Үзе таныш, үзе яңа моң... И. Юзеевның томыш юлы һәм иҗаты.
план-конспект урока

Туган (татар) әдәбияты дәресе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i._yuzeevnyn_tomysh_yuly_hm_izhaty.doc97.5 КБ

Предварительный просмотр:

Автор: Ахмадуллин Ильфат Ильясович

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г.Гарифуллина с.Ядыгерь» Кукморского муниципального района Республики Татарстан

Учитель татарского языка и литературы

Тема: Үзе таныш, үзе яңа моң... И. Юзеевның томыш юлы һәм иҗаты.

Максат: Илдар Юзеевның тормыш һәм иҗат юлы турында гомуми мәгълүмат бирү. И.Юзеев иҗатына кызыксыну уяту. Укучыларның матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру. Әсәрләрнең үзәгенә куелган көчле шәхес образына соклану уяту, тормышта үз юлыңны табарга, югалып калмыйча, биеклекләргә күтәрелергә, уңышларга ирешергә кирәклекне аңлату.

Материал: И.Юзеевның портреты, китап күргәзмәсе, видеоязма, плакатлар, магнитафон тасмасы.

Дәрес барышы.

  1. Кереш өлеш.

 -Исәнләшү.

2. Төп өлеш.

Мин гашыйкмын, юллардагы

Карларга гашыйк,

Язлар килсә, елгадагы

Ярларга гашыйк,

Яр буенда дулкынланган

Талларга гашыйк,

Сүнгән дәртне уятучы

Таңнарга гашыйк,

Табигатьне яратучы

Җаннарга гашыйк...

Күзәт мәңгелек агышын,

Ярларга басып

Гүзәл мизгелләр сагышын

    Карарга ашык...

Укучылар бу шигырь юлларын кем язган?

  • И.Юзеев.
  • Ә кем соң ул Илдар Юзеев? Сез аны нинди кеше буларак беләсез?
  • Илдар Юзеев нинди әсәрләре белән сезгә таныш?
  • Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәнербез икән?

Әйе,  бүген без сезнең белән гаҗәеп моңлы шагыйрь, драматург И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. Иҗатына хас үзенчәлекләрне ачыкларбыз. Безнең дәресебезнең темасы “Үзе таныш, үзе яңа моң...” дип исемләнгән. Аның иҗаты безгә таныш та кебек, чөнки ул иҗатта безгә, кешеләргә хас булган хис-кичерешләр урын ала. Ул тормышны, яшәешне үтә сизгер, һәм моңга салып  сурәтли. Шушы моң аша  без үзебез өчен яңалыклар да алабыз. Шуңа күрә аның иҗаты, моңы безнең өчен таныш та, яңа да.

Сез инде иҗади эзләнүләр алып барып аның турында мәгълүматлар туплап, шигырь, поэмалары белән танышып килергә тиеш идегез. Барыгыз да өй эшен намус белән башкаргандыр дип ышанып калам.

    И.Юзеев Җиргә, илгә, кешеләргә, табигатькә, Идел һәм Агыйделкәйгә гашыйк шагыйрь. Шуңадыр шагыйрьнең иҗатын җаның-тәнең белән тоеп, аңлап укыйсың, әсәренеп  китәсең. Ул сине тынлык белән сөйләштерә, карурманнарда адаштыра, Киек Каз юлларына алып менә, алиһәләр белән очраштыра. Бүгенге кырс, каты бәгерьле заманда аның шигырьләрендә Наз һәм матурлык саклана.

Әйдәгез хәзер, И.Юзеевның тормыш юлы белән танышып китик.

  • Кем сөйләргә тели? Бер үк вакытта тыңлап та, экранга чыккан фоторәсемнәрне дә карап барыгыз.
  • Рәхим ит ...

   Татарстан Республикасының халык шагыйре,  драматург Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында дөньяга килә. Татар халкына гаҗәеп талантлы асыл уллар вә кызлар биргән төбәк бу. Зур иҗатка шушы төбәктән Гали Чокрый;  Нурихан Фәттах,  Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Әнгам Әтнабаев, язучының абыйсы Нил Юзеевлар юл алган.

И.Юзеевның кабатланмас таланты аның социаль чыгышы  белән дә бәйләнгән дияргә мөмкин.

      Чөнки ул   китапка, әдәбиятка ихтирам зур булган гаиләдә тәрбияләнә.  Әтисе Гафурҗан – тарих укытучысы, әнисе Шәкүрә  шулай ук Илдар туганчыга кадәр укытучы булып эшли. Булачак шагыйрьне бу дөньяга китергәннән соң Шәкүрә ханым өзлегеп кала һәм  озак еллар авырып ята.  Үзе дә иҗат кешесе буларак кечкенә яшьтән үк алар белән тәрбияви, иҗади  эш алып бара. Сабый вакыттан ук, аларга әкиятләр сөйли , шигырьләр укый. Үзләреннән дә шигырьләр ятлата. Экскурцияләрдән,  урманнардан, җиләкләрдән кайткач,  күргәннәрен сөйләтеп, аннан соң яздыртып та ала .Шуннан соң Илдар һәм Нил Юзеевлар матур итеп инша язарга өйрәнеп китәләр. Үзләре дә шигырьләр яза башлыйлар. Беренче иҗат иткән шигырен турында  үз авызыннан сөйләгән истәлекләрне тыңлап үтик әле.

(видиоязма карау)

   Бу  “Алсу гөлләр” исемле пьеса була.  Үз шигырьләрен матбугат битендә күрү аны тагын да илһамландырып җибәрә. 1945 нче елда “Ямады егетләре” дигән озын шигырен язып, концерт вакытында үзе үк укый.  Күп санлы поэмаларының башлангычы нәкъ менә шушы озын шигырь булгандыр, минемчә.

  1946-1947 елларда  “Моңлы җыр тавышы” исемле сәхнә әсәре язып  төп рольне үзе мәктәп  залында башкара. Аның язган пьесаларын Ямады һәм Максим авылы клубларында куялар.    Әдәби китапларны  бик яратып  һәм бик  күп укый.  Балачактан Илдар Тукайны яратып сөйли, үсә төшкәч Такташның иҗатын үз итә. Үзенең остазлары итеп тә Тукай белән Такташны саный.

    Иҗат тылсымы белән тулышкан күңеле һәм белемгә омтылыш Илдар Юзеевны Казанга  педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Институтта укыган беренче көннәрендә ук яшьләр газетасында  шигырьләре басылып чыга. Институтта белем алганда ук шагыйрь булып таныла. Педагогия институтын тәмамлаганнан соң,   И.Юзеев “Ялкын” журналының җаваплы секретаре, “Чаян” журналының әдәби хезмәткәре булып эшли. 1967елдан ул – Татарстан Язучылар союзының авторлар белән эшләү буенча әдәби консультанты. Бу эше 1971-1973 елларда Мәскәү Югары әдәби курсларда укыганда  һәм 1973-1976 елларда “Казан утлары” журналының  поэзия бүлеге мөдире булып эшләгәндә генә өзелеп тора.

 Күп көч куюы, туктаусыз  иҗат итеүе, татар әдбәбиятын яңа биеклеккә  алып менүе шагыйрьне   профессиональ язучылык дәрәҗәсенә  күтәрә.

Тик 2004 нчы елның 21 декаберендә  дәртләнеп язган каләм кинәт туктап кала. Халык үзенең яраткан шагыйрен мәңгелеккә югалта. Шагыйрь  безнең арадан китсә дә, үлемсез шигырьләре, поэмалары, драма әсәрләре белән бергә безнең күңелләрдә яши.

(5м.)

-Укучылар, менә без аның тормыш юлы белән таныштык.  

-Иҗаты  белән безне Ләйсән таныштырып үтәр.

Ильдар Юзеев тататар әдәбиятына сугыштан соңгы елларда, тын гына агып яткан шигъриятне сискәндереп, көтмәгәндә генә үзенең  “Таныш моңнар”  поэмасы белән килеп керә. 20 яше әле яңа гына тулган шагыйрь тиз арада  укучыларының мәхәббәтен яулап ала.  “Таныш моңнар”  поэмасы яшьләрнең яратып укыла торган әсәренә әверелә. Утыз ел буе яшьләрнең  истәлек дәфтәрләрендә   кулдан-кулга күчеп йөрүе, сәхнәләрдә, кичәләрдә җыр булып яңгыравы поэманың укучыларның йөрәкләрендә тирән урнашуы турында сөйли.

1956 елда  И.Юзеевнең “Таныш моңнар”  исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Аннан соң  ел саен диярлек шагыйрьнең яңа шигырь китаплары дөнья күрә: “Тау чишмәсе”(1958), “Поэмалар, шигырьләр” (1960), “Янар чәчәк” (1962), “Яшь наратлар” (1965), “Поэмалар” (1966), “Яшьлек дустыма” (1967), “Пони малае нәни Җирәнкәй” (1967).

Шагыйрьнең поэтик диапазоны  киңәя, иҗат активлыгы елдан-ел арта бара.  Бер-бер артлы аның “Соңгы сынау” (1969), “Төнбоек” (1970),  Карурман” (1973), “Бөркетләр кыяга оялый” (1975), “Поэмалар” (1976), “Өзелмәс кыллар” (1978), “Кыр казлары артыннан” (1980) исемле китаплары чыга.  И.Юзеев поэма жанрында  да аеруча уңышлы эшли.  Ул – 20 дән артык поэма авторы.”Әнкәй”, “Язылмаган поэма”, “Өчәү чыктык ерак юлга”, “Тынлык белән сөйләшү”, “Өзелмәс кыллар”, “Мәхәббәт китабы”, “Таш диварлар авазы”  ихтирамга лаек поэмалар.

Шуның өстенә И.Юзеев – чорыбызның танылган драматургы. Аның дистәдән артык сәхнә әсәре бар. “Янар чәчәк”, “Бөркетләр кыяга оялый”, “Кыр казлары артыннан”, “Бәхетемнән узып барышлый”, “Онытылмас бәет”, “Сандугачлар килгән безгә”, “Гомернең алты сәгате” кебек җырлы комедияләре һәм драмалары Татарстанның һәм илнең бик күп театрларында уңыш белән барды.

“Сандугачлар килгән безгә” спектакле башкорт, каракалпак, Мари, Тува   драма тетрларында куелды. Драмаларының үзәгендә яткан тормышчан башлангыч заман һәм кеше арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр- карашлар бирелеше, хис тирәнлеге, табигать матурлыгы һәм бай тел бизәкләре аша ачыла.  

И.Юзеев -  халык теленнән төшми торган уңышлы җырлар авторы да. “Яшь наратлар”, “”Кайтам инде”, “Янар чәчәк”, “Төнбоек”, “Сине уйлап янам”, “Кыр казлары артыннан”, Серле чәчәк” һәм байтак башка җырлары  татар халкы яшәгән барлык төбәкләрне әйләнеп чыктылар. Алар көн саен диярлек радио һәм телевидение аша яңгырый, концертларда башкарыла.

Илдар Юзеевны  татар әдәбиятын үстерүгә ,баетуга керткән өлеше өчен мактаулы  исемнәр белән бүләкләделәр.

1968 елда “Миләүшә” җыентыгы өчен , татар язучыларыннан берече булып,  Муса Җәлил исемендәге премиягә ,1980 елда “Таш диварлар авазы”, “Өзелмәс кыллар” поэмалары өчен  Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, драматургия өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1979 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ә 1982 елда Россияның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә, 1994 елда Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек булды.

И.Юзеев шигърияте, иҗаты  челтерәп аккан саф чишмәне хәтерләтә һәм ул олы ихтирамга лаек. (5м.)

И.Юзеев бик яшьтән иҗат итә башлый. Аның 40 лап китабы дөнья күрде. Үзе исән вакытта ук аның яңа 5 томлыгы басылып чыкты. Ул бар гомерен иҗатка багышлыгын шәхес. Илдар Юзеевның премиясе булдырылды. Быел  язучы Зйнуллин Зәки Лотфулла улына “Тал-тирәгем минем” драмасы өчен, ә Рахматуллин Салават Ибраһим улына “Яшисе килә рәхәттә, һәм килә кыенда да” исемле шигырьләр циклы өчен бирелде.

       И.Юзеев көр төсмерле, кыр чәчкләредәй гади һәм саф шигърияте бар нәрсәдән бигрәк яшьлек рухын чагылдыра. Аның җырлары да, моңнары да, хыял - омтылышлары да,бар нәрсәдән бигрәк, яшьлек, мәхәббәт, яз турында. Мәңгелек яшьлек, мәңгелек мәхәббәт, мәңгелек яз турында. Шушы урында Сибгат Хәкимнең моннан 30 еллар чамасы элек язган язган юлларын искә төшерү урынлы булыр. “Илдарның иҗаты башыннан ахырына кадәр яшьлек турында... Ул картайганчы яшьлектән айный алмый торган шагыйрь булып калачак,” – дип язган иде тәҗрибәле әдип. Аның ни дәрәҗәдә хаклы булуын иҗаты белән танышканнан соң үзегез инангансыздыр.

- Укчылар,  хәзер аның иҗатына күзәтү ясарбыз. Аның нинди шигырьләре  сезгә ошады. Аларда нинди үзенчәлекләр чагыла, шул хакта фикер алышырбыз. Кем тели?

   - И.Юзеев “Кара диңгез суларының ярлардан ашкан чагы” шигырендә күңел кылларын ярсытып, һәр кешенең иң изге, иң матур чагы яшьлекне сурәтли. Автор яшьлектә хисләрнең шашкын булуын, йөрәктән дәрт ташып торуын, күңелнең һаман каядыр ашкынуын, зур эшләр башкаруын һәм хәтта җүләрлекләр дә эшләнүен әйтә. Шагыйрьнең теле сурәтләү чараларына шулкадәр бай. Табигатьтәге күренешләр чагылышы аерым бер манзара булып күз алдына килеп кенә калмый, ә бәлки кеше күңеленә бербөтен булып, тирән эмоциональ тойгылары белән  үтеп керә.Ул яшьлек хисләрен табигать күренешләренә тәңгәлләштерелгән шигъри детальләр аша тасвирлый.

Кара диңгез суларының ярлардан ашкан чагы,

Бер сәбәпсез котырынган, дулаган, шашкан чагы.

Чиксез дәрья төпләреннән бәллүрләр тапкан чагы.

Тирән күзләрне диңгез белән, ак муенны аккош белән чагыштыруы шигырь юлларын тагы матур иткән.Романтик шагыйрь бу шигырендә күңел кылларын тибрәтерлек сүзләр табып, шома ритм аша, тәңгәл рифмаларга салып, үзенең уй-фикерләрен, хис-кичерешләрен безгә җиткерергә омтыла. Тик аның яшьлеге диңгез сулары белән еракка агып киткән инде. Үз  вакыты җиткәч бөтен кешегә дә  яшьлеге белән сабуллашырга туры киләчәген искәртә ул. Шуңа күрә И.Юзеев безнең кебекләргә яшьлекнең кадерен белсеннәр дип әйтергә тели.

Әйе, аның иҗатына рухи күтәренкелек, яшьлек романтикасы хас.  Яшьлек темасы – И.Юзеев шигъриятенең төп темасы гына булып калмады, бәлки аның бөтен рухын, атмосферасын билгеләде.

  • И.Юзеевның яшьлек ярсулары, мәхәббәт хисләре йөрәгенә һәм хәтта шигырьләренә дә сыешмый күк. Юкка гына ул “Мәхәббәт, син мине нишләттең”- дип өзгәләнмәс иде. Мәхәббәткә мөрәҗәгать итеп, нишләттең син мине дигән сорау бирә. Һәм үзе үк шушы сорауга җавап рәвешендә мәхәббәт хисенең күңелне баетуын, зур биеклекләргә алып менүен, дөньяның матурлыкларын күрә белергә өйрәтүен, кешене бары яхшы якка гына үзгәртүен тасвирлый. Шигырьдә хисләр кайнарлыгы, төрлелеге кызыл җеп булып буеннан-буена тезелгән. Ул шатлана, елмая, елый, яна, көя, тилерә, шаша, күкләргә аша, кабына, сүнә, сагына, сагынуларга түзә. Шушы татлы да, ачы да булган хисне кичерү белән үзен бәхетле тоя.  Мәхәббәтнең сүз белән әйтеп, тел белән аңлатып бетерә алмаслык иң саф, иң чиста, иң изге хис булуын бөтен җиһанга җиткерергә тели.

- Тормыш-яшәешкә үзенчәлекле мөнәсәбәтнең әдәби-эстетик чагылышы булган романтизм методын үз итеп, шагыйрь яшьлекне, мәхәббәтне данлап җырлый, хис һәм фикер гармониясенә омтыла. Шагыйрь кешелекне, дөньяны тотып торган, мәгънәле һәм ямьле иткән илаһи көч – мәхәббәтне тагын да киңрәк, тирәнрәк итеп “Мәхәббәт китабы”, “Таныш моңнар” поэмаларында сурәтли.

  • “Җырлар бирәм” шигыре нәфислеге белән мине  үзенә җәлеп итте. Шигырьнең сүзләре бер-берсенә гармонияле рәвештә ияреп, токарлыксыз ага – алга дәшеп тора. Берничә тапкыр укып чыгуга шигырь үзеннән-үзе ятланылды. Шигырь сөйли.
  • Илдар Юзеевның, гомумән, барлык шигырь-поэмалары да сурәтләү үзенчәлекләренә, пейзаж лирикасына, хисләр кичерешенә шулкадәр бай. Шуңа күрәдер аның иҗаты укучыларга якын, үз.
  •  “Балалыкка кире кайтыйм әле” шигырендә лирик геройның туган авылына кайтып балачактагы кебек яланаяк тыкрыклардан чабып үтәсе, Гәрә елгасы буендагы яшел чирәмнәрдә ауныйсы, колхоз шалканын урлап ашыйсы, клубтагы кинога билет алмыйча тәрәзәдән генә керәсе килә. Алда саналган эшләрне хәзер дә башкара ала, билгеле. Тик олыгайгач инде кызыклыгы, самимилеге, эчкерсезлеге, язгы ташуда аккан бозлар белән еракларга, әллә кайларга китеп югалган. Нәкъ менә шушы күренешләр аның гамьсез балалык елларын күңелле, мәңге онытылмасмлык иткән. Ул вакытлардан соң күп сулар акса да, шагыйрь шушы хисләрне кабат кичерергә, гүзәл мизгелләрне  тагын бер генә тапкыр булса да татырга тели. Лирик герой хәтта түбән өч  урамнарыннан олырак малайлардан кыйналып, елап кайтып керүләренә кадәр юксына. Шагыйрьнең шигъри теле шулкадәр тәэсирле язылган. Аның белән бергә үзең дә бала вакытларыңа кайтып  киләсең. Балачагы һәркемнең йөрәк түрендә иң изге хатирәләр булып яши.
  • Шагыйрьнең лирик герое еш кына үткәндәге хатирәләр белән яши, балачагы, яшьлеге узган авылны, аның үзгә моңын, серле таңнарын, йолдызлы төннәрен сагына. Илдар Юзеев туган җиргә изге төшенчә итеп карый. Аңа туган җиренең һәр урыны: елгасы, агачлары, урманы һәм хәтта өй артында үсүче бәрәңгесе дә , болында тирбәлүче мәтрүшкәләре дә кадерле.  Хәзер без сезнең белән барыбызга да таныш “Мәтрүшкәләр” җырын тыңлап үтәрбез. А.Гыйләҗев музыкасы, башкаралар Фәридә-Алсу төркеме.  
  •  “Юк, мин яши алмыйм алай” шигырендәге лирик герой көчле рухлы шәхес  булып тасвирлана. Ул авырлыкларга бирешмичә, дөнья ваклыклары, мәшәкатьләре алдында аптырап калмыйча, сынмый-сыгылмый алга атлап бу катлаулы тормышта үз юлын, үз урынын табарга тели. Аның җил искән якка таба авып, кеше яккан мичтә җылынып, күккә карап ятып, ягъни кеше фикеренә генә таянып, ул башкарганны гына эшләп, үз көчеңне куймыйча, тиреңне түкмичә, ә кемнәндер ярдәм өмет итеп, язмыш колы,  бирнең үксез баласы булып яшисе килми.  ә киресенчә, ходай сине бу дөньяга яраткан икән инде,  җаның-тәнең белән, бөтен күңелеңне биреп, үзеңне җәлләмичә, янып-көеп яшәргә кирәклекне аңлата. Һәм аның шушы гүзәл дөньядан китәсе килми. Әйе, яшәү, гомер бөтен кешегә дә кадерле. Тик ул үз гомере өчен кайгырудан бигрәк, җәмгыять өчен борчыла.

Юк, мин китмим Җирдән,-

Дөнья нишләр минсез! – ди ул.

Бу шигыре белән автор кеше түбән тәгәрәмәскә. Ваемсыз, гамьсез яшәмәскә, ә зур уңышларга, бөеклекләргә ирешергә, үзеңнән соң якты эз калдырырга тиеш дип әйтә.

И.Юзеев романтикасы иң элек тормышның күтәренке, героик якларына игътибар итүдә күренә. Ашкын хисле, яшьлек дәрте белән янучы, авырлыкларга баш имәүче көчле рухлы шәхес булып та күзаллана ул герой.

Шагыйрьнең бу темага караган тагын нинди шигырьләре белән таныштыгыз.

- “Характер” шигыре

- “Ике егет китә армиягә”

 - “Егет күңеле далада”

 - Унсигез яшьлек Фәрит белән Фәридәнең фашистлар кулыннан батырларча һәлак булулары шигъри детальләр, образлы сурәтләүләр аша шундый кызганыч итеп тасвирланган “Фәрит-Фәридә” поэмасы.

- Герой шагыйрь Муса Җәлилнең дошман алдында тез чүкмәвен, туган илебез азатлыгын, халык бәхетен 100 ел гомергә дә алыштырмыйча, батырларча, горур җан бирүен “Соңгы сынау” поэмасында ачынып тасвирлый.

И.Юзеев Муса Җәлилгә олы ихтирамын, горурлыгын шушы поэма аша белдергән. Барыбызга да билгеле булганча 15 нче февраль көнне герой шагыйрьнең 100 еллык юбилее булды. Шушы уңайдан мәктәп, район, республика күләменедә күп кенә чаралар үткәрелде һәм бу чаралар әле дә дәвам итә.

Димәк, Илдар Юзеев иҗатындагы каһарманлык һәм батырлык темасы бездә патриотизм хисләре тудыра, укучыларны оптимистик рухта тәрбияли.

  •  Миңа ошаган “Гармунсыз авыл” шигырендә гореф-гадәтләрнең бүгенге көндә сакланып калмавын җан ачысы белән тасвирлый. Борын-борыннан килгән традицияләрне онытып, үз тормышышбызны ярлыландыруыбызга җаны әрни.  Автор дөнья гизеп йөргәндә бер авылга керә, һәм анда гармун моңының булмавын, авылда ишетелмәвен бик авыр кичерә. Бүген авыл тук, өсте бөтен, анда телевизор, көчле тавыш көчәйтү аппаратлары, көмпьютерлар тулып ята. Ә менә шундагы ничәмә-ничә буынның яшьлек юлдашы булган гармунны сирәк очратасың.  Нишләп соң аның күңелләргә үтеп кереп, хәтта боз йөрәкләрне дә эретерлек, елатырлык көче онытылып бара. Авыл гармунсыз яши, ләкин андый авылның яме, җаны юклыгы ассызыклана. Урман сандугачсыз тора алмаган шикелле, авыл да гармунсыз торырга тиеш түгел. Ә кайчандыр гармунның сандугачларны да уздырып, олысын – кечесен үз янына җыйган чаклары булган бит. Шагыйрь шигырьнең үтемлелеген арттыру өчен чагыштырулардан бик оста файдаланган.  Гармунсыз авылны сандугачсыз урман, вакыты җитми йомылган чәчәк  белән чагыштырып укучыларның аңнарына иң кыйммәтле хәзинәләребез, гореф-гадәтләребезнең югалта баруыбызны сеңдерергә тели.   Авторның теләгенә һәр кеше кушылсын иде.
  • Әдипне туган җир, тел язмышы, ата-анага мөнәсәбәт, әхлакый кыйммәтләрнең сакланышы, ирек-азатлык мәсьәләләре борчый.
  • “Сакмы  йокың, кеше” шигырендә автор кеше тормышы, җәмгыятнең киләчәге өчен борчыла.   Әле тәүге адымнарын ясарга да өлгермәгән, шуышып кына  йөри торган бала һәм ана образлары аша бөтен дөньяның куркыныч астында яшәвен әйтә. Ару-талуы соң чиккә җиткән ана, үзе дә сизмәстән, йоклап китә. Баласы исә уйный-уйный, карават читенә якынлаша. Менә егыла, имгәнә инде дип торганда, ана куркынычны тоеп, кинәт уянып китә һәм соңгы секундта тотып һәлакәттән саклап кала. Бу күренештән автор образлы гомумиләштерүгә күчә:

Әй, син, Кеше, сакмы йокың,

Сакмы соң?

Кулларыңнан җир шары ычкынмасмы соң?

Кеше башында күпме бомба саклануын әйтеп, шагыйрь кеше һәм табигать арасында барлыкка килгән үзгәрешләр турында: “Кеше хәзер Җир –анадан көчлерәк, Кеше – ана, ә Җир – сабый төслерәк”,- дип яза. Шулай да нинди генә куркынычлар булса да, Җир әнисенә, яки кешегә ышана.  Автор шигырьнең тәэсирллеген артыру өчен бала оҗразын ала. Чөнки балалар илебезнең киләчәге. ә инде балаларга куркыныч яный икән, димәк бөтен җәмгыяткә куркыныч яный. И.Юзеев бу шигыре белән Җирне, үз илебезне сакласын һәм адәм баласы һәрвакыт уяу булсын, ди.

  • Шагыйрь фәлсәфи-романтик эчтәлекле шигырьләрендә кеше яшәешенең серләрен ачарга омтыла, Җир Галәм язмышы өчен борчыла.

Шагыйрьнең үзенчәлекләрен дәфтәрләргә язып куярга.

  • И.Юзеевның аеруча поэма жанрында яратып иҗат итә. Аны үстереп, тематик төрлелеккә алып чыга.  И.Юзеев лирик-романтик табигатьле шагыйрь. Ул поэмаларында тормышны шигъри чаралар ярдәмендә  иңли. Яшьлек, мәхәббәт, тормыш һәм әхлак темаларын үзәккә алган “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасы – шуңа ачык дәлил.  Ә хәзер поэманы   анализларбыз.
  • Поэманың язылу вакыты. Реаль биографик аңлатма.
  • Поэма 1964-1965 елларда язылган. Лирик герой яки И.Юзеевның томышта үз юлын табып, иҗатка кереп киткән  еллары һәм шулай ук яшьлеге сурәтләнә.
  • Бу поэма реаль җирлектән барлыкка килгән. И.Юзеев үзенең 3 дусты белән мәктәптә укыганда чишмәнең башлангычын эзләргә дип көймәдә сәфәргә чыгалар. Бер иптәше чынлыкта да авырлыкларга түзә алмыйча кире борылып өенә кайтып китә, алар чишмәнең башлангычын тапмыйлар, әмма  тормышның асылына төшенеп, күп нәрсәләрне аңлап кайталар. Шагыйрь булып өлгергәч, хатирәләрен яңартканда шушы поэма туа.
  • Поэманың сюжеты. Темасы.
  • Лирик герой яшьтәшен очрата һәм күп еллар элек булган хәлләрне искә төшерә. Өч малай нәни генә елга буйлап көймәдә чыгалар: икесе ишә, Фазыл гармун уйный. Ләкин гармунчы малай юл чатында төшеп кала, башка сукмак сайлый. Ике егет юлны дәвам итә, тормыш диңгезенә чыга. Лирик герой – шигырь остасы, шагыйрь, ә дусты Нур – кораб капитаны, Фазыл гына югала. Һәм менә лирик герой аны судта, рәшәткә арасында очрата. Шушы очрашу аны тетрәндерә һәм ирексездән фикерләрен яшүсмер вакытларына  алып кереп китә. Поэманың темасы да яшьлектә тормыш юлын сайлау турында.
  • Нинди юлны сайлаудан чыгып, кешенең киләчәге хәл ителә. Сезнең дә юллар чатында басып калып, үз юлыгызны сайлар вакытыгыз җитә, берничә айдан сез дә олы юлга аяк басачаксыз.
  • Поэманың үзенчәлеге нидә?
  • Язучыны вакыйгалар җебеннән бигрәк шәхеснең рухи дөньясы, аның киеренке  әхлакый эзләнүләре, давыллы-яшенле, җилле-яңгырлы каршылыкларның чишелеше борчый, уйландыра.
  • Лирик геройга бәя. Аның сурәтләгәннәргә мөнәсәбәте, кичереше.
  •  Лирик герой хикәяләп тә, мөнәсәбәт тә белдереп бара, аның хис-кичерешләре дә ачык күренә Ул балачагын, яшьлек дусларын һәм Фазылҗанны сагына. Юлга чыкканда алар шат, җырлап баралар,каядыр ашкыналар,  ә юл баруы авырайгач икеләнү , шикләнү хисләре туа.  Авырлыкларга түзә алмыйча, көймәдән төшеп калган Фазылҗан өчен борчыла. Аның тормышы начар тәмамлануы лирик геройны тетрәндерә. Ник көймәдән төшмим дип әйтмәдең соң дип өзгәләнә ул. Үткәннәрне сагыну, дустының тормышы һәм, гомумән, кеше язмышы өчен кайгыту хисләре белән яши лирик герой.
  • Лирик геройның борчылулары урынлы. Чөнки дустыңның тормыш төбендә, баткаклыкта күрү бөтен кеше өчен авырдыр.Шушы борчылу поэманың тууына җирлек булгандыр да.
  • Образаларга характеристика бирегез .
  • Фазылҗан кешегә гомер бер генә бирелә, ике тапкыр яшәп булмый, дип, җиңел язмыш сайлый. Аның яраткан җыры да шул хакта: “Әйттер, типтер, сиптер, әйдә, без җирдә кунак кына” Кара бөдрә чәчле Фазылҗан моңлы, көйле, гармунда уйнавыннан чыгып талантлы егет, ә ярты юлда төшеп калуыннан чыгып максатына ирешмәүчән, җиңел акыллы, авырлыклар алдында сыгылып калучан, җинаятьче булуыннан мин аны эчкече, начар кеше дип күз алдына китерәм.
  • Ә минемчә, ул начар булмаган, ә бары йомшак характеры аркасында, ялгышып, дөрес юл гына сайламаган.
  • Лирик геройның борчылулары урынлы. Чөнки дустыңның тормыш төбендә, баткаклыкта күрү бөтен кеше өчен авырдыр.Шушы борчылу поэманың тууына җирлек булгандыр да.
  • Фазылҗанның хаталарын кабатламаска,  аның хатасыннан үзебезгә сабак алуыбызны теләгән.
  • Лирик герой белән Нур образалары Фазылҗанга капма-каршы характерда тасвирлана. Алар авырлыкларга тешне кысып түзәләр, максатларына ирешү өчен көчләрен кызганмыйлар, тырыш, җиңел тормышка омтылмыйлар, эзләнүләр, табышлар юлыннан китеп зур уңышларга ирешәләр. Лирик герой – шагыйрь, Нур-кораб капитаны дәрәҗәсенә ирешә.
  • Димәк, укучылар кешене кеше иткән сыйфатлар нидән гыйбарәт?
  • Поэмада тагын нинди образалар бар?
  • Поэмада шартлы образлар бар. Шуларның берсе – кәккүк. Кәккүк үз югарылыгыннан яшьләрне гел күзәтеп, искәртеп, киңәш биреп, әйтеп тора. Ул үсмерләргә теләктәш, аларга яхшылык теләүче, дуслык кадерен белергә чакыручы итагатьле, изге җан. Кәккүк гомерне заяга, бушка исраф итүгә каршы. Кәккүк биредә нәкъ кеше төсле сөйли.
  • Юл – поэмада үзәк образ. Биредә ул гадәти кулланылышта түгел, ә киң мәгънәдә алынган. Юл образы өч егетне катлаулы да, кызыклы да булган тормышка илтә. Тик юллар төрле-төрле. Һәр кеше үз юлын үзе сайлый.
  • Көймә образын ничек бәялисез?
  • Матди тирәлектән алынган, авторның фикерен, теләген, ниятен укучыга җиткерүдә зур әһәмияткә ия образ- көймә. Көймә, ишкәк - олы юлга алып чыгучы образ буларак тасвирлана.
  • Бу поэмада нинди проблема күтәрелгән?
  • Поэма зур әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр күтәрә. Бу җирдә үз сукмагыңны табу, тормыш сынавын үтү проблемалары куелган.
  • Бу поэмасы белән автор нәрсә әйтергә тели?
  • Һәркем үз юлын үзе сайларга тиеш, ләкин сайлаганда, ялгышырга ярамый. Ул юл сине биеклеккә, зур уңышларга, дәрәҗәләргә илтсен.
  • Ләйсән, син үз юлыңны ничек күз алдына китерәсең?
  • Минем юлым лирик геройныкына охшаш булыр дип уйлыйм. Мәктәпне тәмамлагач мин үз юлымны               институнда дәвам итергә телим. Зур тырышлык белән белем алып, авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, алага  таба        булып,  халыкка хезмәт итеп, җәмгыять өчен кирәкле кеше булырмын.
  • Укчылар әйдәгез ,нәтиҗә чыгарып дәрескә йомгак ясыйк.
  • Илдар Юзеев кайчан һәм кайда туган?

И.Юзеев иҗатына нинди үзенчәлекләр хас?

-  Шагыйрь яшьлек, мәхәббәт хисләренә дан җырлый.

- Шагыйрьнең лирик герое еш кына үткәндәге хатирәләр белән яши, балачагы, яшьлеге узган авылны, аның үзгә моңын, серле таңнарын, йолдызлы төннәрен сагына.

      -  Әдипне туган җир, тел язмышы, ата-анага мөнәсәбәт, әхлакый кыйммәтләрнең сакланышы, ирек-азатлык мәсьәләләре борчый.

  • Шагыйрь фәлсәфи-романтик эчтәлекле шигырьләрендә кеше яшәешенең серләрен ачарга омтыла, Җир Галәм язмышы өчен борчыла.
  • Тормыш һәм әхлак темаларын үзәккә ала.

Бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

Илдар Юзеевның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык.  Шигырь-поэмаларының гаҗәеп дәрәҗәдә матур, бай булуына төшендек.  Бездә аның иҗаты белән тагын да тирәнрәк танышу теләге уянды. Тормышта һәр кешенең үз юлы булуын һәм аны дөрес сайларга кирәклеген аңладык. Балачак, яшьлекнең иң матур вакыт булуына һәм аның кадерен белергә кирәклегенә, мәхәббәт хисенең иң изге хис икәненә,  гореф – гадәтләребезне сакларга, батыр, тырыш, уңган кеше булып үсәргә тиешлегебезгә тагын бер кат инандык.

  • Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Илдар Юзеев татар халкының күренекле, зур  шагыйре һәм драмтургы. Татар әдәбиятын үстерүгә үзеннән гаҗәеп дәрәҗәдә зур өлеш керткән, мактауга һәм данга лаек шәхес.  Аның  кабатланмас иҗаты, үлемсез әсәрләре безнең һәм киләчәк буынның хәтерендә мәңге яшәр.
  • Өй эше “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасының шигьри сурәтлелек байлыгын ачыкларга. Поэманы тәэсирле иткән чыганакларны ачыкларга, ритм һәм рифма, поэманың яңгырашлылыгы нидә? Илдар Юзеевның драмтургия өлкәсендәге эшчәнлеге белән икенче  дәрестә танышырбыз.  Аның үзегезгә ошаган бер пьесасын  укып  килергә.

    Билгеләр кую. Саубуллашу.

И.Юзеевның “Җыр булып калыйк” шигыре белән дәресебезне тәмамлыйсым килә.

Халык күңеленә керсен

Көебез, сүзебез дә,

Китсәк тә җыр булып калыйк

Дөньяда үзебез дә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның томыш юлы һәм иҗаты.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча "Йолдызлы сәгать"....

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы   Тема:  Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”  Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.

10нчы сыйныфта укучы  рус телле балалар  белән  үткәрелгән ачык  дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы....

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.6нчы сыйныфта әдәбият дәресенең план-конспекты...

Таныш моңнар.(И. Юзеевнең тормыш һәм иҗатына багышланган уен – тамаша)

Илдар Юзеев укучыларга шагыйрь, драматург, халык телләреннән төшми торган җырлар авторы буларак таныш. Күңелләрдә ул яшьлек, мәхәббәт, яз, матурлык җырчысы булып калды. Аның иҗаты акрын гына сызылып а...

Илдар Юзеевның "Унике аккош" шигыренә презентация

Илдар Юзеевның "Унике аккош"шигыренә презентация. Төрле шигырь конкурсларында катнашу өчен, файдалы булыр....

И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сын анализлау

В ходе урока демонстрировались слайды в программе MicrosoftPowerPoint. Использование данной технологии позволяет  значительно сэкономить время на уроке. Использование информационно-коммуникационн...