Конспекты уроков.
план-конспект урока (5 класс)
Конспекты уроков
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
och_ul_hikyase_buencha_dres_plany.docx | 21.56 КБ |
syyfatnyn_chagyshtyru_drzhse.docx | 25.15 КБ |
dres_plany.docx | 28.46 КБ |
shhsi_gigiena.docx | 20.34 КБ |
Предварительный просмотр:
Кукмара посёлогыА.М.Булатовисемендәге күппрофильлелицейның югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызының 3 нче сыйныфның рус төркемендә үткәргән дәрес конспекты.
ТЕМА:Дәрдемәнд буенча “Өч ул” хикәясе.
2019нчы ел
Тема: “Өч ул” хикәясе.
Максат: Килеш формаларын кабатлау.
”Өч ул” хикәясе буенча алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту;
Укучыларны тәртипле, акыллы, әдәпле, тырыш, башкаларга карата игътибарлы, олыларга карата ихтирамлы булырга өйрәтү.
Җиһазлау. Дәреслек 3 нче сыйныф Хәйдәрова, карточкалар, мәкальләр, слайдларпрезентация,рәсемнәр,тестлар.
Дәрес планы.
1.Оештыру моменты.
-Барыбызда матур итеп бастык.
-Исәнмесез укучылар, матур, дөрес итеп утырдык.
-Бүген дәрестә кем кизү?(1укучы җавап бирә).
-Ярар дәресебезне башлыйбыз.
2.Фонетик зарядка.
Укучылар, сез авазларны дөрес әйтәсезме, әйдәгез кабатлап китик әле.
Мин сезгә парлап авазлар әйтәм, сез минем арттан кабатлагыз.
а-ә ы-е(е)
у-ү и
о-ө
Булды, молодцы.
Ә хәзер берегез миңа калын сузыкларны гына укып китәр. Әйдә Полина.(а,у,о,ы)
-Молодец, утыр.
-Ә нечкә сузыклар кайсылары микән кем әйтә? Әйдә Ангелина.(ә,ү,ө,е,э,и)
Утыр, дөрес.
Бу авазларны хор белән парлап укыйбыз.
Барыбыз бергә укып карыйк әле.
а-ы-э-о э-ы-ү-у
у-ө-о-ү йа-йә-йу-йү
и-ы-ый-и йы-йэ-ый-э.
3.Актуальләштерү.
Без авазларны кабатладык, ә хәзер узган дәрестә алган белемнәрне кабатлап китәрбез. Бүгенге дәреснең беренче максаты узган дәрестә эшләгән күнегүләрне искә төшерү, кабатлау. Беренче сүзлекне кабатлыйбыз.(үткән дәрес сүзлеген кабатлау, татарча сүзләр слайдта бирелә русча тәрҗемәсен укучылар үзләре әйтергә тиешләр. Дөрес әйтсәләр слайдта рәсеме чыгып бара).
Орлык
Ярты алма
Алма
Алмагач.
Булдырдыгыз.Ә хәзер бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйбыз.( Укучылар һәрберсе җөмлә төзиләр, җөмләләрен укыйлар).
(Дәрес башында сыйныф 2 төркемгә бүленеп утыра.Төркемләп эш алып барыла)
Менә укучылар сез 2 төркем булып утырдыгыз, хәзер мин төркемнәргә биремнәр бирәм.Һәр бирем слайтта күренеп бара.Игътибарлы булыгыз.
Башладык. 1 нче төркем тактага карап биремне укый һәм җавап бирә.(җаваплар слайтта чыгып бара).
1.Тиешле кушымчаны куеп,сорауга туры килгән сүзне әйтергә.
Кемне? Нәрсәне?
(Чәчәк...,өстәл...,бакча...,әти...,малай...,кыз...,рәсемнәре).
2.Сорауларга туры килгән сүзләрне табып әйтергә.(слайд).
Кая? Кайда? Кайдан?
Бакчада,бакчага,бакчадан,кибеткә, кибеттән,кибеттә (слайд).
Бу беренче төркемгә булды, ә хәзер икенче төркемгә биремнәр. Тыңлыйбыз. Башладык.
Бирелгән сүзләргә кушымчалар куярга.Дөреслеген тикшереп барабыз.(слайд)
Әни базар...алмалар сатып алды.
Укучы дәфтәр ....алды һәм укытучы... бирде.
Мин аш....өстәл...куйдым.
Малай ярты алма... өстәл....алды.
Әти орлык...бакча...чәчте.
2 төркем дә бик актив, дөрес эшләдегез, молодцы.
Ял минуты да килеп җитте, ял итеп алабыз.( Физминут).
Дәресне алга таба дәвам итәбез.
4.”Өч ул” хикәясе буенча эш.(Әкиятне искә төшерү өчен укытучы тагын бер тапкыр әкиятне күрсәтә). Һәр укучының алдында хикәя бар.
Үткән дәрестә без сезнең белән бу хикәяне укыдык, бүген тагын карап искә төшердек.Бу хикәяне укыгач бу балаларның нинди тәрбияле, тырыш,әдәпле, яхшы балалар икәнлеген белдек, шулай бит укучылар. Шуннан соң без дә алар кебек булырга дип сүз бирдек.
Искә төшереп китик әле, хикәядә сүз нәрсә турында бара соң?(1 укучы җавап бирә, калганнары тыңлый, текстны ике телдә сөйлиләр).
Молодцы.
2нче бирем.
Найди в тексте предложения, где говорится о том,что:( слайд ярдәмендә).
-Папа принёс с базара три яблока (1 укучы җавап бирә)
-Старший сын взял семена и посадил в огород.(2нче укучы җавап бирә)
-Второй сын съел яблоко и сказал папе спасибо.(3 нче укучы җавап бирә).
-Гали говорит, что половину яблоко он отдал другу, потому что он болеет.(4 нче укучы).
Булды, ә хәзер мин сезгә сораулар бирәм сез дәреслектәге хикәя ярдәмендә җавап бирәсез.( төркемләп эшләү, сорауларһәм җаваплар тактада слайд ярдәмендә чыгып бара).
1 нче төркемгә беренче сорау.
-Иң кечкенә малайның исеме ничек?
2нче төркемгә сорау.
-Әтиләре кайдан өч алма алып кайтты?
1нче төркемгә сорау.
-Алмалар нинди?
2нче төркемгә сорау.
-Олы малай нишләде?
1нче төркемгә сорау.
-Икенче малай нәрсә диде?
2нче төркемгә сорау.
-Гали алманы ашадымы?
1нче төркемгә сорау.
-Гали алманы кемгә бирде? Ни өчен?
2 нче төркемгә сорау.
-Сезгә малайлар ошыймы? Ни өчен?
5. Ял минуты.(күзләрне ял иттерү).
6.Карточкалар белән эш.(күмәкләшеп эшләү).
Ә хәзер карточкалар ярдәмендә бирелгән җөмләләрнең кайсылары текстка туры килмәгәнлеген әйтергә тиеш буласыз. (Төркемләп эшләү).
1нче төркем башлый, шулай дәвам итәбез. Башладык.Укып барабыз , җавап биреп барабыз.(слайд)
1.Әтиләре базардан бик тәмле, татлы өч алма алып кайтты.
2.”Алмаларыгыз кайда?”-дип сорады әтиләре малайлардан.
3.Олы малай алманы ашады, орлыкларын алды һәм бакчага чәчте.
4.Гали алманы ашады, әтигә рәхмәт әйтте.
5. Икенче малай ярты алманы ашады, ә ярты алманы Вәлигә бирде.
Булды, бу биремне тәмамладык.
7.Алдагы биремгә күчәбез.(укучылар берәм-берәм җавап бирәләр).(слайд ярдәмендә)
-У тебя есть яблоко и оно сладкое.
-Ты отдал половину яблоко другу.
-Друг сказал тебе спасибо.
-Твой папа принёс с базара яблоко.
-Ты сказал папе спасибо.
-Ты съел яблоко, а семена посадил в огород.
8 нче биремгә күчәбез.Предложи другу (маме, брату, сестре, и. т. д)
-Вместе сходить на базар ( в магазин)
-Купить на базаре (в магазине) яблоко.
-Вместе кушать яблоко.
-Отдать одно яблоко другу (маме,брату,сестре).
9.Спроси у друга:
-Хочет ли он с табой сходить на базар (в магазин).
-Хочет ли он купить яблоко.
-Хочет ли он делиться с другом.
10. Мәкальләр белән эш.( күмәкләшеп эшлиләр, һәр төркем бирелгән мәкальне укый, мәгънәсен аңлата, 1 минут вакыт бирелә).
11.Алдагы бирем җөмләләрне дәвам итәргә.(слайд ярдәмендә).
Миңа малайлар ошый,чөнки....
Мин дустыма алма бирдем, чөнки....
Миңа дустым алма бирде, шуңа күрә...
Вәли саран түгел, шуңа күрә...
12.Ә хәзер барыбызда “Өч ул” дигән хикәяне ачабыз, 1 кат эчтән генә укып чыгабыз.
Булдымы?
Әйдәгез рольләргә бүлеп укыйбыз.(укытучы укучыларга рольләрне үзе бүлә).
Башладыкмы? Әйдәгез башладык.
Булды, молодцы.
13.Тестлар белән эш.
14.Йомгаклау.
Ярар укучылар дәресебез дә ахырына якынлашып килә. Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Нәрсәсе белән ошады, нәрсәсе белән ошамады?(укучылар җавап бирәләр).
Бүгенге дәрестә барыгыз да бик актив, тырыш булдыгыз, мин барыгызга да 5 леләр куям.
Көндәлекләрегезне ачып билгеләрегезне куегыз.
15.Өй эше бирү.
Дәрескә карата мәкальләр язып килергә.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениясе
«Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”
Тема: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.
Үткәрде: югары
квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызы
2019ел
Тема: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.
Максат: Сыйфат сүз төркеме турында укучыларның белемнәрен ныгыту;
Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчалары белән таныштыру;
Укчыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: презентация,карточкалар, кроссворд.
Сингапур структуралары: Конэрс, Таймд-Пэа-Шэа, Раунд-Робин, Куиз-Куиз-Трейд, Намбэ-Ап.
Дәрес планы.
I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1.Дәресне оештыру моменты.
-Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды.
-Исәнмесез укучылар.
-Ә хәзер җилкәдәш партнёрларыгыз белән, аннары кара-каршы партнёрларыгыз белән исәнләшегез.
-Рәхмәт, тыныч кына утырыгыз.
II.Уку мәсьәләсен кую.
1.Дәрес максатын сораулар ярдәмендә ачыклау;
2.Проблема кую.
Укучылар, дәресне башладык. Мин сезгә кроссворд әзерләдем. Кроссвордны чишә башлаганчы, әйтегез әле нәрсә соң ул кроссворд?
-Кем җавап бирергә тели?
-Әйдә Булат, җавап биреп кара әле.(Кроссворд ул-табышмакларның җавапларын дөрес итеп чишү. Разгадать правильно загадки).
-Бик дөрес,рәхмәт утыр.
Ә хәзер мин сезгә табышмакларны укыйм, сез җавап бирерсез.Әзерме? Башладык.
1.Аягы юк,кулы юк.
Ишек ачуга өй эченә йөгерә.
Бу ни була,кем белә? ( Суык)
Арина. Тәрҗемәсе ничек була? (перевод как?-холод)
Килешәсезме?
2нче табышмакны тыңлыйбыз.
2.Җәен дә,кышын да ямь-яшел.(Чыршы)
Булатның җавабы белән килешәсезме?(Әйе. Ә тәрҗемәсе ничек?ёлка)
3нче табышмакны тыңлыйбыз.
3.Агач башында көмеш алка. ( Ай)
Альбинаның җавабы белән килешәсезме?(Тәрҗемәсен кем әйтә? Луна)
4. Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)
Саматның җавабы белән килешәсезме?(Тәрҗемәсен кем әйтә?листья)
5.Ашамый, эчми,
Көне – төне эшли. (Сәгать)
Азалиянең җавабы белән килешәсезме?(Тәрҗемәсен кем әйтә? Часы)
6.Өй эчендә базым бар,
Баз эчендә бозым бар.
Керер идем – сыялмыйм ,
Бозларында шуалмыйм. (Суыткыч)
Слайд1
Эльвираның җавабы белән килешәсезме?(Тәрҗемәсен кем әйтә? Холодильник). Игътибар белән карагыз әле нинди сүз килеп чыкты?(Сыйфат). Без сезнең белән бүген сыйфат темасын үтүне дәвам итәрбез.
С | у | ы | к | |||
Ч | Ы | Р | Ш | Ы | ||
А | Й | |||||
Я | Ф | Р | А | К | ||
С | Ә | Г | А | Т | Ь | |
С | У | Ы | Т | К | Ы | Ч |
Слайд2
Ә хәзер игътибар белән экранга карагыз әле.Сез анда кагыйдә күрәсез. Кагыйдәне укып чыгыгыз. Самат укып чык әле.
Сыйфат предметны белдерә. Кем? Нәрсә? соравына җавап бирә.
Бик яхшы. Ә сез бу кагыйдә белән килешәсезме?(10 секунд вакыт бирелә, уйлагыз).
Вакыт бетте. Игътибар!(кулларны күтәрәләр, төшерәләр).
Кем җавап бирергә тели?
Булат, килешмим. Ни өчен килешмисең?
Чөнки, сыйфат предметның билгесен белдерә, Нинди? Кайсы?сорауларына җавап бирә.
Булатның җавабы белән килешәсезме?(Вы согласны с ответом Булата).
-Әйе.Слайд 3
Ә хәзер барыгызда экранга карагыз әле,Булат дөрес җавап биргәнме?. Әйе.
Ә беренче кагыйдә турында нәрсә әйтә аласыз?нинди сүз төркеме турында әйтелә микән?(исем)
Без сезнең белән сыйфат турында алга таба да күп нәрсәләр беләчәкбез.Игътибарлы булыгыз.
Слайд 4
Барыбызда экранга карыйбыз.Сез монда нәрсәләр күрәсез? (сыйфатлар).Бик дөрес.(На экране вы видете прилагательные).
Эльвира укып кит әле.
Кызыл, кызылрак, җылы,җылырак, күңелле, күңеллерәк, якты, яктырак, матур, матуррак, тәмле, тәмлерәк, баллы, баллырак.
Булды, утыр. Хәзер сез миңа гади дәрәҗәдәге сыйфатларны табып, әйтергә тиеш буласыз. Моның өчен сезгә уйларга 10 секунд вакыт бирәм.
Башладык. Вакыт бетте. Игътибар!
1нче өстәлдәге 2нче номер астындагы партнёр җавап биреп карасын әле. Сез аның белән килешәсезме?(Вы согласны?)
-Бик яхшы. Ә калган сыйфатларның нинди дәрәҗәдә килүен соңрак белербез.
Гади дәрәҗәдәге сыйфатларны тәрҗемә итеп карыйк әле. Бу эшне группада эшлибез. Һәр өстәлдән 1нче номер астындагы партнёр башлый. Ул беренче сүзне укый да тәрҗемә итә, 2нче номер астындагы партнёр 2 нче сүзне укый да тәрҗемә итә. .. шулай беткәнче дәвам итәсез.(30 секунд вакыт бирелә).
Башладык.
Вакыт бетте. Игътибар.
-Ә хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эшен язып куегыз әле.Экрандагы сүзләрне күчереп алыгыз.
Булдымы? Бик яхшы.
Әйдәгез әле кайбер предметларның билгеләрен әйтеп карыйк әле.
Бу ручка матур, ә бусы матуррак.
Бу гөл яшел, ә бусы яшелрәк.
Альбинаның чәче озын, Азалиянеке озынрак.
Саматның сумкасы зур, Давидныкы зуррак.
Кем әйтә, без бу предметларны нишләттек?(Чагыштырдык).
Бик дөрес, укучылар.
Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез микән?
-Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе турында.Бик дөрес укучылар. Менә без сезнең белән бүгенге дәреснең темасын китереп чыгардык.(Экранда күрсәт). Слайд 5
Ә хәзер алда язган сыйфатларны карап китик әле, без гади дәрәҗәдәге сыйфатларны таптык,ә калганнарын соңрак дидек, димәк нинди дәрәҗәдәге сыйфатлар булды инде?(чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар).
Хәзер безгә нәтиҗә чыгарырга кирәк. Без нинди нәтиҗә чыгарырбыз микән. Яхшылап уйлагыз, ничек чагыштырдык, нәрсәләр ярдәмендә чагыштырдык? (10 секунд)?(Какой сделаем вывод?).
Кем әйтеп карыйм ди. Әйдә Самат әйтеп кара әле.
-Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе –рак/-рәк кушымчалары ярдәмендә ясала. Дәреслек-39бит.
Укучылар , Саматның фикере белән килешәсезме? Әйе.
Рәхмәт Самат утыр.
Мин сезнең алдыгызга карточкалар куйдым, һәрберегез берәр карточка алыгыз, укыгыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Карточкада сүзләр язылган (на карточках написаны слова), сез ул сүзнең нинди дәрәҗәдә булуын белергә тиеш. Монда гади һәм чагыштыру дәрәҗәләре дигән язулар күрәсез. Әкрен генә торыгыз, урындыкларыгызны этеп куегыз да үзегезнең сүзегез кайсы дәрәҗәгә туры килә, шул язу янына барып басыгыз. Ә хәзер үзегезгә пар табыгыз, аңа “биш” бирегез (найдите себе пару, и дайте “пять”) Булдымы?.
Сезнең һәрберегездә 1 сыйфат язылган карточка, сез яңадан шуңа 4 сүз уйларга тиеш буласыз.Барлыгы 5 сүз булырга тиеш.Моның өчен сезгә 15шәр секунд вакыт бирелә.Эшне озынрак укучы башлый.Мин вакыт бетте дигәч, икенче укучы үзенең җавабын әйтә башлый.
Аңладыгызмы? Башладык. (1-2 укучыдан сорау). Самат сиңа Давид нинди сыйфатлар әйтте? Килешәсезме укучылар? (әйе, булса кул чабалар). Бик яхшы укучылар, әкрен генә урыннарыгызга утырыгыз.
Эшне группаларда дәвам итәбез.(работу продолжаем в группах).Ә хәзер исегезгә төшерегез әле, сезгә партнёрларыгыз нинди сыйфатлар әйткәннәр иде.(10 секунд)
(1нче номерлы укучы иптәшеннән ишеткән сыйфатларны 2нче номер астындагы партнёрга, 2нче номер астындагы партнёр 3нче номер астындагы партнёрга............ әйтеп чыгасыз.)(1минут вакыт бирелә).(1-2 укучыдан әйттерү).
Слайд 6
Игътибар белән экранга карагыз әле. Анда нәрсәләр язылган? (Сыйфатлар). Самат укып кит әле. (Акыллы, яшел, матур, кызыл, кечкенә, чиста). Булды, рәхмәт.
Әйдәгез бу сүзләрне тәрҗемә итеп карагыз әле. Булдымы.
Ә хәзер дөрес тәрҗемә иткәнсез микән экранга карап тикшерегез. Слайд 7
Сыйфатлар нинди дәрәҗәдә бирелгән? (гади). Ә хәзер гади дәрәҗәдәге сыйфатларны нинди дәрәҗәгә куярга кирәк?(чагыштыру). (10 секунд).
Тикшереп чыгыйк әле. Әйдә Самат беренче сыйфатны укы да чагыштыру дәрәҗәсенә куй. Булдырдың, рәхмәт. Алга таба шулай дәвам итәбез.
Һәрберегез чагыштыру дәрәҗәсенә куйган 2 сыйфатны сайлагыз да, җөмлә төзеп карагыз. (10 секунд вакыт бирелә) Башладык. Вакыт бетте. Төзегән җөмләләрегезне җилкәдәш партнёрларыгыз белән уртаклашыгыз. Апартнёры башлый. 1-2 укучы үзенең җөмләләрен безгә дә укып китсен әле.
Полина җөмләсен дөрес төзегәнме?
Яхшы, без ничек җавап бирәбез “Бик яхшы”.
Слайд 8
Дәреслек белән дә эшләп алыйк әле. Дәреслекнең 68нче битен ачып, 2нче күнегүне табыгыз. Биремен Эмиль укы. Күнегүне язмача эшлибез. Экранда үрнәк бирелгән, шул үрнәк буенча язарга кирәк.Үрнәкне Азалия укып чык әле. Эшли башладык.
Дөреслеген тикшереп чыгабыз.
Мин сезнең өстәлләрегезгә карточкалар куеп чыктым.(Куиз-Куиз-Трейд). Һәрберегез берәр карточка алыгыз, карточкаларда җөмләләр язылган,аста, бөкләнгән өлешендә җавабы язылган, укыгыз, башкаларга күрсәтмәгез.Бирелгән җөмләдән сыйфатны табасыз, чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйтергә тиеш буласыз.Әкрен генә урыннарыгыздан торыгыз, урындыкларны этеп куегыз, үзегезгә пар табыгыз, аңа “биш” бирегез. Озынрак укучы башлый. Ул укы бетергәч, икенче партнёр үз җөмләсен укый сыйфатны таба, җавап биреп бетергәч карточкаларны алмаштырасыз яңадан үзегезгә пар эзлисез.Барлыгы 3 партнёр белән алмашырга тиеш буласыз.Моның өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә.
Башладык. Вакыт бетте. Бер- берегезгә рәхмәт әйтеп, әкрен генә урыннарыгызга утырыгыз.
Слайд 9
Сезнең алда сүзтезмәләр язылган битләр бар.Сез шул сүзтезмәләрне җәяләрнен ачып, тәрҗемә итәргә тиеш буласыз.(группаларда эшләү).
1нче сан астындагы партнёр 2нче сан астындагы партнёрга 1нче сүзне укый да тәрҗемә итә,аннары 2нче сан астындагы партнёр 3нче сан астындагы..... шулай беткәнче дәвам итәбез.
-Беттеме? Ә хәзер тикшереп китәбез. (Берничә укучыдан сорала). Экранга крап дөреслеген тикшерү. Слайд 10
Бирелгән сүзтезмәләрдән сыйфатларны табасыз.(10 секунд)
Вакыт бетте.Арина сыйфатларны укып кит әле.
Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куегыз.(10 секунд).
Нинди кушымалар ярдәмендә чагыштыру дәрәҗәсенә куябыз әле? Кем әйтә?
Рак/-рәк кушымчасы ялганган сыйфатлар сыйфатның нинди дәрәҗәсе булалар?(сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе).
Тикшереп китик әле.
Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп чыктыгыз, хәзер шул сыйфатларны кулланып җөмләләр төзисез, кем күбрәк җөмлә төзи ала. Мин сезгә 5 минут вакыт бирәм.
Башладык. Вакыт бетте.
Әкрен генә дәфтәрләрегезне җыегыз да миңа тапшырыгыз.Мин бүгенге дәрескә билгеләрне шушы эшләрегезгә карап куям. Дәрестә барыгызда бик актив катнаштыгыз.
Вакыт калса, 39бит 2нче күнегү, Намбэ Ап-мин сүзләр әйтәм, сыйфатлар булса басалар, башка исемнәр булса утырып торалар.)
V.Өй эше бирү.(Экран)
-44бит,3нче күнегү язарга. (укытучы аңлата).
VI.Рефлексия. Слайд 11
Ә хәзер дәрескә нәтиҗә ясап китик әле.
-Сез бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндегез?
-Нәрсә белдегез?
Сезгә нәрсә ошады?
Сезнең өстәлләрегездә 3 төстә карточкалар бар. Слайд 12.
-Әгәрдә сез дәресне аңладым, миңа дәрес ошады дип уйласагыз яшел төсне аласыз;
-Әгәрдә дәресне аңладым, ләкин сораулар калды дип уйласагыз сары төсне аласыз;
-Бөтенләй бернәрсә дә аңламадым дип уйласагыз кызыл төсне алыгыз.
Слайд 13.
Кемнәр яшел төстәге карточканы сайлады, алар яшел конверттан өй эшен алалар;
Кемнәр сары төстәге карточканы сайлады, алар сары конверттан өй эшен алалар;
Кемнәр кызыл төстәге карточканы сайлады, алар кызыл конверттан өй эшен алалар;
Беренче яшел карточка сайлаган укучылар килеп өй эшен алалар.
Икенче сары карточка сайлаган укучылар өй эшен алалар
Өченче кызыл карточка сайлаган укучылар өй эшен алалар.
Предварительный просмотр:
Кукмара посёлогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызының дәрес конспекты.
Дәреснең темасы:
Минем дүрт аяклы дусларым.
Рөстәм Мингалим “Дөньяда бер эт бар иде”шигыре.
2019 нче ел
Тема:Дүрт аяклы дусларыбыз.Рөстәм Мингалим “Дөняда бер эт бар иде” шигыре.
Максат:
Белем бирү: тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү һәм грамматик структураларны ныгыту;
Тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү.
Фикер сәләтен үстерү:логик фикерләү сәләтен үстерү;мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү; танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
Тәрбияви: Хайваннарга ихтирам,шәфкатьлелек, кайгыртучанлык, мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация,карточкалар, рәсемнәр,дәреслек, сүзләр, сораулар.
Сингапур структуралары:
Дәрес планы.
I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1.Дәресне оештыру моменты.
- Исәнмесез! Хәерле иртә укучылар!
Әйдәгез әле кара каршы булган иптәшләрегез белән исәнләшегез, аларга карап елмаегыз, хәерле иртәләр теләгез, ә хәзер җилкәдәш иптәшләрегез белән исәнләшегез аларга да елмаеп, хәерле иртәләр теләгез. Булдымы? Әкрен генә утырыгыз.
Сезнең парталарыгызда кояш һәм болыт рәсемнәре бар. Кайсысы сезгә ошый шуны сайлагыз.(Кояш).Әлбәттә, чөнки ул нурлы, елмая. Сезнең дә кояшныкы кебек кәефегез күтәренке дип уйлыйм, һәм шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрербез.
- Ә хәзер без сезнең белән “сорау-җавап” уенын уйнап алырбыз. Бу уенны төркемнәрдә эшләрбез. (менә сез ике төркем).Сезнең өстәлләрегездә 1нче номерлы конвертлар бар, шул конвертларда сораулар язылган. Беренче төркемнең беренче номер астындагы укучы конвертны ачып сорауны алып икенче төркемдәге 1нче номер астындагы укучыга укый, 1нче номер астындагы укучы җавап бирә. Аннары 2нче төркемдәге 2нче номер астындагы укучы 1нче төркемдәге 2нче номер астындагы укучыга бирә,2нче номер астындагы укучы җавап бирә. Алга таба шулай дәвам итәбез.
1.Хәзер елның нинди фасылы?
2.Хәзер нинди ай?
3.Бүген ничәнче число?
4.Атнаның кайсы көне?
5.Атнаның ничәнче көне?
6.Бүген көн җылымы?
7.Хәзер яңгыр явамы?
8.Хәзер кар явамы?
9.Көн болытлымы, кояшлымы?
10.Тамчы тамамы?Тамчы кайдан тама?
- Рәхмәт, утырыгыз. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.
II.Уку мәсьәләсен кую.
1.Дәрес максатын сораулар ярдәмендә ачыклау;
2.Проблема кую.
Экранга карагыз әле,(слайд) анда шигырь бирелгән шигырьне укырга әзерләнегез.
-“Маэмай” – нәрсә ул?
-Шигырьнең авторы кем?икәнлеген әйтергә тиеш буласыз.
Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә.
Муса Җәлил.(слайд)Укып чыктыгызмы?Я кем әйтергә тели минем сорауларга җавапны?(Әйдә Булат. Дөресме , килешәсезме? Бик яхшы.
- Ни өчен без дәресне бу шигырь белән башладык дип уйлыйсыз? (чөнки, без бүген дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләшәчәкбез).
Ә хәзер игътибар белән мине тыңлагыз, мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавап бирергә әзерләнеп утырыгыз.Башладык.
1.Үзе йомшак, өйдә яши
Мыр-мыр килеп йөри ул,
Тәмле ашарга ярата
Я,нәрсә ул, кем әйтә? (песи). Бик дөрес.
2нче табышмакны тыңлагыз.
Ул кешенең чын дусты,
Тиз ишетә тавышны,
Яхшы сизә исләрне,
Өйгә кертми читләрне. (Эт)
Яхшы,булдырдыгыз.
-Дүрт аяклы дусларыбызга нәрсәләр керә соң?(песиләр, этлэр).Песиләр, этләр турында нәрсәләр әйтә аласыз. Нинди токымлы(порода) этләр , песиләр бар?
Яхшы, молодцы.
Өстәлләрегездә һәрберегезгә 2 нче номерлы конвертлар бар аның эчендә рәсемнәр бар, ләкин ул рәсемнәр киселгән, сезгә шулардан тулы бер рәсем чыгарырга кирәк. Рәсемнәрне А4 битләренә ябыштырып тактага эләргә тиеш буласыз.Моның өчен сезгә 2 минут вакыт бирәм. Башладык.Булдырдыгыз, молодцы.
Ә хәзер игътибар белән тактага карагыз әле,(слайд) сезгә монда ситуатив күнегүләр бирелгән.Бу күнегүләрне җилкәдәш иптәшләрегез белән эшлисез.Сезгә уйларга 10сек.вакыт бирелә.Башладык.Ә хәзер 2 минут вакыт бирәм, шул вакыт эчендә җилкәдәш иптәшләрегез белән эшләгез. Киттек. Вакыт бетте берничәгездән сорап китик әле. Әйдә 2нче өстәл 2,4 нче номер астындагы укучылар җавап биреп карасыннар.Дөресме укучылар, килешәсезме бик яхшы булдырдыгыз. (шулай дәвам ителә)
-Спроси у друга, есть ли у него собака и что собака любит; (Булат, синең этең бармы? Ул нәрсә ярата?)
-Узнай у друга встречает ли его собака из школы;(Синең этең мәктәптән каршы аламы?)
-Скажи что у тебя есть собака (кошка) и она любит играть с мячом; (Минем этем (песием) бар, ул туп белән уйнарга ярата.)
-Спроси у друга, умеет ли его собака подавать лапу;(Данил, синең этең тәпиен бирәме?)
-Спросите у гостей, есть ли у них собаки и как их зовут? ( Сезнең этегез бармы? Аның кушаматы ничек?)
Дәресебезне алга таба дәвам итәбез.Барыгызда экранга карагыз әле.(слайд)Монда 2 рәсем бирелә(песи һәм эт).Шулар янында җөмләләр язылган.Шул җөмләләрнең кайсы рәсемгә туры килгәнен әйтергә кирәк. (10 сек.вакыт уйлар өчен).Вакыт бетте , ә хәзер җавапларыгызны кара каршы утыручы иптәшләрегезгә әйтергә тиеш буласыз.2нче 4нче номер астындагы укучылар башлый.Булдымы. Бик яхшы. Безнең дә дөрес җавапны беләсе килә, кемнең җавап бирәсе килә?Димәк укучылар без бүген дәрестә нишләргә өйрәнәчәкбез? Этләр, песиләр турында, аларны ничек тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләшәчәкбез.
- Бүгенге дәреснең темасы Рөстәм Мингалимнең “Дөньяда бер эт бар иде”шигыре.(слайд)
Ә хәзер дәреслек белән эшлибез. Дәреслегегезнең 37нче битен ачыгыз, шигырьне табыгыз.
Шигырь белән танышканчы безгә очрый торган яңа сүзләр белән танышып китәргә кирәк.Игътибар белән тактага карагыз әле.(слайд)Бирелгән сүзләрне берәм-берәм укыйбыз.
Бар иде---была
Шәһәр чите—окраина города
Дөньяда– в мире
Бер мәлне– однажды
Тап—пятно
Адаштырды—оставил блуждать
Чак кына– здесь:маленькое
Төш--сон
Булдырдыгыз.Ә хәзер 1-2 се җөмләләр төзеп карыйк әле. Булды, шигырьне игътибар белән 1 кат үзегез укып чыгыгыз .Булдымы?Бик яхшы. Әйдә әле Алинә кычкырып матур итеп укып чык әле. Руслан укып кара.Бик яхшы.Утыр.
Ә хәзер сорауларга җавап бирергә кирәк, ләкин сораулар әзер түгел.Сорауларны һәр өстәл төркемнәрдә әзерли.10секунд вакыт сезгә, уйлыйбыз.Булды, мин сезгә 5минут вакыт бирәм, шушы вакыт эчендә күпме сорау әзерли аласыз. Башладык. Вакыт бетте. Һәр өстәл 1әр сорау укый калганнарыгыз җавап бирергә әзерләнеп утыра.Әгәр дә сорауларыгыз кабатлана икән ул соравыгызны бирмисез, икенчесен бирергә әзерләнеп торасыз. Аңлашылдымы. Башладык. Кайсы өстәл беренче башлый? Әйдә 3нче өстәл.Булдырдыгыз. Әйдәгез һәрберегез бер берегезгә “бик яхшы” дип әйтегез.
Эшебезне төркемнәрдә дәвам итәбез.Өстәлләрегездә 3нче номерлы конверт бар, шуннан биремне алып укыгыз.Биремне Айнур укып кит әле.
Бирем: Җөмләләрне шигырь тәртибендә урнаштырыгыз.Эчтәлекне сөйләп карагыз.Дәреслектәге шигырьгә таянып эшләргә тиеш буласыз.
-Хәзер сез нишлисез? (Кем әйтә).Какая у вас задача? Җөмләләрне шигырь тәртибендә урнаштырабыз.Эчтәлеген сөйләп карыйбыз. (Бик дөрес). Сезгә моның өчен 5 минут вакыт бирелә.Вакыт беткәч Башладык.
1.Бер малайның кечкенә эте бар иде. 2.Аның маңгаенда кара тап бар иде. 3.Малай этне ярата, ашата иде. 4.Эт матур, кечкенә, йомшак,ак иде. 5.Малай этне шәһәр читенә илтте. 6.Бервакыт ул этне яратмый башлады, ашатмый да башлады. 7.Эт малайга:”Ашыйсым килә, кайттым!”-диде. 8.Малай этне төшендә күрде.
Бер-берегезне игътибар белән тыңлагыз.Вакыт бетте , һәр өстәлдән берәр укучы үзләренең язганнары белән таныштырып китсен әле.
ФИЗМИНУТ .
(Бер укучы эт маскасы киеп төрле хәрәкәтләр ясый, башка укчылар аның артыннан кабатлыйлар. (музыка куела).
Булды ял итеп алдык, әкрен генә урыннарыгызга утырыгыз. Алга таба эшне дәвам итәбез.
Дәреслекнең 39битне ачыгыз әле.2нче күнегүне табыгыз.Полина биремен укы. Сезгә шигырьдән шушы раслауның кайсысы дөрес икәнлеген табарга кирәк була.Игътибарлы булуыгыз сорала. Бу эшне төркемнәрдә эшлибез. 10 секунд вакыт бирәм уйларга.Булды. Мин 2 минут вакыт бирәм, шул вакыт эчендә эшләп бетерергә тиеш буласыз.Вакыт бетте. Җавапларыгызны .....структурасы аша бер берегезгә әйтеп чыгыгыз.Айсылу беренче раслауны Лилиягә укый, Лилия Юлианага ...шулай дәвам итәсез.Башладык.Кайсы өстәл бетерә кулларыгызны күтәрегез.Җавапларыгызны безнең дә ишетәсебез килә бит 2нче өстәл 4нче номер астындагы укучы җавап биреп карасын әле. Дөресме җавабы, килешәсезме.Шулай дәвам итәбез....Булды укучылар , әйдәгезәле, без нәрсә дибез Бик яхшы!
Алга таба киттек.
Сезнең алда А4 битләре бар, 3нче номер астындагы укучы шул битне ала да 4кә бүлеп иптәшләренә бирә.Барыгызда да битләр бармы?Шул битләргә слайдта бирелгән сорауларга җавап язасыз.- «Дөньяда бер эт бар иде» шигыре буенча.
Эт нинди? _______________
Маңгаенда нинди тап бар?______________
Хуҗасы кем? _____________________
Ничек тәрбияли?_______________________
Бервакыт хуҗасы нишли?_______________
Шуннан соң хуҗасы нәрсә күрә?_________
Малай яхшы эшләдеме?_______________
Моның өчен сезгә 2 минут вакыт җитәме?Яхшы, башладык. Ә хәзер эшләрегезне җилкәдәш иптәшләрегез белән алыштырыгыз, дөрес эшләгәнсезме юкмы икәнлегегезне экранга карап тикшерегез.Кемнәрнең бер дә хаталары юк.Бик яхшы.
Маңгаенда кара тап бар.
Хуҗасы шаян малай.
Ярата, ашата.
Яратмый, ашатмый, адаштыра.
Төш күрә.
Юк.
Алга таба дәвам итәбез.Ситуатив күнегүләр эшләп алабыз.Игътибар белән слайдка карагыз әле.
Анда сораулар бирелгән, шул сорауларга җавап бирергә кирәк.Иң элек бирелгән сорауларны тәрҗемә итәбез. Айнур беренчесен укып кит әле.Ә хәзер Айсылудан сора.(шулай дәвам итәбез).
Ты любишь собак?
Ты любишь кошек?
У тебя есть собака?
У тебя есть кошка?
Как его(её) зовут?
Өстәлләрегездә 4нче номерлы конвертлар бар, шуны 3 нче номер астындагы укучы ала һәм барыгызга тарата, сез аны миңа 2 минут вакыт эчендә эшләп бирергә тиеш буласыз. Башладык.
5нче номерлы конвертларны 4нче номер астындагы укучы ала, шундагы хәрефләрне өстәлгә тарата, һәм шул хәрефләрдән җөмлә төзергә тиеш буласыз. Ләкин нинди җәмлә икәнлеген әйтмим. Төркемләп эшлибез. Кайсы төркем югалган җөмләне тизрәк таба.Башладык!!!!
VI.Рефлексия.
Ә хәзер дәрескә нәтиҗә ясап китик әле.
-Сез бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндегез?
-Нәрсә белдегез?
Сезгә нәрсә ошады?
- Кто встретил трудности? В чем? Почему?
Сезнең өстәлләрегездә 3 төстә карточкалар бар.
-Әгәрдә сез дәресне аңладым, яхшы эшләдем дип уйласагыз яшел төсне аласыз;
-Әгәрдә дәресне аңладым, ләкин аз эшләдем дип уйласагыз сары төсне аласыз;
-Бөтенләй бернәрсә дә аңламадым,эшләмәдем дип уйласагыз кызыл төсне алыгыз.
ӨЙ ЭШЕ
Кемнәр яшел төсне сайладылар өй эшен язып аласыз,кемнәр сары төсне сайлады алар өй эшен язып алалар, ә кемнәр кызыл төсне сайлады алар үзләренә тиешле өй эшен язып алалар.Булдымы, барыгызда үзегезгә тиешле өй эшләрегезне язып алдыгызмы? Молодцы.
1.Яшел – Этегез турында, яки берәр токым турында презентация ясарга.
2.Сары –40бит,4нче күнегү: Хикәя язарга.
3.Кызыл – Шигырьне сәнгатьле укырга.
- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениясе
«Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”
Тема: Шәхси гигиена предметлары.
Үткәрде:югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызы
2019 ел
Тема: Шәхси гигиена предметлары
Дәреснең тибы: Лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе.
Максат. Дидактик максат. 1.”Шәхси гигиена” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә калыпларын сөйләмдә куллануны оештыру.
2. Тартымлы исемнәрне дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм оештыру; алган күнекмәләрне активлаштыру.
3. Шәхси гигиена предметларының нинди икәнен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белергә өйрәтү.
Үстереш максаты. 1. Кирәкле мәгълүматны сайлап алырга өйрәтү. 2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү. 3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.
Тәрбияви максат: укучыларда чисталык, пөхтәлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау: уен өчен карточкалар, билгеләү өчен таблицалар, мультимедиа, презентация.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
1. – Исәнмесез,укучылар!
- Исәнмесез!
- Хәерле көннәр сезгә!
- Хәерле көн!
- Укучылар, безгәбүгенкунакларкилгән. Әйдәгезаларга да “Хәерлекөн” телибез.
- Хәерлекөн, кунаклар!
2. – Утырыгыз. Укучылар, сездәрескәәзерме? (Әйе)
- Кәефләрегезничек? (Яхшы)
II Дежурукучыбеләнәңгәмә.
- Сыйныфта кем дежур?
- Бүгенсыйныфта мин дежур. Бүгенурамдаҗылы, кар яумый, җилисә, кояшюк. Бүген 3нче декабрь, пәнҗешәмбе.
III. Аудирование.
- У вас на столах есть лист оценивания. После каждой проделанной работы вы оцениваете себя и рисуете напротив задания кружок определенного цвета. Красный, если у вас все получилось, синий, если все получилось, но были затруднения, желтый, если вам нужна была помощь.
а) Прослушайте и укажите слова с мягкими гласными звуками.
Йомшак, сабын, кечкенә, сөлге, кул, көндез, иртән, белән, теш, пөхтә.
ә) Прослушайте и повторите эти слова, добавляя к каждому из них слова минем, синең, аның.
Бит, чәч, теш, кул, аяк, сөлге.
- Оцените себя и нарисуйте кружок напротив задания №1.
IV. Алганбелемнәрнеактуальләштерү.
- Балалар, мин сезгәтабышмакларәйтәм, ә сезаларгаҗаваптабыгыз. (1 слайд)
1) Гладко и душисто,
Моет очень чисто,
Нужно, чтоб у каждого было.
Что это? (Мыло - сабын)
- А кто-нибудь знает, как по-татарски будет мыло?
2) После бани помогаю,
промокаю, вытираю.
Пушистое, махровое,
чистое, новое. (Полотенце-сөлге)
-А как по татарски будет полотенце?
3) Возле зеркала на полке
Поселился хитрый ёж.
С ним расчешешь куклу
Катю и косичку заплетёшь.
Станет модною причёска,
Если трудится... (Расческа- тарак)
- А расческа?
4) Мои зубы все белей
Раз за разом веселей
Она чистит зубы чётко
У меня... (Зубная щётка- теш щеткасы)
- А как по-татарски будет зубная щетка?
V. Төпөлеш.
- Укучылар, сабын, сөлге, теш щеткасы, теш пастасы, тараксүзләреннәрсәберләштерә (объединяет)?
- (Чисталык)
Тактаныңуртасына “чисталык” карточкасыэленә.
- Димәк, без бүгендәрестәнәрсәтурындасөйләшәбез?
- (Чисталык, гигиена турында)
- Что мы должны сделать, чтобы изучить тему урока?
- ( Познакомиться с новыми словами)
- У вас на столах листы бумаги, один из вас пишет на листе слово по теме нашего урока, передает лист следующему, который добавляет свое слово и т.д. Слова не должны повторяться. На эту работу вам отводится 1 минута. (РАУНД ТЭЙБЛ структурасынкуллану.)
- Данил, Амир, Рузаль, басыгыз, беренчеязылгансүзләрегезне әйтегез. Сезаларныдөресяздыгызмы? (Тактагадөреситепязам.)
(Шулайукбашкаларныңсүзләрентикшерәбез.)
- Оцените себя: нарисуйте кружок определенного цвета напротив задания №2.
VI. Сүзлекэше.
- Мин сезгәяңасүзләртәкъдимитәм. Сүзлекдәфтәрләрегезнеачыгыз. Бусүзләрнеязыпалыйк.
Чисталык - чистота
Сөлге- полотенце
Тарак - расческа
Сабын - мыло
Теш щеткасы – зубная щетка
Йомшак - мягкий
Юынам - умываюсь
Теш чистартам – зубы чищу
Чәчтарыйм – волосы расчесываю
Бит сөртәм – лицо вытираю
VII. Яңасүзләрнеңәйтелешеөстендәэш:
- сүзләрукытучыартыннан хор беләнкабатланыла;
- төрле интонация беләнрәтләрбуенчакабатланыла.
VIII. Физминут.
IХ. Ситуативкүнегүләр.
- Мы узнали новые слова, а теперь будем учиться употреблять их в своей речи.
- Данил, синсабын (сөлге, тарак) беләннишлисең ?
(Мин сабынбеләнкулюам. Мин таракбеләнчәчтарыйм. Мин теш щеткасыбелән теш чистартам. Мин сөлгебелән бит сөртәм.)
(Җөмләләрнебалалардәфтәрләренәязалар)
- Ә сезнеңшәхси гигиена әйберләре бармы? (Әйе)
а) I, II заттартымкушымчаларыбеләнэш:
-минем сабыным;
- минем сабынымзәңгәр;
- минем сабыным бар.
ә) Диалог (төркемнәрдәсөйләшү):
-Алена, синеңсөлгең бармы?
-Әйе, бар.
- Улнинди?
- Улйомшак.
- Оцените себя: нарисуйте кружок определенного цвета напротив задания №3.
X. Ныгыту. Уен.
- Һәрөстәлгә мин карточкалартаратам, сездөреситепҗөмләләртөзәргәтиешсез.
Җөмләләр: Мин теш чистартам.
Мин битнеюам.
Мин чәчтарыйм.
Мин кулюам.
Мин чисталыкяратам.
-- Оцените себя: нарисуйте кружок определенного цвета напротив задания №4. Подведите итог: какую оценку вы себе поставите за работу на уроке?
XI. Йомгаклау. Рефлексия.
- Укучылар, безнең тема ниндииде?
- Без ниндияңасүзләрбелдек?
- Ниндиҗөмләләртөзедек?
XII. “Юындыр” мультфильмыннанөзеккарау.
- Укучылар, димәк, безгә ни өченсабын, сөлге, тараккирәк?
(Чиста, пөхтәбулырөчен)
- Ә ни өчен чиста, пөхтәбулыргакирәк?
( укучыларүзфикерләренәйтәләр)
- Бикяхшы. Сезбүгендәрестәбик актив эшләдегез. Барыгызга да рәхмәт .
XIII. Өйэше.
- Ә хәзеркөндәлекләрнеачыгыз. Шимбәкөненәөйэшенязыгыз: 1 нчеөстәл - эшдәфтәре 26 бит, №1, 2; 2 нчеөстәл – яңасүзләрбелән текст языпкилергә; 3 нчеөстәл- китап 57б., №3
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.
Презентация конспекта урока на немецком языке в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...
ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»
Урок с использованием ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы. В практический модуль входи...
Конспект урока литературы на тему:"Проблема счастья в поэме Н.А.Некрасова"Кому на Руси жить хорошо",конспект урока литературы на тему:"Жизнь и творчество М.Цветаевой"
конспект урока по литературе .Работа в группах...
План-конспект урока № 68 по физической культуре для учащихся 10 класса МБОУ гимназии «Интеллект». Ессентуки Ставропольского края по теме волейбол. Конспект открытого урока по физической культуре для учащихся 7 классов.
Проводил урок: учитель высшей категории Антонов Петр Андреевич.Раздел учебной программы: Спортивные игры.Тема урока: Волейбол, ИКТ...
План-конспект урока № 68 по физической культуре для учащихся 10 класса МБОУ гимназии «Интеллект». Ессентуки Ставропольского края по теме волейбол. Конспект открытого урока по физической культуре для учащихся 7 классов.
Проводил урок: учитель высшей категории Антонов Петр Андреевич.Раздел учебной программы: Спортивные игры.Тема урока: Волейбол, ИКТ...
План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»
Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование техники выполнения передачи мяча ...
Конспекты уроков фитбол - гимнастика.Конспекты уроков по флорболу.Статьи: "Влияние физических упражнений на здоровье школьников","Профилактика травматизма на урока ФК".
Материал содержит комплексы упражнений с фитболом....