Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
план-конспект урока на тему

Галиванова Гузель Анваровна

Татар теленнән үрнәк дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tindsh_iyarule_kup_iyarchenle_katlauly_kushma_zhoml.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

I. Дәреснең максатлары:

               1) коммуникатив максат: кушма җөмләләрне дөрес кулланып,  “Туган ягым табигате” темасы буенча диалогик сөйләм оештыру;

       2) тәрбияви максат: укучыларда туган ягыбызга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

II. Бурычлар:

       1. Сөйләмдә тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне дөрес куллануга ирешү.

       2. Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне башка төр кушма җөмләләрдән аерырга өйрәнү.

III. Принциплар:

       1) дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;

       2) лингвистик: функциональ (тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне сөйләм оештырудагы роленнән чыгып өйрәтү), бүлекара бәйләнеш принцибы;

              3) гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик;

       4) хосусый-методик: грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге.

IV. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү.

V. Укыту алымнары: темага карата фикер алышу, рәсемнәр буенча җөмләләр төзетү.

VI. Дәреснең төре: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

VII. Җиһазлау: карточкалар, туган як сурәтләнгән фоторәсемнәр җыелмасы.

                                           Дәрес планы

I.  Башлам өлеше                                                                                   1 мин.

II. Актуальләштерү этабы:                                                               14 мин.

       1. Өй эшен тикшерү:

           а) телдән сораштыру үткәрү;                                                      6 мин.

           б) махсус карточкалардагы күнегүләрне эшләү һәм тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне  билгеләү.                              8 мин.

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:                                  15мин.

        1.Карточкалар белән эшләү (язма).                                             10 мин.                                                                                              

        2.Табигать темасы белән бәйле булган фоторәсемнәр белән эшләү (телдән).                                                                                                           5 мин.                                                                                                                                                                                                      

IV. Йомгаклау:                                                                                       3 мин.

      1) нәтиҗә ясау.

      2) билгеләр кую.                                                                                

V. Өй эше:  Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр кертеп, “Туган ягым табигате” темасына сочинение язарга.                     2 мин.                          

                                         

                                                Дәрес барышы

I. Башлам өлеше:

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Укучы: Исәнмесез!

Укытучы: Утырыгыз! Бүген татар теле дәресен мин алып барачакмын. Минем исемем – Гүзәл Әнвәровна. Бүген кем дежур? Дәрестә барыгыз да бармы?

Укучы: Бүген класста мин дежур. Дәрестә ... юк, ул авырый.

II. Актуальләштерү этабы:

Укытучы: Ярый, яхшы. Хәзер әйдәгез дәресне башлап җибәрик. Укучылар, узган дәресләрдә сез нинди тема үттегез?

Укучы: Без тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнә башладык.

Укытучы: Бик яхшы. Алайса әлеге теманы искә төшереп китик. Нинди җөмләләрне катлаулы кушма җөмләләр дип атыйлар?

Укучы: Икедән артык җөмләдән торган кушма җөмлә катлаулы кушма җөмлә дип атала.

Укытучы: Ә тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә нинди була?

Укучы: Мондый төр җөмләләрдә иярчен җөмләләр баш җөмләнең бер үк кисәген бер үк яктан ачыклыйлар, бер үк сорауга җавап бирәләр.

Укытучы: Әлеге төр җөмләгә мисаллар китерә аласызмы? (Укучылар үзләре җөмлә төзиләр, тактада схемасын сызып күрсәтәләр)

Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Сез теманы аңлагансыз. Димәк, күнегүләр эшли башласак та була.

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:

 Укытучы: Укучылар, сез тактага язылган җөмләләрне күрәсез. Кайсыгызның әлеге җөмләләрне тикшерергә теләге бар? (Укучылар берәмләп такта янына чыгып, җөмләләрне тикшерәләр, схемасын сызалар) Ә калган укучылар әлеге мисалларны дәфтәрләрендә эшлиләр. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге датаны язып куегыз.  

1)Аяк асты кипшереп, җир өсләре яшәргәч, шомыртлар чәчәк аткач, түтәй белән үзебезнең авылга кунакка киттек.

2)Буе талчыбыктай, үзе уңган, шуның белән матурлар арасында да үзен кимсетергә юл бирмәде.

3)Әгәр шушы бахбайны сатсалар, минем ат сатып алырлык акчам, аны тотар урыным булса, соңгы күлмәгемне, фатирымдагы соңгы өстәлемне биреп алыр идем.

 Укытучы: Яхшы, сез барыгыз да тактадагы мисалларны дөрес эшләдегез. Димәк, алган белемнәрегезне күнегүләр эшләгәндә куллана аласыз. Мисаллар эшләвебезне дәвам итәбез, укучылар. Мин хәзер сезнең һәрберегезгә дә карточкалар таратып чыгам. Анда бишәр җөмлә китерелгән. Сез, тактада эшләгән кебек, әлеге мисалларны тикшереп, аларның схемаларын төзергә тиеш буласыз. Кем эшләп бетерә, миңа күрсәтерсез. Сорауларыгыз булса, миңа мөрәҗәгать итегез (Укучылар дәфтәрләрендә эшлиләр, чиратлап тактада да эшләргә мөмкин).

                                   1нче карточка.

1)Өйләрендә әллә никадәр җиһазлар булмаса да, җәмәгатьләре шул карт-карчык берлән бетсә дә, Гөлйөзем әби көн буе эштән бушамый иде.

2)Мин гашыйк булганга,

   Син гашыйк булганга,

   Ал гөлләр сибелгән

   Кояшлы юлларга.

3)Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч,

   Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч.

4)Хәзер бөтен нәрсә дәррәү кузгалып, күтәрелеп бара: арышлар сабакка сузыла башлаган, бодайлар куе булып, кучкыл яшел булып, егетләр мыегыдай, сузылып кына чыгып килә; сөрелмәгән чирәмнәрдә яшь үлән былтыргы корыган үләнне басып, каплап та киткән, кайберләре инде чәчәкләрен дә ачарга өлгергән.

5)Ямьле язлар җиткәч,

   Бозлар агып киткәч,

   Зәңгәр күлгә аккош агыла.

                                   2нче карточка.

1)Күрдем хәзер: эшкә һичнәрсә тиң түгел, эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел.

2)Шул тынлыкта гомер үтеп килгәндә, шул тынлыкның очы, төбе күрелмәгәндә, беркөнне иртә берлән хәзрәт йоклап ятканда, Сөннәтче бабай, ишекне кагып, хәзрәтне уятты.

3)Ә 1236 елны Болгар шәһәрләрен монголлар басып алганда, 1552 елны Иван Грозный ханлыкны яулаганда, кальга диварлары ишелгәндә, китаплар һәлак булмаганмы соң?

4)Менә шулай гөрләшеп

   Гомер итеп ятканда,

   Урмандагы юкәләр

   Шаулап чәчәк атканда,

   Эшче кортлар барысы

   Иртүк эшкә киткән ди.

5)Кыш узып яз җиткәч, сабан чәчүләре беткәч, безнең яктагы авылларда борынгы гадәт буенча Сабантуйлары башланып китә.

Укытучы: Яхшы, укучылар. Сез теманы әйбәт үзләштергәнсез. Барлык мисалларны да дөрес эшләдегез. Игътибар иткән булсагыз, күпчелек җөмләләр табигать хакында иде. Әйдәгез, без сезнең белән туган як табигате хакында кечкенә генә әңгәмә оештырып алыйк. Сез табигатьтә булырга яратасызмы?

 Укучы: Әйе, миңа бигрәк тә җәйге табигать күренеше ошый.

 Укытучы: Кайсы ягы белән ошый ул сиңа?

Укучы: Урманның яшеллеге, кошларның сайравы белән ошый. Җәйге ялларны авылда уздыргач, күпчелек вакытны табигать кочагында үткәрәм.

Укытучы: Башка укучыларда нинди фикерләр бар? Сезгә туган ягыгызның табигате кайсы ягы белән үзенчәлекле тоела? (Һәр укучының фикерен тыңлау) Дөрестән дә, һәр кешегә үзенең туган ягы, аның табигате якын, кадерле. Кайларда гына яшәсәк тә, без туган ягыбызны хәтердән чыгармаска тиешбез. Табигатьне саклауга да үзебездән өлеш кертергә бурычлы без.

V. Йомгаклау:

Укытучы: Укучылар, без бүген тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр темасын ныгыту өчен, төрле күнегүләр эшләдек. Ә иртәгә әлеге теманы гомумиләштереп кабатларбыз, нәтиҗәләр ясарбыз. Шуңа күрә иртәгә барыгыз да теманы кабатлап, яхшылап өйрәнеп килегез. Дәрес башында мөстәкыйль эш – тест эшләячәкбез.                                              


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Синтетик иярченле кушма жомлэлэр

8 класста татар теле дэресеннэн дэрес эшкэртмэсе...

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Катлаулы кушма җөмлә

Катлаулы кушма җөмлә  һәм аның төрләре белән таныштыру дәресе өчен презентация....

“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” ( 8 нче сыйныф )

“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 8 нче сыйныф )...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...