Туган телем-татар теле
методическая разработка (8 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Туган телем- татар теле.
Максат: балаларда Туган илгә , татар теленә , үз халкына мәхәббәт тәрбияләү;
Җиһазлау: Ι . Плакатлар :
- И туган тел ,и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле.
Г. Тукай
2) Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел.
Г. Тукай
3) Тел- халыкның рухы ул. Телдә аның табигате,күңеле һәм тормышы ,көнкүреше чагыла.
ΙΙ. Татар көйләренең магнитофон язмалары.
ΙΙΙ. Туган тел турында мәкальләр.
Әдәби кичәнең барышы :
Укытучы :Без – татарлар , туган телебез – татар теле.
Татар теле... Тугач та иң газиз кешенең ишетә башлаган , күп гасырлык тарихы булган , Каюм Насыйрилар , Тукайлар нигез салган , 7 миллион халык сөйләшкән , дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән ,чит илләрдә дә өйрәнелә торган , бүгенге көндә җитлеккән , камилләшкән ,теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган , Моабитнең таш диварлары эчендә дә тынмыйча , аның калын стеналарын тишеп чыгып , бөтен дөньяга яңгыраган , утларга – суларга салсалар да ,чукындырсалар да , ассалар – киссәләр дә исән калган ,иң – иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган – сыгылмаган ,баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.
Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган ? Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй- хисләрен башкаларга сөйләмәгән ?
1 нче бала:И минем җандай кадерлем,
И җылы , төре телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәмең белән мин ,
Тик синең сүзләрең белән
Уйларың йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
Укытучы : Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан ,туган җир , ата – ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек , изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз , иң якын кешесе – анасы өйрәтә , шул телдә аңа бишек җырларын җырлый , иркәли , юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.
“Туган тел” җыры ( Г . Тукай сүзләре , халык көе ) башкарыла.
Укытучы : Әйе , мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай үзенең туган теленә булган ихтирамын әнә шулай итеп биргән.
Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул тышкы ямь бирү чарасы , матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган , аны иң элек аралашу , аңлашу , тәрбия коралы итеп тә караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп , “туган тел” , “матур тел” , “ әткәм- әнкәмнең теле” дип атаган.
2 нче бала : Без татарлар
Без – татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган халык.
Без - татарлар.
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья илләре.
Без – татарлар!
Батыр халык дигән
Зур даныбыз әле сүнмәде.
Без – татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
“ Ак каен” җыры ( З. Ярмәки сүзләре , халык көе) башкарыла.
Укытучы : Туган тел. һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле , бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни” , “әти” , “әби” , “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган- үскән ил – җирнең якынлыгын , Ватанның газизлеген бер әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз , Милләтебез сәнгать ияләренең матур – матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз , рухланабыз.
3 нче бала : Н. Исәнбәт “ Өч матур сүз”.
4 нче бала : Дөньяда иң–иң матур ил –
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң–иң матур тел –
Ул минем туган телем
“ Балам”, - диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“ Әнкәем”, - дип әниемә
Мин туган телдә дәшәм.
5 нче бала : Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“ Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
6 нчы бала : Г. Гыйлманов “ Мин татар малае”
Чатнашып сөйләшәм
Үз ана телемдә.
Оялмыйм , курыкмыйм , -
Мин бит үз илемдә!
Башымда – чигүле ,
Каюлы түбәтәй.
Догалар укырга
Өйрәтә дәү әтәй.
Тәүфыйклы булырга
Кирәген беләм мин.
Чын татар малае
Йөрәгем белән мин!
7 нче бала : Ш. Галиев “ Туган тел” шигыре
8 нче бала : Ф.Яруллин “ Анам теле” шигыре.
9 нчы бала : Дибәҗә Каюмова “ И телем”
И телем ! Ничә гасырлар
Ирек даулаган телем.
Дөнья теле булмасаң да ,
Җиңгәннәр теле бүген.
И безнең санлы телебез.
И безнең данлы юлдаш.
Нур сибәсең , җан өрәсең.
Син безнең якты кояш.
10 нчы бала : Рафис Корбанов “ Туган ил”
“ Әткәм” , “ әнкәм” сүзе белән
Ачылган телем минем!
Син бирдең миңа ышаныч
Кичкәндә белем илен.
Ата- бабамнар үткәнен
Белдем мин синең аша.
Башка телләрең эченә
Кердем мин синең аша.
11 нче бала : Гөлзада Әхтәмова “ Туган телем”
Татар теле – туган телем
Гасырларны кичкән тел ул ,
Давылларда өзелмичә ,
Төнбоектай үскән тел ул.
Татар теле мирас булып
Борынгыдан калган тел ул.
Байлыгына , муллыгына
Сокландыра алган тел ул .
Татар теле җырлар аша
Уйлар чынга ашкан тел ул
Сөю тулы йөрәкләрне
Җан дусларга ачкан тел ул.
Татар теле - дөнья теле ,
Шундый камил, шундый матур.
Җирдә әле бик күпләрнең
Күңелләрен үзенә тартыр.
Татар халык биюе.
Укытучы : Ә хәзер мин сезне кечкенә Марат белән таныштырасым килә. Игътибар итегез әле , ул ничек матур итеп ана телендә сөйләшә , хәтта әнисен дә өйрәтә.
Сәхнәләштерү :
Әнисе : Әйдә инде, улым, тизрәк, садикка соңга калабыз.
Марат : Хәзер әнием.
Әнисе : Тагын ни булды?
Марат : Син дөрес әйтмисең , әнием. Без бит садикка түгел , бакчага соңга калабыз. Дөрес әйт , әнием.
Әнисе : Әйдә, балам, әйдә, үскәнем, бакчага соңга калабыз.
Укытучы : Укучылар , Марат әнисе белән ник килешмәгән?
Балалар : Чөнки әнисе рус сүзе катнаштырып сөйләшкән.
Укытучы : Әйе, укучылар, без кечкенәдән үк үз телебезне, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармагыз.
Җыр “ Кояш гомере”.
Укытучы : Укучылар , бүген без сезне җәнлекләрнең дә үз ана телендә сөйләшүләре турында шигырь белән танышырбыз
Ш. Галиев “ Рус казлары – га га га”
Русларда да бар казлар
Татарда да бар казлар.
Рус казлары : га- га- га , ди
Татар казы : кыйгак , ди.
Русларда да бар үрдәк,
Татарда да бар үрдәк.
Русныкылар : кря – кря , ди ,
Татарныкы : бак – бак , ди.
Русларда да бар әтәч,
Татарда да бар әтәч.
Русларныкы : кукареку!
Татарныкы : кикрикүк!
Русларда да бар маэмай ,
Татарда да бар маэмай.
Рустагысы : гав , гав , ди.
Татарныкы : һау , һау , ди.
Гав ,гавларга юлыксам мин ,
Русча гына эндәшәм.
һау, һауларны күргән чакта ,
Гел татарча сөйләшәм.
Укытучы : Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле кыйммәт тел.
Укучылар туган тел һәм сүз турында мәкальләр сөйлиләр.
- Ананың балага биргән иң матур бүләге – тел.
- Иң татлы тел – туган тел , анам сөйләп торган тел.
- Тел- белемнең ачкычы , акылның баскычы.
- Телләр белгән – илләр белгән.
- Теле чибәрнең үзе чибәр.
- Әдип башы – тел.
- Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
- Сүзе яхшы булса , нурлана йөзе.
- Миндә авыз бар диеп,
Бертуктаусыз сөйләшмә.
Җыр Г. Афзал “ Туган җиреңнән китмә”.
Укытучы : һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияты, тарихы , көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһеңлелеге өчен барыбызга да армый– талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.
Әдәби кичәне мондый шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә
Тел ачылгач әйтә алсаң “ Әни!” – дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң “ Әти!” – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас ,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта әйтә алсаң “ Әни!” – дип,
Соң минутта әйтә алсаң “Әти!” – дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Инша "Туган телем – татар теле."
Туган тел турында инша...
Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .
Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...
Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .
Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...
Туган телем-татар теле
Балаларда Туган илгә, татар теленә , үз халкына мәхәббәт тәрбияләү....
Туган тел - ана теле
Клаасный час посвященный к дню родного языка на татарском языке...
Туган телебез- татар теле. (мастер-класс)
Туган телебез- татар теле.(мастер-класс)...
Туган телебез- татар теле. (мастер-класс)
Туган телебез- татар теле.(мастер-класс) презентация....