2 сыйныф. Исем турында төшенчә.
план-конспект урока на тему

2 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_nche_a_syy._isem_tur_tosh._achyk_dres.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче А сыйныфы, татар төркеме.

Дәреснең темасы: исем турында төшенчә бирү.

Дәреснең максаты: исем турында өйрәнгәннәрне искә төшерү; аларны тексттан табып, сорау кую һәм мәгънәләрен аңлата белергә өйрәтү; кошлар сакчыл караш түрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, сюжетлы- рәсемнәр, интерактив такта.

Укыту  методы: аңлату, сорау-җавап.

Укыту алымы: күнегүләр эшләү.

Кулланылган структуралар:  ХАЙ-ФАЙ , КОНЕРС, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

Дәрес планы.

I.Актуальләштерү:

1. Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү, кунаклар белән исәнләшү.

- Укучылар, бүген дәрестә кем дежур?

- (....)

- Урамда һава торышы нинди?

-(... Урамда көн матур....)

- Бүген атнаның ничәнче көне?

- (Бүген атнаның өченче көне, чәршәмбе)

- Бик яхшы.

-Өй эшләрен эшли алдыгызмы?

- (...)                          

II. Яңа материалны аңлату этабы:

  • Дәфтәрләрне ачтык бүгенге числоны язып куйык. Һәм матур язу күнегүе өстендә эшлик.

(И, и, ит, ил, ис, ие, и\и)

  • Ручкаларны куйдык, укучылар әйдәгез, алдагы дәресләрдә нәрсәләр өйрәндек – шуларны искә төшереп китик.
  1. Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)
  2.  Татар алфавитында икенче хәреф нинди? ( Ә)
  3.  Сузык авазлар нинди төркемнәргә бүленә ? ( калын һәм нечкә)
  4. Калын сузыклар нинди? ( А,О,У,Ы,)
  5. Кайсы сузыкның пары юк? (И)
  6. О,Ө сузыклары кайсы иҗектә генә язылалар? (беренче иҗектә генә)
  7. Э сузыгы турында нәрсә әйтә аласыз? (бары беренче урында гына языла)
  • Искә төшергәннәрне йомгаклап, тактада бер күнегү эшләп алабыз. КӨМЕШ, БОЛЫТ, ЭССЕ, ВАКЫТ, ШӘҺӘР, ҺӘЙКӘЛ, РӘХМӘТ.

( җилкәдәш күршеләре белән дәфтәрләрне  алышынып сүзләрне тикшерәбез, хаталарны төзәтәбез, шул ук вакытта күршебезне мактарга да онытмыйбыз)

  • Булдырдыгыз, укучылар, эшебезне дәвам итәбез. Хәзер мин сезгә сүзләр язылган карточкалар таратам. (КОНЕРС структурасын куллану) Карточкадагы сүз нинди сорауга җавап бирә, шул сорау эленгән почмаккка барып басарга тиеш буласыз, Үзегез  тагын бер мисал уйларга кирәк була, Башладык.
  1. 1 нче төркем предметны белдергән сүзләр;( кем соравының кешегә карата гына кулланылганына басым ясарга)
  2. 2 нче төркем предметның билгесен белдерә;
  3.  3 нче төркем предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен белдерә.
  • Иң зур төркемебез укучылар предметны белдергән сүзләр, алар Нәрсә? Кем? сорауларына җавап бирәләр. Бүгеннән без бу төркемнш ИСЕМ дип йөртә башларыбыз. 2,3 нче төркемнәрнең дә үз исемнәре бар, алдагы дәресләрдә без аларны өйрәнүне дәвам итәрбез. Аларны без фигыльләр, сыйфатлар дип атарбыз.
  • Утырабыз, яхшы. Дәфтәрләргә бүгенге теманы язып куйыйк. ( ИСЕМ, Кем? әни,  Нәрсә? Туп.)
  • Эшебезне дәваи итик, күнегүләр эшләүгә күчик.

Бирем: Бирелгән шигырьне укырга. Кем? соравына җавап биргән исемнәрне тап. Алар дөрес язылганмы?

Берсе дилә, берсе зилә,

Өченчесе миңлегөл.

Берсе үлчи, берсе кисә

Өчесе дә бик өлгер.

( хаталарны тапкач, кеше исемнәренең, шәһәр авыл исемнәренең баш хәрефтән язылганына  басым ясарга)

  • Кызларның исемнәрен дәфтәрләргә матур һәм дөрес итеп күчереп язарга.

(Дилә, Зилә, Миңлегөл)

  • Миңлегөл сүзендә ничә сүз укып була?
  • Гөл сүзе кергән тагын нинди исемнәр беләсез? (Гөлнур, Гөлназ, Гөлнара, Гөлүсә......)

ФИЗКУЛЬТМИНУТ

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

Сандугач турында я шигырь, я табышмак.......

Су буенда таллыкта өзеп сайрый ...... (сандугач).

  • Укучылар, әйдәгез хәзер үзегез, шушы сандугач сүзеннән кем? яки нәрсә? Соравына җавап биргән исемнәр төзеп карагыз. (САН, АНА, АГАЧ, СУГАН, ДАГАН, СУ, ДУС)
  • Молодцы!!!
  • (вакыт калса түбәндәге бирем)

КАРТОЧКА №2

Сүзләр язылган карточкалар, шул сүзләр арасыннан, кем? нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне генә сайлап алып, ике баганага бүлеп язарга тиеш буласыз.

  • Кош, тәмле, песи, кызыл, укытучы, укый,  күбәләк, сеңлем, укыта, карбыз, малай.
  • СЛАЙД аша тикшерү.

     Кем?                          Нәрсә?                                                  

Укытучы                      Кош

Сеңлем                        Песи

         Малай                         Карбыз                    

                                  Күбәләк

                            КАРТОЧКА №3

Кем? Нәрсә? Соравына җавап биргән сүзләрне өстәп яз.

Кибеттә (кем?)_____________ сата.

Мәктәптә (кем?)    ________________ укыта.

Йортларны (кем?) _____________________ төзи.

Кырда (нәрсә?) _________________ чаба.

Күлдә (нәрсә?) ____________________йөзә.

Болында (нәрсә?) ____________________үсә.

IV. Дәрескә нәтиҗә ясау.(МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасын  кулану.)

                                           

Нәрсәне белдерә?

Сораулары:

Мисаллар

мисаллар

        Капма-

               каршы мисаллар

Тест эшләү (укучылар 1 я 2 номерлы карточкалар күтәреп җавап бирәләр)

  1. Исем нәрсәне белдерә:
  1. Предметны;
  2. Предметның билгесен.
  1. Исем нинди сорауларга җавап бирә:
  1. Нинди?
  2. Кем? Нәрсә?
  1. Төзүче сүзе нинди сорауга җавап бирә:
  1. Кем?
  2. Нәрсә?
  1. Песи сүзе нинди сорауга җавап бирә:
  1. Кем?
  2. Нәрсә?
  1. Төлке сүзе дөрес язылганмы.
  1. Әйе.
  2. Юк.

V. Өй эше. Кроссворд чишү: Биредә 10 кош исеме яшеренгән шуларны табарга кирәк.

VI. Билгеләр кую.

Йомгаклау.

Дәрес тәмам.
Уңышлар  сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф...

Исем турында төшенчә

разработка урока по теме "Исем"...

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына технологик карта

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына  технологик карта...

Исем турында төшенчә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Дәрес конспект төзегәндә авторлык хокуклары сакланылды....