7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (7 класс) на тему
7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы | 38.72 КБ |
Предварительный просмотр:
“Каралды” Методик берләшмә җитәкчесе: __________ /Сираева Р.Х./ Беркетмә №___ “___” ___2017 ел. | “Килешенде” Укыту эшләре буенча директор урынбасары: ________/Сибгатуллина Р.К./ “___” ________2017ел. | “Раслыйм” Мәктәп директор: _______________/Сафиуллин Л.Г./ Боерык № ______ “___” ____________ 2017 ел. |
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбе” нең
беренче категорияле укытучы
Әгъзәмова Гөлнара Кәнәфия кызының
7 нче сыйныфта әдәбияттан эш программасы
(база дәрәҗәсе)
Педагогик киңәшмә утырышында каралды.
Беркетмә № ___ , ____________2017 нче ел
2017-2018 нче уку елы
Уку предметын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
- әдәбиятның кеше тормышындагы ролен билгеләү;
- үз халкыңның тарихы, мәдәнияте, әдәбияты белән горурлану хисләре булдыру;
- милләткә мәхәббәт хисенең тирәнлеген, милләткә хезмәт итүнең бөеклегенә төшенү;
- әсәр геройлары үрнәгендә үзеңдә уңай сыйфатлар булдыру;
- янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дусларга карата хөрмәт хисе булдыру, һөнәр турында җитди караш формалаштыру;
- әсәрдә гореф-гадәтләр һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата ихтирам хисләре булдыру;
- әсәргә салынган идеянең кыйммәтен кабул итү аша үз-үзеңне тәрбияләү;
- әдәби әсәрләр нигезендә әхлак тәрбиясе һәм патриотик тәрбия алу;
- әдәби әсәрләр үрнәгендә өлкән буынга ихтирамлы булу, гомумкешелек сыйфатларына ия булу;
- илебез азатлыгы өчен көрәшкән сугышчыларга хөрмәт хисе булдыру, Ватаныбыз тарихына сакчыл караш булдыру;
- рухи байлыкның зур бәхет булуын аңлау.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Әдәбиятны иҗтимагый һәм мәдәни тормыш-күренешләре белән бәйлелектә аңлау.
Танып-белү гамәлләре:
- гомум уку гамәлләре (танып белү мәсьәләсен аңлау, төрле жанрдагы текстлардан кирәкле мәгълүматны аерып чыгару, өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгеләү, белемне структуралаштыру, нәтиҗәләр, гомумиләштерүләр ясау);
- логик уку гамәлләре (билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларны анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү критерийларын эшләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен билгеләү);
- проблема кую һәм аны хәл итү (проблеманы тәгъбир итү, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны хәл итү чараларын мөстәкыйль эшләү);
Коммуникатив гамәлләр:
- хезмәттәшлек итү;
- тел нормаларына туры китереп, монолог төзү һәм диалогта катнашу осталыгына ия булу;
- үз фикерләрен тәгъбир итү;
- текст эчтәлеген өлешләргә бүлеп сөйләү;
- фикерләрне дәлилләп җиткерү;
- сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;
- фикерләрне эзлекле рәвештә, , мисаллар белән дәлилләп, телдән һәм язмача формалаштыру;
Регулятив гамәлләр:
- уку мәсьәләсен кую;
- фаразлау;
- үз эшчәнлекне планлаштыру һәм оештыру;
- анализ барышын төзү;
- үзенең һәм башкаларның эшчәнлекләрен контрольдә тотып бәяли алу;
- үзанализ һәм үзбәя ясау.
Предмет нәтиҗәләр:
- халык авыз иҗаты – дастан жанрын үзләштерү, аның матур әдәбият белән уртак сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен аера белү;
- әдәбият аша образлы фикерли алу;
- әдипләрнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу, аларны истә калдыру;
- әдәби әсәрнең эчтәлеген белү, аңлау, төп фикерне таба белү;
- әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма берлегендә аңлый белү;
- әдәби әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын, әсәр композициясе үзенчәлекләренкүрә һәм аера белү.
- автор позициясен ачыклый белү;
әдәби әсәрләрнең кыйммәтен ачыклау, әдәбиятта тоткан урынын билгели белү;
төп образларга бәя бирү алу;
- әдәбият теориясе буенча билгеле бер күләмдә теоретик белемгә ия булу
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Укучылар өйрәнәчәк:
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;
- әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;
- шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
- план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;
- сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү:
- фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;
- әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;
- төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение яза белү.
Укучыларөйрәнергә мөмкинчелек алачак:
- әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү;
- сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү;
- фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәр төрләрен, жанрларын таный, аера, аларга хас үзенчәлекләрне таба белү, фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр таба алу.
- әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны эзлекле сөйләп бирә алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү;
- вакытлы матбугат материалларына максатчан мөрәҗәгать итә алу;
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укый белү;
- укыганны телдән сурәтләп бирә алу;
- укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белү һәм әсәрләргә кагылышлы фикерләрне язмача бирү, сочинение элементлары белән изложение язу;
- әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу;
- проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын, әсәр композициясе үзенчәлекләрен күрә, аера белү;
- әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау;
- тулы текстны анализлау.
Программаның эчтәлеге
Сәнгать төре буларак әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы. (1 сәгать).
Халык авыз иҗаты. Дастан жанрына хас сыйфатлар, аның төркемчәләре. Тарихи дастан буларак «Идегәй» дастаны (өзекләр). (3 сәгать).
ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. (Күзәтү характерында лекция (1 сәгать).
Г.Тукай тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Милләтә», “Милли моӊнар”, “Өзелгән өмид”, “Шагыйрь”, “Театр” шигырьләре. Гражданлык лирикасы, автор позициясе төшенчәләре. (3 сәгать).
Н.Думавиның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү..«Яшь ана» хикәясе.Әсәрдә хикәя жанры үзенчәлекләренең чагылышы.Әдәби әсәрдәге образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар.
(3 сәгать).
Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Акчарлаклар» повесте (өзекләр). Әсәрдә жанр үзенчәлекләренең чагылышы. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы. Пейзаж, портрет. Психологизм. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт образы (хронотоп). (3 сәгать).
Чор: 1920-1930 еллар әдәбияты. Әдәби барышка тәэсир иткән тарихи сәбәпләр. Аларның әдәбиятны каршылыклы үсешкә китерүе. Әдәби әсәрләр төрлелек: милли традицияләрне дәвам иттерүче һәм яңа идеология кысаларында иҗат ителгән әсәрләр.(Күзәтү төсендәге лекция 1 сәгать).
Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. “Мокамай” поэмасы. Лиро-эпик жанр - поэма. Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышы. Персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт.Текст: эпиграф, багышлау. (2 сәгать).
Г.Исхакыйныңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Җан Баевич» комедиясе. Драма төренең комедия жанры турында белгәннәрне тулыландыру. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). (2 сәгать).
Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү“Кызыл чәчәкләр” повесте.Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. (2 сәгать).
Чор әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы, аның тарихи сәбәпләре.Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр.(Күзәтү характерында лекция. 1 сәгать).
С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Әнкәй», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә...» шигырьләре. Лирик жанр - күңел лирикасы. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре. (1 сәгать).
Ә.Еникинеңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Әйтелмәгән васыять» хикәясе.Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар. Персонаж, характер, тип. Хикәяләүче, автор образы, автор позициясе. ( 2 сәгать).
Ш.Хөсәеновныңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Әни килде» драмасы. Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләр. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). (2 сәгать).
Г. Сабитовныңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Тәүге соклану», “Ярсулы яз” хикәяләре. Композиция: әсәр кору алымнары. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. (2 сәгать).
М.Мәһдиевнеңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Без кырык беренче ел балалары» повесте. Хикәяләүче, автор образы, автор позициясе. Әсәрнең геройлары. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). (2 сәгать).
М.Галиевның тормыш юлына кыскача күзәтү. “Уйна әле” хикәясе. Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Әдәби әсәрдәге образлылык. Тема, проблема, идея. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. (1сәгать).
Г.Гыйльмановныңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Язмышның туган көне» хикәясе. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. (2 сәгать).
З.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Сәер кыз» драмасы. Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләре. Тема, проблема, идея. Идеал. Сәнгати алымнар һәм стиль. (1 сәгать).
Р.Харисның тормыш юлына кыскача күзәтү. «Сабантуй» поэмасы. Лиро-эпик жанр - поэма. Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышы. Персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр.
(1 сәгать)
Р. Фәйзуллинның тормыш юлына кыскача күзәтү. “Биеклек”, “Туган тел турында бер шигырь” әсәрләре, лирик жанрларны тану күнекмәсен үстерү, лирик герой сыйфатларын билгеләү. (1 сәгать)
Йомгаклау контроль эше (тест) (1 сәгать)
Бәйләнешле сөйләм үстерү – 5 сәгать.
Сочинение язу өчен үрнәк темалар:
- “Минем милләтем – минем горурлыгым”-2 сәгать
- “Бәхет – үз-үзеңә тугры калуда” -1 сәгать
- Акъәби образына характеристика язу- 1сәгать
- “Шинельле һәм шинельсез солдатлар”-1 сәгать
Дәрестән тыш уку өчен – 1 сәгать.
- Г. Исхакый “Кәҗүл читек”.
Яттан өйрәнү өчен әсәрләр.
- “Идегәй” дастаны (өзек).
- Г.Тукай. “Милли моңнар” шигыре.
- Һ. Такташ. “Мокамай” поэмасы (өзек)
- С. Хәким. “Әнкәй” шигыре.
- Р.Фәйзуллин. “Туган тел турында бер шигырь” (өзек).
Искәрмә: 1 нче чиректә 17 сәгать укытылды. Тиеш- 16 сәгать. 2 нче чиректән эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. 27 сәгать ( 27 атна)-1 сәгать =26 сәгать . Барлыгы – 43 сәгать.
Календарь-тематик планлаштыру
7 нче сыйныф татар әдәбияты
Дәреслек: Әдәбият. 7 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 1 кисәк / Д.М. Абдуллина, Л.К. Хисмәтова, Ф.Х. Җәүһәрова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 167 б.;
Әдәбият. 7 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 2 кисәк / Д.М. Абдуллина, Л.К. Хисмәтова, Ф.Х. Җәүһәрова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 191 б..
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Үткәрелгән вакыт | Искәрмә | |
план | факт | ||||
Сәнгать төре буларак әдәбият | 1 | 02.09 | |||
Халык авыз иҗатының бер жанры буларак дастан. | 1 | 07.09 | |||
“Идегәй” дастанының идея-проблематикасы | 1 | 09.09 | |||
“Идегәй” дастанының сәнгатьчә эшләнеше | 1 | 14.09 | |||
ХХ гасыр башында сүз сәнгате | 1 | 16.09 | |||
Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Милләтә”шигыре | 1 | 21.09 | |||
Г.Тукай. “Милли моңнар”шигыре | 1 | 23.09 | |||
Г.Тукай. “Шагыйрь”, “Театр” шигырьләре | 1 | 28.09 | |||
БСҮ. “Милләтем – минем горурлыгым” | 1 | 30.09 | |||
БСҮ. “Милләтем – минем горурлыгым” | 1 | 05.10 | |||
Н.Думавиның тормыш юлы һәм иҗаты. «Яшь ана» хикәясе | 1 | 07.10 | |||
Н.Думави. «Яшь ана» хикәясендә күтәрелгән проблемалар | 1 | 12.10 | |||
Н.Думави. «Яшь ана» хикәясенең сәнгатьчә эшләнеше | 1 | 14.10 | |||
Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. «Акчарлаклар» повесте | 1 | 19.10 | |||
Ш.Камал. «Акчарлаклар» повестеның идея-проблематикасы | 1 | 21.10 | |||
Ш.Камал. «Акчарлаклар» повестеның сәнгатьчә эшләнеше | 1 | 26.10 | |||
1920-1930 нчы еллар әдәбияты
| 1 | 28.10 | |||
18 | Һ.Такташның тормыш юлы, иҗаты. Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге. “Мокамай” поэмасын уку. | 1 | 11.11 | ||
19 | “Мокамай” поэмасын уку, анализлау. Лиро-эпик жанр буларак поэма | 1 | 18.11 | ||
20 | Г.Исхакыйның томыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге. “Җан Баевич” комедиясе | 1 | 25.11 | ||
21 | Г.Исхакыйның “Җан Баевич” комедиясе. Әсәрнең сюжет – композициясе, образлар бирелеше | 1 | 02.12 | ||
22 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Бәхет – үз-үзеңә тугры калуда” темасына сочинение | 1 | 09.12 | ||
23 | Дәрестән тыш уку. Г. Исхакый “Кәҗүл читек” | 1 | 16.12 | ||
24 | Г.Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” повесте | 1 | 23.12 | ||
25 | Г.Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” повестеенда образлар бирелеше | 1 | 13.01 | ||
26 | ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбияты. С.Хәким иҗаты турында белешмә. . “Әнкәй , “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигырьләре. Лирик герой, күңел лирикасы, пейзаж лирикасы, табигать бирелеше. | 1 | 20.01 | ||
27 | Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты. “Әйтелмәгән васыять” хикәясе. Образлар системасы. | 1 | 27.01 | ||
28 | Ә.Еникинең“Әйтелмәгән васыять” хикәясе. Хикәянең төп идеясе, темасы,күтәрелгән проблемалары . Аллегория күренешләре | 1 | 03.02 | ||
29 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Акъәби образына характеристика язу | 1 | 10.02 | ||
30 | Шәриф Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.Драма төре, аның жанрлары һәм үзенчәлекләре.” Әни килде” драмасының темасы, идеясе, проблемасы | 1 | 17.02 | ||
31 | Ш. Хөсәенов “Әни килде” драмасының образлар системасы, әһәмияте | 1 | 24.02 | ||
32 | Г. Сабитовның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау. “Тәүге соклану” хикәясе | 1 | 03.03 | ||
33 | Г. Сабитов “Ярсулы яз” хикәясе. Мәктәп тормышының үзенчәлекле детальләрдә чагылуы. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен, табигатьне бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау.Телнең сурәтлелеге. | 1 | 10.03 | ||
34 | Мөхәммәт Мәһдиевның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү. “Без – кырык беренче ел балалары” повесте. Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. | 1 | 17.03 | ||
35 | Мөхәммәт Мәһдиевның “Без – кырык беренче ел балалары”. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт. «Мин» образы, аның бирелү үзенчәлеге. Персонаж һәм вакыйгаларның нечкә юмор белән сурәтләнеше. | 1 | 24.03 | ||
36 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Шинельле һәм шинельсез солдатлар”. | 07.04 | |||
37 | М.Галиев “Уйна әле” хикәясе | 1 | 14.04 | ||
38 | Галимҗан Гыйльмановның тормыш һәм иҗат юлы “Язмышның туган көне” хикәясе | 1 | 21.04 | ||
39 | Галимҗан Гыйльмановның “Язмышның туган көне” хикәясендә образлар. Әсәрнең сюжеты,аның элементлары, пафосы | 1 | 28.04 | ||
40 | Зөлфәт Хәкимнең тормыш юлы, иҗаты. “Сәер кыз” драмасы | 1 | 05.05 | ||
41 | Ринат Харисның тормыш юлы, иҗаты. “Сабантуй” поэмасы | 1 | 12.05 | ||
42 | Йомгаклау контроль эше | 1 | 19.05 | ||
43 | Равил Фәйзуллинның тормыш юлы, иҗаты. “Туган тел турында бер шигырь» Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.Йомгаклау | 1 | 26.05 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Рус мәктәпләрендә 4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...
10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Эш программасы статусы.Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият пр...