Начарлыктан тап кала (Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте буенча дәрес)
план-конспект урока (5 класс) на тему
”Начарлыктан тап кала”
(Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча
әдәбият дәресе планы)
Предмет:әдәбият
5 нче сыйныф
Дәреслек авторы: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова
Дәрес темасы:”Начарлыктан тап кала” (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятенә анализ)
Дәрес тибы: яңа белем бирү
Дәреснең максаты:
1) өйрәтү максаты: әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренә анализ ясату; монологик, диалогик сөйләм телен үстерү.
2)белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып чыгару күнекмәләрен үстерү;
3) тәрбияви: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрестә кулланылган материал: Ф. Яруллин. “Серле дөнья” – әкиятләр, хикәяләр, повестьлар. – 1997; “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”– К., Тат. кит. нәшр., 1981; презентация.
Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет: укылган хикәяне сөйли, анализлый белү; эчтәлеген үзләштерү;
Танып белү: үз фикереңне дәлилли белү; әсәрне анализлаганда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү.
Предметара
Регулятив: үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.
Коммуникатив: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, аңлатып бирә белү;
Шәхси: әдәби әсәргә кызыксыну; үзеңдә тискәре сыйфатларны бетерү теләге уяну, үзеңдә җаваплылык тәрбияләү.
Дәрес барышы
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру. | Укытучының сәламләү сүзе: -Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек?
-Укучылар, үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
-Бүгенге дәресебез дә кызыклы булыр. Сез үзегезгә файдалы мәгълүматлар алырсыз.
| Укучыларның бердәм исәнләшәләр: “Иртәнге кояш кебек! Тукай телен, туган телне Өйрәнергә дип килдек!”
Укучылар Ф. Яруллинның тормышы, “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте белән танышулары хакында әйтәләр.
| Танып-белү:.дәрескә әзер булуларын күрсәтәләр.
Коммуникатив: иптәшләренең дәрескә әзер булуларын күрәләр. |
2. Белемнәрен актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү.
3. Кыенлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау. 33.
| -Бер гыйбрәтле вакыйга турында аудиоязма тыңлап китик. “Бер малай әнисе белән генә тора. Улы начарлык эшләгән саен, коймага бер кадак кага бара. Еллар уза. Малай бу хәлне күреп сорый: “Әни, нигә күп кадак кактың?” “Син начарлык эшләгән саен бер бер кадак кага бардым”, - дигән әнисе. Улы яхшылыклар эшләргә сүз биргән. Бер көнне коймада кадаклар калмый. Әнисе малай яхшылыклар эшләгән саен алып бара.Улы шатлана. Әнисе әйтә:”Кадаклар калмады, ә никадәр кадак эзләре калды”. –Укучылар, әле генә тыңлап киткән хикәядән нәрсә аңладыгыз? -Сез нәрсәләрне начар эш дип кабул итәсез? -Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? -Сез өйдә Ф. Яруллинның тагын бер әсәрен укыдыгыз. Аның белән бу сөйләнгән вакыйга арасында нинди дә булса бәйләнеш бармы? Парыгыз белән фикер алышыгыз.
| Укучылар аудиоязма тыңлыйлар.
-Начар эшләр эшләмәскә кирәклеге турында белдек.
-Әниләрнең сүзен тыңламау, киреләнү, ялганлау һ.б. -Ялган сүз сөйләргә ярамавы турында .
-Ф. Ярулинның “Кояштагы тап” әсәрендә дә малайның әнисенә ялган сөйләве хакында әйтелә. Һ.б.
| Шәхси: тыңланган текстны кабул итәләр, бәялиләр.
Танып-белү:үз фикерләрен әйтәләр.
Коммуникатив: фикер алышалар, иптәшләренең фикерен тыңларга өйрәнәләр.
|
4. Кыенлыгыктан чыгуның проектын төзү. | -Укучылар, бүген сөйләшәсе сүзебез кирәклеме? -Ни өчен шулай уйлыйсыз?
-“Ялган сөйләү” кешенең нинди сыйфаты турында әйтә?
- Фикерләрегезгә нәтиҗә ясап, дәресебезнең темасын әйтегез әле!
-Яхшы. Укучылар, сез үзегез дәреснең темасын әйттегез. “Начарлыктан эз кала”. Хәзер, темадан чыгып, дәреснең максатын да куегыз.
| - Әйе, кирәкле. Ялган сөйләргә ярамый. -Ялганчының бер сүзенә дә ышанмыйлар. -Ялган сөйләү - кешенең начар сыйфаты ул. -“Ялган сөйләү начар”. -Начарлыктан тап кала” һ.б. (Дәреснең темасын дәфтәргә язып куялар.)
-Әсәрне өйрәнәбез, сөйләм телен үстерәбез, ялган сөйләргә ярамаганын, әниләрне тыңларга кирәклеген беләбез. | Коммуникатив: сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен формалаштыралар.
Регулятив:эш тәртибен билгелиләр.
|
5. Төзелгән проектны тормышка ашыру.
6. Тышкы сөйләмдә әйтү аша беренчел ныгыту.
7. Эталон буенча үзтикшерү белән мөстәкыйль эш.
8. Белемнәр системасына кушылу һәм кабатлау.
9.Дәрестәге уку эшчәнлегенә рефлексия.
| -Укучылар сез өйдә әсәрне укып килдегез. Хәзер, ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасын файдаланып, бер-берегезгә әсәрнең эчтәлеген сөйләгез. -Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрендә нинди образлар бар? Бу нинди жанрдагы әсәр?
-Ни өчен әкият жанрындагы әсәр дип уйлыйсыз?
-Әкияттәге образларны нинди төркемнәргә кертеп өйрәндек?
Физкультминутка.
-Укучылар, кеше образларына СТЕ ЗЕ КЛАСС структурасын кулланып, бәя бирегез. “Әкияттә матурлык һәм ямьсезлек белән кайчан очрашабыз?” дигән сорауга җавап эзлиләр.
-Әкияттәге табигать образы турында нәрсә әйтерсез?
-“Тап төшерү “сүзтезмәсенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
-Кояшка тап төшергән сыйфатлар турында ниләр әйтерсез? Кояш образы матурмы, әллә ямьсезме?
--Ямьсезлекне ничек төзәтеп була?
-Күз белән күргән әйберләрне генә матур яки ямьсез дип әйтәбезме?
-Матурлык һәм ямьсезлеккә мисалны дәреслектән дә табып укыгыз әле. Парларыгыз белән эшләгез. -Автор нинди сурәтләү чараларын куллана? Дәреслектән табып, дәфтәрегезгә язып куегыз.
- Укучылар, дәресне йомгаклап нәрсә әйтә аласыз? Без дәрестә нәрсәне өйрәндек?Ниләр белеп калдык?Төркемнәрдә уйлап җавап бирегез.
-Укучылар, дәрескә куйган максатыбызга ирештекме? Дәрестә нәрсә өйрәндек? Үзегезгә бәя кую өчен, сезгә кәгазь битләре таратылды. Хәзер дәрес өчен үз-үзегезгә билге куегыз.
Өй эше. 1.“Кояштагы тап” әкиятенә рәсем ясарга, рәсемне аңлатырга. 2.129 нчы бит, 6 нчы биремне үтәргә. 3.“Кеше кайчан матур була?” темасына кечкенә сочинение язарга.
| Укучылар парларга бүленәләр, бер-берсенә әсәрнеӊ эчтәлеген сөйлиләр.
-Малай, аның әнисе, кояш образлары бар.
-Әкият жанрында язылган. -Кояш образы җанлы итеп бирелә. Әкият ахырында яхшылык җиңә. Бу әкиятләрдә генә була ала. (Укучылар әсәрнең жанрын дәфтәргә язалар.) -Кеше образына малай белән аның әнисен, табигать образына кояшны кертеп карыйбыз.
Укучылар малай һәм аның әнисенә бәя бирәләр.( 30 секунд эчендә сорауга җавапларын язалар; күл күтәреп, әңгәмәдәше белән сөйләшәләр; яңа фикерләрне яза баралар. Мәсәлән, 1.Малайның әнисе хезмәт ярата.Ул бик иртән тора, тырыш. Аның матур сыйфатлары күп. 2. Малай әнисенә игътибарсыз, ялганчы. Күп уйный, әнисенә булышмый. Бу - малайның ямьсез сыйфатлары.) -Кояш – әкияттәге табигать образы. Аңа тап төшкән.
-“Пычрату”, “каралту”; “начарлык эшләү” дигән мәгънәләре бар. (
Укучылар төркемнәрдә эшли. 1 нче төркем. Кояш бик югары, ул барысын да күрә. Ул малайның әнисенә ялганлавын да күргән. Оялган, йөзе каралып чыккан. Бу - матур сыйфат. Һ.б.
- Әкият ахырында малай үз хатасын таный. Әнисеннән гафу үтенә. - Матурлык белән ямьсезлек ул кешенең эшләгән эшеннән, әйткән сүзеннән күренә. Укучылар дәреслек белән эшлиләр, фикерләрен әйтәләр.
-Антонимнар: яп-якты янучы кояш – кояштагы караңгылык; дөнья ямьсезләнгән – дөнья яктырган; бар нәрсә элеккеге хәленә кайткан – кояштагы тап кына бетеп җитмәгән. Укучылар төркемнәрдә җавап уйлыйлар. 1 нче төркем. Ялганларга ярамый. Ялганлау - начар гадәт. Ялганчының дөрес сүзенә дә ышанмыйлар. 2 нче төркем. Әнине алдаларга ярамый. Аңа булышырга, аның сүзен тыңларга кирәк. 3 нче төркем. Начар эш эшләргә ярамый. Кояштагы тап кебек, ул беркайчан да бетми.
Укучыларның фикерләре тыңлана. | Регулятив:үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштыралар.
Шәхси: үзләштерелгәнгә бәя бирәләр. Танып белү: кирәкле информацияне эзләп табалар.
Коммуникатив: үз фикерен башкаларга дәлилле итеп җиткерәләр.
Танып белү: мөстәкыйль рәвештә кирәкле фикерне аерып алалар.
Танып белү: фикерләрен төшенчә әйтүгә китереп җиткерәләр.
Регулятив:үз фикерләрен дөрес әйтә белергә өйрәнәләр.
Танып белү: үзләренең белем системасында ориенлашырга өйрәнәләр.
Танып белү: дәрестә алган мәгълүматтан чыгып җавап бирәләр.
Танып белү: үз фикерләрен тулы һәм төгәл итеп әйтәләр.
Регулятив: үз эшләрен бәялиләр.
|
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 42.8 КБ |
Предварительный просмотр:
”Начарлыктан тап кала”
(Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча
әдәбият дәресе планы)
Предмет:әдәбият
5 нче сыйныф
Дәреслек авторы: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова
Дәрес темасы:”Начарлыктан тап кала” (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятенә анализ)
Дәрес тибы: яңа белем бирү
Дәреснең максаты:
1) өйрәтү максаты: әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренә анализ ясату; монологик, диалогик сөйләм телен үстерү.
2)белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып чыгару күнекмәләрен үстерү;
3) тәрбияви: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрестә кулланылган материал: Ф. Яруллин. “Серле дөнья” – әкиятләр, хикәяләр, повестьлар. – 1997; “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”– К., Тат. кит. нәшр., 1981; презентация.
Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет: укылган хикәяне сөйли, анализлый белү; эчтәлеген үзләштерү;
Танып белү: үз фикереңне дәлилли белү; әсәрне анализлаганда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү.
Предметара
Регулятив: үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.
Коммуникатив: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, аңлатып бирә белү;
Шәхси: әдәби әсәргә кызыксыну; үзеңдә тискәре сыйфатларны бетерү теләге уяну, үзеңдә җаваплылык тәрбияләү.
Дәрес барышы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте.
1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлыбелән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.«Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның ...
Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренә анализ
Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әсәренә анализ...
![](/sites/default/files/pictures/2012/11/06/picture-77803-1352199323.jpg)
Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте. 5нче сыйныфта укучы рус мәктәбенең татар балалары өчен.
Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте белән таныштыру. Әкият арткылы ялганлау, әнисенә дорфа эндәшү начар гадәт икәнен төшендерү....
![](/sites/default/files/pictures/2012/12/11/picture-159517-1355237101.jpg)
Ялган әйткән тотылыр ( Ф. Яруллинның « Кояштагы тап» хикәясе буенча)
Дәресе эшкәртмәсе рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен төзелде. Яңа белемнәр формалаштыру дәресе бәйләнешле сөйләм үстерүгә, хикәяне анализлап, үзеңдә уңай сыйфатла...
![](/sites/default/files/pictures/2012/12/11/picture-159517-1355237101.jpg)
Ялган әйткән тотылыр ( Ф. Яруллинның « Кояштагы тап» хикәясе буенча презентация)
Презентация Ф. Яруллинның « Кояштагы тап» хикәясен үткәндә кулланыла....
”Начарлыктан тап кала”. Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятенә анализ
Туган (татар) әдәбияты дәресе эшкәртмәсе...