"Икмәк тормыш нигезе" дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока на тему
"Икмәк тормыш нигезе" дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ipi_tormysh_nigeze_konspekt.docx | 28.32 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре
Идел буе районы
Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе
Тема: “Икмәк – тормыш нигезе”
Башкарды: 78 нче урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Гөлназ Рәис кызы
16 декабрь
2015 ел
Тема: Икмәк - тормышның нигезе
(6 сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресе)
Максат: 1) укучыларга икмәкнең каян килеп чыгуы, икмәк турында мәгълүмат бирү;
2) актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү; тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту, төркемдәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, бердәм хәрәкәт итеп белем тупларга өйрәтү;
3) укучыларда икмәккә карата кадер-хөрмәт хисен тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, мэнэдж мэт, техник чаралар, төрле биремнәр язылган карточкалар, схемалар, музыка.
Материал: Әсәдуллин А.Ш. 6 сыйныф Татар теле 2007.
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, биология фәннәре белән.
Шәхескә кагалышлы нәтиҗәләр:
- икмәккә карата кадер-хөрмәт, хезмәт ияләренә хөрмәт белән карау, ихтирам хисләре тәрбияләү;
- дөрес сөйләм формалаштырырга омтылыш булдыру;
- җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.
Метапредмет нәтиҗәләре: текстта очрый торган яңа сүзләрне тормыш белән бәйләп, истә калдыру.
Предмет нәтиҗәләре:
Дәрес материалын уңышлы үзләштергән балалар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
- ипи җитештерү процессы белән танышу;
- сөйләмдә яңа сүзләрне урынлы куллану;
- үз фикерен дөрес итеп әйтә белү;
- укуга җитди караш тәрбияләү;
- сүзлек байлыгын арттыру.
Дәрес барышы:
I Оештыру. (Слайд №1)
- Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез!
- Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле көн!
- Хәерле көн!
- Кәефләрегез ничек?
- (укучылар җавап бирәләр)
II Актуальләштерү.
- Дежур укучы белән әңгәмә. (Слайд №2)
- Бүген нинди число?
- Атнаның нинди көне?
- Урамда салкынмы?
- Җил исәме?
- Кар явамы?
- Нинди ел фасылы?
- Рәхмәт!
- Фонетик күнегү. (Слайд №3)
- Ә хәзер, һәрвакыттагыча, фонетик күнегү эшләп алабыз. Бүген [г] [гъ] һәм [к] [къ] авазларына ясарбыз. ( га-гә, го-гө, гу-гү, гы-ге, ги; ка-кә, ко-кө, ку-кү, кы-ке, ки).
- Бу иҗекләр кергән сүзләрне әйтегез һәм тәрҗемә итегез.
- Темага кереш. (Слайд №4)
- Укучылар, тактага карагыз әле. Анда нинди рәсем сурәтләнгән? (Икмәк рәсеме) һәм “Икмәк – тормышның нигезе” дигән мәкаль язылган. Бу татар халкының мәкале. Һәм икмәк турында бик дөрес әйтелгән. Ә ни учен икәнен дәрес ахырында үзегез үк әйтерсез.
- Өй эшен тикшерү. (Слайд №5) ФИНКИН МЭПС (Карта-поток)
- Өй эше: һәр өстәлгә бер сорау бирелгән иде. Сез сорауга җавап табып, барыгыз да “Карта-поток” ясарга тиеш идегез.
- Икмәк өстәлгә килгәнче кемнәр хезмәт куя?
- Ипине ничек пешерәләр?
- Икмәк ничек барлыкка килә?
(укучылар үзләренең мәгълүматлары белән бүлешәләр)
- Молодцы, укучылар! Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез! (Командный ТИМ ЧИР)
4. Актуальләштерү. (Слайд №6)
- Укучылар, ә икмәк каян килеп чыккан? Әйдәгез узган дәрестәге укылган текстны искә төшереп алыйк. ( МИКС ПЭА ШЭА)
- Мин хәзер музыка кабызгач, сез урындыкларны этеп куясыз һәм бии башлыйсыз. Музыка туктауга үзегезгә пар табасыз. (Музыка туктагач) Экранда сорау бирелә: Ашлык ничә мең еллар чамасы барлыкка килгән? ( 16 мең еллар чамасы элек) (Кемнең буе озынрак, шул башлый) 30 секунд вакыт бирелә.
Аны башта ничек ашаганнар? (чи килеш). (Кемнең кулы зуррак, шул башлый)
Кайсы илдә камыр әчетү юлын уйлап тапканнар? (Борынгы Мисырда). (Кемнең аягы зуррак шул башлый)
- Молодцы, укучылар! Рәхмәт урыннарга утырдык.
III Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- - Укучылар, алдагы дәресләрдә без сезнең белән икмәк темасына әңгәмә алып барган идек. Бүген шушы тема буенча белемнәребезне тирәнәйтербез.
Дәреслекнең 136 битендә “Тамчы” дип аталган текст бар. Ләкин аны укыганчы аңлашылмаган берничә сүзне карап китик. (тактада язылган).
- Сүзлек өстендә эш. (Слайд №7)
а) яңа сүзләрне уку:
тамчыкай – капелька
болыт – облако
көтәләр – ждут
дым – влажность
югыйсә – иначе
сирәк – редко
коткарыйк – спасём
зирәк – смышлёный
ә) сүзләрнең тәрҗемәсен әйтү;
б) сүзләр белән сүзтезмәләр төзү; (Слайд №8)
- Укучылар, әйдәгез яңа сүзләр белән сүзтезмәләр төзеп карыйк. Парлы эш (РЕЛЛИ РОБИН) Кемнең кулы зуррак шул башлый. (Сүзтезмәләр төзегәннән соң, укучылар бер-берсен мактый, рәхмәт әйтә)
в) сүзләр белән җөмләләр төзү; (Слайд №9)
- Укучылар, сез инде бу сүзләрдән сүзтезмәләр төзедегез, ә хәзер әйдәгез җөмләләр төзеп карыйк. Башта җөмләләрегезне уйлагыз, 30 секунд вакыт бирәм. Ә хәзер җөмләләр белән бүлешер вакыт җитте. (СИНГЛ РАУНД РОБИН) (һәр укучы, 1 җөмлә әйтә түгәрәк буенча, 1 укучы башлый). (Командный ТИМ ЧИР)
- Текст өстендә эш.
а) укытучының сәнгатьле укуы: (Слайд №10)
Тамчы.
Иген кырлары өстенә яңгыр болыты күтәрелде. Тамчыкай иптәшләренә болай диде:
- Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламлиләр. Игеннәргә дым кирәк, югыйсә булырлар алар бик сирәк. Явыйк, явыйк, кырларны коткарыйк!
Яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп төште. Кайда ярдәм кирәк – шунда тизрәк.
Тамчыкай бик зирәк, һәркемгә шулай булырга кирәк. Җылы яңгыр явып китте. Кырлар ямьләнде, ашлыклар баш күтәрде.
ә) укучыларның пышылдап укуы;
- Инде хәзер сез текстны пышылдап укып чыгыгыз. (Укучыларның укуы)
б) 1 укучының укуы ...№ өстәл, ...№ укучы;
в) Текстны 4кә бүлеп уку.
- Укучылар, әйдәгез әле текстны бүлеп укыйк һәм тәрҗемә итик. 1 номерлы укучы 1 кисәкне укый, тәрҗемә итә, 2 номерлы укучы 2 кисәкне, 3 номерлы укучы 3 кисәкне, 4 номерлы укучы 4 кисәкне. (Укучылар, укый, тәрҗемә итә)
- Молодцы, укучылар! Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез! (Командный ТИМ ЧИР)
- № ... номерлы өстәл, хәзер барыбыз өчен дә тәрҗемәсен укып күрсәтә.
- Күзләргә зарядка(Слайд №11)
- Ныгыту (КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД) (Слайд №12)
- Укучылар, хәзер карточкалар белән эшләрбез, өстәлдә яткан карточкаларны аласыз, бер-берегезгә күрсәтмичә андагы сорауларга җавап язарга тиеш буласыз? (40 секунд)
- Укучылар, җавпларыгызны тикшерәсез, 1 нче номерлы укучыдан башлап, җавапларыгыз белән бүлешәсез? (Сингл-Раунд-Робин)
- Хәзер укучылар, басабыз, урындыкларны этеп куясыз һәм үзегезгә пар табып сорауларга җавап эзлисез, карточкаларыгызны алышырга онымагыз!
- Тамчыкай дусларына нәрсә диде?
- Игеннәргә нәрсә кирәк?
- Тамчыкай нинди?
- Яңгырдан соң нәрсәләр үзгәрде?
- ТЕСТ (Слайд 13)
- Кырда кем икмәкне җыя?
а) игенче
ә) пешекче
б) сатучы
в) агроном
2. Поле сүзе татарча ничек була?
а) үсемлек
ә) ашлама
б) кыр
в) уңыш
3. Иң кирәкле, кадерле ашамлыкларның берсе ул ...
а) тәмле торт
ә) бәлеш
б) ит
в) икмәк
4. Урожай татарча ничек була?
а) иген
ә) уңыш
б) ашлама
в) кыр
5. Ашлык ничә мең еллар элек барлыкка килгән?
а) 16 мең ел элек
ә) 6 мең ел элек
б) 10 мең ел элек
в) 16 ел элек
IV. Йомгаклау
- Дәрескә нәтиҗә ясау. (Слайд 14)
Сезгә дәрес ошадымы?
Сез барысын да аңладыгызмы?
Үзегезгә нинди билге куясыз?
ИСЕМЕГЕЗ
- Өй эше бирү (Слайд 15)
«800 РУБЛЕЙ САМЭРИ» (10 рублей – 1 слово) структурасы белән ипи турында язарга
- Саубуллашу (Слайд 16)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.
Роберт Миңнуллинның төрле темага шигырьләре белән танышу....
Мәгълүмати технологияләр кулланып Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү
Тукай иҗатына анализ...
Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)
Урок по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....
Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" , Г.Исхакый "Ул өйләнмәгән иде" әсәрләре буенча
Презентация по татарской литературе 11 класса....
М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты.
М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты. Уен- дәрес....
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.
открытый урок ро теме Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы....
Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"
Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....