Чукмар белән Тукмар әкияте буенча дәрес планы.
план-конспект урока на тему
Чукмар белән Тукмар әкияте буенча дәрес планы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Чукмар белән Тукмар әкияте буенча дәрес планы. | 76.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкияте. «Бала» интерактив мультфильмнар китапханәсе.
Максат: 1. Укучыларны «Бала» интерактив мультимедия китапханәсе белән таныштыру, “Чукмар белән Тукмар” әкиятен карау, төп мәгънәсен, идеясен ачыклау, автор турында кыскача мәгълүмат бирү.
2. Балаларда дуслык турында күзаллау булдыру, тугрылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай әхлаки сыйфатлар тудыру, дуслар белән аралашканда түземлек һәм корректлылык күнекмәләрен булдыру.
3. Чукмар белән Тукмар образлары аша үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына укучыларда ышаныч тәрбияләү.
Җиһазлау: Абдулла Алишның потреты, Р.Х.Ягъфарова “Уку” китабы 3 класс,“Чукмар белән Тукмар” әкияте, интерактив такта, мультфильм, рәсемнәр.
Метод һәм алымнар:әкиятне анализлау алымы, әңгәмә.
Дәрес тибы: катнаш.
Дәресне оештыру.
I.Уңай психологик хәләт булдыру.
Исәнләшү.
-Исәнмесез,укучылар! Дәресебезне башлыйбыз. Хәзер күзегезне йомыгыз да, әкрен генә моң дөньясына күмелегез. Иркә һәм Л. Нигмәтҗанова башкаруындагы “Чын дустым” җыры сезне дәресебезгә алып кереп китәр. (1 куплет).
-Укучылар, әлеге җыр нәрсә турында? (дуслык хакында, һәрбер кешенең дусты булырга тиеш. Алар авыр чакта ярдәм итәләр).
- Димәк, дуслыкның кадерен белергә кирәк, дуслар булганда гына тормышта яшәве җиңел, тик үзеңә дусны ныклап сайларга кирәк.
II.Белемнәрне тигезләү.
-Узган дәрестә мин сезгә үзегезнең дустыгыз турында язып килергә кушкан идем. Хәзер берничәгездән тыңлап үтик.
III.Яңа дәреснең темасы, максаты белән танышу.
-Укучылар , димәк бүген без сезнең белән нәрсә хакында сөйләшербез? (дуслык турында).
-Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә булыша. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык.
Тема интерактив тактада языла.
Әйдәгез, башта Абдулла Алиш хакында сөйләшеп алыйк, кем ул, сез аның турында нәрсәләр беләсез?
Дуслыкның кадерен аңларга безгә Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте ярдәм итәр. Дәрестә без автор әйтергә теләгән фикерне ачыклауны максат итеп куярбыз.
IV.Сүзлек өстендә эш.
Дуслык– ул эчкерсез, ныклы бәйлелек.
Чукмар-гел чукып тора дигән сүздән.
Тукмар-гел тукып, төртеп тора дигәнне аңлата.
Әләкли-ябедничает
V. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
-Балалар, сез мультфильмнар карарга яратасызмы? Бүген без әлеге әкиятнең мультфильмын карарбыз. Моның өчен “Бала” дип аталучы интерактив мультфильмнар китапханәсе булышыр.
-Сез мультфильмнар карага яратасызмы, ниндиләрен карыйсыз?
“Чукмар белән Тукмар” әкиятенең мультфильмын карау.
-Әлеге әкияттә сүз нәрсә турында бара? (әбинең ике әтәче хакында).Әтәчләрне исеме җисеменә туры киләме,төсләре нинди?(ак, кара)
-Әтәчләр ничек яшиләр?( әтәчләр үзара сугышып, талашып яшиләр, бер-берләреннән көнләшәләр).
-Cезнеңчә, Чукмар белән Тукмар дусмы?
-Ни өчен әби бер әтәчне ябып куя? ( әби аларның сугышып яшәүләреннән, әләкләүләреннән туя, башка хайваннар алдында болай яшәү килешми).
-Ни өчен әтәчләргә ялгыз калгач аларга күңелсез? (тормышта аралашыр дустың булмау бик куркыныч).
-Әкиятләр ничә төргә бүленә? (тормыш-көнкүреш, хайваннар турында, тылсымлы).
-“Чукмар белән Тукмар” әкияте нинди төргә керә?( хайваннар, кошлар турында).
-Әкияттә сүз кошлар турында булса да, монда сурәтләнгән вакыйгалар тагын кемнәргә карый?(кешеләргә).
-Әкиятнең төп темасы нәрсә?( дуслык, көнләшмәү).Әкият нәрсәгә өйрәтә?
- Димәк, Абдулла Алиш бу әкияте белән безгә нәрсә әйтергә тели? (бер-береңнән көнләшмәскә, ялгышлыклар турында әләкләмәскә, нинди генә хәл булса да үзара дус булып калырга кирәк).
-Әтәчләр дуслыкның кадерен аңлаганнары кайчан беленә?
VI. Яңа күнекмәләр өстендә эш.
-Дуслык хакында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?
Тактадагы язуларны уку, аңлауны тикшерү.
1.Дусның дуслыгы өч көннән түгел, өч елдан соң беленер.
2.Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә.
3.Дус кайгыда сынала.
4.Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
-Шушыларның кайсысы әкияттәге әтәчләргә туры килә?
-Әтәчләргә нинди сыйфатлар җитеп бетми?( олылар сүзен тыңлау, бер-береңне хөрмәт итү).
VII,Ял минуты.(музыка ярдәмендә үткәрелә).
Укытучы уңай сыйфатларны әйтсә, укучылар кулларын өскә күтәреп бииләр, тискәре сыйфатларны әйтсә,кулларын аска төшереп бииләр). М-н,көнчелек- сабырлык.
VIII. Уен “Син дустыңны беләсеңме?”
-Сез үзегезнең дусларыгызны яхшы беләсезме икән?
-Хәзер без “ Син дустыңны беләсеңме?” дигән уен уйнап алабыз. Бу уенда бер пар дуслар катнаша. Мин сораулар бирәм. Дусларның берсе тактага җавап яза, аннары без икенчесен тыңлыйбыз. Җавапларны чагыштырып карагач, нәтиҗә ясарбыз. Дуслар бер-берсен әйбәт беләләрме икән.
- Аның яраткан ел фасылы?
- Кайсы спорт төрен ярата?
- Кайсы хайванны ярата?
- Нинди әкиятләр ярата?
Күргәнебезчә, (исем) үзенең дустының нәрсә белән яшәгәнен, нәрсә белән кызыксынуын, хыялларын яхшы белә. Ә хәзер әйдәгез (исем) тикшереп карыйк.
IIX. Иҗади эш.
“Чукмар белән Тукмар” әкиятеннән рәсемнәрне дөрес тәртиптә урнаштыру, сюжетка туры килгән урыннарны табып уку.(интерактив тактада белән эшләү) “Дус – ул шундый....” темасына тәмамланмаган җөмләләр.
Моны ачыклар өчен мин сезгә бу җөмләне тәмамларга тәкъдим итәм: “Дус – ул шундый...”
Мәсәлән:
-Авыр минутларда тыңлый .
-Сине аңлый.
-Һәрвакыт дөресен әйтә.
- Сиңа ярдәм итә.
Кулларыгызны күтәрегез әле, кемнең шундый дус табасы килә?
IX.Дәреслек белән эш.(108-109 битләр).
Әкиятне сәнгатьле уку.
X. Интерактив такта белән эш.
Чукмар белән Тукмарның эш-гамәлләрен, билгеләрен ачыклау.
Башта Ахырдан
Әләклиләр, дуслашалар, сугышалар, үкенәләр, әбине тыңламыйлар, горур, көнләшәләр, гаепләрен аңлыйлар, яхшы якка үзгәрәләр.
X. Мульфильм ярдәмендә эчтәлеген сөйләү.(тавышын кысып).
XI.Рефлекция.
-Без бүген дәрестә нәрсә белдек? Нәрсә барсыннан да күбрәк исегездә калды?
XII. Белемнәрне бәяләү.
XIII. Өйгә эш бирү.
1 .Әкиятнең үзегезгә ошаган урынын рәсемгә төшерә аласыз.
Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Балалар, бу дәрестән соң бары тик матурлыкка, яхшылыкка өндәүче мультфильмнар гына карарсыз дигән теләктә калам.
Тест “Син яхшы дусмы?”
- Синең дустың һәр вакыт ниндидер маҗараларга очрый. Бу турыда башкаларга сөйләр идеңме?
А. Бер дә оялмыйча – 1
Б. Чын исемен әйтмичә -2
В. Беркайчан да – 3
2. Бер дустың бурычка акча сорап торды һәм аны вакытында кайтармады. Әгәр дә ул яңадан акча сорап килсә, бирер идеңме?
А. Бер дә икеләнмичә – 2
Б. Акчам юк дип бирмисең -1
В. Сәбәбен сорамыйча да үтенечен кире кагасың - 3
- Дустың ялгыш яраткан вазаңны ватты ди...
Б. Яңаны алып бирүен сорыйсың–2
А. Яңаны алырга сәбәп булды дип дустыңны тынычландырасың – 3
В. Тавыш куптарасың – 1
4.Дустыңның син яратмаган кеше белән аралашканын белдең. Нишлисең?
А. “Син миңа дус түгел!”- 2
Б. “Нәрсәсе бар инде аның!”- 3
В. “Йә мин, йә ул!”- 1
5. Дустыңның тормышында зур проблемалар булачагын тоясың. Син...
А. Дуслыктан баш тартасың – 1
Б. Кисәтергә тырышасың – 3
В. Берни булмагандай кыланасың -2
6. Чын дус синеңчә...
А. Барысын да сөйләргә тиеш – 1
Б. Кирәк дип тапканын гына – 3
В. Үз проблемаларын үзе чишәргә тиеш -2
7. Дустың яңа костюм алды ди, тик синеңчә ул аңа килешми.
А. Бик килешә дисең – 1
Б. Бу костюм сине бизәми дисең – 2
В. Эндәшмисең - 3
8. Синеңчә...
А. Дустың синнән акыллырак – 2
Б. Синнән калышы – 1
В. Акыш үсеше ягыннан синең белән бер дәрәҗәдә - 3
Нәтиҗә: 19-24 балл
Син яхшы дус. Дусларың сиңа ышана һәм син дә кирәк чагында аларга таяна аласың: алар һәрчак ярдәмгә киләчәк.
12-18 балл
Дусларың бар , әмма син, кызганычка каршы, еш кына аларны игътибарсыз калдырасың. Күз алдыңа китер, аларга хәзер бик авыр. Шуңа күрә, иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк шалтырат.
8-11 балл
Игътибар үзәгендә үзең, яраткан кешең. Тирә-якта-гылар читтә кала. Яхшы дус булыр өчен башкалар белән күбрәк кызыксын, чөнки дусларсыз калуың ихтимал.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Cценарий сказки "Чукмар белән Тукмар" по сюжету сказки Абдуллы Алиша
Сценарий сказки "Чукмар белән Тукмар" был составлен по сюжету сказки татарского писателя Абдуллы Алиша "Чукмар белән Тукмар". Сценарий составленв стихотворной форме для внеклассных мероприятий. Предна...
Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен.
Бу дәрестә әдәби укудан татар төркемнәре өчен 3 сыйныфлар өчен төзелде. Дәрес проблемалы сораулар аркылы укучыларның фикерләү сәләтләрен ачуда ярдәм итә....
Начарлыктан тап кала (Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте буенча дәрес)
”Начарлыктан тап кала” (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча әдәбият дәресе планы)Предмет:әдәбият5 нче сыйныфДәреслек авторы: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. СабироваДәрес темасы:”Начарлыктан...
Чукмар белән Тукмар әкияте. Дәрес конспекты.
Чукмар белән Тукмар әкияте. Дәрес конспекты.3 нче сыйныф, татар төркеме....
Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты
Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты. 4 нче сыйныф рус төркеме. 2015 уку елы...
Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрескә презентация
Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрескә презентация 2015 нче уку елы....
4нче сыйныф өчен "Яшел энәле керпе" әкияте буенча дәрес эшкәртмәсе.
4 нче сыйныф өчен "Яшел энәле керпе"әкияте буенча дәрес эшкәртмәсе...