Дәрес эшкәртмәсе. Юклык алмашлыклары.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Гәрәева Гөлзирә Миннефаил кызы

Юклык алмашлыклары. 6 нчы класста татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Укытучы: Гәрәева Гөлзирә Миннефаилевна,  Мамадыш районы “Көек-Ерыкса урта мәктәбе”нең беренче  квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрескә кыскача аннотация

Дәреслектә юклык алмашлыкларына материал аз бирелгән. Шулай ук укучылар аның язылышында ялгышларны бик еш җибәрәләр. Әлеге дәрес эшкәртмәсе шуларны искә алып төзелде. Укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен камилләштерү, нәтиҗә ясарга, йомгакларга өйрәтү, сөйләм телен үстерү дәреснең төп максаты булып тора. Шулай ук дәреснең нәтиҗәлелеген арттыру, укучыларда белем алуга кызыксыну уяту, үзара ярдәмләшүен  активлаштыру бурычы да тора. Бу максатларны гамәлгә ашыру өчен, төрле эш формалары һәм методлары: күзәтү, эзләнү, әңгәмә,  схема, карточкалар, сингапурча укыту методикасы элементлары  кулланылды. Дәрестә компьютер технологиясен куллану дәресне кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирде. 

Тема: Юклык алмашлыклары.( 6 нчы сыйныф. )

Максат:

Белем бирүдә:  юклык алмашлыклары белән таныштыру һәм аларны дөрес язу күнекмәләрен булдыру, алмашлык сүзтөркеме  һәм аның төркемчәләре буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.

Фикер сәләтен үстерүдә:яңа уку алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.

Тәрбияви: укучыларда Туган җиргә һәм аның табигатенә мәхәббәт, үзара хезмәттәшлек күнекмәләрен  тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Универсаль уку гамәлләрен(УУГ) формалаштыру

Коммуникатив УУГ: фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Танып –белү УУГ: логик фикерләү чылбырын булдыру, уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.        

Шәхси УУГ:  үз уңышларың-уңышсызлыкларыңның турында фикер йөртү.

Регулятив УУГ:үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты

Эшне оештыру:төркемнәрдә, индивидуаль

Җиһазлау:  дәреслек (    Татар теле. 6 нчы сыйныф/ Ф.Ю.Юсупов, Ч.М. Харисова, Р.Р. Сәйфетдинов – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014 ), мультимедиа проекторы, экран, презентация, таратма материал

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

    Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй эшен тикшерү.

3. Актуальлаштерү.

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән белем алу турында әңгәмә оештыра,

II. Уку мәсьәләсен кую. Юклык алмашлыклары турында төшенчә, аларның дөрес язылышы.

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.(төркемнәрдә эшләү, күнегүләр башкару, карточкалар белән эш һ.б.)

IV. Рефлексия.

1. Рефлексив кабатлау.

2. Үзбәя.

3. Өй эше.

        

Дәрес этабы,

максаты

Укытучы һәм укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру

Максат: уңай психологик халәт тудыру

-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Әйдәгез, бер- беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!

(Хәерле көн, исәнмесез!)

- Рәхмәт, укучылар, утырыгыз!1 слайд

КУУГ: укучылар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

II. Актуальләш-терү

Максат: алган белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү

Туып-үскән шушы җирнең ямен

Алыштырмый икән һичнәрсәң.

Башка берни дә кирәкми,

Үзем чапкан печәннәрне

Бер туйганчы иснәсәм. (С.Хәким)

 – 2 нче слайд

-Укучылар, шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Шигырь нәрсә турында?(Туган җир турында)

-Туган җир безгә ни өчен кадерле?

(Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

-Укучылар шигырьдән алмашлыкларны табыгыз әле. (Шушы, һичнәрсәң,  берни, үзем) – 3 слайд

-Алмашлык дип нинди сүз төркеменә әйтәбез? (Алмашлык зат яки предметларны, аларның билгесен яки санын һәм эш - хәрәкәтен турыдан – туры белдерми, аларга күрсәтә.)

 - Без сезнең белән алмашлыкның берничә төркемчәсен өйрәндек. Сез шигырьдән тапкан алмашлыклар нинди төркемчәгә керәләр? (Шушы- күсәтү алмашлыгы, үзем - билгеләү алмашлыгы)- 4 слайд

-Ә калган һичнәрсәң, берни алмашлыклары нинди төркемчәгә керә? ( Юклык алмашлыгына)  

-Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы ничек дип уйлыйсыз?( Юклык алмашлыкларын өйрәнү)- 5 слайд

- Бүгенге дәресебезгә нинди максатлар куярбыз? ( Юклык алмашлыклары турында өйрәнү,аларны дөрес язу, алмашлыклар турында алган белемнәрне ныгыту.)

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

ТБУУГ: белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдалана белү

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәрне кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

-Укучылар, яңадан Сибгат Хәкимнең шигыреннән өзекне укыгыз әле. Бу шигырь юлларына нинди мәгънә салынган?(Туган җирнең ямен алыштырырдай әйбернең юклыгы әйтелә.)- 6 слайд

-Шушы юклык мәгънәсен шигырьдә нәрсә белдерә?(Һичнәрсә, берни алмашлыгы)

- Без аларны кайсы алмашлык төркемчәсенә керттек?(Юклык алмашлыгы)

-Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз, укучылар? Юклык алмашлыгы  нәрсәне белдерә?

( Укучыларның  җаваплары тыңлана)

-Әйдәгез, җавапларыгызның дөреслеген тикшерик. Дөрес билгеләмәне укыйк.          (Укучылар билгеләмәне 7 нче  слайдтан укыйлар)

- Укучылар, юклык алмашлыклары җөмләдә кайсы сүз төркемен алмаштырып килгән?( Исем сүз төркемен)

- Дөрес, укучылар. Ә хәзер менә бу “ромашка чәчәкләренә “ игътибар итегез әле. Алар арасында  нинди аерма күрәсез? Ни сәбәбле алар болай ясалган?- 8 нче слайд. ( Укучыларның җаваплары тыңлана: Беренче ромашканың таҗларыннан юклык алмашлыклары, ә икенчесеннән билгесезлек алмашлыклары ясап була)

- Ә чәчәкнең таҗлары ясалышына игътибар итттегезме? Моннан нинди нәтиҗә ясарсыз? (Юклык алмашлыклары кушылып языла. Ә билгесезлек алмашлыклары әллә сүзе белән ясалганда аерым языла.)

КУУГ: коллктив фикер алышуда катнашу;

ТБУУГ: һәр төркем үз фикерен белдерә, аларның җаваплары тыңлана, чагыштырп, уртак нәтиҗә чыгарыла.

РУУГ: тиешле нәтиҗәгә килүдә эзлеклелекне саклау.

Ял минуты

- Без хәзер ял итеп алабыз. Музыка уйный башлау белән, таралышып биибез, музыка туктауга без дә урыннарда калабыз. Сорауның җавабына карап, төркемнәргә берләшәбез.

- Татар телендә ничә килеш ?(6)

- Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар?(7)

-Рәвешнең  ничә дәрәҗәсе бар?(3)

-Санның ничә төркемчәсе бар?(5)

- Сыйфат мәгънә ягыннан ничә төргә бүленә?(2)

- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?(4)

IV. Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү.

Максат: теорияне гамәлдә кулланырга мөмкинлек бирү

Дәреслек белән эш.

-Дәреслектән 175 нче күнегүне эшлибез.(82 нче бит).Укыгыз һәм күчереп языгыз. Билгеләнгән сүзләр алмашлыкларның кайсы төркеменә керүен әйтегез. Аларның ясалышын ачыклагыз.(Укучыларның җаваплары тыңлана)

- Ә хәзер, укучылар, без сезнең белән уен уйнап алырбыз. Ул “Кем тизрәк һәм дөресрәк” дип атала. Һәр төркемнең өстәлендә карточкалар бар.1 нче һәм 2 нче төркем “Һич” командалары, ә 3 нче һәм 4 нче төркем “Бер” командалары исеме астында ярышыр. Анда  алмашлыклар төшереп калдырылган өч җөмлә язылган. Әлеге җөмләләр астында куллану өчен алмашлыклар да бирелгән. Сезгә мәгънәсенә туры китереп , сайлап алып язарга кирәк булыр. Һәр алмашлык алдында бер фигура ясалган. Җавапның дөреслеген шуның буенча тикшерербез.- 9 нчы слайд (Укучылар карточкалардагы биремне дәфтәрләрендә эшлиләр.)

- Эшләрегезнең дөреслеген тикшерик . Сезнең җавапларыгыз түбәндәге формада булырга тиеш. “Һич” командаларының дөрес җавабы-                             ,

“Бер” командаларының дөрес җавабы-

                            -10  нчы слайд.

-Укучылар, төркемнәрдә эшне дәвам итәбез. Һәр төркем үзенең юклык алмашлыгы моделен төзи. Эшне модель фрейер үрнәгендә башкарабыз: мәҗбүри һәм мәҗбүри булмаган характеристикалар, мисаллар һәм капма-каршы мисаллар. Модельнең схемасы слайдта күрсәтелгән.- 11 слайд.(Төркемнәрдә эш башкарыла. )

- Хәзер һәр төркем үзенең моделен яклый. Башка төркемнәр кызыксындырган сорауларын бирә алалар.(Һәр төркемнән бер укучы чыгыш ясый)

ТБУУГ: укучы кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзләргә һәм табарга өйрәнә.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

ШУУГ: уңышларыңа һәм башкаларныкына сөенә белү, иптәшләреңә ярдәм итә алуың белән горурлану.

КУУГ: диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу.

V.Рефлексия

Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

-Укучылар, бүгенге дәресебездәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясарбыз. Сезгә түбәндәге җөмләләрне дәвам итәргә туры килер:

Бүген мин дәрестә................белдем.

Мин өйрәндем шуны,.............

Миңа авыррак булды,.............

( Укучыларның җаваплары тыңлана һәм билгеләр куела)

ШУУГ: үз уңышларың, уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: эш сыйфатына бәя бирә белү.

КУУГ: укытучыны тыңлау, сораулар бирү.

Өй эше.

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.

1.Дәреслектән  176 нче күнегүне эшләргә.

2. Дәреслектән  176  нчы күнегүне эшли һәм алмашлыкларны кертеп җөмләләр дә төзи.

3. Юклык алмашлыклары кергән мәкальләр  һәм әйтемнәр язып килергә.

(Өй эшен сайлыйлар)

РУУГ: үз эшеңне планлаштыру

Кулланылган әдәбият:

1.Дәреслек (    Татар теле. 6 нчы сыйныф/ Ф.Ю.Юсупов, Ч.М. Харисова, Р.Р. Сәйфетдинов – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014 )

2.Я.ХАбдрәхимова .Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-7 нче с-фларында эшләүче укытучылар өчен кулланма.-Казан: Мәгариф, 2005.

3. “Мәгариф” журналы №7, 2016 нчы ел.

КУШЫМТА

“Һич” төркемнәре өчен карточкалар

№1

  1. Эш кешене бозмый.............. да,

Киресенчә ул төзәтә бары.

                                 (Ә. Исхак)

        - һичкайда,         - һичкайчан,         - һичнәрсә

  1. Моңарчы........... кузгалмаган  Гыйлаҗи да аякланды. (Г. Ибраһимов)

  • һичкайчан,            - һичкая,            - һичнинди
  1.  ......... белми-һәммә кеше аптырап кала. (Г. Ибраһимов)
  • - һичкем,                - һичнәрсә,         - һични

№2

  1. ................. яңадан  кабатланмый икән шул: һәр көзнең дә үз йөзе,үз холык-фигыле бар икән. (Г. Кутуй)

  • һичкайчан,                   - һичнәрсә,             - һичкайда
  1. Юк, Мокамай,............ вакытта да

            Сине усал итеп сөйләмәм.

  • Һичкайчан,                   - һичнинди,          - һичбер
  1. Яхшы кара .................. белмәсен, берәү дә күрмәсен. (Г. Камал)
  • һичкайчан,               - һичкайда,          - һичкем

“Бер” төркемнәре  өчен карточкалар

                                                                 №1

  1. Үч тотмадың ................. гә-

                Булдың олы йөрәкле. (Ф. Яруллин)

  • беркем,              - бернәрсә,         - беркайчан
  1. Тәрәзәләр шакыраеп каткан,........ күренми. (Г. Бәширов)
  • беркайда,           - бернәрсә,           беркем
  1. Ул гайрәтле юлбасарны

         Куркыта алмый ........ (Ф. Яруллин)

  • беркем,            -берни,         - беркайчан

                                                                  №2

      1)Ул .................нән дә ярдәм көтми. (К. Нәҗми)

           - беркайда,          - беркем,          - беркайчан

2) Бер урманга бар да сыя,

Тоймый  ....... көйсезлек. ( Ф. Яруллин)

  • беркем,           - беркайда,              -  бернәрсә

3)Кайсыдыр почмакта, әллә нинди моңсулык эчендә һаман ............... елый иде. (Ш. Камал)

         - беркайда,               - берни,             - бернәрсә

                                         Модель Фрейер схемасы

Мәҗбүри    характеристика                        Мәҗбүри булмаган характеристика

Мисаллар                                                 Капма-каршы мисаллар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Ачык дәрес"Фигыльнең юклык формасы"

Л е к с и к-с е м а н т и к яктан фигыль э ш яки х ә л­ н е үтәлү процессында белдерә. Эш, көрәш, йокы ди­гәндә дә асылда эш-хәл белдерелә, ләкин бу очракта без аларны предмет яки күренеш буларак атап...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы

2нче сыйныфның рус төркеме өчен Литвинов методикасына нигезләнгән дәрес планы....

Боерык фигыльнең юклык төре

Бу тема 5 сыйныфта татар төркемендә өйрәнелә. Мондагы материал боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта төрләнүен, төрле кушымчалар алуын, җөмләдә кулланылышын тирәнтен һәм мәгънәле итеп аңларга ярдәм ит...

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы.(рус төркемнәре)

Тема:        Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы. Максат:1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат- сан белән төр...

Боерык фигыльләрнең юклык төре.

Боерык фигыльләрнең  юклык төре темасына презентация...

Открытый урок на тему "Юклык алмашлыклары"

Открытый урок на тему "Юклык алмашлыклары"...