“ Герой да булмаган әти...”
план-конспект урока (6 класс) на тему
Равил Фәйзуллинның "Минем әти" шигыре буенча 6нчы сыйныфның татар төркеме өчен сыйныфтан тыш дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zaripova_a.r.konspekt.doc | 58 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “ Герой да булмаган әти...” (Равил Фәйзуллинның “Минем әти” шигыре буенча 6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен сыйныфтан тыш дәрес эшкәртмәсе)
Максат:
1. Халык шагыйре Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм “Минем әти” шигыренә нигезләнеп хис төшенчәсен өйрәтү. 2. Шигырь анализлау күнекмәләрен камилләштерү. 3. Әтигә мәхәббәт хисенең матурлыгын күрсәтү.
Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, магнитофон язмасы, шигырь китапларыннан күргәзмә.
Техник җайланмалар: Магнитофон, аудиоязма, проектор, такта, компьютер.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
Укытучы. Инешләрнең башы чишмә булыр. Яхшылыкның асылы – тугрылык. Яшәү – бәхет: илең синең өчен, Син – ил өчен булсаң горурлык. (Р. Фәйзуллин) Сезгә туган илебезнең горурлыгы, мактанычы, куанычы булуыгызны теләп, дәресебезне башлап җибәрәбез.
II. Актуальләштерү.
Укытучы. Бу көнне шәһәребездә апрель аенда нинди истәлекле вакыйгалар була? (Җ. Г. Тукайга багышланган шигырь бәйрәме үткәрелә. Әдәбият һәм сәнгать әһелләренә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.) Укытучы. Ә сез мондый премия бирелгән татар шагыйрьләреннән тагын кемнәрне беләсез? (Җ. Хәсән Туфан, Гамил Афзал, Сибгат Хәким һ.б.) Укытучы. 2004 нче елда кемнәргә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде, беләсезме? (Җ.)
III. Яңа материал аңлату.
Шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү. Укытучы. Без бүген сезнең белән 1978 нче елны “Шигырьләр һәм поэмалар” китабы өчен әлеге бүләккә лаек булган шагыйрь Р. Фәйзуллинның тормышы, иҗаты һәм “Минем әти” шигыре белән танышырбыз. Без әлеге үзенчәлекле шәхес турында сөйләшербез, ул йөргән эзләр буенча “сәяхәт итәрбез”.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәребезне искә төшереп үтәбез. (Укучыларның чыгышларын тыңлау.)
Укытучы. (укучылар чыгышына өстәмәләр кертергә мөмкин) 1943 нче елның 4 нче август иртәсе. Авыл татлы йокыдан уянып килә. Шушы хәерле сәгатьтә, Балык Бистәсе районы Балтач авылында нәни сабый дөньяга аваз сала. Әтисе Габдрахман абзый һәм әнисе Әминә апа, бу нарасыйның киләчәктә татар шигъриятен таң калдыручы олпат ир булачагын күңелләренә дә кертмәгәннәрдер. Ләкин сизенгәннәрдер, әти-әнисенең теләгән изге теләкләре аңа гомер буе юлдаш булырлар. Башлангыч белемне үзләренең авыл мәктәбендә ала ул. Ә 1957-1960 нчы елларда күрше Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбендә укый. Белем алу теләге бик көчле була, һәм ул 1960 нчы елда Казан дәүләт университетеының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларында ук ул иҗат эше белән шөгыльләнә. Шул елларда аның “Рәсем ясыйм” исемле балалар өчен беренче шигырьләр җыентыгы чыга. 1966-1967 елларда армия сафларында хезмәт итә, аннары Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасында укый. 1968-1972 нче елларда Татарстан Язучыларының Әлмәт оешмасы җитәкчесе, 1973 елдан 1977 елның январенә чаклы Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре булып эшли. 1989 нчы елда аны “Казан Утлары” җурналының баш мөхәррире итеп билгеләп куялар. Бер үк вакытта 1990-1995 нче елларда Татарстан Югары советы депутаты да булып тора. Ә 1999 нчы елда Татарстан Президенты Указы белән, дүрт томлык “Сайланма әсәрләр”е өчен, “Татарстанның халык шагыйре” дигән олуг исем бирелә. 2013нче елда ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ә иҗатына килсәк, укучылар, ул – Х. Туфан, С. Хәкимнәр буынын эстафета буларак дәвам иткән шагыйрьләрнең берсе. Әлеге шәхесләр турында менә нинди фикерләр әйтә ул. Әйдәгез, карап китик. (слайд. … Хәсән аганы без бу җәһәттән заманның гадел елъязмачысы һәм халыкның сөекле улы дип авыз тутырып, сөенеп әйтәбез…) Укытучы. Әлбәттә, укучылар, С. Хәкимнәр, Х. Туфаннар иҗатын өйрәнү аша, Р. Фәйзуллин үзе дә татар шигъриятен үстерүгә күп көч куя. Икенче төрле әйтсәк, татар шигъриятенә яңалык алып килә. Ул – үзенчәлекле шагыйрь. Иҗатының үзенчәлекләрен санап бетерерлек түгел.
Шагыйрь “Кыскалыкта – осталык” дигән татар халык мәкаленә таянып эш итә. Аның 1 – 8 юллык шигырьләре менә бу китапка тупланган. (Укытучы авторның 1996 нчы елда Казан “Мәгариф” нәшриятында чыккан “Җил – Вакыт ул…” исемле китабы белән таныштыра.) Мондый шигырьләрне “ак шигырь” дип атап йөртәләр. Аның шундый шигырьләрен рус әдәбиятында Маяковскийга тартым дип әйтә алыр идек. Ә аның 3 юллык шигырьләре япон шигъриятенә якын.
Бу заманда.
Хакыйкатьнең күзенә карап,
Күңелдән чәчрәп яшь чыга.
(Р. Фәйзуллин)
Р. Фәйзуллинның шигырь формалары ирекле, ягъни анда рифмалар сакланмый. Иҗат үзенчәлекләре башка шагыйрьләр белән аваздаш булса да, аның шигырьләре беркемне дә кабатламый, һәм аны беркем белән дә чагыштырып булмый.
2. Кереш әңгәмә. Укучыларга (укытучы сайлавы буенча) бик матур, хисле җыр тыңлатыла һәм укытучы сыйныфка түбәндәге сорауларны бирә.
Җырда нинди хис сурәтләнә?
Җырлаучы ни өчен шатлана?
Сезнең шатлык хисе кичергәнегез бармы?
Кайчан һәм ни өчен?
Иң күп таралган хис нинди? (Иң таралган хис ярату һәм мәхәббәт хисе икәне ачыклана.)
3. Шигырьгә анализ. Укытучы. Ә хәзер дәрескә кирәк булган, яңа сүзләр белән танышыйк.
философ–, галим-, сейлә-, йомры сүз-, җөй- (Укучылар, укытучы артыннан кабатлап баралар, мәгънәсен ачыклыйлар.)
Укытучы. Без бүген авторның “ Минем әти” шигыре белән танышырбыз. Сез аны магнитофон язмасыннан тыңларсыз. Шигырьне галим, әдәбият белгече, элек диктор булган Фоат Галимуллин укый. Игътибар итегез: шагыйрь әтине ничек олылый. (Укучылар тыңлыйлар һәм карап баралар.)
а) шигырьне укучылардан укыту; б) шигырьнең эчтәлеге кыскача сөйләтү; в) шигырьне өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү; г) шигырьнең беренче һәм икенче өлешләрен кыскача сөйләтү.
IV. Белемнәрне системалаштыру.
1.Хис төшенчәсен ныгыту өчен әңгәмә үткәрү.
Укытучы.
а) улының әтисенә булган хисе нинди? Шул турыда сөйләгез.
б) малай әтисен ни өчен ярата? Аны каян күрәбез? в) әтисе улын ничек ярата? Аны каян күрәбез? Укытучы. Укучылар, кешенең хисләре төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин: аз, уртача, күп дәрәҗәдә. Шигырьдә хис дәрәңәсе нинди дип уйлыйсыз, фикерегезне дәлилләп күрсәтегез.(җаваплар тыңлана, бер-берләренең фикерләре белән килешү яки килешмәү ачыклана.)
2. Равил Фәзуллин иҗатына карата фикерләр белән танышу.
Укытучы. Карагыз әле, укучылар, нинди үзенчәлекле икән бит Р. Фәйзуллин иҗаты. Аның һәрбер шигыреннән ниндидер серле – сихри изгелек рухы бөркелеп тора. Ә аның шигырьләренә язылган җырлар (слайд) кемнәрнең генә бәгырьләрен өзгәләмәделәр икән. Шуңадыр да, әдипләребез аның иҗатына битараф кала алмыйлар. Аның турында менә ниләр әйткәннәр.(слайдларда)
* “… шигырьләрендә милләтебез өчен горурлык хисләре дә, сыкрану авазлары да, татар халкының якты киләчәгенә ышаныч та бар.”
(Р. Миңнуллин)
* “… Милләтен ул байрак итә - Шуңа зурлыйм мин аны.” ( Г. Ахунов)
* “… Бистәнең син газиз бер улыдыр, Татарымның даны һәм шаны. Үз исемен алтын белән язган Шигъриятнең олуг бер ханы.” (Вәзыйх Фатыйхов)
Укытучы. Башка милләт вәкилләрен дә таң калдырган шагыйрь ул – Р. Фәйзуллин.(слайд)
“Он лепит образ, и его мысль движется, обгоняя строку…” (Флор Васильев, удмурт шагыйре)
“ Широк и многообразен диапозон чувств и мыслей поэта…” (Людмила Щипахина, рус шагыйрәсе)
“Равиль Файзуллин – мастер высокого класса, смелый реформатор татарского стиха, новатор,…” (Александр Губарь, украин язучысы)
Укытучы. Укучылар, язучыларның фикерләрен туплаган махсус китап Мәгариф нәшриятында 2002 нче елда “Заман. Иҗат. Шәхес.” исеме астында чыкты.(китап күрсәтү.) 3. Укучылар, әйдәгез, әле Р. Фәйзуллинга багышланган тест чишеп карыйк?(тест чишү, слайд буенча бер-берләрен тикшерү яки үзбәя кую))
V. Йомгаклау. Укытучы.
1. Укучылар без бүген сезнең белән кем турында сөйләштек?
2. Аның иҗаты кемнекенә охшаган? 3. Ул нинди темаларга яза? 4. Без “Минем әти”шигыре аша нинди төшенчә белән таныштык? 5. Бу хисне сез кичерәсезме, ул сезгә танышмы?
VI. Өйгә эш бирү. Укучылар, әгәр дә дәресебездә Равил абый үзе катнашкан булса, без укыган “Минем әти “ шигыре һәм әтиегез турында, сез аңа нинди фикерләр әйтә алыр идегез? Сез өйдә дәфтәрегезгә “Минем авторга әйтәсе фикерләрем” яки “Минем дә әти” дигән темага уйланулар язып килегез әле. Теләгән кешеләр әлеге шигырьдә язып карарга мөмкин. (Укучылар өй эшләрен көндәлекләргә язып куялар. Шул вакытта укучыларга билгеләр куела.)
Укытучы. Дәресебез әтиләр турында җыр тыңлау белән тәмамлыйсым килә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Материалы к трём урокам литературы на темы: «Герой мятущейся души…» (по роману М.Ю.Лермонтова «Герой нашего времени»); «Детали будут тут нелишни…» ( по роману В.Набокова «Машенька»); «О чём поёт эпохи муза…» (по лирике А. Блока)
В методическую копилку учителей словесности предлагаю материалы к трём урокам литературы на темы: «Герой мятущейся души…» (по роману М.Ю.Лермонтова «Герой нашего времени»); «Детали будут тут нел...
Тулы булмаган квадрат тигезләмәләр
дэрес эшкәртмәсе...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә традицион булмаган дәрес төрләрен файдалану
Россиядәге белем бирү системасы, чит илләрдәге кебек үк, күп гасырлык традициләргә ия. Ф.Энгельс: “Традициядән дә куәтлерәк көч юк”,-дип язган. Кайбер уку йо...
Урок и презентация по теме «Герой без ног. Герой Советского Союза летчик-истребитель Алексей Петрович Маресьев» на английском языке
Предлагаемый вашему вниманию урок английского языка был проведен в мае, и был посвящен 70 годовщине Победы в Великой Отечественной войне. Актуальность темы урока обусловлена потребностью с...
Булмаган җире сирәк,үзе һәрвакыт кирәк
Табышмаклар кичәсе 5 сыйныфта үткәрелде.Укучылар кичәдә ике командага бүленеп көч сынаштылар.Табышмаклар турында белемнәрен ныгыттылар.Кичәдә дуслык җиңде....
Обобщающий урок по роману М.Ю.Лермонтова «Герой нашего времени» в 9 В классе по теме: «Печорин – герой своего времени?»
Обобщающий урок по роману М.Ю.Лермонтова «Герой нашего времени» в 9 В классе по теме: «Печорин – герой своего времени?»...
Урок мужества, посвященный Герою России Алдару Цыденжапову "Ты жил, герой! Ты рядом с нами шёл..."
Материал посвящен Герою России Алдару Цыденжапову. Герой России - высшее звание, присваиваемое за заслуги перед государством, связанные с совершением геройск...