ Контроль сочинение: “И.Юзеев иҗатында кеше һәм табигать мөнәсәбәтләренең чагылышы.” | ||||
51 | Дәрестән тыш уку. Р.Батулла. “Кичер мине, әнкәй” мелодрамасы. | ||||
52 | Хәзерге татар поэзиясе, яңа иҗат көчләренең килүе, яңа тема һәм идеяләр. Р.Фәйзуллинның иҗатына күзәтү. “Нюанслар илендә” циклына керүче шигырьләрен уку һәм анализлау. | ||||
53 | Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. “Татарларым” поэмасында татарның бөек үткәне белән горурлану, бүгенге асылын ачып бирергә тырышу. | ||||
54 | Гамил Афзалның “Язмышлар”, “Чабаклар йөзгән Иделдә”, “Елмаям уйчан гына”, “Бигрәк юаш басып йөрдем җиргә” шигырьләре. Әдәбият теориясе. Көлке: юмор, сатира, сарказм, шарж. | ||||
55 | М.Әгъләмов шигъриятенең табигыйлеге. “Кичер!”, “Дәвам” шигырьләренең фикри һәм сәнгатьчә яңалыгы. | ||||
56 | Зөлфәт иҗаты. “Баш очында”, “Дүрт җыр”, “Тамыр көлләре”, “Тойгыларда алтын яфрак шавы” шигырьләрен уку һәм анализлау. | ||||
57 | Р.Харис поэзиясендә заманчалык рухы, фикер тирәнлегенә омтылыш. “Тукайның мәхәббәт төшләре” поэмасын уку һәм анализлау. | ||||
2000—2010нчы еллар мәдәнияте һәм әдәбияты ( 7 сәгать ) | |||||
58 | 2000 – 2010нчы еллар әдәбиятына күзәтү. Психологик башлангычның алга чыгуы аша шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи–иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслау. Кешенең аңында, аң төпкелендә барган процессларны тергезү. | ||||
59 | Мифологик, шартлы–символик образларның активлашуы ярдәмендә милли проблематиканы яңа яссылыкта кую, миллилекне тоталитар идеологиягә каршы торучы көч итеп күтәрү. | ||||
60 | М. Кәбировның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү. “Мәхәббәттән җырлар кала” повестен уку һәм анализлау. | ||||
61 | М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестеның идея-эстетик эчтәлеге. | ||||
62 | Р. Зәйдулланың иҗаты - фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. “Без очарга әзерләнгән идек”, “Соңару”, “Буран” шигырьләре, аларның үзенчәлекле яклары. | ||||
63 | Зөлфәт Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү. “Гасыр моңы” драмасы. | ||||
64 | Зөлфәт Хәкимнең “Гасыр моңы” драмасының идея-проблематикасы, образлар системасы. | ||||
Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләр. Әдәби тәнкыйть ( 2 сәгать) | |||||
65 | Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләр. Мәңгелек темалар һәм образлар. | ||||
66 | Татар балалар әдәбияты. Әдәби процессның юлдашы буларак тәнкыйть. | ||||
Татар әдәбиятыннан белем сыйфатын тикшерү. Йомгак. | |||||
67 | Тест формасында йомгаклау контроль эше. | ||||
68 | Тестларга нәтиҗә ясау. Татар әдәбияты узган юл. |
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
11 нче сыйныф укучылары белергә тиеш:
- милли әдәбиятның иң билгеле язучыларын һәм аларның әсәрләре хакында;
- милли әдәбиятның нинди чорларга бүленешен;
- сүз сәнгатенең образлы асылын;
- әдәби-тарихи барышның төп закончалыкларын һәм әдәби юнәлеш, күренешләрнең төп сыйфатларын;
- төр әдәби-теоретик төшенчәләрне.
11 нче сыйныф укучылары ия булырга тиешле күнекмәләр:
- әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләү;
- әдәби әсәрне әдәбият тарихыннан һәм теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау;
- әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының аерым якларын, элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару;
- әдәби әсәрне, язучы иҗатын, чор әдәбиятын иҗтимагый-тарихи контекстта һәм гомумкешелек кыйммәтләре яктылыгында бәяләү;
- әдәби әсәрнең төр һәм жанрын, кайсы чорда язылуын билгеләү, чор әдәбиятына хас сыйфатларны табу;
- бер чорда иҗат ителгән һәм төрле чорларда иҗат ителгән әдәби әсәрләрне чагыштыру;
- әдәби әсәргә карата дәлилле шәхсән мөнәсәбәт белдерә алу;
- әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару.
Кулланылган әдәбият
- Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
- Әхмәдуллин А.Г. Татар әдәбиятыннан хрестоматия: Гомуми урта белем бирүче татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен. –Казан: Хәтер, 2005.
- Гайфуллина Р.Ш. Ил корабын җил сөрә: XX башы татар поэзиясе. – Казан: Мәгариф, 2001.
- Ганиева Ф., Яруллина Р., Саттарова А. Татар драматурглары: биобиблиографик белешмәлек. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
- Госманов М. Үткәннән- киләчәккә: Фәнни-публицистик мәкаләләр. –Казан: ТКН, 2000.
- Гыйлажев Т.Ш. Татар әдәбияты. 20нче гасыр башы: Лекцияләр, гамәли дәресләр, тестлар. – Казан: Мәгариф, 2007.
- Гыйниятова З.М. Сызылып, моңланып таң ата: 20нче йөз башы татар прозасы”. – Казан: Мәгариф, 2002.
- Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау. –Казан: Мәгариф, 2005
- Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов А.М. Татар әдәбияты: Теория. Тарих.-Казан: Мәгариф, 2006.
- Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар – әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан, 2005.
- Кадыйрова И.И. Карурманны чыккан чакта...: 19нчы гасыр әдәбияты. – Казан: Мәгариф, 2001.
- Каюмова Г. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. –Казан: Яңалиф, 2003.
- Миңнегулов Х.Й. Гасырлар өнен тыңлап... –Казан: Мәгариф, 2003.
- Трофимова С.М., Хәйруллин И.Г. Киләчәк бүгенгедән башлана. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.
- Шакирҗанова Ә.Б. Татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. - Казан: РИЦ “Школа”, 2004.
Интернет-ресурс материалларын файдалану
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты: http://www.mon.tatar.ru
- “Татар әдипләре” сайты: http://adiplar.narod.ru/minnullin_tufan.htm
- “Кем ул Заһир Бигиев?” сайты: http://zahirbigiyev.blogspot.com/
- “Мифтахетдин Акмулла” сайты: http://www.akmulla.ru/
- Шигъри әсәрләрнең аудиоязмалары: http://miras.belem.ru/node/475
- “Таткнигафонд.ru” электрон китапханәсе: http://www.tatknigafund.ru
- “Белем. ru” порталы: http://www.belem.ru
- http://gzalilova.narod.ru/index.html
- Электрон китапханә: http://kitap.net.ru/husni
- “Китапханә. Татарстан” электрон китапханәсе: kitaphane.tatarstan.ru
11 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан тест формасындагы йомгаклау контроль эше материалы үрнәге
- Йомгаклау контроль эше материалының характеристикасы, төзелеше һәм эчтәлеге.
- Йомгаклау контроль эшенең максаты - укучыларның 11нче сыйныфта татар әдәбияты буенча алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү, белемнәрен бәяләү.
- Йомгаклау контроль эше материалы 3 өлештән тора: 1нче бүлек (А өлеше) 7 биремне үз эченә ала һәм укучыларның әдәбият теориясе буенча белемнәрен тикшерүне күздә тота. 2нче бүлектә (В өлеше) укучылардан тәкъдим ителгән биремгә 5-10 җөмлә күләмендә җавап язу таләп ителә. 3нче бүлектә (С өлеше) әдәби материалга таянып, киңәйтелгән җавап язу сорала. Укучы куелган проблемаларны, автор позициясен үзе аңлаганча ачыклап, тулы җавап бирергә тиеш.
Йомгаклау контроль эше материалы үрнәге
1нче бүлек
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Ул егылган арып”, - дисәләр,
Син ышанма, бәгърем,
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
Байрагыма каным белән язган
Антым чакра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Алмаштырган илен”, - дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.
Илдән киттем ил һәм синең өчен
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Муса инде үлгән!” - дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.
Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
“Үлем” диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
М.Җәлил, “Ышанма”
А1. Шигырьдә үз-үзе белән каршылыкка кергән образны табыгыз.
- Дуслар;
- Шагыйрьнең хатыны;
- Үлем;
- Туган ил.
А2. Шигырьнең төп идеясе төгәлләштерелгән строфаны билгеләгез.
- Өченче;
- Дүртенче;
- Бишенче;
- алтынчы;
А3. “Хаккым бармы минем абынырга, Хаккым бармы арып калырга?” тезмәсендә мөрәҗәгать ителгән лексик чараның төрен атагыз.
- синоним;
- антоним;
- омоним;
- ялгау.
А4. “Син ышанма, бәгърем” строфасының кабатланып килүенә нигезләнгән стилистик фигураның төрен билгеләгез.
- рефрен;
- инверсия;
- анафора;
- ялгау.
А5. Төзелеше ягыннан әлеге шигырьнең кайсы шигырь төзелеше системасына каравын ачыклагыз.
- Силлабо-тоник;
- Силлабик;
- Гаруз;
- Тоник;
А6. М.Җәлилнең “Ышанма” шигыре лириканың кайсы төренә керә?
- Пейзаж лирикасы;
- Гражданлык лирикасы;
- Фәлсәфи лирика;
- Күңел лирикасы.
А7. Илдән киттем ил һәм синең өчен
Автоматым асып аркама юлларында М.Җәлил мөрәҗәгать иткән стилистик фигураны атагыз.
- янәшәлек;
- инверсия;
- градация;
- антитеза.
В1.1. “Сөннәтче бабай” повестенда автор фикерен ачыклагыз, ул нинди образ, детальләр аша җиткерелә? Мисаллар ярдәмендә җавабыгызны дәлилләгез.
В1.2. “Сөннәтче бабай” әсәрендә автор куйган проблемаларны ачыклагыз. Алар кайсы авторларның нинди әсәрләре белән аваздаш? Җавабыгызны мисаллар белән дәлилләп языгыз.
3нче бүлек
С1.1. И.Юзеев – яшьлек һәм мәхәббәт җырчысы.
С1.2. Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасында мәхәббәт темасының бирелеше.
С1.3. Ә.Еникинең “Матурлык” әсәрендәге төп кыйммәтне, автор позициясен ачыклагыз. Ул кайсы авторларның нинди әсәрләре белән аваздаш?
Укучыларның белемнәрен бәяләү критерийлары
А өлешендә һәр дөрес җавапка 1 балл куела. А өлеше буенча укучы җыярга мөмкин булган иң югары балл – 7.
В өлешендә тәкъдим ителгән биремнәрнең (В1.1, В1.2) бары берсен генә сайлап алу таләп ителә. Укучы сорауга җавапны тулы итеп 5-10 җөмлә белән язган очракта алырга мөмкин булган иң югары балл – 5.
С биремен үтәгәндә , тәкъдим ителгән биремнәрнең (С1.1, С1.2, С1.3) бары берсен генә сайлап алу сорала. Әдәби материалга таянып, киңәйтелгән җавап язганда куелган проблемаларны, автор позициясен үзе аңлаганча ачыклап, тулы җавап биргән очракта иң югары балл – 10.
А, В, С өлешләре буенча укучы тупларга мөмкин булган иң югары балл – 22.
Билге:
0 – 9 балл (0 – 44%) - “2”
10 – 14 балл (45 – 64%) – “3”
15 – 18 балл (65 – 84%) –“4”
19 – 22 балл (85 – 100%) - “5”ле билгесе куела.
11 нче сыйныфта әдәбияттан арадаш аттестация
11 нче сыйныфта әдәбияттан арадаш аттестация өчен биремнәр вакытлы үрнәк программага нигезләнеп эшләнде.
11 нче сыйныфта әдәбияттан арадаш аттестация өчен 3 бүлектән торган биремнәр тәкъдим ителә. А бүлеге җавапны сайлап алу мөмкинлеге булган 10 биремнән тора. Кыска җаваплар язуны таләп иткән В бүлеге 10 биремнән тора. С бүлеге 1 биремнән тора һәм әсәргә характеристика язуны таләп итә.
11 нче сыйныфта арадаш аттестация өчен
тест биремнәренең үрнәк варианты
I. А1-А10 биремнәрен эшләгез (тәкъдим ителгән 3 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз)
А1.Хис-кичерешләрнең сәбәбе булып, я ниндидер тарихи вакыйга, хәл, я җәмгыятьтәге тәртипләр, ниндидер мөнәсәбәтләр, хаксызлыклар турындагы шигърият:
1)пейзаж лирикасы;
2)гражданлык лирикасы;
3)күңел лирикасы.
А 2. «Уртаклык, охшашлык» дигән төшенчә белдерүче атама. Кешеләрне берләштерүче гомуми яклар, уртак сыйфатлар күрсәтелә.
1)шартлылык;
2)типиклык;
3)индивидуальлек
А 3.Сюжет элементы:
1)хронотоп;
2)лирик чигенеш;
3)кульминацион нокта
А 4.Әдәбиятта йомшак, яратып көлү:
1)ирония;
2)сарказм;
3)юмор
А 5..Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалардан килеп чыккан нәтиҗәләрне тасвирлап бирү:
1)төенләнеш;
2)пролог;
3)эпилог
А 6.Аның нигезендә табигать белән бәйле хис-кичереш, тойгы, халәт ята:
1)гражданлык лирикасы;
2)пейзаж лирикасы;
3)күңел лирикасы.
А 7. Бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, ягы, үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче әсәр:
1)хикәя;
2)повесть;
3)роман
А 8. «Классик әдәбият» төшенчәсенә дөрес бәяләмә бирегез:
1) теләсә кайсы милләтнең гасырлар буена тупланган әдәби мирасы;
2) XX йөзгә кадәр иҗат ителгән иң яхшы әдәби әсәрләр;
3)идея һәм художество эшләнеше ягыннан үрнәк булырлык элекке һәм хәзерге әдәби әсәрләр.
А 9. Нәрсә ул сюжет?
1)әсәрнең төзелеше;
2)персонажлар тормышы турында белешмә;
3)геройлар арасындагы мөнәсәбәт һәм вакыйгалар системасының билгеле бер эзлеклелектә үстерелеп сурәтләнүе;
А10. М.Мәһдиевнең әсәре, геройлары Кара Чыршы авылы кешеләре?
1) “Кеше китә –җыры кала”;
2) “Фронтовиклар”;
3) “Без – 41 нче ел балалары”
В1. Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” повестендагы геройларны языгыз
В2. Ф.Кәримнең 2 поэмасының исемен языгыз
В3. 1945-1970 нче елларда Бөек Ватан сугышы темасын әсәрләрендә чагылдырган 2 шагыйрь, 2 язучыны языгыз
В4.Төп герое Нәфисә булган романның авторын һәм исемен языгыз
В5. “Әни минем гәрчә язу белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак, ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине” әлеге сүзләр кайсы шагыйрь тарафыннан әйтелә.
В6. Әлеге шигъри юллар кайсы шигырьдән? Авторы кем?
Посылкалар белән ярдәм иттең:
-Без бит илдә ..өйдә бит, - дидең.
Ә ул ярдәм
Каныңа алыштырган
Паекларың икән бит синең...
В7. “Иске Кәлимәт авылында Көбәшләр нигезендә яшәгән кешеләрнең иң өлкәне, иң борынгысы – төп йортта берүзе торып калган Йөзлекәй карчык үлеп китә”. Өзек кайсы әсәрдә, авторы кем?
В8. Төзелеше-композициясе буенча җыйнак, 120 битле, 11 бүлекле әсәр. Сүз кайсы әсәр турында бара?
В9. “...Табигать ул көнне дулады. Ул нәрсәгәдер риза түгел. Кешеләрдән нидер сорый кебек” әлеге өзектә нинди сурәтләү чарасы кулланылган?
В10. Әкияттәге ... ... булып
... калды сүтелеп юлымда,
Сез табарсызкилеп шушы эздән
Мине ... йөрәк җырымда.
Әлеге юлларда төшеп калган сүзләрне языгыз.
С. Н.Гыйматдинованың “Сихерче” повестена характеристика бирегез.
Бәяләү нормалары
А бүлегендәге биремнәрнең дөрес эшләнгән һәрберсе өчен 1 балл куела. Җавап дөрес булмаса яки бөтенләй булмаса, 0 балл куела.
В1-В10 биремнәре 0 дән 2 баллга кадәр шкала буенча бәяләнә: хатасыз эшләнгән булса – 2 балл, җавап дөрес булмаса, 0 балл куела.
С биреме 0 дән алып 5 баллга кадәр шкала буенча бәяләнә. Арадаш аттестация эшенең 3 өлешен дә хатасыз башкарган укучыга куела торган балл- 35. 1 балл 2, 8 % тәшкил итә.
Билгеләр түбәндәгечә куела:
“5”ле - 85-100%
“4”ле - 65-84%
“3”ле - 40-64%
“2” ле - 40% тан ким булса.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2012/04/16/picture-78474.png)
Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Рус мәктәпләрендә 4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...
10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...
![](/sites/default/files/pictures/2012/10/31/picture-122271-1351676244.jpg)
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
![](/sites/default/files/pictures/2013/12/09/picture-361998-1386561571.jpg)
6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Эш программасы статусы.Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият пр...