Чаллы язучылары
презентация к уроку на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Күренекле язучы Факил Сафин 1954 елның 2 гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Мәктәп елларында ук иҗатка тартыла, тик олы әдәбиятка урау юллар аша килә.
Факил кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксынып үсә. Бишенче класста укыганда шигырьләр, дөресрәге эпиграммага тартым тезмәләр яза башлый. Беренче шигырьләре, урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасында басылып чыга. Уку елларында, барлык яшьтәшләре кебек үк, җәйге- көзге чорда колхозда эшли, йөкче, көтүче, комбайн ярдәмчесе һәм башка хезмәтләр башкара.
Үз авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, данлыклы Күбәк урта мәктәбендә белем ала. Бик яхшы укыган Ф.Сафинны барлык укытучылар бгары уку йортына керер дип өмет итәләр, ә ул тота да Минзәләгә шоферлар курсына укырга китә. Курсларны тәмамлап кайткач, колхозда механизатор булып эшли башлый, чәчү чәчеп йөргән җирдән, трактор кабинасыннан армия сафларына алып китәләр, Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндәиҗаты активлаша, вакытлы матбугатта шигырьләре еш басылып тора
Язмыш Факил Сафинны 1984 елда Чаллы шәһәренә алып килә... Башта “КАМАЗ” ның баш җыю конвейерында слесарь- җыючы, мастер, участок башлыгы вазыйфасын да башкара, заводның Мактау тактасына кертелә, Минавтопром буенча җиңүче була. 1988 елда Чаллының Автозавод районы мәгариф бүлеге Ф.Сафинны укыту эшенә чакырып ала. Ул шәһәрнең 24 нче, 18 нче мәктәпләрендә тарих укыта. Шәһәр тарихында беренче мәртәбә рус телле балаларга 8 нче сыйныфларга кадәр “Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияты” дигән яңа фән- дәресләр укыта башлый. Бераздан тукай район мәгариф бүлеге карамагына җибәрелә. Тик иҗат эше тынгылык бирми. Илдә үзгәрешләр башлангач, журналистика хезмәтенә кереп “чума”. Шул елларда аның исеме республика матбугатында да яңгыраш ала башлый. Аның оештыручы- җитәкче буларак та, иҗатчы буларак та танылуы Чаллы белән бәйләнгән.
1990 елда Факил Сафин, укучыларга Әмәк псевдонимы белән танылган язучы, шагыйрь үз чорыныда данлыклы “Таң йолдызы” газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә килә. Авыр икътисади буталыш башланган елны газетаның абруен күтәрүгә зур көч куя. 1991 елның февралендә Факил КамАЗрадиосының татарча тапшырулар редакциясенә эшкә күчә. Беренче Татарстан президентын сайлаган чорда Шәймиев Минтимер Шәрип улыннан шәһәрдә иң беренче татарча интервьюалган кеше ул була.
1991 елның август аенда Факил Сафин “Аргамак” журналына проза, шигърият бүлегенә мөхәррир итеп чакырыла. 1995 елның гыйнварыннан Факил Сафин шәһәр мәгариф идәрәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогия көллиятенә әдәбият укытырга китә.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу тантанасы
2000 елның көзендә ул Казанга “Казан утлары” журналына бүлек мөдире итеп эшкә чакырыла. Әмма Чаллыда әдәби-нәфис журнал оештыру уе тугач, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге бу эшкә Факил Сафинны тәкъдим итәләр (2001).
Факил Сафинның китаплары
Чаллы язучылар оешмасы рәисе урыбасары, “Ләйсән” әдәби- иҗат берләшмәсе җитәкчесе (1999-2002)буларак та Ф.Сафин яшь әдәби көчләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Факил Сафин- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре(2004), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (1999), 1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы
Повестьлары «СОҢГЫ КӨЗ (Последняя осень)» хикәяләр һәм повесть лар җыентыгы (1989, 1992) «ГӨЛЖИҺАН ( Гульджихан )» (1994) Р оманнары «БИЕК ТАУНЫҢ БАШЛАРЫНДА (На вершине высоких гор)» (1999) Р оман-трилогия «САТАШЫП АТКАН ТАҢ (Заблудившийся рассвет)» (2002) Шигырьл әр җыентыгы «ТҮЗГАНАК ЧӘЧӘГЕ (Цветок одуванчика)» (1994) , «КОШЛАР ЯРАТУЧЫ МАЛАЙ (Мальчик, любящий птиц)» (2013) Кадыйр Сибгатуллин Рашит Бәшәр Зөлфәт Мөдәррис Әгъл ә мов иҗатлары буенча фәнни- эзләнү мәкаләләре Публицистик мәкаләләр Шигыр ьл әр Эпиграммалар Пародияләр
Тәмам
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе "16 нчы "Огниво"Балалар иҗат үзәге"
"Үз тарихын тирән төшеп эзләп тапкан халык,киләчәген дә шулкадәр ерак күрә ала"дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган өчен диплом....
Авторская песня "Яр Чаллы"
Песня...
,,Агыйдел дулкыннары “ әдәби берләшмәсе язучылары белән очрашу
Укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру, тирәнәйтү...
Язучылар буенча тест
Язучылар буенча тест....
""Язучылар биографиясен өйрәнгәндә сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану"
Методик берләшмә утырышлары, педогогик советлар өчен чыгыш...
"Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары" Электив курс
Курсның исеме: Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары....
Чаллы җире-шанлы җир
Әлеге проект эше Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы янында урнашкан Чаллы шәһәрчеге турында. Аның тарихы ерак бабаларыбызга барып тоташа. Аларның нигезе булган әлеге изге җирләрне өйрәнү...