"Без татарча укырга яратабыз"
методическая разработка на тему
Пособие по чтению на основе текстов И.Л.Литвинова для русскоязычных учащихся 3-4 классов
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
literat._chtenie_3-4_kl.doc | 764 КБ |
Предварительный просмотр:
Урок №1. Работа над текстом «Зифа»
Словарная работа
ярты половина
8нче ярты(да) (в) пол восьмого
йокыдан тор! вставай! (после сна)
үз свой, своя, своё, свои
тор! 1. живи! 2. стой! (о предмете)
3. вставай! (с постели, стула)
1. Закройте левую часть и запишите слова по памяти.
2. Тәрҗемә итегез.
Ярты сәгать, ярты китап, унынчы яртыда.
Бүлмәмдә шкаф тора.
Әниең иртә тора.
Мин үз дусларымны яратам.
Сез үз укучыгызга булыштыгыз.
3. Используя новые слова, придумайте свои словосочетания и небольшие предложения.
А: Прочитайте первое предложение текста. Попробуйте продолжить его. А теперь прочитайте текст. Верным ли оказалось ваше предположение?
Зифа
Зифа кичә сәгать 7дә уянды. Ул йокыдан торды, тәрәзәне ачты, зарядка ясады. Аннан соң юынды, үз бүлмәсендә киенде һәм кухняга керде. Әнисе аңа йомырка пешерде һәм май белән ипи бирде. Зифа ашады, чынаякка чәй ясады да эчте. Ул китапларын һәм дәфтәрләрен җыйды да аларны сумкага салды. Ул пәлтәсен киде һәм 8нче яртыда мәктәпкә китте.
- Найдите предложения, ошибочные по содержанию. Әйе Юк
- Зифа тәрәзәне ачты.
- Әнисе аңа чәй ясады.
- Зифа йомырка пешерде.
- Ул дәфтәрләрен сумкага салды.
- 8 нче яртыда мәктәптән кайтты.
- Выпишите слова, отвечающие на вопрос
кайда? кая? ничәдә?
__________ __________ __________
__________ __________ __________
__________ __________ __________
__________ __________ __________
- Выпишите глаголы прошедшего времени, образуйте от них глаголы настоящего времени. Выделите аффиксы.
Образец: уянды – уяна
________________________________________________________________
________________________________________________________________
________________________________________________________________
________________________________________________________________
- Сорауларны укыгыз, җавап бирегез, текстка карамагыз.
- Зифа кичә сәгать ничәдә уянды?
- Ул сәгать җидедә уяндымы?
- Зифа зарядка ясадымы?
- Ул битен һәм кулларын нәрсә белән юды?
- Кыз кайда киенде?
- Ә син иртә белән юынасыңмы?
- Син нинди су белән юынасың?
- Ә кемнәр иртә белән юынмый?
- Зифа нәрсә эчте?
- Ул кайнар чәй эчтеме, салкынмы?
- Аңа йомырканы кем пешерде?
- Зифа ипи дә ашадымы? Нәрсә белән?
- Зифа ничә чынаяк чәй эчте?
- Ул китапларын һәм дәфтәрләрен кая салды?
- Ул үз китапларын җыйдымы?
- Зифаның сумкасы авырмы?
- Зифа нәрсә киде?
- Ул нигә пәлтәсен киде? (... , шуңа күрә ... )
- Зифа сәгать ничәдә өйдән чыкты?
- Кыз кая китте?
V. Не заглядывая в текст, задайте сами 5-10 вопросов по этому тексту. Задавайте и такие вопросы, на которые нужен отрицательный ответ или нет прямого ответа в тексте.
VI. Выберите 5-7 вопросов из задания IV и ответы на них запишите, не заглядывая в текст.
VII. Запишите предложения в отрицательной форме.
Зифа кухняда киенде.
Ул ишекне ачты.
Ул иртә белән ботка ашый.
Аның чәе бар.
VIII. Переведите на татарский язык (используйте текст).
- В 7 часов я делаю зарядку.
- В своей комнате я одеваюсь.
- Мама мне варит кашу.
- Я кушаю и пью чай.
- Беру сумку и ухожу в школу.
IX* Расскажите о том, как вы собираетесь утром в школу. Используйте текст. При необходимости ниже напишите русскую опору.
Тест для самопроверки к тексту «Зифа»
(Үз үзеңне тикшер)
- Татарчадан русчага тәрҗемә итегез.
- сәгать 7дә ____________ 6) үз бүлмәсендә ______________
- ачты ____________ 7) җыйды ______________
- аннан соң ____________ 8) аларны ______________
- аңа ____________ 9) киде ______________
- май белән ____________ 10) 8нче яртыда _____________
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
- Русчадан татарчага тәрҗемә итегез.
- вчера ____________ 6) пей чай! ______________
- она умылась _________ 7) положи! ______________
- вставай! ____________ 8) в сумку ______________
- в чашку ____________ 9) Зифе ______________
- ее мама ____________ 10) ушла ______________
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
3. Сорау җөмләләре языгыз.
Әнисе аңа йомырка пешерде.
Нәтиҗәңне яз:___ (15 балл)
4.Тәрҗемә итегез.
Мы просыпаемся, она открыла, они зарядку не делают, ты умываешься, вы пьете чай.
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
Нәтиҗә: 40 – 45 Бик әйбәт! (Отлично!)
(Подводим итоги) 31 – 39 Яхшы! (Хорошо!)
20 – 30 Бик яхшы түгел(Удовлетворительно!)
20 дән ким Начар! (Плохо!)
Урок №2. Работа над текстом «Кухняда»
Словарная работа
алып кер! занеси!
киштә полка
эленеп тора висит
тиз генә быстро, быстренько
чыгып кит! выйди!
1. Закройте левую часть и запишите слова по памяти.
2. Тәрҗемә итегез.
Киштә бик биек эленеп тора.
Китапны киштәгә куй.
Бар кишер алып кер.
Ул тиз генә чыгып китте.
3. Используя новые слова, придумайте свои словосочетания и небольшие предложения.
А: Прочитайте первое предложение. Рассмотрите иллюстрации. Как вы думаете, что произошло на кухне.
Кухняда
Дания ишекне ача һәм кухняга зур балык алып керә. Аның янына песи килә. Ул балыкны күрә дә Даниядан сорый: “Мияу!” Ләкин Дания балыкны киштәгә куя да китә. Ә песи кухняда кала. Ул балык ярата бит! Шуңа күрә ул киштәгә карый да карый, балык турында уйлый да уйлый. Ләкин киштә бик биек эленеп тора.
- Бу начар балык, - дип уйлый песи. – Ул тәмсез. Һәм кухнядан тиз генә чыгып китә.
I. Запишите предложения в отрицательной форме.
- Кухняда балык бар.
- Дания янына песи килә.
- Ул Даниядан балыкны сорый.
- Киштә бик биек.
- Бу балык тәмсез.
II. Сорауларны укыгыз, җавап бирегез, текстка карамагыз.
- Дания кухняга нәрсә алып керә?
- Аның янына эт киләме?
- Песи нишли?
- Ул балыкны кемнән сорый?
- Дания балыкны кая куя?
- Песи кайда кала?
- Кем балык ярата?
- Песи нигә киштәгә карый?
- Ул нәрсә турында уйлый?
- Песи кайдан тиз генә чыгып китә?
- Ә синең песиең бармы?
- Ул балык яратамы?
- Ул балыкны синнән ничек сорый?
- Син аңа балык бирәсеңме?
III. Вставьте нужные аффиксы.
- Дания кухня... балык алып керә.
- Песи балыкны Дания... сорый.
- Песи кухня... кала.
- Ул киштә... карый.
IV. Выпишите из текста слова, отвечающие на вопрос нинди? и придумайте с ними предложения.
________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
________________________________________________________________________________________________________________________________
________________________________________________________________________________________________________________________________
V* Как бы об этой истории рассказали Дания, кошка.
VI* А теперь представьте, что всего, что описано в тексте, не было. Как бы звучал текст в этом случае?
Тест для самопроверки к тексту «Кухняда»
(Үз үзеңне тикшер)
1.Татарчадан русчага тәрҗемә итегез.
1) ишекне ____________ 6) начар _____________
2) аның янына ____________ 7) шуңа күрә _____________
3) ләкин ____________ 8) тиз генә _____________
4) балык турында ____________ 9) дип уйлый _____________
5) эленеп тора ____________ 10) чыгып китә _____________
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
2.Русчадан татарчага тәрҗемә итегез.
1) большая рыба ____________ 6) полка ____________
2) у Дании ____________ 7) смотрит ____________
3) рыбу ____________ 8) очень высоко ____________
4) на полку ____________ 9) из кухни ____________
5) остается ____________ 10) любит ____________
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
3. Сорау җөмләләре языгыз.
Дания балыкны киштәгә куя.
Нәтиҗәңне яз:___ (15 балл)
4. Напишите существительные во множественном числе.
Ишекне, киштәгә, балык, песи, кухнядан.
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
Нәтиҗә: 40 – 45 Бик әйбәт! (Отлично!)
( Подводим итоги) 31 – 39 Яхшы! (Хорошо!)
20 – 30 Бик яхшы түгел(Удовлетворительно!)
20 дән ким Начар! (Плохо!)
Урок №3. Работа над текстом «Бака»
Словарная работа
күл озеро
берничә несколько
таяк палка
кычкыр! кричи!
очып кит! улетай!
1. Закройте левую часть и запишите слова по памяти.
2. Тәрҗемә итегез.
Аның күлендә, ике таяк, берничә кош.
Кошлар очып киттеләр.
Алар кычкыралар.
Күлдә су аз.
Таяк алып киләләр.
3. Используя новые слова, придумайте свои словосочетания и небольшие предложения.
А: Прочитайте первые 3 предложения. Попробуйте продолжить рассказ. А теперь прочитайте текст. Похожи ли ваши рассказы на текст?
Бака
Бер күлдә бака яши. Аның күлендә су аз кала. Ике кош аңа икенче күл турында сөйли. Алар анда еш очалар. Бака алардан сорый: “Мине дә алыгыз әле”. Кошлар бер таяк алып киләләр. Бака таякны каба һәм кошлар белән һавага очып китә.
Алар оча да оча, бик озак оча. Берничә малай бакчада уйный. Алар баканы күрәләр дә кычкыралар: “Кара, кара!” Бака курка һәм авызын ача да җиргә килеп төшә.
I. Найдите в тексте строчки, в которых говорится:
а) о чем попросила лягушка у птиц;
б) что придумали птицы, чтобы взять лягушку с собой;
в) что делали мальчики в саду;
г) почему лягушка покинула свое озеро.
II. Продолжите предложения.
Күлдә су аз кала, шуңа күрә
Кошлар бер таяк алып киләләр, чөнки
Бака малайлардан курка һәм
III. Задайте 5-7 вопросов к тексту.
Бу текст нәрсә турында?
IV. Распространите предложения.
Кошлар сөйли. Бака очып китә. Малайлар күрәләр. Бака килеп төшә.
V* А как бы сама лягушка рассказала о своем путешествии?
VI*А теперь пора придумать продолжение. Нарисуйте в прямоугольники, что происходило дальше.
Бака яңа күлдә яши. Анда су аз Бүтән бакалар бергә уйныйлар,
түгел.Ул башка бакалар белән сикерәләр. Аларга бик күңелле.
уйнамый, сикерми.
б
Ә безнең бакага бик күңелсез. Беркөнне … ________________
___________________________ ___________________________
___________________________ ___________________________
___________________________ ___________________________
___________________________ ___________________________
___________________________ ___________________________
___________________________ ___________________________
___________________________ ___________________________
___________________________ ___________________________
Тест для самопроверки к тексту «Бака»
(Үз үзеңне тикшер)
1.Татарчадан русчага тәрҗемә итегез.
1) аның күлендә _____________ 6) алыгыз әле _____________
2) аңа _____________ 7) очып китә _____________
3) икенче күл _____________ 8) бик озак _____________
4) алардан сорый _____________ 9) берничә малай _____________
5) таякны каба _____________ 10) килеп төшә _____________
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
2.Русчадан татарчага тәрҗемә итегез.
1) две птицы ______________ 6) в саду _____________
2) про озеро ______________ 7) лягушку _____________
3) часто ______________ 8) они видят _____________
4) палку ______________ 9) смотри _____________
5) с птицами ______________ 10) на землю ______________
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
3.Сорау җөмләләре языгыз.
Берничә малай бакчада уйный.
Нәтиҗәңне яз:___ (15 балл)
4.Составьте предложения и запишите их. (Җөмләләр төзеп языгыз).
- Сөйли, турында, ике кош, бакага, икенче күл.
- Һавага, бака, белән, очып китә, кошлар.
- Күрәләр, баканы, малайлар.
Нәтиҗәңне яз:___ (9 балл)
Нәтиҗә: 40 – 44 Бик әйбәт! (Отлично!)
( Подводим итоги) 31 – 39 Яхшы! (Хорошо!)
20 – 30 Бик яхшы түгел(Удовлетворительно!)
20 дән ким Начар! (Плохо!)
Урок №4. Работа над текстом «Маймыл һәм көзге»
Словарная работа
маймыл обезьяна
кинәт вдруг
иде, булды был
тартма коробка
шаян озорной
күрсәт! покажи!
йөгереп кит! убегай!
1. Закройте левую часть и запишите слова по памяти.
2. Тәрҗемә итегез.
Маймылыбыз, тартмага, шаян иде.
Маймыл кинәт йөгереп китте.
Тартма өстәл астында.
Ул тартмадан сикереп төште.
Бүлмәне күрсәт!
3. Используя новые слова, придумайте свои словосочетания и небольшие предложения.
А: Прочитайте начало. Как вы думаете, что могло случиться с обезьянкой?
Маймыл һәм көзге
5 ел элек гаиләбездә маймыл яшәде. Ул бик шаян иде. Аның белән менә нәрсә булды.
Беркөнне аңа бик күңелсез иде. Ул төрле әйберләр белән уйнады, урындыктан урындыкка сикерде, йоклап та алды. Ләкин аңа барыбер күңелсез иде. Кинәт ул бүлмәнең почмагында зур пыяла күрде. Берничә сәгать элек кенә бу якты пыялага әни дә, әти дә карадылар. Маймыл да бу якты пыялага карарга уйлады. Ләкин пыяла бик биек иде. Ә өстәл астында тартма бар иде. Маймыл аны стена янына куйды. Тартмага басып, ул пыялага карый алды. Ай-һай! Анда безнең маймыл икенче маймылны күрде. Ул да тартма өстендә иде.
Маймылыбыз аңа телен күрсәтте. Менә бит! Теге маймыл да аңа үз телен күрсәтте. “Ә-ә, син шулаймы?” Маймылыбыз бик ачуланды, тартмадан сикереп төште һәм кулына таяк алды. Шул таяк белән ул теге маймылга бөтен көче белән сукты. Көзге идәнгә төште дә ватылды. Ә маймыл курыкты да йөгереп китте.
I. Найдите в тексте строчки, в которых говорится:
а) что делала обезьянка, когда осталась одна дома;
б) что она сделала, чтобы достать до зеркала;
в) кого она увидела в зеркале;
г) почему зеркало разбилось.
II. Найдите пары и соедините их стрелками.
аның белән убежала
тартма өстендә спрыгнула
өстәл астында с ней
стена янына на коробке
йоклап алды под столом
йөгереп китте к стене
сикереп төште поспала
III. Тәрҗемә итегез.
Стул – стулья – 7 стульев
Обезьянка – моя обезьянка – его обезьянке
Коробка – из коробки – вашу коробку
IV. Продолжите предложения.
Беркөнне маймылыбыз
Бүлмәнең почмагында
Тартмага басып, маймыл
Ул бик ачуланды, чөнки
Көзге ватылды, чөнки
Көзге ватылды, шуңа күрә
V. В каком порядке происходили события?
- Көзге идәнгә төште.
- Өстәл астында тартма бар иде.
- Маймылга күңелсез иде.
- Анда ул икенче маймылны күрде.
- Маймылыбыз бик ачуланды.
VI. Найдите начало и конец предложений.
Гаиләбездә маймыл яшәде аңа күңелсез иде ул төрле әйберләр белән уйнады көзгегә карарга уйлады тартмага басып ул пыялага карый алды анда икенче маймылны күрде таяк белән теге маймылга сукты көзге идәнгә төште маймылыбыз курыкты.
VII. Сорауларны укыгыз, җавап бирегез, текстка карамагыз.
- Гаиләдә нәрсә яшәде?
- Ул ничә ел элек яшәде?
- Маймыл нинди иде?
- Беркөнне маймылыбыз нәрсәләр белән уйнады?
- Маймыл кая сикерде?
- Аңа күңелле булдымы?
- Кинәт почмакта ул нәрсә күрде?
- Бу көзгегә иртә белән кем карады?
- Тартма кайда бар иде?
- Маймылга тартма нигә кирәк булды?
- Ул тартманы кая куйды?
- Маймыл көзгедә нәрсә күрде?
- Маймылыбыз аңа нәрсә күрсәтте?
- Кем бик ачуланды?
- Ул кулына нәрсә алды?
- Ул көзгегә таяк белән суктымы?
- Көзге кая төште?
- Маймылыбыз нишләде?
- Ә син көзгегә еш карыйсыңмы? Маймылны күрәсеңме?
- Бу кыз (малай) сиңа ошыймы?
- Син аңа телеңне күрсәтәсеңме? Ә ул сиңа?
VIII. Не заглядывая в текст, задайте сами 5-10 вопросов по этому тексту. Задавайте и такие вопросы, на которые нужен отрицательный ответ или нет прямого ответа в тексте.
IX. Выберите 5 вопросов из задания IV и ответы на них запишите, не заглядывая в текст.
________________________________________________________________
X. Запишите предложения в отрицательной форме.
Маймылга күңелсез иде.
Ул төрле әйберләр белән уйнады.
Тартмага басып, ул көзгегә карый алды.
Маймылыбыз бик шаян.
Көзгегә әти дә, әни дә карыйлар.
XI. Переведите на татарский язык (используйте текст, но помните, что в тексте готовых ответов нет).
- Однажды обезьянке было скучно.
- В углу она увидела зеркало.
- Обезьянка посмотрела в него.
- Там была другая обезьянка.
- Наша обезьянка взяла палку и со всей силой ударила в зеркало.
- Зеркало упало на пол.
XII. Спроси у друга:
- смотрится ли он в зеркало;
- кого он там видит;
- видит ли он там обезьянку;
- нравится ли ему мальчик (девочка), которого он там видит;
- показывает ли он ему язык.
XIII. Опираясь на картинки, расскажите, что произошло с обезьянкой.
XIV. А теперь пора придумать продолжение. Нарисуйте в прямоугольники, что происходило дальше.
Кич белән әти-әни Ә маймылыбыз ..________
эштән кайттылар.___
V* А как бы об этих событиях рассказала сама обезьянка? (используйте игрушки)
VI* У вас есть любимое животное? Расскажите какую-нибудь историю о нем. (Смотрится ли в зеркало, что делает, когда ему скучно.)
Тест для самопроверки к тексту «Маймыл һәм көзге»
(Үз үзеңне тикшер)
1.Татарчадан русчага тәрҗемә итегез.
1) күңелсез иде 6) бик биек иде
2) төрле әйберләр 7) икенче маймылны
3) бүлмәнең почмагында 8) телен күрсәтте
4) карарга уйлады 9) таяк белән
5) барыбер 10) беркөнне
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
2.Русчадан татарчага тәрҗемә итегез.
1) наша обезьянка 6) и мама, и папа
2) со стула на стул 7) с коробки
3) вдруг 8) в зеркало
4) в углу 9) очень шаловливая
5) очень высоко 10) испугалась
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
3. Сорау җөмләләре языгыз.
Маймыл почмакта зур пыяла күрде.
Нәтиҗәңне яз:___ (18 балл)
4. Составьте предложения и запишите их. (Җөмләләр төзеп языгыз).
1)Тартманы, янына, куйды, стена, маймыл.
2)Күрсәтте, маймылыбыз, телен, аңа.
3)Астында, өстәл, бар иде, тартма.
Нәтиҗәңне яз:___ (9 балл)
Нәтиҗә: 41 – 47 Бик әйбәт! (Отлично!)
( Подводим итоги) 31 – 40 Яхшы! (Хорошо!)
20 – 30 Бик яхшы түгел(Удовлетворительно!)
20 дән ким Начар! (Плохо!)
Урок №5. Работа над текстом «Автобус»
Словарная работа
атна неделя
тукта! остановись!
китеп бар! уезжай!
юл дорога
көл! смейся!
соң гына поздно
1. Закройте левую часть и запишите слова по памяти.
2. Тәрҗемә итегез.
Берничә атна, юлда, көлмә.
Автобус туктады.
Соң гына кайталар.
Алар күп көләләр.
Син китеп бардың.
3. Используя новые слова, придумайте свои словосочетания и небольшие предложения.
А: Прочитайте первое предложение. Как вы думаете, о чем этот текст? Читая текст, подумайте, как его можно озаглавить?
***
2 атна элек без урманга бардык. Автобус мәктәбебез янында туктады. Без аңа утырдык, әйберләребезне киштәләргә куйдык, берничә минут башка балаларны көттек дә китеп бардык. Юлда без күп көлдек, матур җырлар җырладык. Урманда без уйнадык, җиләк һәм чәчәк җыйдык. Кич белән без өйгә соң гына кайттык.
I. Задайте 10 вопросов по этому тексту с “сез”.
II. Ответьте на эти вопросы, не глядя в текст.
III. Переведите на татарский язык (используйте текст, но помните, что в тексте готовых ответов нет).
- Мы едем с классом в лес.
- Возле школы нас ждал автобус.
- Я сел и положил вещи на полку.
- В дороге я смотрел из окна.
- В лесу было много ягод и цветов.
- Нам было весело.
IV. В каком порядке происходили события?
- Юлда күп көлдек, җырладык.
- Өйгә соң кайттык.
- Безне автобус мәктәп янында көтте.
- Матур чәчәкләр җыйдык.
- Әйберләрне киштәләргә куйдык.
V. Перескажите текст (Пересказ можно украсить, подобрав по сюжету картинки, или нарисовать их самим).
VI* Перескажите текст ещё раз, заменив “без” на “мин” или “алар”.
Тест для самопроверки к тексту про поездку
(Үз үзеңне тикшер)
1.Татарчадан русчага тәрҗемә итегез.
1) атна элек ____________ 6) китеп бардык ______________
2) туктады ____________ 7) кич белән ______________
3) әйберләрне ____________ 8) соң гына ______________
4) башка балаларны ____________ 9) куйдык ______________
5) көлдек ____________ 10) җыйдылар ______________
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
2. Русчадан татарчага тәрҗемә итегез.
1) в лес ____________ 6) красивые песни ____________
2) около школы ____________ 7) в лесу ____________
3) мы сели ____________ 8) много цветов ____________
4) на полку ____________ 9) домой ____________
5) в дороге ____________ 10) мы вернулись ____________
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
3. Сорау җөмләләре языгыз.
Юлда без матур җырлар җырладык.
Нәтиҗәңне яз:___ (18 балл)
4.Запишите предложения в отрицательной форме.
Без урманга бардык.
Автобус мәктәп янында туктады.
Урманда җиләкләр күп.
Юлда күңелле булды.
Урманда чәчәкләр бар.
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
Нәтиҗә: 41 – 48 Бик әйбәт! (Отлично!)
( Подводим итоги) 31 – 40 Яхшы! (Хорошо!)
20 – 30 Бик яхшы түгел(Удовлетворительно!)
20 дән ким Начар! (Плохо!)
Урок №6. Работа над текстом «Кош балалары»
Словарная работа
алма бакчасы яблоневый сад
оча алмады не мог летать
тынычлан! успокойся!
аларның берсе один из них
тиздән скоро
1. Закройте левую часть и запишите слова по памяти.
2. Тәрҗемә итегез.
Алма бакчасында, балаларның берсе.
Кош баласы оча алмады.
Алар тиз тынычландылар.
Тиздән кошлар очып киттеләр.
Балалар, тынычланыгыз!
3. Используя новые слова, придумайте свои словосочетания и небольшие предложения.
А: Прочитайте первые два предложения. Как вы думаете, что случилось в яблоневом саду?
Кош балалары
Безнең йорт янында алма бакчасы бар иде. Беркөнне мин энем белән анда йөрдем. Кинәт алмагачтан 2 кечкенә генә кош баласы җиргә егылып төште. Алар оча алмадылар, агач астында яттылар да үз әниләрен чакырдылар. Без кош балаларын кулга алдык та өйгә алып кердек. Алар өстәл өстендә утырдылар һәм безгә карадылар. Без кош балаларына су белән ипи бирдек. Алар ашадылар да тынычландылар. Аларның берсе йокыга китте. Шулай итеп алар бездә калдылар. Тиздән алар үстеләр һәм очып киттеләр.
Ә сез хайваннарга да, кошларга да булышасызмы? Сез аларга кайчан булыштыгыз?
I. Сорауларны укыгыз, җавап бирегез, текстка карамагыз.
- Безнең өй янында нәрсә бар иде?
- Безнең йорт янында урман бар идеме?
- Беркөнне мин энем белән кайда йөрдем?
- Алма бакчасында чыршылар үсәме?
- Агачтан ничә кош баласы егылып төште?
- Алар кая егылып төштеләр?
- Кош балалары оча алдылармы?
- Алар нәрсә янында яттылар?
- Кош балалары кемне чакырдылар?
- Без кош балаларына ничек булыштык?
- Без аларны кая алып кердек?
- Без кош балаларына нәрсә бирдек?
- Кош балалары кишер яраталармы?
- Аларның берсе нишләде?
- Кош балалары кайчан очып киттеләр?
- Алар кая очып киттеләр?
- Без дөрес эшләдекме?
- Ә сез хайваннарга, кошларга булышасызмы?
- Сез аларга кайчан булыштыгыз?
II. Не заглядывая в текст, задайте сами 5-10 вопросов по этому тексту. Задавайте и такие вопросы, на которые нужен отрицательный ответ или нет прямого ответа в тексте.
III. Выберите 5 вопросов из задания I и ответы на них запишите, не заглядывая в текст.
IV. Тәрҗемә итегез.
Яблоня – яблони – 6 яблонь
Братик – мой братик – от моего братика
Птицы – птицам – нашим птицам
V. Найдите начало и конец предложений.
Мин энем белән бакчада йөрдем алмагачтан кош балалары егылып төштеләр алар оча алмадылар без аларны кулга алдык өйдә су белән ипи бирдек кош балалары бездә калдылар.
VI* Представьте, что мальчики помогли котенку (щенку). Как бы вы об этом рассказали?
Тест для самопроверки к тексту «Кош балалары»
(Үз үзеңне тикшер)
1.Татарчадан русчага тәрҗемә итегез.
1) йорт янында 6) алып кердек
2) алма бакчасында 7) безгә
3) бар иде 8) аларның берсе
4) кинәт 9) тиздән
5) үз әниләрен 10) очып киттеләр
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
2. Русчадан татарчага тәрҗемә итегез.
1) однажды ______________ 6) на столе ________________
2) с братиком ______________ 7) у нас ________________
3) с яблони ______________ 8) нам ________________
4) на землю ______________ 9) птицам ________________
5) под деревом ______________ 10) они выросли ________________
Нәтиҗәңне яз:___ (10 балл)
3. Сорау җөмләләре языгыз.
Алмагачтан кош балалары җиргә егылып төштеләр.
Нәтиҗәңне яз:___ (15 балл)
4.Тәрҗемә итегез.
Чакырдылар, яттылар, карадылар, тынычландылар, үстеләр, калдылар.
Нәтиҗәңне яз:___ (6 балл)
Нәтиҗә: 35 – 41 Бик әйбәт! (Отлично!)
( Подводим итоги) 26 – 34 Яхшы! (Хорошо!)
15 – 25 Бик яхшы түгел(Удовлетворительно!)
15 тән ким Начар! (Плохо!)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку "Татарча да яхшы бел..."
Внеклассное мероприятие было проведено в рамках республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм!" ( Я говорю по-татарски!). Мы заняли призовое место - приз DVD плеер....
Без кошларны яратабыз
Без кошларны яратабыз!...
Укучылар укырга тиешле 100 китап
Мәктәп программасыннан тыш, татар баласы укырга тиешле 100 китап исемлеге. Әлеге хезмәт Интернет челтәреннән алында. Укчыларга һәм әти-әниләр өчен кирәкле мәгълүмат дип уйлыйм....
Тукайны яратабыз
Г.Тукайның туган көненә багышлына....
3 сыйныф, "Без җәйне яратабыз"
Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасыТатар теле, 3 сыйныф дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова, Л.Ә. Гы...
Без чисталык яратабыз.
Урок по татарскому языку в 5 классе по теме "Без чисталык яратабыз"...
Татар баласы укырга тиешле 100 китап
Татар баласы укырга тиешле 100 китап...