6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (6 класс) на тему

Ахтямова Гульнара Ильгизовна

 

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  программалары”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_dbiyat.doc151.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  программалары”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

-          матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

-          тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләштерергә әзер, рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары,милли үзаң,  гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру

-          укучыларда әдәбиятның үзенчәлекләре турында карашларны, әдәби текстны кабул итү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү , эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү;

-           телдән һәм язма сөйләмне үстерү;

 әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрне тарихи-әдәби җирлеген аңлап һәм сәнгати кыйммәте бөтен тулылыгында гына    ачыкланучы буларак анализлау һәм шәрехләү; төрле типтагы сочинениеләр язу; кирәкле мәгълүматларны (Интернет челтәре аша да) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;

-          туган әдәбиятта һәм башка халыклар әдәбиятында чагылыш тапкан әхлакый идеалны үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати   фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне ачыклау;

                                                                 

                                                         Уку курсы темаларының эчтәлеге

Әсәрләрне өйрәнү – 50 сәгать

Сөйләм үстерү – 12 сәгать

Дәрестән тыш уку – 6 сәгать

Җырлар, такмаклар турында кыскача мәгълүмат бирү.

Уку һәм анализлау өчен:

“Гөлҗамал”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Туган ил”, “Яшә Республикам!”.  Аларның тематикасы, характеры. Җыр турында төшенчә. Халыкның рухи тормышында җырның роле. Борынгы һәм хәзерге җырлыр. (2 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

“Ай былбылым”, “Сабан туе”, “Шома бас”. (1 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен: Халык җырлары.

Уку һәм анализлау өчен:

Г. Тукай. “Әллүки”. “Өзелгән өмет”,”Тәфтиләү”. Авторы мәгълүм әсәрләрнең халык көенә җырлануы.(2 сәгать)

Дәрестәнтыш уку һәм ятлау өчен: Г. Тукай. “Туган авыл”.

Уку һәм анализлау өчен:

Г. Камал. “Беренче театр”. Әсәрдә чагылгын конфликтның иҗтимагый әһәмияте. Образларның үзенчәлекле сыйфатлары. Искелек гәүдәләнеше буларак Хәмзә образы.

Г. Камал иҗаты турында кыскача белешмә. Конфликт турында төшенчә. Комедия турындагы белемнәрне киңәйтү.(3 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

С. Рәмиев. “Уку”,”Таң вакыты”, “Авыл”, “Мин”. Шигырьләрдә мәгърифәткә, белемгә өндәү, рухи уянырга чакырыуґ. Шәхес азатлыгын, куәтен данлау. Туган якка мәхәббәт. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле белән таныштыру. (2 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен: Н. Думави. “Мәхбүс”,”Авыл мужигының шәһәр баена әйткәне” һ.б.

Уку һәм анализлау өчен:

Ә. Фәйзи. “Тукай”. Романны дәрестә һәм өйдә уку. Ә Фәйзинең тәрҗемәи хәле турында кыскача белешмә бирү.(5 сәгать)

Х. Туфан. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Моабитны күрдем төшемдә”, “Иртәләрем- кичләрем”,”Каеннар сары иде”,”Илдә ниләр бар икән?”, “Чәчәкләр китерегез Тукайга”. Строфа турында төшенчә. Х. Туфан шигырьләренең кайбер үзенчәлекләре.

Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштыру, иҗатына кыскача характеристика. (3 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Х. Туфан. “Киек казлар”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Аралагыз мине”,”Алмаз” (2 сәгать)

Уку һәм анализлау өчен:

Г. Ибраһимов. “Кызыл чәчәкләр”. (4 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

Н. Исәнбәт.”Туган ил”, “Коммуна тимерлегендә”, “Уракчы кыз”.

М. Гафури. “Үзем һәм халкым”, “Мин кайда”, “Кызыл байрак”.

Укып фикер алышу өчен:

Г. Гобәй. “Маякчы кызы”. (3 сәгать)

Уку һә анализлау өчен:

И. Юзеев. Иҗаты белән кыскача таныштыру. “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында баллада”. Баллада турында башлангыч мәгълүматлар.(2 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

И. Гази. Тәрҗемәи хәле. “Кызыл томаннар артында”, “Мәүлия нигә көлде?”, “Өч Мәхмүт”. (4 сәгать)

Уку һәм анализлау өчен:

Ч. Айтматов. “Беренче мөгаллим”. Мәгърифәтне зурлау мотивларының көчле чагылышы.

Язучының тормышы, иҗаты, ата- анасы хакында кыскача мәгълүмат бирү. (4 сәгать)

Укып фикер алышу өчен

Р. Миңнуллин. “Энекәш кирәк миңа!”,”Әни, мин көчек күрдем!”. Шигырьләрдә шаянлык, нечкә юмор аркылы олы фикерләр әйтү, шәфкатьлелек тәрбияләү. (2 сәгать)

Л. Ихсанова. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. “Наил һәм Фаил”. (4 сәгать)

Дәрестән тыш уку өчен:

Т. Миңнуллин. “Авыл эте Акбай”.

Уку һәм анализлау өчен:

М. Мәһдиев. Тәрҗемәи хәле. “Без – кырык беренче ел балалары”. (4 сәгать)

Укып фикер алышу өчен:

Ф. Яруллин. Язучының тормыш юлы , иҗаты. “Иң гүзәл кеше икәнсез”.”Әйбәт тә минем әби”,” гайни”,”Ялкау ялы”, “Ак төнбоек”.(3 сәгать)

 

     

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан якынча календарь-тематик план.

Тема

Сәг.саны

Үткәрү вакыты

Махсус белем һәм күнекмәләр

 

Өй эше

Искәрмә

1

Нәрсә ул матур әдәбият? Җырлар турында мәгълүмат.

1

Җырлар, такмаклар турында кыскача мәгълүмат бирү. Җыр турында төшенчә. Халыкның рухи тормышында җырның роле. Аның көй белән бергә яшәве.

2

“Туган ил”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Гөлҗамал”, “Яшә, Республикам!” , уку, анализлау.

1

Көйләрдә моңның әһәмияте. Борынгы һәм хәзерге җырлар.

3

“Ай, былбылым”, “Сабан туе”, “Шома бас”, укып фикер алышу.

1

Озын һәм кыска җырлар, такмаклар турында төшенчә. Аларда кеше халәтенең төрле яклары чагылу.

4

Д.т.у. Халык җырлары. “Әпипә”, “Иске кара урман”, “Сандугач”.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

5, 6

Б.с.ү. Сочинение. “Җырсыз кеше – канатсыз кош”.

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

7

Г.Тукайның халык көенә язылган җырлары. “Әллүки”, “Өзелгән өмет”, “Тәфтиләү”.

1

Шагыйрьнең халык көенә, моңына тирән мәхәббәте.

8

Д.т.у. Г.Тукай. “Туган авыл”.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

9

Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Иҗаты турында кыскача белешмә.

10

Г.Камал. “Беренче театр”, рольләп уку.

1

Әсәрдә чагылган конфликтның иҗтимагый әһәмияте.

11

Г.Камал. “Беренче театр”, анализ.

1

Образларның үзенчәлекле сыйфатлары.

12

Искелек гәүдәләнеше буларак Хәмзә образы.

1

Конфликт турында төшенчә.

13, 14

Б.с.ү. Сочинение. “Беренче театр” комедиясендә яңалыкка каршы тип Хәмзә бай”.

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

15

С.Рәмиевнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында белешмә. “Уку” шигыре.

1

Мәгърифәткә, белемгә өндәү, рухи уянырга чакыру, шәхес азатлыгы, куәтен данлау.

16

С.Рәмиев. “Авыл” шигыренә анализ.

1

Туган якка мәхәббәт.

17

Д.т.у. Н.Думави. “Мәхбүс”, “Авыл мужигының шәһәр баена әйткәне”, “Авыл малайларының ягъмур теләве”.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

18

Ә.Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында белешмә.

1

Тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында  кыскача белешмә.

19

Ә.Фәйзи. “Тукай” романы.

1

Тукай язмышы, бу язмышның төрле борылышларга бай булуы.

20

Ә.Фәйзи. “Тукай” романы. Габдулла образына хас сыйфатлар.

1

Бу борылышларның халык язмышына бәйлелеген күрсәткән ситуация һәм вакыйгалар.

21

Г.Тукай – тормышчан образ.

1

Тукайның халык баласы булуы.

22

Ә.Фәйзи. “Тукай” романын йомгаклау.

1

Тукайның халык баласы булуы.

23,24

Б.с.ү. Сочинение. “Г.Тукай һәрвакыт безнең белән”.

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

25

Х.Туфанның тормышы, иҗаты.

1

Иҗатына кыскача характеристика.

26

Х.Туфан. “Гөлләр инде яфрак яралар”, Каеннар сары иде”, анализ.

1

Шагыйрь әсәрләрендәге хисләр драматизмы, фәлсәфи тирәнлек, сәнгатьчә нәфислек.

27

Х.Туфан. “Илдә ниләр бар икән?”, “Чәчәкләр китерегез Тукайга”, уку, анализ.

1

Строфа турында төшенчә. Х.Туфан шигырьләренең кайбер үзенчәлекләре.

28

Х.Туфан. “Аралагыз мине”, “Кайсыгызның кулы җылы?”уку, фикер алышу.

1

Хисләрне табигать фонында, кошлар, җәнлекләр язмышы белән бәйләп яки күчерелмә рәвештә аңлату. Күчерелмә мәгънә турында төшенчә.

29

Х.Туфан. “Киек казлар”, “Алмаз”, уку, анализлау.

1

“Алмаз” шигырендә туган телгә мәхәббәт, аның мәңге яшәргә тиешлеге идеясенең чагылышы.

30

Д.т.у. М.Гафури шигырьләре.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

3 1

Г.Ибраһимов. “Кызыл чәчәкләр” повестеннан “Башлангыч” бүлеген уку.

1

“Башлангыч” бүлектә автор әйтергә теләгән чагыштырулар.

32

“Кызыл чәчәкләр”,  1-8 нче бүлекләр.

1

Солтанның әтисе улының күңеленә салган хыял орлыклары.

33

“Кызыл чәчәкләр”,   10-37 нче бүлекләр.

1

Сыйнфый кәрәшнең кешеләр язмышына тәэсире.

34

“Кызыл чәчәкләр”, 38-49 нчы бүлекләр.

1

Бергә үскән малайларның алга таба көрәш эчендә төрле сукмактан китүе, бер-берсенә дошман булып әверелүе.

35,36

Б.с.ү. “Кызыл чәчәкләр” әсәрендәге бер геройга характеристика бирү.

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

37

Д.т.у. Н.Исәнбәт. ”Уракчы кыз”, “Коммуна тимерлегендә”, “Туган ил”.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

38

Г.Гобәй. “Маякчы кызы” повестеның “Агыйделдә таң ата” бүлеген уку.

1

 Илсөяр, Бикмуш карт образлары.

39

“Кунак бабай”, “Урманга, партизаннарга”, “Әти ашыгырга кушты бүлекләрен уку.

1

Гражданнар сугышы картиналарының тасвирлануы, бу көрәштән балаларның да читтә кала алмавы.

40

 “Банданы тар-мар итәргә”, “Һөҗүм алдыннан”, “Һөҗүм”  бүлекләре.

1

Әсәрдәге маҗаралылык, бала өчен серлелек элементларының роле.

41,42

Б.с.ү. Сочинение. “Илсөяр туган иленең, халкының азатлыгы өчен көрәшә”.

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

43

И.Юзеев. Иҗаты турында кыскача белешмә. “Бакчачы турында баллада”.

1

Иҗаты белән кыскача танышу.

44

И.Юзеев. “Йолдыз кашка турында баллада”.

1

Баллада турында башлангыч мәгълүматлар бирү.

45

И.Гази. Язучы турында кыскача белешмә. “Мәүлия нигә көлде?” хикәясен уку.

1

Сурәтләрнең тыгызлыгы, лирик, юмористик төсмерләргә байлыгы.

46

 “Өч Мәхмүт” хикәясе, уку.

1

Гыйбрәтле хәлләрнең яктыртылуы.

47

Өч Мәхмүткә характеристика.

1

Характерлар аныклыгы.

48

И.Гази. “Кызыл томаннар артында”

1

И.Газиның хикәя иҗат итүдәге осталыгы.

49

Ч.Айтматов турында белешмә.

1

Язучының тормышы, иҗаты, ата-анасы хакында кыскача мәгълүмат бирү.

50

 “Беренче мөгаллим” әсәре.

1

Мәгърифәтне зурлау мотивларының көчле чагылышы.

51

“Беренче мөгаллим”,  укуны дәвам итү.

1

Әсәрдә тугандаш кыргыз халкының гореф-гадәтләре чагылышы.

52

Образлар системасы.

1

Дүшән һәм Алтынай образлары.

53,54

Б.с.ү. Сочинение. “Иң гүзәл кеше икәнсез”.

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

55

Л.Ихсанова. Язучы турында кыскача белешмә.

1

 Язучының тормышы, иҗаты хакында кыскача мәгълүмат бирү.

56

Л.Ихсанова. “Наил һәм Фаил”, өзекләр уку.

1

Үзәк геройның шуклыгы, хаталары, холкы.

57

Фаилнең иптәшләре.

1

Әсәрнең геройлары.

58

Әхмәт абый әкияте.

1

Әкиятләрдәге җанварларның кешегә хас сыйфатлар белән сурәтләнүе.

59

Р.Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты (кыскача мәгълүмат бирү). “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем” шигырьләрен уку.

1

Шигырьләрдә шаянлык, нечкә юмор аркылы олы фикерләр әйтү, шәфкатьлелек тәрбияләү.

60

“Батырлык эшләр идем”, “Шундый минем туган ягым!”, “Кайтыйк ла үзебезгә” шигырьләре.

1

Бала күңеленең нечкәлекләрен мөлаем юмор ярдәмендә чагылдыру. Туган якка мәхәббәтне бала исеменнән оста әйтеп бирү.

61

Д.т.у. Т.Миңнуллин. “Авыл эте – Акбай”.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

62

М.Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалаоы” повестеның “Менә дигән бер майор” бүлеген уку.

1

 Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы.

63

“Йокы килә”, “Сугыш турында хикәяләр” бүлекләрен уку.

1

Персонаж һәм вакыйгаларны нечкә юмор белән сурәтләү.

64

“Таңнар кайда да матурдыр” бүлеген уку.

1

Персонаж һәм вакыйгаларны нечкә юмор белән сурәтләү.

65

Яшүсмерләр образы.

1

 “Мин” образы, аның бирелү үзенчәлеге.

66

Ф. Яруллин. Тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. “Иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен уку.

1

Шигырьдә укытучыга соклану хисенең зурлыгы, шул соклану һәм зурлауны күрсәтү өчен китерелгән чагыштырулар.

67

“Гайни”, “Әйбәт тә минем әби!”, “Ялкау ялы” шигырьләре.

1

Бала рухын чагылдыру үзенчәлекләре.

68

Ф.Яруллиның “Ак төнбоек”  хикәясенә анализ.

1

Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү.

69

Компьютерда тест эшләү.

1

70

Йомгаклау дәресе

1

Җәй көне укырга әдәбият исемлеге бирү.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы”на нигезлән...