Тема: “3 нче зат тартымлы исменәрнең чыгыш килеше белән төрләнеше”
план-конспект урока (5 класс) на тему
5 нче сыйныф (рус төркеме)
Тема: “3 нче зат тартымлы исменәрнең чыгыш килеше белән төрләнеше”
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
М е т а п р е д м е т – ике тел материалына нигезләнеп 3 нче зат чыгыш килешен өйрәнү.
П р е д м е т – 3 нче зат тартымлы исемнәрнең чыгыш килешендә төрләнүен истә калдыру һәм аны сөйләмдә куллана алу.
Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы – укучыларның тел байлыгын арттыру, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәреснең принциплары:
1) Дидактик принциплар:фәннилек, күрсәтмәлелек, дәвамчанлык.
2) Методик принцип: коммуникатив.
3) Лингвистик принцип: функциональ.
Укыту методлары: өлешчә эзләнү.
Укыту алымнары: карточкалар,әңгәмә.
Дәреснең төре: катнаш.
Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек.
Әдәбият исемлеге: Татарча да яхшы бел: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 5 кл.: 2 кисәктә : 2 нче кисәк / Р.Р, Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова; [рәссамнары: А.Айсена, В.Фомин]. – Казан: Татар. кит. Нәшр., 2014. – 111б. : рәс.б-н.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
maratka_yardm_kirk.docx | 20.16 КБ |
Предварительный просмотр:
5 нче сыйныф (рус төркеме)
Тема: “3 нче зат тартымлы исменәрнең чыгыш килеше белән төрләнеше”
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
М е т а п р е д м е т – ике тел материалына нигезләнеп 3 нче зат чыгыш килешен өйрәнү.
П р е д м е т – 3 нче зат тартымлы исемнәрнең чыгыш килешендә төрләнүен истә калдыру һәм аны сөйләмдә куллана алу.
Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы – укучыларның тел байлыгын арттыру, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәреснең принциплары:
1) Дидактик принциплар:фәннилек, күрсәтмәлелек, дәвамчанлык.
2) Методик принцип: коммуникатив.
3) Лингвистик принцип: функциональ.
Укыту методлары: өлешчә эзләнү.
Укыту алымнары: карточкалар,әңгәмә.
Дәреснең төре: катнаш.
Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек.
Әдәбият исемлеге: Татарча да яхшы бел: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 5 кл.: 2 кисәктә : 2 нче кисәк / Р.Р, Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова; [рәссамнары: А.Айсена, В.Фомин]. – Казан: Татар. кит. Нәшр., 2014. – 111б. : рәс.б-н.
Дәрес планы
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:
1. Дәресне оештыру
Исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.
2. Актуальләштерү
1) Өй эшен тикшерү:17-18 нче битләр (телдән) 9 нчы һәм (язмача) 10 нчы күнегүләр
2) Үткән материалны кабатлау. Укучылар белән аларның расписаниеләре турында әңгәмә кору.
3. Уку мәсьәләсе кую.
1)14 нче күнегү ярдәмендә укучыларга теманы әйттертү.
2) 15 нче күнегү 18 бит.
3) Нәтиҗә.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
- Дәреслек белән эш.
а) 18 нче биттәге 15 нче күнегүне телдән эшләргә.
ә) дәреслекнең 19 нчы биттәге 18 һәм 19 нче күнегүне язмача эшләргә.
2) 16 нчы күнегү, 19 бит. “Көндәлектәге билгеләр” дигән темага әңгәмә кору.
3) Карточкалар белән эшләү.
III. Рефлексив бәяләү:
1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез?
2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлегенә бәя бирүе.
3. Өй эше: 1) 21 нче күнегү, 20 нче бит;
* 2) “Син үткән ял көнендә нишләдең?” темасына 5 җөмлә төзисе.
Дәрес барышы
Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!
Укучы: Исәнмесез.
Укытучы: Укучылар, сезгә . 8 нче күнегү, 17 бит телдән тәрҗемә итәргә иде.10 нчы күнегү, 18 бит язмача эшләргә иде. Барыгызда биремне эшли алдыгызмы? Сорауларгыз юкмы?
Укучы: Яхшы, дәфтәрләрне җыябыз. Тикшереп билгеләрен куярмын.(дежур укучы дәфтәрләрне җыя һәм яңа дәфтәрләрне тарата)
Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә Маратның иң җиңел көне турында сөйләшкән идек. Кайсы көне иң җиңел көне булды? Ни өчен?
Укучы: Маратның иң җиңел көне – дүшәмбе. Чөнки ул бу көнне яхшы билгеләр ала. Дәресләрдә дә кулын гел беренче күтәрә.
Укытучы: Афәрин, укучылар. Үткән теманы аңлагансыз икән. Ә хәзер укучылар, 18 нче битне ачытык. 14 нче күнегүне карыйбыз. Үткән дәрестә без Марат турында укыган идек. Шулай итеп Марат тагын кайсы фәннәрдән өй эшен әзерләмәгән?
Укучы: Марат математикадан контроль эшкә әзерләнмәде.Рус теленнән 19 нчы биттәге кагыйдәне өйрәнмәде. Тарихтан §10, сорауларга җавап бирергә иде.Инглиз теленнән шигырьнең 2 куплетын ятламады.
Укытучы: Әйе, дөрес укучылар. Бүген безгә Маратка ярдәм итәргә кирәк. Укучылар, әйдәгез әле, дәреслекнең 18 нче биттәге 15 нче күнегүне карагаз. (Укучы биремне укый һәм укучылар текстны укыйлар)
Укытучы: Укучылар, Марат дөрес сөйләшәме?
Укучы: Марат дөрес сөйләшми, чөнки ул рус сүзләрен кулланып сөйләшә.
Укытучы: мәсәлән нинди русча сүзләр куллана?
Укучы: заданиеләрне, уроктан, переменадан, по математике, пятерка, домашнее заданиедән, по диктанту, четверка.
Укытучы: Дөрес, укучылар. Ә хәзер бу текстны дөресләп укыйбыз.
Укучы: (текстны дөрес итеп укый) өйгә эшләр, дәрестән, тәнәфестән, математикадан, бишле, өй эшеннән, диктанттан, дүртле.
Укытучы: афәрин, укучылар! Ә хәзер 16 нчы күнегүгә күчик. Көндәлекләрегезне ачып сөйләгез. Әйдә, Тимур сөйлә. Син үткән атнада нинди билгеләр алдың?
Укучы: Сишәмбе көнне математикадан “биш” ле алдым.
Укытучы: Алия, кайсы көннәрдә билгеләрең күбрәк?
Укучы: Дүшәмбе көнне билгеләрем күбрәк.(...)
Укытучы: молодцы укучылар!
Укытучы: дәфтәрләрне ачабыз.Бүгенче числоны язабыз. Сыйныф эше.18 нче күнегү.
Укучылар дәфтәргә язып эшлиләр:Чирек башы – начало четверти. Чирек уртасы – середина четверти. һ.б.
Укытучы: 19 нчы бит 18 нче күнегүне язып эшлибез.
Укучылар: Конец четверти – чирек ахыры. Самая длинная четверть – иң озын чирек һ.б.
Укытучы: Афәрин, укучылар.
Укытучы: Димәк, укучылар бүгенге дәреснең темасы “Маратка ярдәм кирәк” иде. Сезнең Марат кебек буласыгыз киләме?
Укучылар: Юк,безнең Марат кебек буласы килми.
Укытучы: Марат кебек буласыгыз килмәсә дәрескә җаваплы карагыз. Өй эшләрен әзерләп йөрегез.
Укытучы: Булдырдыгыз укучылар. Бүгенге дәрестә актив катнашучыларга бишле, калганнарга дүртле куям.
Укытучы: Укучылар, көндәлекләрегезне ачыгыз, өй эшен язып куегыз - 20 нче күнегү, 21 нче бит; (теләк буенча) “Син үткән ял көнендә нишләдең?” темасына 5 җөмлә төзеп киләсе.
Укытучы: Саубулыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.
Максат:1. Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.
"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...
Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше
презентация...
Конспект урока "Исемнәрнең килеш белән төрләнеше"
План - конспект урока по ФГОС ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ. 3 нче сыйныф. Татар төркеме....
"Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
6 нчы сыйныф өчен "Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...
Татар теле. 6 нчы сыйныф. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше
К.С.Фәтхуллованың 6 нчы сыйныф өчен “Татар теле” дәреслеге буенча "Берлек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше". "Күплек сандагы тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше". "Тартымлы...
Юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килеше. “Шәһәрдә һәм авылда”
Юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килеше. “Шәһәрдә һәм авылда&rdquo...