8 сыйныф класстан тыш уку
презентация к уроку (8 класс) по теме
8 сыйныф класстан тыш уку. Мәдинә Маликова "Чәчкә балы"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
8 сыйныф класстан тыш уку | 1.02 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мәдинә Габделхак кызы Маликова — күренекле татар язучысы , драматург.
Тормыш юлы, иҗаты Ул 1935 елның 5 августында Сарман районының Мортыштамак авылында туа . Шушы авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый . 1949-1959 елларда ул Минзәлә педагогика училищесында , Казан дәүләт педагогика институтында укый . Аннан соң «Чаян» журналында корректор, “ Азат хатын ” журналында әдәби хезмәткәр һәм шул ук журналның җаваплы сәркатибе булып эшли . Мәдинә Маликованың әсәрләре аның 20 гә якын китабына тупланган .
Алар арасында “ Юлдашлар ”, “Казан каласы — таш кала”, “Кар сулары ”, “ Егетлеккә бер адым ” исемле хикәя һәм повесть җыентыклары , “ Шәфкать ”, ” Басып сайрар талы бар”, “ Фидая ” исемле роман китаплары бар . Соңгы елларда аның “Алтын ятьмә ”, “ Оҗмах балалары ”, “ Мендем биек тауларга ” исемле роман, пьеса, повесть, хикәяләре , детектив жанрда язылган әсәрләре тупланган китаплары басылып чыкты . Мәдинә Маликова 1993 елдан Бөтентатар “Кызыл Хач” җәмгыяте президенты да.
Әсәрнең кыскача эчтәлеге Төп герой Гамил һәм аның гаиләсе үрнәгендә кешенең рухи дөньясы , кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр сурәтләнә . Автор яшәешнең мәгънәсен яхшылыкка , матурлыкка хезмәт итүдә күрә . Гамил нык ихтыяр көче булган кеше буларак күз алдына килеп баса. Аның өчен гаиләсе , уллары беренче урында тора. Сәгъдиясе белән үзенә ошамаган баланы , шикләнсәләр дә , “ менә дигән итеп ” тәрбиялиләр . “ Зөфәр кебек кызыл чәчле булса да, чирләшкә булса да” яраталар , аякка бастыру өчен бик күп көч куялар . Кешеләр сүзен дә күтәрәләр .
Инде урамда , үзенә һөҗүм иткән яшьләр арасында , үзенең Газименә охшаган малайны күргәч , ул бөтенесен дә аңлап ала. Бәби табу йортында алышынган бала бит бу . Милициягә дә , хатынының сеңлесенә дә дөресен әйтмичә малайны яклый , өенә алып кайта , тәрбияли башлый . Наркоман икәнен белгәч тә ташламый . Әйткән сүзендә тора. Көчен дә , акчасын да кызганмый . Әкренләп малайның күңеленә ышаныч кайта . Үз гомерендә эчү , сугышу , җәберләү , шакшылыкны гына күргән малай , монда икенче тормыш барлыгын күрә һәм терелә дә . Моңа бал кортлары , бер-береңә ышаныч , хөрмәт һәм мәхәббәт ярдәм итә .
Әсәрдә капма-каршы куеп тасвирланган гаиләләр Геннадий һәм Эл ьза Харитоновлар гаиләсе Гамил һәм Сәг ъ дия Гайнуллиннар гаиләсе
Төп образлар Геннадий Гамил Сәг ъ дия Газим Җәмил Эл ьза Макар - Мохтар Ярдәмче образлар
Әсәрдә күтәрелгән проблемалар - Мәхәббәт кә тугрылык ; - Күңел сафлыгы – рухи гариплек - Гаилә бәхете - бәхетсезлеге ; - Бала язмышы – ата-ана язмышы ; - Ата-ана һәм бала мөнәсәбәте ; - Рухи кыйммәтләр – әхлаксызлык ; - Тәрбия - тирәлек йогынтысы
Иң мөһим мәсьәлә - Гаиләнең татулыгы, бердәмлеге
Сәгъдия - Гамил Эльза - Геннадий Сәгъдия белән Гамил бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, аңлап, бер-берсенә таяныч булып яшиләр. Тырышлык, сабырлык һәм үз көчәренә ышану аларны тагын да берләштерә. Бер-берсенә карата ышаныч югалткан, бүгенге көн белән генә яшәүче,
Сәгъдия белән Гамил гаиләсе Харитоновлар гаиләсе Сәгъдия белән Гамил исерекбашлардан туган, сәләматлеккә туймаган малайны үз балалары итеп, кадерләп үстерәләр, тумышыннан хәмергә булган тартымыннан арындырып, аякка бастыралар; Эльза белән Геннадий Харитоновлар физик яктан сәләмат орлыктан туган малайны бозыклыкта тәрбияләп, ялганчы, кеше талаучы, наркотиклар кулланучы бозык бер зат үстерәләр.
Гаилә иминлеге - автор шуның өчен бик борчыла. Һәм, аныңча, проблемаларны чишү өчен, гаиләләрдә терәк булырлык, ышанычлы ирләр кирәк. Ирләрен яратучы, хөрмәт итүче, сөйкемле һәм акыллы хатын-кызларыбыз кирәк. Шундый гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар гына сау-сәламәт, үз-үзенә ышанучан һәм нәселне яхшы дәвам итүчеләр булачак. Ә инде андый гаиләләребез күбрәк булса, җәмгыятебез дә сау-сәламәт булачак.
Тауларга карап, Тау булмасаң да, Таңнарга карап, Таң булмасаң да, Кешегә карап Кеше була бел – Олы җанлының Ише була бел! Ф.Яруллин
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә-класстан тыш эш
Укытуның сыйфатын күтәрүдә класстан тыш эшчәнлекнең мөһимлеге. Бу- төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу....
Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.
“ Исән-имин йөрим дисәң Бел син юл кагыйдәсен”!...
Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе
8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...
Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.
Класс: 5 класс (РМРБ)Тема: Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...
Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе
Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...
Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.
Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....
Изгелек искермәс тә, тузмас та (класстан тыш чара ).
Изгелек искермэс тэ, тузмас та....
- Мне нравится (1)