“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” ( 8 нче сыйныф )
план-конспект урока (8 класс) по теме

Саппарова Руфия Рафисовна

“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 8 нче сыйныф )

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kup_iyarchenle_katlauly_kushma_zhomllrne_kabatlau.doc319.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау ” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 8 нче сыйныф )

I. Дәреснең максатлары:

1. коммуникатив максат : күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр турында гомуми төшенчәне кабатлау;

2. фәнни максат : күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне таба белү, күнекмәләре булдыру һәм кулланырга өйрәтү;

3. тәрбияви максат: стилистик яктан дөрес җөмләләр төзергә өйрәтү.

II. Дәреснең бурычлары : күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрнең төрләрен танырга, текстан аларны аера белү.

III. Дәреснең принциплары :

1.  дидактик принциплар :  фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, укучыларга индивидуаль якын килү, предметара бәйләнеш;

2.  лингвистик принциплар : функциональ бүлекара бәйләнеш;

3. гомуметодик принциплар: коммуникатив;

4.  хосусый методик принциплар : лексик – семантик, морфологик – синтаксик.

IV. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, аңлату – күрсәтү.

 V. Укыту алымнары: таблица белән  эшләү, темага карата фикер алышу.

VI. Дәреснең төре: кабатлау дәрес.

VII. Җиһазлау: таблица, карточкалар, презентация.

VIII. Кулланылган әдәбият исемлеге:

 1. Зәкиев М. З. Татар теле : Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан : Мәгариф, 2002 – 159б.

 2. Зәкиев М. З. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе. Укучылар һәм студентлар өчен кулланма. – Казан. Тат.кит.нәшр.,1984.

 3. Хәсәншина Р.Т. Татар теле : татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с - фы өчен дәреслек. – Казан : Тат. кит.нәшр.,2011 – 175б.

4. Сафиуллина Ф, Зәкиев М. Хәзереге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002.

                                             Дәрес планы

I. Башлам өлеше:

1. Исәнләшү

2. барлап чыгу.      

II. Актуальләштерү этабы:  

 1.Үтелгән күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне кабатлау, сорауларга җавап алу.

  2. Белемнәрен тикшерү.

  III. Яңа материалны аңлату:    

   1. Күп  иярченле катлаулы кушма җөмләләр турында гомуми мәгълүмат бирү.

    2. Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне табарга өйрәтү, ныгыту.

  IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:

   1. Перфокарта белән эшләү.

   2. Карточка белән эш : бирелгән җөмләләрнең төрен, схемасын билгеләргә.

  V. Өйгә эш : 417, 418 нче күнегүләр һәм 419 нчы күнегү.

  VI. Дәрескә йомгак: сорау – җавап формасында.

                                                                                         

                                       

                                           Дәрес барышы

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Укучылар алдагы дәрес материалын кабатлап алыйк. Без сезнең белән алдагы дәрестә нинди тема үткән идек?

Укучы: Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә дип аталган теманы үттек.

Укытучы: Катлаулы кушма җөмлә ничә җөмләдән тора?

Укучы: Икедән артык гади җөмләдән тора.

Укытучы: Ә туларак җавап?

Укучы: Икедән артык гади җөмләдән торган кушма җөмлә катлаулы төзелмә ( катлаулы кушма җөмлә ) дип атала.

Укытучы: Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә үз эчендә нинди төрләргә бүленә?

Укучы: Тиңдәш иярүле, тиңдәш түгел иярүле, бер – бер артлы иярүле, берничә төр иярүле.

Укытучы: Бик дөрес. Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр үз эчендә 4 төркемгә бүлеп тикшерелә.

 Теоретик  материалны кабатлау

 Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр үз эчендә 4 төркемгә бүлеп тикшерелә:

  • тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә 
  • тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә 
  •  бер-бер артлы (дәрәҗәле) иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
  •  берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә 

Укытучы: Шулай итеп, укучылар тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип нинди җөмләне атыйбыз?

Укучы: Ике яки икедән артык иярчен җөмлә бер баш җөмләгә ияреп килсә һәм җөмләләр үзара тиңдәш булса, мондый җөмләне тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип атала.

Укытучы: Әгәр  иярчен җөмләләр турыдан – туры бер баш җөмләгә түгел, ә бер - бер артлы ияреп килсәләр? Бу нинди төр җөмлә була?

Укучы: Иярчен җөмләләр турыдан - туры бер баш җөмләгә түгел, ә бер - бер артлы ияреп килергә мөмкиннәр. Мондый җөмлә  бер - бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә дип атала.

Укытучы: Күрәм, укучылар алдагы дәрес материалын яхшы үзләштергәнсез һәм без бүген сезнең белән күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр дигән теманы ныгытабыз.

Укытучы: Ә хәзер укучылар, җөмләләр тикшерәбез . Тактага өч укучы чыга. Зилә, Гөлназ, Эльвира. ( тактада җөмләләр бирелгән була). Сез җөмләнең баш кисәкләрен, төрен билгеләргә һәм схемасын төзергә тиеш буласыз.

1.  Сынса шушы кураем.

     Сайрамаса тургаем,

     Гөлем кипсә, җил җиңсә,

     Мин дә түзәмен, мөгаен. Бу җөмләне Зилә тикшерә.

2.  Беренче кар төшәр алдыннан, бер ир бала дөньяга килгәч, икесенең дә башлары күккә тиде. Моны син тикшерәсен.

3. Әтисе әйткән була тагын: ашны икмәк белән ашасаң, көчен арта. Эльвира тикшерә.

Укытучы: Ә калган укучылар мөстәкыйль рәвештә китаплардан эшли. Беренче вариантка № 5 карточка 63 нче биттәге, ә икенче вариантка 7 нче карточка 64 нче биттәге җөмләләрне тикшерәсез. Укучылар, эшлибез!

Укучы: Руфия Рафисовна мин җөмләне тикшереп бетердем. ( Зилә)

Укучы: Зилә: Баш җөмлә – бишенче җөмла. 1, 2, 3, 4 җөмләләр - иярчен җөмләләр.

Укытучы: Дөрес. 1, 2, 3, 4 җөмләләр төзелеше ягыннан нинди?

Укучы: Алар – төзелеше ягыннан синтетик.

Укытучы: Әйе, ә мәгънәләре ягыннан нинди җөмләләр ?

Укучы: Мәгънә ягыннан шарт җөмләләр, бишенче җөмләгә - са / - сә шарт фигыль формасы ярдәмендә ияргәннәр.

Схемасы:

- са шарт фигыль формасы

   Укучы : Бу – тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

   Укытучы: Бик дөрес, Зилә.

   Укытучы: Икенче җөмләне Гөлназ тикшергән. Тикшерәбез.

   Укучы: Беренче кар төшәр алдыннан, бер ир бала дөньяга килгәч, икесенең дә башлары күккә тиде . Әлеге катлаулы төзелмә өч гади җөмләдән тора.  Өченче җөмлә - баш җөмлә.  Беренче җөмлә –Беренче кар төшәр алдыннан; икенче җөмлә Ир бала дөньяга килгәч. Беренче, икенче җөмләләр – иярчен җөмләләр. Алар – төзелеше ягыннан синтетик, мәгънәсе ягыннан вакыт җөмләләр. Бу - бер – бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

           Схемасы:

   

 - гәч х.ф III т.

   алдыннан бәйлек сүзе.

Укытучы: Бик дөрес.

Укучы: Руфия Рафисовна миндә җөмләне тикшереп бетердем.

Укытучы: Әйдә җөмләңне  укы, Эльвира !

Укучы:  Әтисе әйткән була тагын: ашны икмәк белән ашасаң, көчен арта. 

Әлеге катлаулы төзелмә өч гади җөмләдән тора. Беренче җөмлә – Әтисе әйткән; икенче җөмлә – Икмәк ашасаң; өченче җөмлә – Көчен арта.  Беренче җөмлә - баш җөмлә. Икенче, өченче – иярчен җөмләлә, мәгънәсе ягыннан – тәмамлык. Алар – төзелеше ягыннан: өченче җөмлә – аналитик, ә икенче җөмлә - синтетик, мәгънәсе ягыннан шарт җөмлә. Бу - бер – бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

          Схемасы:

        Көттерү паузасы.

     - са шарт фигыль формасы

Укытучы: Ә сез укучылар эшләп бетердегезме? Тикшерәбез!

Беренче вариант схемасы:

                                           

                        көттерү паузасы

                                - сә дә кушымчасы

Бу - бер – бер артлы иярүлекүп иярченле  катлаулы кушма җөмлә.

   Икенче вариант схемасы:

Бу – тиңдәш түгел иярүле катлаулы кушма җөмлә.

Укытучы: Укучылар, хаталарыгыз бармы?

Укучы: Юк.

Укытучы: Ә хәзер укучылар перфокарта тутырабыз. Тактага карыйбыз! Бирем. Перфокартаны тутырып, ачкыч сүзне табыгыз. Сотавында әлеге сүз булган синтаксик терминны язып куегыз. ? Перфокартага җөмләләрне күчереп языгыз, баш кисәкләрнең асларына сызып, җөмлә чикләрен һәм төрләрен билгеләгез.

1. Иреннәре күгәргәнче, тешләре тешкә бәрелгәнче, алар судан чыкмый.

2. Очы – кырые күренмәгән бу күкрәп үскән иген шулкадәр якын, хәтта башакларның бер – берсенә ышкылып кыштырдаулары ишетелә.

3. Язлар җиткәч, сугыш бетәсен көтеп утыра сабый балалар.

4. Йолдызлар чекрәеп карап торганда, күл өсте ай нуры белән  тулганда, үрдәкләр шулай уйга чумганда, күктән, бик җитез итеп, канат җилпегән тавыш ишетелде.

5. Мин яза торган китаплар укыр өчен кызыклы, тормыш өчен файдалы, чөнки алар тормыштан алып язылган.

1

2

3

4

5

Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

К

И

П

М

Е

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

А

У

Ф

С

А

Бер – бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Җ

А

Ш

Н

С

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

С

Ә

Т

Ө

Ш

Укытучы: Укучылар, аңладыгызмы биремне? Берничә вакыттан соң перфокартаның җаваплары слайд рәвешендә татктада күрсәтелә! ( слайд 2)

1

2

3

4

5

Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

К

И

П

М

Е

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

А

У

Ф

С

А

Бер – бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Җ

А

Ш

Н

С

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

С

Ә

Т

Ө

Ш

Термин дәфтәргә языла: Икедән артык гади җөмләдән торган кушма җөмлә катлаулы төзелмә ( катлаулы кушма җөмлә ) дип атала.

1. 1)Иреннәре күгәргәнче, 2)тешләре тешкә бәрелгәнче, 3) алар судан чыкмый. (Бу – тиңдәш иярүле күп иярченле  катлаулы кушма җөмлә).

Схемасы:

- гәнче ( х.ф куш. 4 төр)

2.1) Очы – кырые күренмәгән 2) бу күкрәп үскән иген шулкадәр якын,  3)хәтта башакларның бер – берсенә ышкылып кыштырдаулары ишетелә.  

(Бу - тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә).

Схемасы:

  • гән куш.                                                              шулкадәр (мөн.сүз )

3. 1)Язлар җиткәч, 2)сугыш бетәсен 3)көтеп утыра сабый балалар.

(Бу - бер – бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә).

  • н төшем килеше куш-сы.

-кәч куш-сы.

4.  1)Йолдызлар чекрәеп карап торганда, 2)күл өсте ай нуры белән  тулганда, 3)үрдәкләр шулай уйга чумганда, 4)күктән, бик җитез итеп, канат җилпегән тавыш ишетелде.  (Бу – тиңдәш иярүле күп иярченле  катлаулы кушма җөмлә).

- ган( с.ф) + - да ( ур.в.к)

5. 1)Мин яза торган  2)китаплар укыр өчен кызыклы, тормыш өчен файдалы, 3)чөнки алар тормыштан алып язылган.  (Бу - тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә).

янәшә тору        чөнки теркәгече

  • ган кушымчасы

Вакыт калса тагын җөмләләр бирелә. Слайдта чыга. Укучылар эшләп бетергәч, дөрес җаваплар слайдта чыга.

1. 1)Буе тал чыбыктай, 2) үзе уңган, 3) шуның белән ул матурлар арасында да үзен кимсетергә юл бирмәдә.  (Бу – тиңдәш иярүле күп иярченле  катлаулы кушма җөмлә).

шуның белән – ялгызак

мөнәсәбәтле сүз.

2 1) Әллә сыерчыклар бик моңлы сайраганга, 2) әллә улының бөтен гомере күз алдыннан узганга, 3) ул бүген аеруча дулкынланды. (Бу – тиңдәш иярүле күп иярченле  катлаулы кушма җөмлә).

- ган + га куш - сы

3. 1)Бөтен дөнья миңа каршы булып та, 2) син минем якта булсаң, 3)без җиңәрбез. (Бу - тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә).

- ып куш-сы + та теркәгече                                      - са куш – чы

Укытучы: Укучылар, бүген без күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү буенча белемнәребезне кабатлап, ныгытып үттек.

Димәк, күп иярченле катлаулы кушма җөмлә үз эчендә нинди төрләргә бүленде?

Укучы:

Укытучы: Бик дөрес. Нәрсә соң ул катлаулы кушма җөмлә?

Укучы: Икедән артык гади җөмләдән торган кушма җөмлә катлаулы төзелмә ( катлаулы кушма җөмлә ) дип атала.

Укытучы: Әйе. Хәзер көндәлекләрегеәне ачыгыз, өй эшен языгыз. Өй эше итеп сезгә 419 нчы күнегү һәм 417, 418 нче күнегүләр.

               Ахырдан дәрестә катнашучыларга билге куела.

               Укытучы:Укучылар миңа сорауларыгыз бармы?

               Укучылар: Юк!

               Укытучы: Булмаса дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

Укучыларның иярченле кушма җөмлә турында белемнәрен ныгыту, иярченле кушма җөмләләрне күнегүләрдә аера белү һәм сөйләмдә куллану күнекмәсен ныгыту, синтаксик анализ ясау, системага салу; иҗади фикерлә...

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау  . (9нчы сыйныф, ДЙАга әзерлек дәресе)...

Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Татар теленнән үрнәк дәрес планы...