Үзбелем күтәрү өстендә эш программасы
материал на тему
Үзбелем күтәрү өстендә эшләү программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_hm_dbiyaty_ukytuchysynyn_uz_belemenne_kutru_plany.doc | 96.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Кайбыч муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“ Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе”
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәрәфиева Ләйсән Әлхәт кызының
2016-2021 елларга
үз белемен күтәрү өстендә эшләү
программасы
Шәхси мәгълүмат
1.1. | Фамилиясе | Шәрәфиева |
1.2. | Исеме | Ләйсән |
1.3. | Әтисенең исеме | Әлхәт кызы |
1.4. | Вазыйфасы, укыту фәне | Татар теле һәм әдәбияты укытучысы |
1.7. | Педагогик стажы | 16 ел |
1.8. | Белгечлек буенча стажы | 16 ел |
1.9. | Белеме (белем дәрәҗәсе, диплом буенча белгечлеге, ничәнче елда һәм нинди уку йортын тәмамлаган) | югары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2002 нче ел, Татар дәүләт гуманитар институты |
Үзбелем күтәрү планы
1. Методик темам: «Яңа дәүләт стандарты нигезендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне кулланып, иҗади мөстәкыйльлеккә ия булган укучылар тәрбияләү”
Тема өстендә эш 2016 нчы елда башланды, якынча 2021 нче елда тәмамлана.
Максат: Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.
Бурычлар:
- Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, үз белемне күтәрү өстендә даими эшләү;
- Тәҗрибә уртаклашу аша белем һәм методик осталыкны үстерү, квалификацион категорияне күтәрү;
- МС утырышларында, теоретик семинарларда бәхәсле мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашу , һөнәри осталыкны, методик осталыкны күтәрү өстендә эшне системалы оештыру;
- татар телен укытуны заман таләпләренә туры килерлек итеп оештыру;
- белем сыйфаты динамикасын саклау максатыннан, төрле эш төрләре һәм яңа технологияләрдән файдалануны, укучыларда фәнгә карата кызыксыну хисләре уятуны мөһим бурыч итеп алу;
- укучыларның интеллектуаль үсеше дәрәҗәсен күтәрү өстендә максатчан һәм планлы эш алып бару;
- сәләтле балалар белән эш алымнарын яхшырту;
- укучыларны бердәм республика тестына нәтиҗәле әзерләү буенча системалы эш алып бару;
- район һәм республика күләмендә оештырылачак бәйгеләрдә, интеллектуаль, тәрбияви һәм төрле чараларда актив катнашу, нәтиҗәлелеген үстерү өстендә максатчан эш алып бару.
Үз белеменне күтәрү өстендә эшләүнең чыганаклары:
Вакытлы матбугат, шул исәптән: махсус әдәбият (методик, фәнни - популяр, публицистик, әдәби), Интернет; медиатека, семинарлар, конференцияләр, лекцияләр, тәҗрибә уртаклашу буенча чаралар, мастер-класслар, белемне күтәрү курслары, экскурсияләр, театрлар, күргәзмәләр, музейлар.
Үз белеменне күтәрү өстендә эшләүнең формалары:
- шәхси – шәхси план аша,
- төркемләп – мәктәп һәм район татар теле һәм әдәбият укытучылары методик берләшмәләре аша, шулай ук мәктәп тормышына катнашып.
Өйрәнү өчен төп сораулар:
- укуга мотивациясе түбән булган укучыларның белемнәрен коррекцияләү буена эшне тирәнәйтү;
- һәрбер укучыны стандарт булмаган ситуацияләрдә стандарт белемнәрне кулланырга өйрәтү.
Үз өстеңдә эшләү юнәлешләре:
Төп юнәлешләр | Чаралар | Эшләү вакыты |
Һөнәри | 1. Яңа программалар, дәреслекләрне өйрәнү, аларның үзенчәлекләрен,таләпләрен аңлау. 2. Интернет челтәре, нәшрият аша яңа технологияләр белән танышу. 3. Укытучылар өчен оештырылган курсларда квалификация күтәрү.
| даими |
Психологик-педагогик | 1.Үз белемнәреңне классик һәм заманча психология һәм педагогика өлкәсендә камилләштерү. | даими |
Методик | 1.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга заманча белем бирү эчтәлеген камилләштерү. 2.Татар теле һәм әдәбияты укытуның яңа формалары, методлары, алымнары белән танышу. 3.Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район һәм мәктәп метод берләшмәсе эшендә актив катнашу. 4.Сәләтле балалар белән эшне оештыру һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә,иҗади эшләр бәйгеләрендә,олимпиадаларда катнашу. 5.Интернет аша республика һәм үз мәктәбеңнең иң яхшы укытучыларының эш тәҗрибәсен өйрәнү. 6.Хезмәттәшләрнең дәресләренә йөрү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашуда катнашу. 7.Һөнәри эшчәнлеккә үзанализ үткәрү. 8. Иң яхшы дәрес эшкәртмәләренең, алымнарының һәм табышларының шәхси базасын булдыру. 9.Хезмәттәшләр өчен ачык дәресләр үткәрү. 10.Фән һәм түгәрәк буенча электив курс программасын язу. 11.Үзбелем күтәрү темасы буенча докладлар белән чыгыш ясау. | даими даими даими ел саен даими даими даими ел саен ел саен |
Мәгълүмати-технологик технологияләр | 1.ИКТ өйрәнү һәм аларны уку процессына кертү. 2.Интернеттан татар теле һәм әдәбияты, педагогика, психология буенча мәгълүмат туплау. | даими даими |
Сәламәтлекне саклау | 1. Сәламәтлекне саклау технологияләрен белем бирү процессына кертү. | даими |
Үзбелем буенча эшләүнең төп этаплары
этаплар | эшнең эчтәлеге | вакыты | гамәли эшчәнлек |
Диагностик | Булган тәҗрибә һәм проблема буенча әдәбиятны өйрәнү | 2016-2017 | 1.Укытучыларның квалификация күтәрү курсларын үтү. 2.Мәктәп методик советы утырышында чыгыш ясау. 3.Методик әдәбиятка язылу. 4.Бирелгән тема буенча әдәбиятны өйрәнү. |
Прогностик | 1.Теманың максатларын һәм бурычларын билгеләү. 2. Проблеманы чишүгә юнәлтелгән чаралар системасын булдыру | 2017-2018 | 1. Мәктәп методик советы утырышында чыгыш ясау. |
Практик эшчәнлек | 1.Эш тәҗрибәсен кертү. 2.Методик комплексны формалаштыру. 3.Эшне төзәтү. | 2018-2019 | 1.Педсовет утырышында чыгыш ясау. 2.Мәктәп һәм район күләмендә ачык дәресләр. 3.Олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу. |
Гомумиләштерү | 1.Нәтиҗәләр чыгару. | 2019-2020 | 1. Методик совет утырышында чыгыш ясау. 2. Муниципаль олимпиадаларда, бәйгеләрдә,конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясау. 3.Мастер-класс. 4.Укытучыларга һәм укучыларга ярдәм күрсәтү. |
Гамәлгә кертү | Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу | 2020-2021 | 1.Шәхси сайтта эш нәтиҗәләрен бастыру. |
Көтелгән нәтиҗә:
- Татар теле укытуның сыйфатын үстерү
- Яңа технологияләр кулланып дәрес эшкәртмәләре төзү һәм аны мәктәп сайтына урнаштыру
- Башкарылган эшләрне анализлау һәм нәтиҗәләре турында педсоветларда чыгышлар ясау.
- Мәктәпнең төп гомуми проблемаларыннан чыгып, үз өстеңдә эшләүнең төп юнәлешләрен билгеләү
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тақырыптық күнтізбелік жоспар
Тақырыптық күнтізбелік жоспар - 5 класс...
Тақырыптық - күнтізбелік жоспар
Бұл материалда физика пәнінің 7 класқа арналған тақырыптық - күнтізбелік жоспар қамтылған. ...
5 орыс сыныбына арналған күнтізбелік жоспар
Қазақ әдебиеті 1сағ/ апта, барлығы 34 сағ РЕТ №№ П.ПСабақ №№ урокаСабақ тақыр...
Қазақ әдебиетінен 7 орыс сыныбына арналған күнтізбелік жоспар
1сағ/ апта,барлығы 34 сағ РЕТ №№ П.ПСабақ№№урокаСабақ тақырыбыТема урокаСағатЧасыМерзімі СрокиЕске...
Үз белемен күтǝрү ɵстендǝ эшлǝү программасы 2015-2020 елларга исәпләнгән.
Үз белемен күтәрү өстендә эшләү прграммасы 2015-2020 елларга төзелә....
Үзбелем күтәрү өстендә эшләү планы
Үзбелем күтәрү өстендә эшләү планы...
Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү программасы
Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү программасы 5 елга исәпләнеп төзелде. Мәктәпнең төп гомуми проблемаларыннан чыгып, үз өстеңдә эшләүнең төп юнзлешләре күрсәтелде....