Минем педагогик осталыгым. - Эссе
материал на тему

Миннегараева Гульнур Муллаяновна

Укытучы да заман белән бергә атларга, бер адым да артка калмыйча, яңа алымнар, методлар, технологияләр үзләштерергә бурычлы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_-_ukytuchy.docx17.98 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым

Эссе

Миңнегәрәева Гөлнур Муллаян кызы

Баулы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Белгәнемне шулай бирә алсам,

Шәкертләрем өчен һәрвакытта

Матур үрнәк булып кала алсам.

     Укытучы!  Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның бөек исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык - аналар сабырлыгына тиң.

Уйлап карасаң, укытучы булу бик җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!

Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Беренче укытучым – Сафина Гөлсылу Мөсәяп кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучым Бәдриева Резеда Кәшип кызының, математика һәм физика  укытучым Моратов Илгиз абыйның , рус теле укытучым Сәмигуллина Хәтимә апаның дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Алар безгә терәк булды, җил - яңгыр тидермичә, үз баласыдай якын күреп, һәрвакыт ярдәм кулын сузды. Безнең өчен киңәшчебез дә, сердәшчебез дә иде. Мин аларга бурычлы һәм рәхмәтлемен. Укытучыларымның яхшы  сыйфатлары мине мөгаллим булырга дәште.

       Тау астына салынгандыр безнең авыл,

       Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул, - дип авылым турында язсам, гафу итәр иде мине Габдулла Тукай. Чыннан да, тирә-ягын таулар, урманнар уратып алган бик матур Татар Томбарлы авылында туганмын мин. Тирә-ягының җиләкле аланнары, сай булса да саф инеш сулары буенда тәгәрәп үскәнмен. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, укытучы булу максаты белән

мин Түбән Кама педагогия училицесына укырга кердем. Анда башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен алып чыгып, туган мәктәбемә эшкә кайттым. 1996 нчы елдан Баулының 5 нче санлы урта мәктәбедә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәтемне дәвам итәм. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогика университетын тәмамладым. Менә инде өч дистә елга якын гомеремне  укучыларыма багышладым.

      Мин мәктәптә татар теленең белем нигезләренә өйрәтәм, телебезнең матур яңгырашын, аһәңен, рухи-әхлакый мирасыбызны укучыларым күңеленә җиткерергә омтылам. Күренекле язучыларыбыз иҗаты, аларның әсәрләре аша, бөек мәгърифәтчеләребез Р. Фәхреддин, К.Насыйриның педагогик мирасын кулланып, укучыларымда туган якның гүзәл табигатенә, аның саф күңелле, хезмәт сөючән халкына соклану һәм ихтирам, туган якка мәхәббәт һәм төбәгемнең бөек шәхесләренә карата горурлык хисе, туган телем, халкымның тарихы, гореф-гадәтләре, зыялылары, татар дөньясына караган милли традицияләр, халык педагогикасы аша укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксыну, әхлакый сыйфатлар тәрбиялим.

       Укытучы да заман белән бергә атларга, бер адым да артка калмыйча, яңа алымнар, методлар, технологияләр үзләштерергә бурычлы. Шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә.

Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, презентация-дәресләрне ешрак үткәрергә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан оештырылган экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле була. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп, индивидуаль бирергә тырышам. Тырышлыгым бушка китми дип ышанам, чөнки укучыларым фәнни конференцияләрдә, төрле конкурсларда, олипиадаларда призлы урыннар алалар.

        Эш стажымның утызынчы елына кердем. Эштән соң, узган гомер чакрымнарын күңелемнән барлый-барлый, салмак кына атлап,  өйгә кайтып барышым.  Кышның аяз салкын коне кичкә авышып бара. Аяк астында кар шыгырдый. Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без – шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Күккә карыйм. Ап-аяз күктә инде йолдызлар да җемелдәшә. Алар гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та җибәрделәр. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яшим.

  Иң   бәхетле кеше кем дип сорасалар,

  Әйтер идем сүзләремне телгә төреп.

  Ул – укытучы, елмайганда каршысында

  Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем педагогик осталыгым (эссе)

"Минем педагогик осталыгым" дигән темага эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Укытучы һөнәре турында уйланулар, үземнең хезмәт юлын яңадан сайларга мөмкинлегем булса, мин барыбер укытучы булыр идем ......

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Минем педагогик осталыгым" эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Минем педагогик осталыгым (эссе)...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Туган тел" мастер-классында катнашу өчен язылган эссе...

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

Һәр төр һөнәр ияләре арасында үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калучы кешеләр була. Нәкъ менә алар  башкаларг...