Сирин Батыршин
статья на тему

Хафизова Румия Абузаровна

Укытучыларның һәм укучыларның Сирин Батыршин  исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sirin_batyrshin.docx28.59 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучыларның һәм укучыларның Сирин Батыршин  исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе

Тема: “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән”

                                                                            Акмулла

       

Мин үземнең эшемне Акмулланың “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән” сүзләре белән атадым.

Эшемнең максаты: Сирин Батыршинның тормышы һәм иҗаты белән тирәнтен танышу.

Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдым: шагыйрь Сирин Батыршин турында язылган язмаларны уку; анализлау; Сирин Батыршин язган шигырьләрнең үзенчәлеген билгеләү.

 

1бүлек. Әдипләрнең әдәбиятка килүләре төрлечә, үзенчә булган шикелле, танылулары ,укучы күңелендә  ,җәмәгатьчелек күгендә ялтырап  алулары да төрлечә була. Әдипләрнең иҗатын ике төргә бүлеп карарга мөмкин. Кайбер әдипнең иҗат мирасы күләм ягыннан зур, китаплары күп чыгуга карамастан, еллар үтү белән акрынлап онытыла бара, тарих битләреннән төшеп кала. Һәм ,киресенчә, төрле сәбәпләр аркасында күп язмаган авторның әсәрләре вакыт үтү белән ,яңа буын тарафыннан кызыксынып укыла, исеме әкренләп халык теленә керә, укучылар кызыксына башлый. Татар әдәбиятында Сирин Батыршинны шундый шагыйрьләрнең берсе дип әйтергә мөмкин.

2бүлек.Туры сүзле шагыйрь Акмулланың « Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән» дигән сүзләре нәкъ 1929-1935 елларда иң актив иҗат иткән шагыйрь Сирин Батыршин турында әйтелгән кебек. Чыннан да, шигырьләрендәге һәр сүзе хикмәтле, аһәңле, ташка язып куярлык сүзләр бар. Рафаэль Мостафин сүзләре белән әйткәндә : «Яшьләр рухына ятышлы кыю образлар , яңгыравыклы ритм, көтелмәгән рифмалар, ритмик борылмаларга бай яңача төзелгән юллар…»

Яшисе килә,

күп яшисе.

Көләсе килә,

Күп көләсе.

Киләсе көннәрнең

көлгәнен

күрәсе килә.

    Әдәбиятка Сирин Батыршин революцион эчтәлекле шигырьләре белән килеп керә.Ул елларда Сирин совет властен, гади халыкны  яклаучы итеп шигырьләр яза. Гражданнар сугышы елларында киләчәк тормышка тирән ышаныч  белән карый һәм шигырьләрендә дә шуны күрсәтә.  

Әй, командир!

Бир команда!

Җиңү якын!

Җиңү якын!

                                                             “Сикерт атың!” 1925ел

     1921 елгы ачлык халыкка тагын бер сынау кебек була.Сириннең әнисе дә ачлыктан чирләп үлә. Ул үзенең истәлекләрендә әнисен коткара алмавы турында яза.

Гөлҗиһан да гади бер гөл түгел,    җиһанның гөле.

Көзге суык, кыраулардан саргаеп     сулды йөзе.

                                                                  «Әнием Хөсникамалга» 1921ел.

    Казанга килгәч(1922 ел) Сиреннең тормышында да ,иҗатында да яңа этап башлана. Педагогия институтында ул тырышып укый, атнага бер мәртәбә үткәрелә торган әдәбият түгәрәгенә йөри, катнаша . Шул чорның танылган шагыйрьләре - Такташ, Кутуй, Нур Баяннар  белән аралашып яши. Шагыйрь поэзиядә үз язу стилен, үз шигъри формасын эзли. Ул, Маяковскийдан үрнәк алып, шигырьләрен зур аудиториядә укуны күздә тотып, татар шигыренең трибунлык  сыйфатына басым ясап иҗат итәргә тырыша . Әсәрләрнең сәнгатьлелегенә ирешүдә ул бер алымны - һәр сүзне аерып алып, аның тирән мәгънәсен ачып салып, аларны бер-бер артлы юлдан-юлга тезеп бару алымын куллана. Бу исә автордан шигырьнең эчке ритмын нечкә тоемлап, ачык яңгырашлы рифмалар сайлап язуны таләп итә. 1930 елларда татар поэзиясендә башка беркемнекенә дә охшамаган «Сирин стиле» дигән күренеш барлыкка килә. Бу Такташ стиле дә, Хәсән Туфан стиле дә түгел . «Сирин стиле» - ул хыялый,тирән эмоцияле, лиризм һәм революцион романтика белән сугарылган, халыкчан  гади итеп язылган шигъри юллар була.

Бертугандай

Бергә эшлик,

Бергә яшик,

     Машиналы

     Күмәк тормыш

     Төзеп җибәр!

Аерым-аерым

Матур тормыш

    Булмый-булмый

Ялгыз-ялгыз

Тормыш корып

    Булмый-булмый.

                                            “Булмый!   Булмый! ” 1930ел.

     1930-1935 елларда Сирин иҗаты үзенең иң югары ноктасына җитә. Ул халкыбызның иң үзенчәлекле, популяр, иң көчле шагыйрьләрнең берсенә  әверелә. Шигырьләрендә шул заманның актуаль мәсьәләләре күтәрелә. Кечкенә-кечкенә китапчыклар да чыгара. 1931 елда «Тамчылар» исемле күләмле генә шигырьләр җыентыгы  дөнья күрә.

Оркестр,

Уйна
Уңышлар маршын.

Радио

Кычкыр,

Дөньяга тарат:

“СССРда

Бөтен хезмәт массасы

Октябрьдан

Милли яктан

Чын азат!”

Кошлар сайрый

Үз телендә, үзлекчә.

“Яшәсен, - дип,-

Ирекле Татарстан!”

                                                                             “Татарстан” 1930ел.

Оптимистик рухлы, якты уй-теләкләр белән сугарылган әлеге шигырь юллары көйгә салынган җыр кебек җиңел укыла, хәтергә сеңеп кала.

Балаларга багышлап язган шигырьләре балаларның психологиясен бик яхшы белеп, аларның якты уй-теләкләрен, омтылышларын заманча матур, актуаль итеп тасвирлап бирә.”Күккү!”, “Җиләк бакчасы”,”Күзлек”, “Мәктәп”, “Бишек җыры”, ”Бал бабай” шигырьләре шуңа мисал.

  Татар поэзиясендә Сиринне  бәхетле шагыйрьләрнең берсе дип, әйтергә мөмкин. Беренчедән халкыбызның танылган шагыйрьләре Һади Такташ, Г Кутуй, Х. Туфан белән бергә чыгыш ясап, трибун шагыйрь буларак киң популярлык казана .Шагыйрьләрдән аеруча Такташны якын күрә Сирин Батыршин. Алар икесе дә бунтарьлар. Бер-берсе белән якын дус булганнар һәм ярыша-ярыша иҗат иткәннәр. Казанның иң зур залларында уза торган әдәби кичәләрдә икесе дә яңгыратып шигырь укыганнар.

  • Сәхнәнең бер ягыннан Такташ, икенче ягыннан мин килеп чыга идем. Укып җибәрәбез шигырьне, зал ни эшләргә белми, сихерләнә, илаһи шаукымга тоташ уралып, тылсымлы-серле халәтнең иң югары ноктасында бөтерелә, - дип язган шагыйрь. Шул чор яшьләренең,студент кызларның иң яраткан шагыйрьләренә әверелгәннәр. 1951 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында немец теле укытучысы, өлкән яшьтәге Алмаева Фатыйма Сирин турында шундый сүзләр әйткән : « Без, студент кызлар, Сирин, Такташ, Кутуй нинди клубларда чыгыш ясыйлар, шунда чаба торган идек. Шигырьне бигрәк шәп сөйлиләр иде.»  Әлеге юллардан күренгәнчә, чыннан да, Сирин ул заманда  татар дөньясының  иң популяр һәм танылган трибун шагыйре була. Локман Бадыйкшан үзенең язмаларында  Сирин турында : «Ул елларда яшь шагыйрь Сирин  шигырьләрен укучы мәктәп балалары гына түгел, бик күп татар яшьләре яттан белә иде,»- дип яза.

Сириндә чеметеп алуга маһир юмор сәләте була. Сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы еллардагы гаделсезлекне ул мәсәл жанры аша күрсәтә.

Паганини бездә юк ул,

Булса да, аңар дөнья тар.

Паганини булмаса бит,-

Поганыйлар бездә бар.

                                                   “Паганини” 1935ел.

Бервакыт ат, куян, һәм эт

Кыскартуга эләккән.

...-Билгеле инде,- дигән куян,-

Куркак, көчсез булганга.

Хуҗалар минем һөҗүмгә

Бармасымны белгәннәр.

                                               “Кыскартуга эләккәннәр” 1961ел.

Минемчә, горур шагыйребезнең кайсы гына шигырен алып укысак та, аның шигырьләре  олы тарихлы әдәбиятыбызның йөзенә кызыллык китерми.

                                             

                                               3бүлек. “Яшисе килә,

                                                               Күп яшисе.”   Сирин.

       ( С.Батыршинның замандашлары, фикердәшләре.   Бу бүлек презентациядә күрсәтелә)

Әнвәр Шәрипов: “Моңа кадәр шагыйрь Сирин Батыршинның (1896-1969) иҗаты бөтенләй диярлек өйрәнелмәде. Әмма узган гасыр татар поэзиясендә аның да күренекле генә урыны бар. Шагыйрь әдәбиятта “Сирин” дигән псевдоним белән танылды, 20-30 нчы елларда үзенә генә хас шигъри стильне барлыкка китерде. “

Булат Солтанбәков: “Әдәби таланты Казанга килгәч ачыла. Ун җыентыгы дөнья күргән. Бу инде егерменче елларның ахыры – утызынчы елларның башында шактый мул басылу дигән сүз. Аның соңгы “Җиләк бакчасы” дигән җыентыгы белән укучы 1933 елда таныша. Монысы белән 1959 елда чыккан җыентыгы арасында утыз еллык тәнәфес була”.

Кәшиф Рәхим:”...ул үз шигырьләрен яңача – аваз ияртеме кулланып яза башлый.Шул заманның тәнкыйтьчеләре Г.Кутуйны “татарның Маяковские” дип йөртсәләр, Сиринне “татарның Хлебниковы” дияргә ашыгалар...”

Ямаш Игәнәй: “ Сирин Батыршин. Исеме, истәлеге татар халкының күңел, йөрәк түрендә олылап, кадерләп кенә саклап йөртерлек шәхес. Заманында сәхнәләрдә Һади Такташ белән ялкынлы шигырьләрен укып йөргән шагыйрь  бит ул. Татар шигъриятендә яңалык ачучы.

Жыры китә... җанын нур итә ул,

Шулай яши илне сөйгәннәр.

Ә соң нишли, көлүеңне көлеп,

Өсләренә сине кигәннәр?!”.

Әхмәт Исхак:” Ул вакытларда сәхнәләрдә аның шигырен укымаган артист һәм ул шигырь  укымаган кичә яки концерт булмагандыр.Казанда гына түгел, республикабызның авылларында да ул иң күп укылган һәм сөйләнгән шагыйрьгә әверелде.”  

Сафа Сабиров: “Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуйлар белән бергә эшчеләр, укучы яшьләр алдында күпсанлы чыгышлар ясап трибун шагыйрь буларак популярлык казана”.

Зыя Мансур: “Сирин – зур шагыйрь, үзенчәлекле талант. Аны заманында Такташның  көндәше, дип йөрткәннәр. Такташ үлгәч, ул аның бердәнбер чын мәгънәсендәге дәвамчысы, шигъриятыбызның якты өмете булып кала. Аның белән чагыштырганда, хәзерге шагыйрьләр кемнәрме? Кәрләләр генә?”

Фоат Галимуллин: “Сирин – хис шагыйре. Шуңа күрә фикер мәгънәсендәге “әкәмәтле сүз”, ихтимал, шигырьләрендә еш очрамыйдыр.

Әйе, егерменче елларның икенче яртысында һәм утызынчы еллар башында актив һәм үзенчәлекле иҗат иткән Сирин (Батыршин Сирин Хәниф улы) дигән шагыйребез бар иде безнең. Җисмән яшәү гомере шактый озын булса да (1896-1970), аның шагыйрьлек дәвере нибары ун ел чамасы гына була”.

Локман Бадыйкшан: “Нинди генә җәбер-золымнарны күрсә дә, халкым үзе яшәгән чорда кайнар эз калдырган шагыйрьләрен, язучыларын һичкайчан онытмады. Һ.Такташ, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Ә.Фәйзи, К.Тинчурин, С.Батталлар иҗат итә башлаган заманда халкыбызның мәхәббәтен яулаган, берничә китап бастырган шагыйрь Сирин белән миңа берничә мәртәбә очрашырга туры килгән иде. Аны беренче мәртәбә күрүемне, шигырьләрен дәртләнеп сөйләвен һич тә онытасым юк”.

Рафаэль Мостафин:” Там-там, тамчы, там

                                     Тамуыңны яратам.

                                     Тамган тамчыларга карап,

                                     Бар хәсрәтем таратам...

.....әниемнең күңеле күтәренке чагында гел җырлый торган әлеге җырны халыкныкы дип йөрдем.Күптән түгел генә белдем: җырның шигырен якташым Сирин ( Сирин Хәниф улы Батыршин) язган икән.

”Әнвәр Шәрипов: “...Ә аның 1930нчы елларда нигезләнгән “Сирин стиле” татар шигърияте тарихында кабатланмас, үзенчәлекле бер күренеш булып калды”.

Вакыт шәрифләре безнең аңыбыздан тыш һәм аңа бәйсез рәвештә яши .Ул, ахыр чиктә ,барысын да үз урынына куя. Ышанам: татар шигъриятендә әлегәчә үзенә тиешле бәясен алмаган,тормышның йөрәк тибешен тоеп яшәгән Сирин үз бәясен алыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.С.Пушкин. Стихотворное переложение великопостной молитвы Ефрема Сирина. Рябчук С.М.

Молитва Ефрема Сирина на церковнославянском языке.Перевод на современный русский язык.А.С.Пушкин "Отцы пустынники и жены непорочны..." . Стихотворное переложение великопостной молитвы...

Сирин Батыршин

Укытучыларның һәм укучыларның Сирин Батыршин  исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе...

Отчет по самообследованию педагогической деятельности учителя иностранного языка МБОУ «СОШ№6 им. Сирина Н.И.» г. Ханты-Мансийска Шароповой Зулхумор Садритдиновны

Отчетпо самообследованию педагогической деятельностиучителя иностранного языка МБОУ «СОШ№6 им. Сирина Н.И.» г. Ханты-Мансийска                ...