Булмаган җире сирәк,үзе һәрвакыт кирәк
классный час (5 класс) по теме

Табышмаклар кичәсе 5 сыйныфта үткәрелде.Укучылар кичәдә ике командага бүленеп көч сынаштылар.Табышмаклар турында белемнәрен ныгыттылар.Кичәдә дуслык җиңде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

   “Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк”

( 5 сыйныф укучылары өчен кичә-викторина)

 

Максат: Укучыларда математика  фәненә   кызыксыну уяту, логик фикерләү сәләтен, игъбарлылыкларын үстерү.

Сыйныф бүлмәсе цифрлар һәм геометрик фигуралар белән бизәлә.

Кичә барышы.

Алып баручы:  Исәнмесез,укучылар.Бүген бездә табышмаклар кичәсе. Беләсезме, “табышмак”сүзен борынгылар “табагач”дип тә, “тамысык”дип тә йөрткәннәр.Себер татарлары аны әле хәзер дә “тамарсык” дип йөртәләр.Төрки татарлар табышмакны “йомгак”дип атаганнар, ә табышмакны  чишү өчен безгә нинди фән булыша

Укучылар. Математика фәне

Укытучы.Әйдәгез математика фәне турында кайбер фикерләрне тыңлап китик әле.

1 нче укучы.

Туган елы иң борынгы

Заманнардан башлана.

Декарт белән Пифагор

Нигез салганнар аңа.

Математика кирәк безгә

Тормыштагы һәр эштә:

Исәпләүдә, җир үлчәүдә

Һәм  гади төзелештә.

2 нче укучы. :

Гыйлем таләп иткән аннан

Үсәргә халкы өчен.

Тойган кеше һәр эшендә

Математика көчен.

3 нче укучы.

Ярат математиканы,

Ул  фикерләргә өйрәтә,

Һәм  аны фәннәр патшасы дип :

Гаусс бик дөрес әйтә.

4 нче укучы.

Эйлер, Лобачевский,    

Чебышев, Галуалар

Математика өлкәсендә

бик күп хезмәт куйганнар.

5 нче укучы.

Архимед очу турында

Ишеткән тик әкияттән.

“Очу— математика ул» дип

Чкалов  дөрес әйткән.

 

6укучы.

Математика фәне турында бөек шәхесләребезнең сүзләрен дә искә алып үтик.

7 укучы.

«Математика  ул- бөтен төгәл фәннәр сөйләшә торган  тел».

 8 укучы.

«Математика- шагыйрь  җанлы кеше булырга тиеш”

9укучы.

«Химия — физиканың  уң кулы, ә математика — аның күзе

10 нчы укучы.

«Табигатьнең  бөек  китабы математик  символлар белән  язылган».

11 нче укучы. «Математика үзенең серләрен аңа мәхәббәт белән  якын  килүчегә генә ача».

12 нче укучы.    

Математика — төгәл фән,

Киләчәкнең тоткасы.

Шуңа күрә һәр укучы

Тирәнтен  өйрәнсен аны.

13 укучы

Кызыклы да, көчле дә

Математика иле

Монда һәркайда эш,

Һәркем нәрсәдер саный

Һәрьяктан ишетергә мөмкин

Бер,ике,өч,дүрт,биш!

Алып баручы: Бүгенге кичәбезнең  девизын табу өчен безгә мисаллар чишәргә туры килер.(слайдлар)

Укучыларга таблицалар өләшенә.Математик цифрлар.

 А     Б      В       Г         Д        Е       Ё       Ж        З       И        Й       К       Л      М      Н      О                

1      2      3       4           5         6       7       8          9      10      11     12        13     14     15     16        

_____________________________________________________________________________

П           Р             С        Т

17          18            19     20

У          Ф          Х          Ц             Ч         Ш          Щ          Ъ        Ы            Ь           Э        Ю          

21        22         23          24            25       26          27          28       29           30           31       32        

Я       Ә             Ө             Ү               Җ           Ң            Һ

 33       34          35           36               37          38          39

3 х 5 +6=  21  у                                 50: 5= 10       и                       3 х6 +1 =19 с

5 х 5+1=  11  й                                 13 +13-7= 19 с                             10-9=  1        а  

3 х3 +4 =  13  л                                16 х2+2=  34 ә                             3 х4 +3=15    н

2 х5 – 9 = 1    а                                15+ 18 : 9=17 п                            2 х5-9=1        а

3 х 3 +9 =  18 р                                23 -10 =  13  л                              2 х7+4=18     р

6 х4 – 20=  4  г                              3 х8 +10= 34  ә                              14 : 2- 3=  4    г

81-80=   1     а                                72: 8 + 9 = 18 р                             3 х9 -26= 1     а

                                                         100-96=4       г

                                                         3 х6+16=34    ә

Килеп чыккан саннар турына  хәрефләр куела һәм мондый сүзләр килеп чыга.

Уйларга,исәпләргә,санарга

Алып баручы.Хәзер укучылар  өй эшләрен тикшереп китәрбез. Арифметик табышмакларны  чишәрбез.

    Арифметик табышмаклар.(слайдлар)

 

Һәркайсы ничә?

 Дәү әтинең медальләре

Бер дистәдән өчкә ким

Орденнар медаленнән

Булса әгәр бишкә ким,

Шуны төгәл белү өчен

Бу саннарны нишләтим   (   2 ордены,7 медале бар)

Саныйм әле

Ун карлыгач тезелгән

Телефон чыбыгына

Тагын өчәү өстәлде

Көткәндәй шуны гына

Бераз сайрап утыргач

Очып китте бишәве

Саныйм әле,чыбыкта

Калды  икән  ничәве?   ( 8 карлыгач)

Ничә көннән?

“Бер атнадан кайтам”,-диеп,

Әти читкә киткән иде,

“Бер көн үтте, ике көн...”-дип,

Зилә шундый көткән иде,

Әти кайтты атнадан соң

Тагын ике көннән генә

Ничә көннән кайткан инде?

Ягез әле, кемнәр белә?     ( 9 көннән кайткан)

Ничә көн калды?

-Әни,күпме бар әле

Беренче  сентябрьгә?

-әйдә ,инде анысын

Исәплик бергә-бергә.

Утыз бер көн августта,

Ә  бүген- уналтысы.

Хәзер инде үзең дә,

Шәт, исәпли алырсың..

Йә, ничә көн калды соң?   ( 15 көн)

Ничә чеби чыгарган?

  Безнең өйдә ак тавыкка

Сокланмаган бер кеше юк:

“Кара,-диләр һәммәсе дә,-

Нинди  генә  чебеше юк!..”

Өчесе  ак,берсе кара,

Ун чебие чуар аның..

Ягез әле,кемнәр әйтә:

Ничә чеби чыгарган ул?    ( 14 чеби)

Ничә ат?

Аяклары кырык дүрт,

Бар да чаба уйнаклап.

Болар ничә ат булыр,

Яле,тизрәк уйлап тап?   ( 11 ат)

Без ничә биюче?

Ике исәп –бер хисап

Өч пар булып биесәк

Артып кала беребез

Ә сез җавап бирегез

Йә безничә биюче?

Кул күтәрсен белүче    ( 7 биюче)

Нинди сан?

Тапкырласа юк итә

Йөзне  түгел меңне дә,

Нинди сан бу?..Үзенә

Булмый аның берни дә.   (  ноль)

Ике ноль яса

Шаккатыр бер,

Әйдә ,булмаса

Бер сигездән

Ике ноль яса   (моның өчен 8 не сызыклар кисешкән җирдән бүләргә кирәк)

Тугызны алты ит

Син һәр нәрсәгә

Оста бит әле?

Тугызны,әйдә,алты ит әле  ( моның өчен 9 ны киресенчә генә язасың)

Укытучы: Безнең викторина сораулары тәмам.(Җиңүчеләрне билгеләү.)  Уенда катнашуыгыз һәм игътибарыгыз өчен рәхмәт.Һәрвакыт зирәк,тапкыр,төгәл һәм тәвәккәл

булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә традицион булмаган дәрес төрләрен файдалану

Россиядәге белем бирү системасы, чит илләрдәге кебек үк, күп гасырлык традициләргә ия. Ф.Энгельс: “Традициядән дә куәтлерәк көч юк”,-дип язган. Кайбер уку йо...

Тукай һәрвакыт безнең белән

5 нче класста Г.Тукай иҗатын гомумиләштереп кабатлау дәресе...

“ Герой да булмаган әти...”

Равил Фәйзуллинның "Минем әти" шигыре буенча 6нчы сыйныфның татар төркеме өчен сыйныфтан тыш дәрес эшкәртмәсе           ...