И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты
план-конспект урока (11 класс) на тему

11 нче сыйныфта татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан үткәрелгән дәрес конспекты. И.Юзеевның тормыш юлы һәм  иҗаты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i.yuzeev_izhaty.doc77 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:        И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты.

Максат:  

  1. И.Юзеевның тормыш юлы, иҗаты турында тулы мәгълүмат бирү;
  2. Тормышка мәхәббәт,  милли үзаң, язучы иҗатына  хөрмәт тәрбияләү;

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату

Дәрес төре: дәрес- әңгәмә

Кулланылган методлар: укытучы сүзе, әңгәмә, өлешчә-

     эзләнүле.

Җиһазлау:

  1. Слайдлар
  2. И. Юзеев портреты

3. проектор

Материал:

  1. ”Татар драматургиясе” 22 нче том

Дәреснең барышы

  1. Мотивацион-ориентлашу этабы:
  • исәнләшү
  • уңай психологик халәт тудыру

            -  Хәерле көн,  укучылар.  Әдәбият  дәресен  башлыйбыз. Сезгә күңел күтәренкелеге теләп калам һәм дәрестә уңышлар телим.

               - өй эшен тикшерү    

  • Укучылар, алдагы дәрестә сезгә бирелгән өй эшләрен искә төшереп китик эле. 1 нче эш итеп, сез, Ә.Баянов иҗаты буенча белемнәрегезне ныгытып килергә тиеш идегез. 2 нче эш буларак, газета-журналлардан материаллар тупларга тиеш идегез.  1 нчесе буенча тестлар таратам. Ә 2 нче эшнең үтәлешенә дәрес барышында игътибар итәчәкмен.
  • (тест 3 минут) тикшерү

           - Ә хәзер,әйдәгез, бер җыр тыңлап үтик. (“Мәтрүшкәләр” җыры тыңлана)

Укытучы. Укучылар, бу җыр сезгә танышмы? Җыр нәрсә турында? Авторларын беләсезме? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

Әйе, бу җыр сүзләренең, авторы — Илдар Юзеев. Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? Мин язучыбызны “Моң эчендә асылташ” дип атар идем. Чөнки  И.Юзеев әдәбиятка нәкъ менә саф хисләрне чагылдырган  әсәрләре белән     килеп керде. ”Мәтрүшкәләр” җыры белән әнкәйләр алдындагы изге бурычларыбызны искә төшерәбез;туган якны сагынабыз, ”Серле чәчәк” җыры белән саф мәхәббәт табасыбызга ышанып яшибез. “Бөркет турындагы баллада” күңелләрне кыялардан югары күтәрде. ”Таныш моңнар” поэмасындагы Резедә белән Зөфәр язмышы безне дулкынландырды.

  1. Белемнәрне тигезләү.

-Укучылар, сез И. Юзеевның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләгәндә, дәфтәрләрегезгә кыскача хронологик таблица  төзеп барырсыз.  

    -И.Ю.-ң кыскача гына тормыш юлы белән танышып китик әле.  Рәхим ит,Алмаз.

    Халык шагыйре, драматург, журналист, ялкынлы публицист, Мәхәббәт җырчысы, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә лаек булган Илдар Юзеев 1933 нче елның 3 нче гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туган. Үз авылында урта, 1950—1954 елларда Казан педагогия институтында югары белем ала.  Балалык елларын Илдар  Юзеев болай искә ала: ”Бала чактан ике теләгем бар иде: очучы яки артист буласым килә иде. Әти-әни укытучылар, без мәктәп йортында тора идек, Нил абый пьеса, шигырьләр язу белән мавыга. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, аның тәэсирендә, мин дә кулга каләм алдым”. Әдәбиятка тартылу Илдар Юзеевны 1950 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә китерә. Хезмәт юлын журналистикадан башлый.  Төрле елларда ”Пионер”, “Чаян”,  “Казан утлары” журналларында эшли. 1955 елда басылып чыккан” Таныш моңнар” поэмасы белән И. Юзеев укучыларның игътибарын бик тиз үзенә җәлеп итә һәм әдәбиятта үз урынын таба. 1958 елда Язучылар союзына кабул ителә. 1977 елның мартыннан яшь ав-торлар белән эшли. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗади эштән аерылмый.Илдар Юзеев Хатыны Тәфтилә белән Салават һәм Илгиз исемле малайлар тәрбияләп үстерде. Салават Юзеевның да шигырь китаплары бар. Кызганычка каршы, 2004 елда И.Юзеевның гомере өзелә  һәм Яңа бистә зиратында җирләнә.

 . 

Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 январенда Башкортстан АССРның Яңа-выл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Үз авылында урта, 1950—1954 елларда Казан педагогия институтында югары белем ала. 1954—1967 елларда ул «Ялкын» һәм «Чаян» журналларында, 1971 елга кадәр Татарстан Язучылар союзы аппаратында эшли. 1973 елда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый һәм 1977 елга кадәр «Казан утлары» журналында поэзия бүлеге мөдире булып тора. 1977 елдан Татарстан Язучылар союзында консультант булып эшли. Ул 1960 елда КПСС сафларына, 1958 елда Язучылар союзына кабул ителә.
Илдар Юзеев — татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле. Аның беренче шигыре 1943 елда, автор өченче класста укыганда ук басылып чыга. Ә инде укынчы класста чакта аның әсәрләре Башкортстан республикасы матбугатында күренә башлый. Шагыйрь 50 нче еллардан үзенең төп иҗади көчен поэмалар язуга багышлый. Аның поэмаларын аеруча яшьләр яратып кабул итә. «Таныш моңнар» поэмасыннан соң шагыйрьнең исеме киң катлау укучыларга билгеле була. «Әнкәй», «Фәрит-Фөридә», «Таймас», «Өчәү чыктык ерак юлга», «Язылмаган поэма», «Тынлык белән сөйләшү», «Соңгы сынау», «Карурман», «Таш диварлар авазы», «Мәхәббәт китабы», «Олы юлның каены», «Өзелмәс кыллар» һәм башка лирик, драматик поэмалары белән ул үзен замана проблемалары турында тирән уйланучы фәлсәфи шагыйрь итеп таныта. «Очты дөнья читлегеннән», «Соңгы төн», «Мәңгелек белән очрашу» шигъри трагедияләрен һәм байтак поэтик сәхнә әсәрләоен иҗат итә. Аның пьесалары нигезендә театрлар шактый күп спектакльләр куеп киләләр. Шагыйрь шулай ук җырлар иҗат итү өлкәсендә дә актив эшләгән. Аның «Яшь наратлар», «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Мәтрүшкәләр», «Серле чәчәк», «Туган ягым каеннары», «Чит илләргә чыксаң» һәм башка җырларын музыка сөючеләр үз итәләр.
Илдар Юзеев поэзиядә ирешкән уңышлары өчен Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә, совет драматургиясенә керткән өлеше өчен ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәргә лаек була.

Укытучы. Ә менә иҗат итү теләге аңарда кайчан туды икән?

Регина.   И. Юзеевның «Тургай чәчәге» исемле китабында  мондый юллар бар: «Иҗат итү теләге миндә бик иртә уянды. Икенче класста укыганда,  1942 нче елны, «Алсу гөлләр» исемле сәхнә әсәре яздым. «Пьеса»мның эчтәлеге шундый: балалар урманга җиләк җыярга бара. Анда аларга ниндидер шикле кеше очрый. Бу адәмне балалар тоталар да, авылга алып кайтып, өлкәннәр кулына тапшыралар. Тикшереп карасалар — бу адәм чит ил шпионы булып чыга. Әти-әниләрем укытучылар булып, без ул вакытта мәктәпнең үзендә яши идек. Җәй көне урамдагы дус малайларны, кызларны җыеп, үзем «режиссер» булып, мин бу пьесаны класс  бүлмәсендә сәхнәләштердем. Спектакль карарга бөтен урам балалары килде».

Регина. И.Юзеевның беренче әсәре «Алсу гөлләр» исемле  пьеса була.

 Илдар Юзеевны  шигырь, поэзия дөньясына әнисе алып керә. Шагыйрьнең әнисе мандолинада уйный, үзе җырлар чыгара. Аның тәэсирендә абыйсы Нил белән  икәүләп, узыша-узыша шигырьләр яза башлыйлар.

1943 елда район газетасында «Бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар иҗаты» дигән баш астында шигырьләр басылып чыга. Бу аны канатландырып җибәрә, һәм ул бер-бер артлы шигырьләр, пьесалар язуын дәвам итә.

Укытучы. Шагыйрь булу өчен табигать тарафыннан бирелгән сәләт кенә аз.

И. Юзеевның шагыйрь булып китүенә Башкортстанның күренекле шагыйре  Энгам Атнабаевның тәэсире зур булган. Өстәп әйтергә теләүчеләр юкмы?

Гүзәл. Әйтелгәннәргә өстәп, шуны искәртәсем килә: шагыйрь булу өчен шулай ук теләк, нык ихтыяр көче, сабырлык һәм тырышлык кирәк. Илдар яхшы укый, укудан соң бәләкәй чана тартып биш-алты чакрым ераклыктагы урманга барырга өлгерә, икенче көнне кышкы салкын буранда, шул ук чананы тартып, кар астында калган саламны казып алырга бара, арса да иптәшләре белән уенга чыгып йөгерә. Тимурчы буларак, өлкәннәргә ярдәм итә, отряд советы председателе дә, стена газетасы редакторы да була. Шул ук вакытта шигырьләр дә яза. Үзе турында менә нәрсәләр яза ул:

“Укытучыларымның иң кадерлеләреннән берсе — туган ягымның берни белән дә алыштырмаслык гүзәл табигате. Ул минем нәни күңелемә сайрауларын, челтерәүләрен, серле шаулауларын сеңдергән. Ихтирамлы остазларымның тагын берсе — мәктәп. Ул мине  җитәкләп ак-хис дөньясына, максатлы яшәешкә, серле әкияти деньяны танып-белү, үзгәртеп кору юлына алып китте. Кечкенәдән үк гашыйк булган беренче һәм соңгы мәхәббәтем — әдәбият — шулай ук мәңгелек остазым.” –дип белдерә.

Укытучы.Димәк, искә алып үткән мисаллар  И. Юзеевның талантлы шагыйрь булып ирешүенә  сәбәпче булган.

И. Юзеевның төп сыйфатларыннан булган тирән моң, лиризм, хис-фикерләрнең ачыклыгы, форма төгәллеге композиторларны да даими илһамландырып тора. Шагыйрьнең 50 дән артык шигыренә көй язылган.

Магнитофон язмасында «Тузганак» җыры (И. Юзеев сүзләре, көе) яңгырый.

  • Язучы-шагыйребез турында каләмдәшләре, дуслары, остазлары нинди фикерләр әйткәннәр соң? Әйдәгез, сезне тыңлап үтик ,укучылар.

(Слайдтан укыла)

Исламия М. җыр.

Укытучы. И. Юзеев драматург буларак та танылды, дистәдән артык драма әсәрләре язды. 

“Янар чәчәк”(драма),”Бөркетләр кыяга оялый”(комедия),”Сандугачлар килгән безгә”(моңсу драма),”Кыр казлары артыннан”(мелодрама),”Бәхетемнән узып барышлый”(драма),”Онытылмас бәет” (драма),”Очты дөнья читлегеннән”(шигъри трагедия),”Соңгы сынау” (шигъри трагедия),”Улыбыз өйләнә без аерылышабыз” (комедия),”Безнең әти мировой” (комедия),”Ак калфагым төшердем кулдан...” (драма),”Гашыйклар тавы” (драма),”Эзләдем, таптым, югалттым” (драма).

Әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен ул Татарстанның Г.Тукай, М.Жәлил исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булды. 1993 елда аңа Татарстанның халык шагыйре  исеме бирелде

 И.Юзеев иҗаты буенча нәтиҗә ясап, фикерләребезне йомгаклыйк эле.- кешелек дөньясын борчыган мәсьәләләрне әсәрләрендә күтәреп чыккан шәхесләрнең берсе. Шуңа күрә әсәрләре актуальлеген югалтмый.

(йомгаклау йөзеннән синквэйн төзелә).

  1. И.Юзеев.
  2. Хыялый, картаймас,
  3. Яза,уйлый, эзләнә.
  4. “...аның йөрәге яшь калыр
  5. Драматург.

  1. И.Юзеев.
  2. Сагышлы,уйчан
  3. Уйлый,уйный,бәяли
  4. “үткен.җор телле шагыйрь

Язучы

  1. И.Юзеев.
  2. Хисле, моңлы
  3. Яза,җәлеп итә,яраттыра
  4. “...аның йөрәге яшь калыр
  5. Драматург.

(Эпиграф белән дәрескә йомгак ясала)слайд ах.шигырь

Дәрескә гомуми бәя чыгарыла.

Өй эше:

  1. И. Юзеевның “Өчәү чыктык ерак юлга”поэмасын укырга.

- Укучылар, дәресебезнең ахырын әдибебез әйткән шигъри тезмәләр белән тәмамлыйсым килә........

Шагыйрьнең Мәхәббәт лирикасы безне якты киләчәккә өмеләндереп яшәтсен,җырлары яшәүгә рухландырсын,сәхнә әсәрләре исә күңелләребезне пакьласын, нурландырсын иде.

Дәрестә актив катнаштыгыз. Билгеләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы   Тема:  Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”  Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.

10нчы сыйныфта укучы  рус телле балалар  белән  үткәрелгән ачык  дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы....

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.6нчы сыйныфта әдәбият дәресенең план-конспекты...

Таныш моңнар.(И. Юзеевнең тормыш һәм иҗатына багышланган уен – тамаша)

Илдар Юзеев укучыларга шагыйрь, драматург, халык телләреннән төшми торган җырлар авторы буларак таныш. Күңелләрдә ул яшьлек, мәхәббәт, яз, матурлык җырчысы булып калды. Аның иҗаты акрын гына сызылып а...

Илдар Юзеевның "Унике аккош" шигыренә презентация

Илдар Юзеевның "Унике аккош"шигыренә презентация. Төрле шигырь конкурсларында катнашу өчен, файдалы булыр....

И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сын анализлау

В ходе урока демонстрировались слайды в программе MicrosoftPowerPoint. Использование данной технологии позволяет  значительно сэкономить время на уроке. Использование информационно-коммуникационн...

Үзе таныш, үзе яңа моң... И. Юзеевның томыш юлы һәм иҗаты.

Туган (татар) әдәбияты дәресе эшкәртмәсе...