Без кошларны яратабыз
творческая работа учащихся (биология) по теме
Без кошларны яратабыз!
(Кошлар сайраган, гөрләвекләр челтерәгән
тавышлар яңгырый)
Бала:Елгада бозлар кузгалды,
Елмая, көлә кояш.
Урамнар буйлап атлый,
Ямьле һәм күңелле яз!
Бергә:Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә!
Күңелле музыка яңгырый. Бии-бии кулына кәрзин белән чәчәкләр тоткан Яз кызы керә.
Яз:Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде.
Елап елгалар, яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт, я, әйтеп кара?!
Балалар:ЯЗ!
Яз:Исәнмесез, дусларым!
Яз бәйрәме белән бүген, тәбриклим сезне.
Кошлар көне дип йөртәбез без бу бәйрәмне.
Кошлар нәкъ чәчәкләр кебек үк – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Кошлар кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. Алар, әйтерсең лә, җиһандагы бар моңны үзенә сеңдергән.
Бергә:Без кошларны – канатлы дусларыбызны яратабыз. Алар – табигатьбизәге.
Яз:Кошлардан башка табигать җансыз булыр иде.
Бергә:1 нче апрель– Бөтендөньякошларны саклау көне!
Яз җитте, дуслар! Зәңгәр саф һава.
Тамчылар тама, гөрләвек ага.
Бөреләр калка зирек, талларда.
Оялар әзер сыерчыкларга.
Рәхим итегез, кошкайларыбыз,
Безнең канатлы дускайларыбыз!
Җыр. “Яз килә”
Җил җылы һәм иркә, кояш та елмая.
Бар дөнья уяна, бар дөнья уяна.
Куш: Яз килә, яз килә, чәчәкләр уяна,
Йөрәккә яз килде, бар дөнья куана.
Канатлы җырчылар моңлана талларда
Бар дөнья уяна, бар дөнья уяна.
Куш: Яз килә, яз килә, чәчәкләр уяна,
Йөрәккә яз килде, бар дөнья куана.
Яз җитте.
Тып-тып итеп тамчы тама, гөрләвек ага җирдән.
Карлар эри, кошлар кайта, яз исе килә җилдән.
Кояш курын сибә җиргә, бозборын эреп бетә.
Яздан куркып салкын кыш та ерак җирләргә китә.
Кошкайлар.
Каргалар каян сизгәннәр язның иртә киләсен.
Күпме чакрым юл үткәннәр? Шуны килә беләсем.
Сыерчыклар яратырмы, мин ясаган ояны?
Күңелемдә яз шатлыгы, кошлар шуны тоямы?
Тургайлар да кайтыр тиздән, җырлар өчен яз җырын.
Кайтыр сандугач, карлыгач, сагынып туган җирен.
Яз:Язлар җиткәч, ерак юллар үтеп, озак очып, диңгез кичеп, кошлар җылы яктан безгә кайталар. “Кая таба очасыз?” – дип сораучыларга алар: “Туган үскән җиребезне без бик сагынды-ы-ык!” – дип җавап бирәләр. Туган якларыбызга иң беренче булып кайсы кошлар кайтты?
Балалар:Кара каргалар!
Кара карга.
Аны яз кошы диләр, еракта кышлый диләр.
Беренче булып кайта да ул куа кышны диләр.
Кара карга кар куа, - кара җирләр калкуга.
Сабанчы белән бергә төшә дә җылы җиргә,
Ул атлап йөри ипләп, төрле кошларны чүпләп.
Уйный кояш нурлары – ялтырый каурыйлары.
Кояш та кала күреп: кем оя салган үреп? –
Талда кара каргаларның йортлары бүрек-бүрек.
И матур шушы чаклар! Бик кадерле кунаклар –
Каргалар кайтты диеп гөр килә ерганаклар.
Яз:“Әфәнде” чакырганга яз да ашыга.
Исемен кем белә?
Балалар:Бу – кара карга!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bez_koshlarny_yaratabyz.doc | 84.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Без кошларны яратабыз!
(Кошлар сайраган, гөрләвекләр челтерәгән
тавышлар яңгырый)
Бала: Елгада бозлар кузгалды,
Елмая, көлә кояш.
Урамнар буйлап атлый,
Ямьле һәм күңелле яз!
Бергә: Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә!
Күңелле музыка яңгырый. Бии-бии кулына кәрзин белән чәчәкләр тоткан Яз кызы керә.
Яз: Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде.
Елап елгалар, яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт, я, әйтеп кара?!
Балалар: ЯЗ!
Яз: Исәнмесез, дусларым!
Яз бәйрәме белән бүген, тәбриклим сезне.
Кошлар көне дип йөртәбез без бу бәйрәмне.
Кошлар нәкъ чәчәкләр кебек үк – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Кошлар кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. Алар, әйтерсең лә, җиһандагы бар моңны үзенә сеңдергән.
Бергә: Без кошларны – канатлы дусларыбызны яратабыз. Алар – табигать бизәге.
Яз: Кошлардан башка табигать җансыз булыр иде.
Бергә: 1 нче апрель – Бөтендөнья кошларны саклау көне!
Яз җитте, дуслар! Зәңгәр саф һава.
Тамчылар тама, гөрләвек ага.
Бөреләр калка зирек, талларда.
Оялар әзер сыерчыкларга.
Рәхим итегез, кошкайларыбыз,
Безнең канатлы дускайларыбыз!
Җыр. “Яз килә”
Җил җылы һәм иркә, кояш та елмая.
Бар дөнья уяна, бар дөнья уяна.
Куш: Яз килә, яз килә, чәчәкләр уяна,
Йөрәккә яз килде, бар дөнья куана.
Канатлы җырчылар моңлана талларда
Бар дөнья уяна, бар дөнья уяна.
Куш: Яз килә, яз килә, чәчәкләр уяна,
Йөрәккә яз килде, бар дөнья куана.
Яз җитте.
Тып-тып итеп тамчы тама, гөрләвек ага җирдән.
Карлар эри, кошлар кайта, яз исе килә җилдән.
Кояш курын сибә җиргә, бозборын эреп бетә.
Яздан куркып салкын кыш та ерак җирләргә китә.
Кошкайлар.
Каргалар каян сизгәннәр язның иртә киләсен.
Күпме чакрым юл үткәннәр? Шуны килә беләсем.
Сыерчыклар яратырмы, мин ясаган ояны?
Күңелемдә яз шатлыгы, кошлар шуны тоямы?
Тургайлар да кайтыр тиздән, җырлар өчен яз җырын.
Кайтыр сандугач, карлыгач, сагынып туган җирен.
Яз: Язлар җиткәч, ерак юллар үтеп, озак очып, диңгез кичеп, кошлар җылы яктан безгә кайталар. “Кая таба очасыз?” – дип сораучыларга алар: “Туган үскән җиребезне без бик сагынды-ы-ык!” – дип җавап бирәләр. Туган якларыбызга иң беренче булып кайсы кошлар кайтты?
Балалар: Кара каргалар!
Кара карга.
Аны яз кошы диләр, еракта кышлый диләр.
Беренче булып кайта да ул куа кышны диләр.
Кара карга кар куа, - кара җирләр калкуга.
Сабанчы белән бергә төшә дә җылы җиргә,
Ул атлап йөри ипләп, төрле кошларны чүпләп.
Уйный кояш нурлары – ялтырый каурыйлары.
Кояш та кала күреп: кем оя салган үреп? –
Талда кара каргаларның йортлары бүрек-бүрек.
И матур шушы чаклар! Бик кадерле кунаклар –
Каргалар кайтты диеп гөр килә ерганаклар.
Яз: “Әфәнде” чакырганга яз да ашыга.
Исемен кем белә?
Балалар: Бу – кара карга!
Яз килә.
Яз килә! Яз килә! Сыерчыклар килә!
Гөрләшеп, сайрашып, җырчы кошлар килә.
Бик күңелле тышта: кар эри, боз китә
Чабышып йөриләр малайлар бер читтә.
Эх, суга керсәң, ә! Чупырдап йөрсәң, ә!
Ярамый, әрлиләр әниләр, күрсәләр.
Чыпчыклар түбәдә “Чыр-чыр-чыр” киләләр.
Ә сайрый белмиләр бернинди көйгә дә.
Бер тавык: “Кыт-кыт”, - ди, - без язга чыктык,- ди,-
Йомырка салдым мин, син дә сал, чыпчык”, - ди.
Җыр. “Уяталар”
Кояш чыкканда көлеп, алтын түбәтәй киеп,
Уята мине килеп:”Тор, дустым, әй тор!” – диеп./ 2 тапкыр.
Әтәч тә йокы бирми, гел тыныч кына йөрми.
“Кикрикүк!” - дип,- “Кикрикүк!” – уята мине иртүк./ 2 тапкыр.
Сандугач та уята, гел үртәп аптырата.
“Чут-чут-чут!” – дип, - “Кем анда, төшкәчә йоклап ята?”/ 2 тапкыр.
Уяталар һәр яклап, әби сөя кочаклап,
“Сине яраталар, - ди, - шуңа уяталар”, -ди./ 2 тапкыр.
Яз: Безнең якларга иң алдан килә торган күчмә кошларның берсе – тургай. Әлеге кошлар басу-кырлардан зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр, чүп үлән орлыкларын ашап та файда китерәләр.
Ятим тургай.
- Тургай, нигә моңлы син? Нигә болай елыйсың?
- Инде елап ардым мин: япа-ялгыз калдым мин.
- Абау, шулай укмыни? Балаларың юкмыни?
- Аждаһадай коточкыч мәрхәмәтсез бер очкыч
Агу сипте басуга. Балаларым барсы да
Шундук үлеп беттеләр... мине ятим иттеләр.
Әле безнең кадерне тора-бара белерсез.
Тургайларны бервакыт төштә генә күрерсез...
Яз: әйе, балалар, кошларны бик сакларга, якларга кирәк. Гөрләвекләр ага башлау белән җылы яклардан сыерчыклар кайтып төшә.
Җырчы дускаем.
Язның тәүге хәбәрчесе – сыерчык кайтты.
Аның җырын тыңлагач шатлыгым артты.
Канатларын җилпи-җилпи сайрый кошкаем.
Ул бит мсинем көтеп алган якын дускаем.
Һәр яз саен мин аларны каршы аламын.
Ә көзләрен ак юл теләп, озатып каламын
Сыерчык.
Шатлыгы сыймый эченә, сайрый ул сузып-сузып.
Йә әйләнә бытбылдыкка, йә җырлый тургай булып.
Бака булып та бакылдый, тартар да була ала.
Кызылтүш кебек тә сайрый, канатын кага-кага.
Юкка сөенми, аңа бит бик ошый яңа оя.
Шуны ясап биргән өчен, ул безгә концерт куя.
Бергә: Без сыйныфта 10 бала
Уныбыз да бик оста.
Әтиләр белән ояны
Ясадык инде кыштан.
2 кл. Безнең ояларда 10 пар сыерчык гаиләсе яши.
1 кл. Ә без ясаган ояларга 6 пар сыерчык гаиләсе килеп урнашыр.
Җыр. “Яз җыры”
1.Табигатькә ямь өстәп, 2. Кояшның якты нуры
Сыерчыклар кайттылар. Урамга чакрып тора.
Матур итеп сайрыйлар, Сыерчыгым яз җырын
Алар язны мактыйлар. Сыздыра да сыздыра.
Кушымта:
Сыерчыгым, кошкаем, 3.Канатларын кага-кага,
Сайра-сайра өздереп. Сыерчыгым җыр суза.
Тирә-якка ямь биреп, Отып кал аның көен,
Яз килгәнен сиздереп. Яз ае бит тиз уза.
Карлыгач.
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән карлыгачым:
Ул көн буе авызы белән балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.
Карлыгачым.
Әй карлыгач, карлыгач, җылы якка юл алгач,
Моңсулана күңелләрем, күземнән син югалгач.
Менә, күр, күңелле ич: кыш үтеп, син күренгәч.
Туган якка очып кайткач, икәү бергә сөенгәч.
Матур балаларың үсәр, әй карлыгач, карлыгач.
Дөньяда яшәү ямлерәк, сайрар кошларың булгач!
Яз: карлыгач җиргә бик сирәк төшә. Ул хәтта суны да очкан килеш кенә томшыгы белән чумырып ала.
Сайрый торган агач.
Мин агач утырттым, ул күккә чөелде.
Үземнән дә бигрәк кошларым сөенде.
Ул кошлар агачта туйганчы тирбәлде.
Агачым шатлыктан, сайрап ук җибәрде.
Аптырап калдым мин, агачны тыңлагач.
Утыртканмын икән сайрый торган агач.
Яз: Сандугач җылы яклардан май аенда кайта. Аның сайравын да май аенда гына ишетергә мөмкин. Әмма сандугач – күренми торган бик сак кош. Ул бары кичен, төнлә яисә таң атканда – илһамланып сайраганда гына онытылып китә. Ләкин, караңгы булганлыктан, аны бу вакытта күреп булмый.
Атказанган сандугач.
Ул сандугач – дус сандугач! Көн дә бездә кунакта.
Минем өчен җырлар җырлый бакчабызда – куакта.
Сайрагач ул матур итеп, бик күңелле миңа да.
“Атказанган сандугач” дип исем бирдем имн аңа.
Аның ничек сайраганын тыңлатыр идем сезгә.
Сез үзегез дә ышаныр идегез минем сүзгә.
Ләкин җырчы сандугачым өйдә түгел – ул әле
Җылы якта, гастрольдә, кайтып җитмәде әле.
Җыр. “Чыпчык, сыерчык”
И атына, и талпына, күңеле тулы моң гына.
Шулай матур җырлый ала яз сандугач гына.
Куш: Сайрама болай, сыерчык, көнләшә синнән чыпчык.
Ә син, чыпчык, бик боекма, сыерчыкны җиңеп чык.
Җимнәр салам салкыннарда, кызганып чыпчыгымны.
Кыш көнендә сыерчыктай – кышкайның ул чыпчыгы.
Яз: Күке – урман кошы. Аны башка исе6м белән “Кәккүк” дип тә йөртәләр. Тик ул безнең арык буендагы әрәмәлеккә һәр җәйдә килә. Авылыбызда бөтен кешенең күке тавышын ишеткәне бардыр, мөгаен.
Күке.
Саныйсың да саныйсың – күке, ничек армыйсың?
- Күк-кү, - дисең,- күк,- дисең,- алда гомерең күп,- дисең.
Җирдә барлык кешеләргә озын гомер телисең,
Имин гомер телисең, матур гомер телисең.
Шулай булгач, күке дустым, син шундый да әйбәттер,
Синең хакта, оясы юк, нәселсез ул, биләмче, дип
Сөйләүләре гайбәттер. Әлбәттә, бу гайбәттер!
Яз: Күке баласы, йомыркадан чыгуга, үзе белән бергә дөньяга килгән кош балаларын оядан кысрыклап чыгара башлый. Ни өчен дисезме? Чөнки күке бик күп ашый. Ояда берүзе калса, ризык күкегә генә эләгә.
Торналар килде.
Кар сулары аккан чакта, тезелешеп җылы яктан
Торналар кайтты безгә, канатлар какты безгә.
Кычкырдылар: “Торыйк-торыйк, сезнең белән дуслар булыйк,
Көзгә чаклы бергә торыйк! Торыйк-торыйк, Торыйк-торыйк!”
Яз: Торна башка кошлардан аермалы буларак агачка кунмый. Ул - матур гәүдәле, нәфис хәрәкәтле күчмә кош.
Әйдәгез, укучылар, хәзер кошлар турында белемнәребезне сынап карыйк әле. Миннән - табышмак, сездән - җавап.
- Агач башы тукылдык, тукый-тукый тук булдык. (Тукран)
- Дөньяда иң зур кош. (Тәвә кошы)
- Дөньяда иң кечкенә кош. (Колибри)
- Кайсы кош ауга төнлә чыга. (Ябалак)
- Өй тирәсендә дә, яр буенда да оя ясаган кош. (Карлыгач)
- Яз җитә дә гү-гү-гү, дустыбыз ич безнең бу. (Күгәрчен)
- Язын килә, көзен китә, оя ясасаң, үз итә. (Сыерчык)
- Соскы борын бакылдык. (Үрдәк)
- Кайсы кошның өе кар астында? (Көртлек)
- Кыю җәеп колачын, күктә оча, бу ... (Лачын)
Сандугач турында.
- Менә,- диләр, - менә,- диләр,
Бөтен җирне, бөтен көйне, барлык телне белә,- диләр.
Шушы сандугач турында ниләр генә сөйләмиләр!
Талга кунып сайраганда, кичә үзен очраттым.
Телен дә бик ошаттым: “Минем учка кунып сайра,
Тәти кошчык, әйдә, кил! – дим.
Ә сандугач дигәннәре аңламады минем телне.
Яз: Кошларны ничек сакларга була? Исеңдә тот!
- Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл!
- Кошларны куркытма, үтермә!
- Кошлар бала чыгарганда, ашатканда шаулама!
- Кош ояларын туздырма. Йомыркаларга, кошчыкларга тимә!
Нәни дусларым.
Минем нәни дусларым, кәнәриләр кошларым,
Сайрауларын яратам, һәркөнне тыңлап ятам.
Куш: Чут-чут-фью, чут-чут-фью, уңган бала икәнсең,
Җырыбыз бүләк булсын, рәхмәт җимнәр сибәсең.
Бигрәк матур төсләре, җем-җем итә өсләре,
Матур да соң кошларым, минем нәни дусларым.
Куш: Чут-чут-фью, чут-чут-фью, уңган бала икәнсең,
Җырыбыз бүләк булсын, рәхмәт җимнәр сибәсең.
- Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл!
- Кошларны куркытма, үтермә!
- Кошлар бала чыгарганда, ашатканда шаулама!
- Кош ояларын туздырма.
- Йомыркаларга, кошчыкларга тимә!
1.Агач башы тукылдык,
тукый-тукый тук булдык.
(Тукран)
2. Дөньяда иң зур кош.
(Тәвә кошы)
3.Дөньяда иң кечкенә кош.
(Колибри)
4.Кайсы кош ауга төнлә чыга?
(Ябалак)
5.Өй тирәсендә дә,
яр буенда да
оя ясаган кош.
(Карлыгач)
6.Яз җитә дә гү-гү-гү,
дустыбыз ич безнең бу.
(Күгәрчен)
7.Язын килә, көзен китә,
оя ясасаң, үз итә.
(Сыерчык)
8.Соскы борын бакылдык.
(Үрдәк)
9.Кайсы кошның
өе кар астында?
(Көртлек)
10.Кыю җәеп колачын,
күктә оча, бу ... (Лачын)
Күңелле музыка яңгырый. Бии-бии кулына кәрзин белән чәчәкләр тоткан Яз кызы керә.
Яз: Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде.
Елап елгалар, яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт, я, әйтеп кара?!
Балалар: ЯЗ!
Яз: Исәнмесез, дусларым!
Яз бәйрәме белән бүген, тәбриклим сезне.
Кошлар көне дип йөртәбез без бу бәйрәмне.
Кошлар нәкъ чәчәкләр кебек үк – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Кошлар кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. Алар, әйтерсең лә, җиһандагы бар моңны үзенә сеңдергән.
Бергә: Без кошларны – канатлы дусларыбызны яратабыз. Алар – табигать бизәге.
Яз: Кошлардан башка табигать җансыз булыр иде.
Бергә: 1 нче апрель – Бөтендөнья кошларны саклау көне!
Яз: Язлар җиткәч, ерак юллар үтеп, озак очып, диңгез кичеп, кошлар җылы яктан безгә кайталар. “Кая таба очасыз?” – дип сораучыларга алар: “Туган үскән җиребезне без бик сагынды-ы-ык!” – дип җавап бирәләр. Туган якларыбызга иң беренче булып кайсы кошлар кайтты?
Балалар: Кара каргалар!
Яз: “Әфәнде” чакырганга яз да ашыга.
Исемен кем белә?
Балалар: Бу – кара карга!
Яз: Безнең якларга иң алдан килә торган күчмә кошларның берсе – тургай. Әлеге кошлар басу-кырлардан зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр, чүп үлән орлыкларын ашап та файда китерәләр.
Ятим тургай.
- Тургай, нигә моңлы син? Нигә болай елыйсың?
- Инде елап ардым мин: япа-ялгыз калдым мин.
- Абау, шулай укмыни? Балаларың юкмыни?
- Аждаһадай коточкыч мәрхәмәтсез бер очкыч
Агу сипте басуга. Балаларым барсы да
Шундук үлеп беттеләр... мине ятим иттеләр.
Әле безнең кадерне тора-бара белерсез.
Тургайларны бервакыт төштә генә күрерсез...
Яз: әйе, балалар, кошларны бик сакларга, якларга кирәк. Гөрләвекләр ага башлау белән җылы яклардан сыерчыклар кайтып төшә.
Яз: карлыгач җиргә бик сирәк төшә. Ул хәтта суны да очкан килеш кенә томшыгы белән чумырып ала.
Сайрый торган агач.
Мин агач утырттым, ул күккә чөелде.
Үземнән дә бигрәк кошларым сөенде.
Ул кошлар агачта туйганчы тирбәлде.
Агачым шатлыктан, сайрап ук җибәрде.
Аптырап калдым мин, агачны тыңлагач.
Утыртканмын икән сайрый торган агач.
Яз: Сандугач җылы яклардан май аенда кайта. Аның сайравын да май аенда гына ишетергә мөмкин. Әмма сандугач – күренми торган бик сак кош. Ул бары кичен, төнлә яисә таң атканда – илһамланып сайраганда гына онытылып китә. Ләкин, караңгы булганлыктан, аны бу вакытта күреп булмый.
Яз: Күке – урман кошы. Аны башка исе6м белән “Кәккүк” дип тә йөртәләр. Тик ул безнең арык буендагы әрәмәлеккә һәр җәйдә килә. Авылыбызда бөтен кешенең күке тавышын ишеткәне бардыр, мөгаен.
Күке.
Саныйсың да саныйсың – күке, ничек армыйсың?
- Күк-кү, - дисең,- күк,- дисең,- алда гомерең күп,- дисең.
Җирдә барлык кешеләргә озын гомер телисең,
Имин гомер телисең, матур гомер телисең.
Шулай булгач, күке дустым, син шундый да әйбәттер,
Синең хакта, оясы юк, нәселсез ул, биләмче, дип
Сөйләүләре гайбәттер. Әлбәттә, бу гайбәттер!
Яз: Күке баласы, йомыркадан чыгуга, үзе белән бергә дөньяга килгән кош балаларын оядан кысрыклап чыгара башлый. Ни өчен дисезме? Чөнки күке бик күп ашый. Ояда берүзе калса, ризык күкегә генә эләгә.
Торналар килде.
Кар сулары аккан чакта, тезелешеп җылы яктан
Торналар кайтты безгә, канатлар какты безгә.
Кычкырдылар: “Торыйк-торыйк, сезнең белән дуслар булыйк,
Көзгә чаклы бергә торыйк! Торыйк-торыйк, Торыйк-торыйк!”
Яз: Торна башка кошлардан аермалы буларак агачка кунмый. Ул - матур гәүдәле, нәфис хәрәкәтле күчмә кош.
Әйдәгез, укучылар, хәзер кошлар турында белемнәребезне сынап карыйк әле. Миннән - табышмак, сездән - җавап.
Яз: Кошларны ничек сакларга була? Исеңдә тот!
- Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл!
- Кошларны куркытма, үтермә!
- Кошлар бала чыгарганда, ашатканда шаулама!
- Кош ояларын туздырма. Йомыркаларга, кошчыкларга тимә!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кошларның экологик роле
В данной презентации рассматривается экологическая роль птиц, их значение в жизни человека....
Тукайны яратабыз
Г.Тукайның туган көненә багышлына....
3 сыйныф, "Без җәйне яратабыз"
Татар теленнән ФДББС нигезендә төзелгән дәреснең технологик картасыТатар теле, 3 сыйныф дәреслеге буенча төзелгән дәрес план-конспекты Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова, Л.Ә. Гы...
"Без татарча укырга яратабыз"
Пособие по чтению на основе текстов И.Л.Литвинова для русскоязычных учащихся 3-4 классов...
Без чисталык яратабыз.
Урок по татарскому языку в 5 классе по теме "Без чисталык яратабыз"...