Проектная работа "Батырлар эзе буйлап" ("По следам героев" ) посвященная герою М.Джалилю
проект (9 класс) на тему
Рус мәктәбендә белем алучытатар төркемнәре өчен 9нчы сыйныфта татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган проект эше.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
musa_zhalal_proek_deres.doc | 120 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы
Проект эше
Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү
“Батырлык һәм талант гәүдәләнеше”
Проектның паспорты.
1. Проектның исеме: “Батырлык һәм талант гәүдәләнеше” .
2. Җитәкче: Җәләлетдинова Гөлия Тәлгать кызы.
3. Консультантлар: Володина Е.Л. - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,Титова Е.Н.- китапханәче, Нәбиуллина Г.Ш.- шәһәр ресурс үзәк җитәкчесе.
4. Проектта карала торган фән: татар әдәбияты.
5. Төп темага якын булган башка фәннәр: әдәбият белеме, татар теле, тарих.
6. Проектта катнашучыларның яше: 14-15 яшь.
7. Проектны башкаручылар:
1 нче төркем: 2 нче төркем
- Гәрәфетдинова Лиана- җитәкче 1) Дәүләтшина Айгөл - җитәкче
- Әхмәров Салават 2) Биктаһирова Ләйсән
- Булатов Айрат 3) Галимова Диләрә
- Бәһәветдинова Әлинә 4) Гыймалетдинов Эмил
- Галлямова Регина 5) Гатин Гомәр
6) Латыпова Диләрә 6) Магавиева Миләүшә
7) Рәхмәтуллина Алсу 7) Сираҗетдинов Рәнис
2 төркем өчен дә презентация әзерләүче - Курманаева Элвира
8. Проектның төре: эзләнү – тикшеренү характерындагы эшчәнлек.
9. Заказ бирүче: татар теле һәм укытучылары муниципаль методик берләшмәсе.
10. Проектның максаты: Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү.
11. Бурычлары:
- ораторлык сәләтләрен үстерү
- югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү
- патриотик тәрбия бирү
- әдипнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү күнекмәләре формалаштыру.
12. Кирәкле җиһазлар: Муса Җәлил иҗаты һәм тормышы турында материаллар, М.Җәлилнең шигырь җыентыклары, папка, файллар, принтер, диск, презентация, компьютер.
13. Аннотация.
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек,тугрылык кебек тирән мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә М.Җәлил күз алдына килә. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул халкыбызның горурлыгы.Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши.
14. Нәтиҗәсе: эзләнү-тикшеренү эшләрен папкага туплау, презентация әзерләү, тыңлаучылар каршында чыгыш ясау.
15. Проект өстендә эшләү этаплары:
- М.Җәлилнең тормыш һәм иҗаты турында тирәнтен өйрәнү .
- Җәлил турында материал туплау һәм презентация әзерләү.
- Җәлил иҗатын чорларга бүлү, эзләнү – тикшерү эшенең юнәлешен билгеләү.
- Шигырьләрен сайлау.
- Эш бүлешү (чыгышлар, шигырьләр, компьютерда бастыру, презентация әзерләү).
Беренче төркем укучыларының чыгышлары.
Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм башлангыч чор иҗаты.
Гәрәфетдинова Лиана. Муса Җәлил1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Алты яшеннән укырга өйрәнә, кечкенәдән үк җырга, музыкага һәм рәсем сәнгатенә сәләтлелеген күрсәтә, мондалинада уйный. Сигез яшендә солдат хатыннары өчен үз җырларын кушып фронтка хатлар яза, тугыз яшендә инде үзенең шигырьләрен дәфтәргә терки башлый, унөч яшендә беренче язмалары матбугат битләрендә басыла. Балалар өчен пь есалар язып, аларны мәктәп сәхнәләрендә куя. (Экранда әнисе, туганнары, Мостафа авылы рәсемнәре чыга).
Әхмәров Салават. Оренбург төбәгендәге гап-гади Мостафа авылында туып үскән малай үзенең язмышы халык мәнфәгатьләре белән шулай нык үрелер дип башына да китермәгәндер. Авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алып, Оренбургтагы атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсен тәмам итеп, Муса үз вакыты өчен шактый тирән белем ала. Мөселманнарның төп изге китабы булган Коръән тәгълиматын үзләштерә, дөньяви юнәлештәге белемнәргә дә күңелен сала. Бу исә аны югары белем алу юлына алып килә. ( Экранда Оренбургтагы “Хөсәения”мәдрәсәсе)
Булатов Айрат. Казан- дөнья татарларының мәркәзе - аны аеруча үзенә тарта. 20 нче еллар башында ул биредә Көнчыгыш педагогия институты (хәзерге Казан дәүләт педагогия университеты) каршындагы эшче яшьләр факультетында, ягъни әзерлек курсларында укый. Бер-ике ел үзенең туган ягында яшьләр оешмаларында эшләгәннән соң , ул Мәскәү университеның әдәбият факультетенда белем ала.
Рәхмәтуллина Алсу. Муса Мостафа улы Җәлиловның тормыш юлын күзәткәндә, шуңа игътибар итәсең: ул үз алдына һәрвакыт зур бурычлар гына куя һәм куелган максатына ирешә дә. Әйтик, 13 яшендә “Бәхет” шигырен язып, аны Оренбургта чыга торган фронт газетасына - “Кызыл йолдыз”га алып килә. Шуннан соң “кечкенә Җәлил” исеме астында тагын бер –бер артлы язылган шигырьләре басылып чыга. Кечкенә автор үз әсәрләрендә зур фикерләр әйтә, авыр шартларда җиңелми алга баруны, кирәк икән, һәлак булуны ул үзе өчен изге эш итеп санавын белдерә. Яшүсмернең күңеле дөрес сизенгән икән: “Бәхет”шигыре аның гомер программасы була. Шигыр язылып 24 ел үткәч, ул 1943 елда бөтен гомеренә йомгак ясап “Җырларым”шигырен яза. Соңрак композиторлар Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхин шигырьгә көй язалар.
Латыпова Диләрә. 1922 нче елда Җәлил татар рабфагында укыганда газета –җурнал битләрендә шигырьләре, мәкаләләре басыла, “Барабыз”исемле беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Мәскәүдә яшәгән елларында Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли. Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнештә тору Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була: аның шигырьләренә композиторлар көйләр иҗат итәләр, шул елларда “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары, “Хат ташучы”поэмасы туа.(Экранда М.Җ. Казанда, Мәскәүдә хезмәттәшләре белән)
Галлямова Регина. Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса, беренчеләрдән булып сугышка китә, хәрби-политик курсларда укып, өлкән политрук званиесе ала.1942 нче ел. Июнь . Шагырь Волхов фронтында. Каты сугышлар вакытында аларның часте чолганышта кала, Җәлил яралы хәлдә дошман кулына эләгә. Тормышында иң фаҗигале һәм героик көннәр башлана. Әсир ителгәннән соң Җәлилгә, илен, халкан сату хисабына ирек, рәхәт тормыш вәгъдә итәләр. Муса моңа чирканып карый. Ул әсирлек белән килешә алмый, әсирлекне хурлыкка саный, туган ил өчен көрәшне дәвам иттерә алмавы өчен иленнән гафу үтенә. “Кичер, илем!” шигыре
1.Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.
2.Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомерем өчен сатмадым.
Волхов шаһит: изге сугыш антын
Соң чиккәчә керсез сакладым.
3.Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле
Яуганда да туплар, ядрәләр,
Каушамадым кан һәм үлек белән
Тулганда да тирә – әйләнәм.
4.Алда, артта, уңда һәм сулымда
Киселсә дә юлым, күкрәгем
Яраланып канга төренсә дә,
Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.
5.Мин түгелме дуска хат язучы,
“Борчылма, дип, тормыш юлдашым,
Соңгы тамчы каным тамса тамсын,
Тик антыма таплар кунмасын!”
6.Мин түгелме шигырь утым белән
Ант итүче канлы сугышта?
“Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән
Елмаермын соңгы сулышта”.
(Экранда әсирлек чоры)
Баһәветдинова Әлинә. Фашистларның үлем лагере, сорау алу һәм җәзалаулар, шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый, шигырьләре белән дошманга каршы чыга. Аның газаплы, авыр һәм фаҗигале тормышында ике якты йолдызы - тормыш иптәше Әминә һәм сөекле кызы Чулпаны йолдыз булып балкыйлар, Мусага көч, сабырлык өстиләр. (Экранда Әминә , Чулпан.) “Ышанма”, “Төрмәдә төш”шигырьләре.
“Ышанма”
1.Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Ул егылган арып”,- дисәләр,
Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
2.Байрагыма каным белән язган
Антым чакра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?
3. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Алмаштырган илен”,- дисәләр,
Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.
4.Илдән киттем ил һәм синең өчен
Автоматым асып аркама,
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?
5. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Муса инде үлгән”,- дисәләр,
Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.
6.Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
“Үлем”диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
“Төрмәдә төш”шигыре
1.Төштә миңа нәни кызым килде,
Чәчләремне сыйпап тарады.
-Ай-һай, әти, озак йөрдең,- диеп
Күзләремә сөеп карады.
2.Мин кызымны кыстым күкрәгемә,
Шатлыгымнан шашып, исереп,
Шунда сиздем нинди көчлелеген
Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.
3.Чыгып киттек шуннан без болынга,
Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.
Нинди татлы-яшәү, көчле-сөю!
Нинди якты, иркен – җир йөзе!..
4.Мин уяндым. Урным шул ук төрмә,
Кулларымда шул ук богаулар,
Баш очымда шул ук кайгыларым,
Уяныр, дип көтеп торганнар.
5.Аһ, ник үрти мине хыял белән
Тик тилертеп кайтмас язларым,
Ник төш кенә минем шатлыкларым,
Ник бетмәс өн – кайгы, газабым?!
Икенче төркем укучыларының чыгышлары.
“Моабит дәфтәрләре”тарихы
Дәүләтшина Айгөл. Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән әсәрләренең туган илгә әйләнеп кайтулары үзе бер тарих. Беренче дәфтәр-гарәп хәрефләре белән язылганы -1946 нче елда кайта. Аны 1944 нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга, Франциягә килеп җиткәч, аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ә ул, үз чиратында, дәфтәрдәге бөтен текстны күчереп ала. Илгә кайткач, 1946 нчы елда ул дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра.
Сираҗетдинов Рәнис. Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәр исә әсирлектә бергә булган Бельгия иле кешесе Андре Тиммерманс тарафыннан коткарылып калына. Ул аны Брюссельдәге безнең ил вәкиленә тапшыра. Әнә шул юл белән ул да туган Татарстаныбызга кайта. Шулай итеп, Җәлилнең васыяте үтәлә.
(Экранда гәрәп һәм латин телендә язылган шигырь үрнәкләре күрсәтелә)
Гатин Гомәр. Беренче дәфтәрдә алтмыш ике, ә икенчесендә илле шигырь тупланган. Димәк, барысы йөз дә ике шигырь . Аларның унтугызы ике дәфтәрдә дә кабатлана. Шагыйрь үзе йөз егерме биш шигырь һәм бер поэмасы булуы турында яза. Димәк, башкалары илгә кайтып җитмәгән. Аның өченче дәфтәре дә булган дигән сүзләр йөри, тик әлегә ул табылмаган.
Гыймалетдинов Эмил. Муса Җәлилнең әсирлектә язылган күп шигырьләре Моабит төрмәсе исеменнән чыгып, “Моабит дәфтәрләре” исеме белән бөтен дөньяга билгеле. “Моабит дәфтәрләре ”кырык үлем кырык яктан янап торган вакытта иҗат ителә. Алар иң әүвәл бөтен нечкәлекләре белән туган татар телендә яңгырыйлар. Аларны тыңлаганда, татар теленең байлыгына, матурлыгына, гүзәллегенә таң каласың. Шул ук вакытта алар дөньяның бик күп телләрендә яңгырыйлар. Шигырьләрне укыган һәркем Җәлилнең талантына, батырлыгына сокланмый кала алмый.
Магавиева Миләүшә. Җәлилнең үлемсезлек юлы бик озын була. Моны төрлечә үлчәргә була: фаҗигале Волхов фронтыннан алып, гильотинага кадәр санасаң, 791 көн. Авыр, котылгысыз, газаплы, фаҗигалы төрмәләрдә үлем көтеп яткан көннәре - 380 , үлемнән дә шыксызрак булган төрле лагерьларда, ачлыктан җәфаланып уздырган көннәре 300 дән артип китә. Тик Муса үлем көтеп ятмый, ул көрәштәшләренең рухын күтәрә, шаян шигырь ләр иҗат итә, әсирләр арасында яшерен группа оештыра. Фашистлар легионда яшерен оешма яшәвен белеп алалар, кулга алулар башлана. Тоткыннарны Варшава төрмәсенә озаталар, ә бер айдан соң аларны Берлинга китерәләр.Тоткыннарны начар шартларда тоталар, кыйныйлар, имгәтәләр, тик Җәлил һәм җәлилчеләр ахыргы сулышларына кадәр туган илләренә тугрылыклы булып калалар .Шундый шартларда да Җәлил үзенең ялкынлы шигырьләрен иҗат итә, иптәшләренә терәк булып кала. (“Дуска”шигыре)
1.Кайгырма, дус, яшьли үләбез, дип,
Без алмадык сатып гомерне,
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?
2.Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе,
Бәлки менә шушы үлем безгә
Мәңге бетмәс яшәү китерер?
3.Мин ант иттем җанны кызганмаска,
Саклар өчен халкым, илемне,
Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?
4.Мин тиремне саклап исән калмсам,
Үлем миннән аша сикерсә,
Шул яшәүме булыр,”хаин!”диеп
Ил битемә минем төкерсә?!
5.Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер
Ил гомренең тик бер чаткысы,
Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан
Арта бары аның яктысы.
6. Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең
Эзсез сүнә, диеп уйлама!
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда.
Галимова Диләрә. 1944 нче елда Дрезден шәһәрендә суд була. Фашистлар Германиясенә каршы политик көрәш алып барган өчен җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итәләр.(“Соңгы жыр”шигыре)
1.Җир йөзе шундый киң,
Күңелле һәм якты!
Тик төрмәм караңгы,
Ишеге йозаклы!
2.Күктә бер кош оча
Югары, югары!
Мин ауныйм идәндә
Кулларым богаулы.
3.Тышта бер гөл үсә
Яңгырга коенып,
Мин кибәм, мин сулам
Төрмәдә боегып.
4.Мин беләм: бик татлы
Да яшәү тойгысы!
Тик инде мин үләм,
Бу җырым-соңгысы!
1944 нче елның 25 август иртәсендә, Плетцензее төрмәсендә 12 сәгать 06 минутта, Муса Җәлил һәм аның курку белмәс көрәштәшләренең башларын кисәләр. 11көрәшче палач балтасы астына башларын куйганда да Коръән сүзләрен искә төшерәләр, кулга-кул тотынышып елмаялар.
Магавиева Миләүшә. Казан кремле янында бу каһарманнарыбыз истәлегенә һәйкәл-комплекс куелган. Үзәктә М.Җәлилнең мәһабәт образы, ул тау башына кунган бөркетне хәтерләтә, менә кул-аякларын богаулаган чылбырны өзеп ташлар да бәхет өчен көрәшне дәвам иттерер кебек.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
(Экранда Казандагы музее, һәйкәле)
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы
Проект яклау дәресе.
“Батырлык һәм талант гәүдәләнеше”
(Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү дәресе, 8 нче сыйныф,
татар төркеме).
Төзеде: МБУ “7 нче урта гомуми белем мәктәбе”югары квалификацион татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлетдинова Гөлия Тәлгать кызы.
Чистай шәһәре, 2012 нче ел.
Максат: Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәтү;
эзләнү – тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; ораторлык
сәләтләрен үстерү; патриотик тәрбия бирү; мөстәкыйль
фикерләргә өйрәтү.
Җиһаз: Муса Җәлил портреты, М.Җәлил әсәрләреннән күргәзмә,
презентация, сугыш турында документаль фильмнан өзек, видеоязма (М.Җәлил турында материаллар, проект бүлекләре, биремнәр).
Бирем.
1.Проектны яклау барышында туган фикерләрне кыскача нәтиҗә формасында теркәп барырга.
2.Муса Җәлилнең татар поэзиясендә тоткан урынын билгеләргә.
3.Һәр ике төркемнең эшчәнлеген бәяләргә.
Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн укучылар, килгән кунаклар. Бүген безнең әдәбият дәресе гадәттәгеләрдән үзгә булыр, чөнки ул проект яклау дәресе.
“Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас”
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып,батырлык, кыюлык, каһарманлык,талантлылык, тугрылык кебек сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Моның әһәмияте бик зур. Чөнки, Муса Җәлил диюгә,татар халкын, ә татар халкы диюгә, Муса Җәлилне күз алдына китерәсең. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Шуңа күрә дә без Муса Җәлил темасына тукталдык, чөнки бу тема үлемсез, мәңгелек. Бүген “Батырлык һәм талант гәүдәләнеше”темасына проект тәкъдим итәбез. Укучылар, сез ике төркемгә бүленеп эшләдегез, ә хәзер инде үзегезнең әзер проектыгызны якларсыз. Сүз беренче төркемгә бирелә, төркем җитәкчесе – Гәрәфетдинова Лиана.
Гәрәфетдинова Лиана. Муса Җәлил1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Алты яшеннән укырга өйрәнә, кечкенәдән үк җырга, музыкага һәм рәсем сәнгатенә сәләтлелеген күрсәтә, мондалинада уйный. Сигез яшендә солдат хатыннары өчен үз җырларын кушып фронтка хатлар яза, тугыз яшендә инде үзенең шигырьләрен дәфтәргә терки башлый, унөч яшендә беренче язмалары матбугат битләрендә басыла. Балалар өчен пь есалар язып, аларны мәктәп сәхнәләрендә куя. (Экранда әнисе, туганнары, Мостафа авылы рәсемнәре чыга).
Әхмәров Салават. Оренбург төбәгендәге гап-гади Мостафа авылында туып үскән малай үзенең язмышы халык мәнфәгатьләре белән шулай нык үрелер дип башына да китермәгәндер. Авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алып, Оренбургтагы атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсен тәмам итеп, Муса үз вакыты өчен шактый тирән белем ала. Мөселманнарның төп изге китабы булган Коръән тәгълиматын үзләштерә, дөньяви юнәлештәге белемнәргә дә күңелен сала. Бу исә аны югары белем алу юлына алып килә. ( Экранда Оренбургтагы “Хөсәения”мәдрәсәсе)
Булатов Айрат. Казан- дөнья татарларының мәркәзе - аны аеруча үзенә тарта. 20 нче еллар башында ул биредә Көнчыгыш педагогия институты (хәзерге Казан дәүләт педагогия университеты) каршындагы эшче яшьләр факультетында, ягъни әзерлек курсларында укый. Бер-ике ел үзенең туган ягында яшьләр оешмаларында эшләгәннән соң , ул Мәскәү университеның әдәбият факультетенда белем ала.
Рәхмәтуллина Алсу. Муса Мостафа улы Җәлиловның тормыш юлын күзәткәндә, шуңа игътибар итәсең: ул үз алдына һәрвакыт зур бурычлар гына куя һәм куелган максатына ирешә дә. Әйтик, 13 яшендә “Бәхет” шигырен язып, аны Оренбургта чыга торган фронт газетасына - “Кызыл йолдыз”га алып килә. Шуннан соң “кечкенә Җәлил” исеме астында тагын бер –бер артлы язылган шигырьләре басылып чыга. Кечкенә автор үз әсәрләрендә зур фикерләр әйтә, авыр шартларда җиңелми алга баруны, кирәк икән, һәлак булуны ул үзе өчен изге эш итеп санавын белдерә. Яшүсмернең күңеле дөрес сизенгән икән: “Бәхет”шигыре аның гомер программасы була. Шигырь язылып 24 ел үткәч, ул 1943 елда бөтен гомеренә йомгак ясап “Җырларым”шигырен яза. Соңрак композиторлар Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхин шигырьгә көй язалар.
Латыпова Диләрә. 1922 нче елда Җәлил татар рабфагында укыганда газета –җурнал битләрендә шигырьләре, мәкаләләре басыла, “Барабыз”исемле беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Мәскәүдә яшәгән елларында Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли. Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнештә тору Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була: аның шигырьләренә композиторлар көйләр иҗат итәләр, шул елларда “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары, “Хат ташучы”поэмасы туа.(Экранда М.Җ. Казанда, Мәскәүдә хезмәттәшләре белән)
Галлямова Регина. Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса, беренчеләрдән булып сугышка китә, хәрби-политик курсларда укып, өлкән политрук званиесе ала.1942 нче ел. Июнь . Шагырь Волхов фронтында. Каты сугышлар вакытында аларның часте чолганышта кала, Җәлил яралы хәлдә дошман кулына эләгә. Тормышында иң фаҗигале һәм героик көннәр башлана. Әсир ителгәннән соң Җәлилгә, илен, халкан сату хисабына ирек, рәхәт тормыш вәгъдә итәләр. Муса моңа чирканып карый. Ул әсирлек белән килешә алмый, әсирлекне хурлыкка саный, туган ил өчен көрәшне дәвам иттерә алмавы өчен иленнән гафу үтенә.
“Кичер, илем” шигыре
1.Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.
2.Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомерем өчен сатмадым.
Волхов шаһит: изге сугыш антын
Соң чиккәчә керсез сакладым.
3.Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле
Яуганда да туплар, ядрәләр,
Каушамадым кан һәм үлек белән
Тулганда да тирә – әйләнәм.
4.Алда, артта, уңда һәм сулымда
Киселсә дә юлым, күкрәгем
Яраланып канга төренсә дә,
Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.
5.Мин түгелме дуска хат язучы,
“Борчылма, дип, тормыш юлдашым,
Соңгы тамчы каным тамса тамсын,
Тик антыма таплар кунмасын!”
6.Мин түгелме шигырь утым белән
Ант итүче канлы сугышта?
“Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән
Елмаермын соңгы сулышта”.
Укытучы: Әйе, укучылар, Муса корал тотып көрәшә алмавы өчен туган иленнән кичерүен сорый. Нинди тирән мәгънәле сүзләр бу ширырьдә. Кулына корал урынана каләм ала һәм бөтен хисен, дошманга булган нәфрәнен шигырь юлларына сала, яшерен оешма төзеп,фашизмга каршы көрәш алып бара. Аның тоткынлыктагы батырлыклары турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар, драма әсәрләре, поэмалар язылды, кинофильмнар төшерелде.
(Экранда әсирлек чоры)
Баһәветдинова Әлинә. Фашистларның үлем лагере, сорау алу һәм җәзалаулар, шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый, шигырьләре белән дошманга каршы чыга. Аның газаплы, авыр һәм фаҗигале тормышында ике якты йолдызы - тормыш иптәше Әминә һәм сөекле кызы Чулпаны йолдыз булып балкыйлар, Мусага көч, сабырлык өстиләр. (Экранда Әминә , Чулпан.)
“Ышанма”шигыре
1.Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Ул егылган арып”,- дисәләр,
Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
2.Байрагыма каным белән язган
Антым чакра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?
3. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Алмаштырган илен”,- дисәләр,
Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.
4.Илдән киттем ил һәм синең өчен
Автоматым асып аркама,
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?
5. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Муса инде үлгән”,- дисәләр,
Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.
6.Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
“Үлем”диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
“Төрмәдә төш”шигыре
1.Төштә миңа нәни кызым килде,
Чәчләремне сыйпап тарады.
-Ай-һай, әти, озак йөрдең,- диеп
Күзләремә сөеп карады.
2.Мин кызымны кыстым күкрәгемә,
Шатлыгымнан шашып, исереп,
Шунда сиздем нинди көчлелеген
Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.
3.Чыгып киттек шуннан без болынга,
Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.
Нинди татлы-яшәү, көчле-сөю!
Нинди якты, иркен – җир йөзе!..
4.Мин уяндым. Урным шул ук төрмә,
Кулларымда шул ук богаулар,
Баш очымда шул ук кайгыларым,
Уяныр, дип көтеп торганнар.
5.Аһ, ник үрти мине хыял белән
Тик тилертеп кайтмас язларым,
Ник төш кенә минем шатлыкларым,
Ник бетмәс өн – кайгы, газабым?
Укытучы: Укучылар, М.Җәлил еракка китеп карый белә. Сугышка киткәндә саубуллашу өчен өч яшьлек нарасыен ничек уятырга белми аптырый ул. Уятсам, нигә мине калдырып китәсең, дип елар, ә уятмасам, нигә уятмаган, дип елар,- дип яза үзенең истәлекләрендә. Чулпанының ярым ачык күзләреннән бик тирән мәгънәле фикерләр укый ул, йөрәгендә гаиләсе белән “мәңгегә аерылабыз” дигән куркыныч уй туа һәм ул ялгышмый да... Бу очрашу соңгысы була.
1 нче төркем эшенә йомгак. Укучылар, сез Муса Җәлилнең балачак һәм иҗатының башлангыч чоры турында матур гына чыгыш ясадыгыз, аны презентация белән дәлилләп тә бардыгыз, рәхмәт. Муса Җәлил “Җырларым”шигыре белән бөтен гомеренә йомгак ясый, дидегез сез. Әйе, мин сезнең белән килешәм. Төрмәдә төпләнгән икече дәфтәр нәкъ шул шигырь белән башлана да. “Җырларым” шигыре шагыйрьнең тоткынлыкта иҗат иткән барлык шигырьләренә йомгак ясый кебек. Шулай ук, аның бөтен иҗатына һәм тормыш юлына эпиграф булып яңгырый. (“Җырларым”шигырен музыка астында укытучы яттан сөйли )
1.Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
2.Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
3.Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
4.Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигьремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.
5.Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
6.Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
7.Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
Сүз икенче төркемгә бирелә. Төркем җитәкчесе - Дәүләтшина Айгөл. Дәүләтшина Айгөл. Җәлилнең әсирлектә иҗат иткән әсәрләренең туган илгә әйләнеп кайтулары үзе бер тарих. Беренче дәфтәр-гарәп хәрефләре белән язылганы -1946 нче елда кайта. Аны 1944 нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга, Франциягә килеп җиткәч, аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Ә ул, үз чиратында, дәфтәрдәге бөтен текстны күчереп ала. Илгә кайткач, 1946 нчы елда ул дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра.
Сираҗетдинов Рәнис. Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәр исә әсирлектә бергә булган Бельгия иле кешесе Андре Тиммерманс тарафыннан коткарылып калына. Ул аны Брюссельдәге безнең ил вәкиленә тапшыра. Әнә шул юл белән ул да туган Татарстаныбызга кайта. Шулай итеп, Җәлилнең васыяте үтәлә.
(Экранда гарәп һәм латин телендә язылган шигырь үрнәкләре күрсәтелә)
Гатин Гомәр. Беренче дәфтәрдә алтмыш ике, ә икенчесендә илле шигырь тупланган. Димәк, барысы йөз дә ике шигырь . Аларның унтугызы ике дәфтәрдә дә кабатлана. Шагыйрь үзе йөз егерме биш шигырь һәм бер поэмасы булуы турында яза. Димәк, башкалары илгә кайтып җитмәгән. Аның өченче дәфтәре дә булган дигән сүзләр йөри, тик әлегә ул табылмаган.
Гыймалетдинов Эмил. Муса Җәлилнең әсирлектә язылган күп шигырьләре Моабит төрмәсе исеменнән чыгып, “Моабит дәфтәрләре” исеме белән бөтен дөньяга билгеле. “Моабит дәфтәрләре ”кырык үлем кырык яктан янап торган вакытта иҗат ителә. Алар иң әүвәл бөтен нечкәлекләре белән туган татар телендә яңгырыйлар. Аларны тыңлаганда, татар теленең байлыгына, матурлыгына, гүзәллегенә таң каласың. Шул ук вакытта алар дөньяның бик күп телләрендә яңгырыйлар. Шигырьләрне укыган һәркем Җәлилнең талантына, батырлыгына сокланмый кала алмый.
Магавиева Миләүшә. Җәлилнең үлемсезлек юлы бик озын була. Моны төрлечә үлчәргә була: фаҗигале Волхов фронтыннан алып, гильотинага кадәр санасаң, 791 көн. Авыр, котылгысыз, газаплы, фаҗигалы төрмәләрдә үлем көтеп яткан көннәре - 380 , үлемнән дә шыксызрак булган төрле лагерьларда, ачлыктан җәфаланып уздырган көннәре 300 дән артип китә. Тик Муса үлем көтеп ятмый, ул көрәштәшләренең рухын күтәрә, шаян шигырь ләр иҗат итә, әсирләр арасында яшерен группа оештыра. Фашистлар легионда яшерен оешма яшәвен белеп алалар, кулга алулар башлана. Тоткыннарны Варшава төрмәсенә озаталар, ә бер айдан соң аларны Берлинга китерәләр.Тоткыннарны начар шартларда тоталар, кыйныйлар, имгәтәләр, тик Җәлил һәм җәлилчеләр ахыргы сулышларына кадәр туган илләренә тугрылыклы булып калалар .Шундый шартларда да Җәлил үзенең ялкынлы шигырьләрен иҗат итә, иптәшләренә терәк булып кала.
“Дуска”шигыре
1.Кайгырма, дус, яшьли үләбез, дип,
Без алмадык сатып гомерне,
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?
2.Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе,
Бәлки менә шушы үлем безгә
Мәңге бетмәс яшәү китерер?
3.Мин ант иттем җанны кызганмаска,
Саклар өчен халкым, илемне,
Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?
4.Мин тиремне саклап исән калмсам,
Үлем миннән аша сикерсә,
Шул яшәүме булыр,”хаин!”диеп
Ил битемә минем төкерсә?!
5.Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер
Ил гомренең тик бер чаткысы,
Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан
Арта бары аның яктысы.
6. Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең
Эзсез сүнә, диеп уйлама!
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда.
Галимова Диләрә. 1944 нче елда Дрезден шәһәрендә суд була. Фашистлар Германиясенә каршы политик көрәш алып барган өчен җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итәләр.
“Соңгы жыр”шигыре
1.Җир йөзе шундый киң,
Күңелле һәм якты!
Тик төрмәм караңгы,
Ишеге йозаклы!
2.Күктә бер кош оча
Югары, югары!
Мин ауныйм идәндә
Кулларым богаулы.
3.Тышта бер гөл үсә
Яңгырга коенып,
Мин кибәм, мин сулам
Төрмәдә боегып.
4.Мин беләм: бик татлы
Да яшәү тойгысы!
Тик инде мин үләм,
Бу җырым-соңгысы!
1944 нче елның 25 август иртәсендә, Плетцензее төрмәсендә 12 сәгать 06 минутта, Муса Җәлил һәм аның курку белмәс көрәштәшләренең башларын кисәләр. 11көрәшче палач балтасы астына башларын куйганда да Коръән сүзләрен искә төшерәләр, кулга-кул тотынышып елмаялар.
Укытучы: Үлем һәм елмаю, бер-берсе белән янәшә куеп булмый торган төшенчәләр. Ә менә коточкыч җәза алдыннан татар ирләренең елмая алуы гаҗәпләндерә дә, сокландыра да, тетрәндерә дә. Бу вакытта Җәлилгә нибары 38 яшь кенә була, әле яшисе дә, яшисе иде...
Магавиева Миләүшә. Казан кремле янында бу каһарманнарыбыз истәлегенә Һәйкәл-комплекс куелган. Үзәктә М.Җәлилнең мәһабәт образы, ул тау башына кунган бөркетне хәтерләтә, менә кул-аякларын богаулаган чылбырны өзеп ташлар да бәхет өчен көрәшне дәвам иттерер кебек.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
(Экранда Казандагы музее, һәйкәле)
2 нче төркем эшенә йомгак.
Укучылар, сез М.Җәлилнең тоткынлык чорын, “Моабит дәфтәрләре” тарихын тирәнтен өйрәнгәнсез, рәхмәт сезгә. Төркемдәге иптәшләрегезнең чыгышларына үз фикерләрегезне әйтеп үтегез.(Презентация, матур укылган шигырьләр билгеләп үтелә, М.Җәлилнең татар поэзиясендә тоткан урыны, аның батырлыгы, үлемсезлеге кабат билгеләп үтелә.Сугыш китергән ачлык, сабыйларның һәм аналарның күз яше, хәсрәт, югалтулар турында фикер алышу, документаль фильмнан өзек карау).
Укытучы: Укучылар, май аенда бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. 70 ел , бу нинди күп гомер! Сугыш кырларында Бөек Җиңү өчен башларын салган миллионлаган кешене искә алу көне бу. Үлгәннән соң да үлемсез исемнәре, батырлыклары халыкка көч биреп, киләчәккә өмет уятып яши аларның. Без әле киләчәктә дә бу темага сөйләшүләр алып барырбыз, төрле типтагы дәресләр үткәрербез. Шуның белән дәресебез тәмам, чыгышларыгыз өчен рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
По следам героев Гомера
Разработка бинарного урока ИЗО и истории "Гончарное искусство Древней Греции"...
По следам героев "Княжны Мери" (виртуальная экскурсия)
Материалы, предлагаемые в настоящем сценарии, могут служить основой как для внеклассного мероприятия, так и для урока, проводимого в форме экскурсии. От многочисленных традиционных экскурсий по лермон...
Внеклассное мероприятие «Погружение в древность», игра для учащихся 5-х классов «По следам героев Эллады»
Ресурс содержит конспект и презентацию внеклассного мероприятия по теме "Древняя Греция", который позволяет через проектную деятельность и игру систематизировать знания учащихся 5-х классов по д...
«Твой подвиг не забудется в веках!» Внеклассное мероприятие, посвященное творчеству Мусы Джалиля.
Знакомство учащихся с биографией и творчеством поэта Мусы Джалиля...
Урок мужества, посвященный Герою России Алдару Цыденжапову "Ты жил, герой! Ты рядом с нами шёл..."
Материал посвящен Герою России Алдару Цыденжапову. Герой России - высшее звание, присваиваемое за заслуги перед государством, связанные с совершением геройск...
Сценарий часа мужества «Героями не рождаются, героями становятся» посвященный Герою России Алдару Цыденжапову
Сценарий часа мужества «Героями не рождаются, героями становятся» — это путешествие в мир вдохновения и мужества, основанное на жизненном пути Героя России Алдара Цыденжапова. Его ис...