Викторина “Тел бәйгесе”
план-конспект на тему

Набиуллина Ландыш Ильдусовна

Бу викторина укучыларда туган телгә,татар теленә әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; белемнәрен тирәнәйтү , иҗади сәләтләрен үстерү; милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максатын күз алдында тота;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Викторина35.05 КБ

Предварительный просмотр:

Викторина “Тел бәйгесе”

        Максат: укучыларда туган телгә,татар теленә  әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; белемнәрен тирәнәйтү , иҗади сәләтләрен үстерү; милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру;

       Җиһазлау.  Плакатлар, газета – журнал материаллары, язучыларның туган телгә багышлап язылган әсәрләреннән күргәзмә.

 “ Мин татарча сөйләшәм! ”дип исемләнгән, визиткалар, плакат.

       

       Катнашалар:5  нче сыйныф укучылары.

       Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф – гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли. Аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, татар икәнен күңеле белән сизеп яши.  Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә “ Туган тел” көе  (Г. Тукай сүзләре, халык көе) яңгырый.

А. б.  Туган оясыннан аерылган кош

          Канатына мәңге ял тапмый.

          Туган телен яратмаган кеше,

           Башкаларның телен яратмый.

А. б.  Халкым теле миңа – хаклык теле.

          Аннан башка минем телем юк.

          Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

          Иле юкның гына теле юк.

А. б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Күргәнегезчә бүген бездә зур бәйрәм. Әмма бәйрәмгә эләгү өчен “ишек бавы” түләргә кирәк. Без табышмаклар әйтәбез, җавабы – сездән. Беренче табышмак.

                          Көйдергән дә ул,

                          Сөйдергән дә ул,

                          Иң ачы да ул,

                          Иң татлы да ул.

Ул нәрсә? Җавап: тел. Дөрес.

А. б. Ә хәзер икенче табышмагыбыз.

Ул – кирәк икән Римгә дә илтә.

А. б. Әйе, ике табышмагыбызның да җавабы - тел.

А. б. Әйт әле, Айдар, җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк дип уйлыйсың?

Укучы. Өч, биш мең телне белергә кирәктер. Телләр бик күп бит ул!

А. б.  Юк, аның кадәр кирәкми. Телләр аерым гаиләләргә берләшә. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный. Болар бенгал (Бангладеш), гарәп, инглиз, испан, итальян, кытай,

немец, португал, татар, урду (Пакистан), урыс, француз, һинд һәм япон телләре.

А. б.  Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. 18 – 19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән.

         Димәк аңлавыгызча без бүген туган җиребезгә, туган телебезгә багышланган бик күңелле кичәгә җыелдык. Һәр кешенең иле бер булган кебек, туган теле дә бер генә.

         

          Арттырмый да, киметми дә шуны бел-

          Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

          Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-

          Баш очында кояш булып тора гел.

     Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел?

     Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында бик мөһим урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер – берсе белән аралашырга, бер – берсен аңларга, бер – берсенең теләк – максатларын, уй – фикерләрен белергә ярдәм итә.

      Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары

эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга – суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар –  

киссәләр дә исән калган, иң – иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган – сыгылмаган, баш имәгән горур Татар теле.

Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

                         

                         

                         И минем җандай кадерлем,

                         И җылы, тере телем!

                         Кайгылар теле түгел син,

                         Шатлыгым теле бүген.

                         

                         Тик синең ярдәм белән мин,

                         Тик синең сүзләр белән

                         Уйларын йөрәккәемнең

                         Дөньяга әйтә беләм.

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата – ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

А. б.  ЮНЕСКО тарафыннан  21 нче февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

Шул уңайдан   ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез.

“Ана теле бер булыр”

      Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.

Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына  әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм

аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп  белән

аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

     Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.

     Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.

               

                                       Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.

А. б.  Без сезгә “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгатьне укып киттек. Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте  аша “изге кан” булып керә. Бәбигә, сабыйга иң якын кеше - аның әнисе. Беренче  сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.

                 

Шигырь – “Ана теле” ( М.Гафури).

Башкара: Ниҗамиева Алсу...........

А. б. Безнең  татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми :

                            Яндың да син, туңдың да син,

                            Нишләтмәде язмыш сине.

                            Дөньяда күп нәрсә күрдең

                            Әй мөкатдәс, татар теле,

                            Әй син батыр татар теле!- ди.

А. б. Бүгенге бәйрәмебез “Тел бәйгесе”дип аталачак  һәм берничә этаптан торачак.  “Иң татлы тел – туган тел, анаң сөйләп торган тел,”- ди халык. Менә шушы туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарур. Телне халык – дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит:

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Телебезнең җәүһәрләренә күз ташлыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Бераз тапкырлыкта, зирәклектә ярышып та карыйк.

 Кичәбезнең максаты ниндидер зур фәнни ачышлар ясау түгел. Бүгенге

бәйге, чыннан да сүзләрнең мәрҗән икәнен аңларга ярдәм итсә, максатыбызга ирешкән булырбыз.

Безнең бүгенге бәйгедә 2 команда катнаша.

“ Тапкырлар” һәм “ Зирәкләр” командасы.

I. Командалар белән танышу. (сәламләү, эмблемалар турында аңлатыла, командалар үзләре әзерләп килгән символик бүләкләрен тапшыралар).

II. “Кем күбрәк белә?” уены.  Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Без мәкальләрнең башын, ә сез ахырын әйтеп бетерерсез ( һәр дөрес җавапка 1 балл).

Бит күрке күз  ( тел күрке сүз)

Ялкаулык – хурлык, (тырышлык – зурлык).

Җырсыз кеше - (канатсыз кош).

Эшле кеше – (көчле кеше).

Олыласаң олыны, (олыларлар үзеңне).

Эшләгәнгә ышан, ялкаудан (ерак кач).

Иле барның  ( теле бар).

Батыр үзе үлсә дә, (исеме үлмәс).

Йөз сум акчаң булганчы, (йөз дустың булсын).

Бергә эшләсәң, (авыр эш тә җиңел була).

Дустың булмаса –эзлә, (тапсаң – югалтма).

Иптәшең үзеңнән (яхшы булсын).

Әдәп башы ( тел).

Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс).

Аз сөйлә, (күп тыңла).

Игенче –кырда, балыкчы (суда булыр).

Иң татлы тел туган тел, (анам сөйләп торган тел).

Суны – таяк белән, кешене (тел белән үлчиләр).

Сөйләп күрсәткәнче, (эшләп күрсәт).

Сөйдергән дә тел,     (биздергән дә тел.)

Теле барның    (юлы бар.)

Телләр белгән -     ( илләр белгән.)

Аз сөйлә -   (күп эшлә.)

Акылы кысканың   (теле озын.)

Сүзнең кыскасы,    (бауның озыны яхшы.)

Туган илем -  (туган анам.)

III.  “Тел чарлау” уены. Кызыклы сорауларга җаваплар бирү. Уйлау өчен вакыт бирелми. Бер сүз белән тиз генә җавап бирергә тиешләр ( һәр дөрес җавапка 1 балл).

Беренче  команда өчен сораулар:

*Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? ( Икенче яртысына.)

*Кайсы ай календарьда юк? ( Һавадагы ай.)

*Нәрсәне йомык күз белән күреп була? (Төшне.)

*Казан уртасында нәрсә бар? (“З” хәрефе.)

*Куян чаба – чаба да, ни өчен артына әйләнеп карый? ( Артында күзе булмаганга.)

*Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? (Җирне.)

*“Су анасы”әкиятен кем язган?    ( Г. Тукай)          

*Татарларның җәйге бәйрәме.   ( “Сабантуй”)            

*Ашны нәрсә белән ашыйлар?   ( Кашык)

*Безнең республика ничек атала?      ( Татарстан)   

Икенче  команда өчен сораулар:

*Чиләккә башта нәрсә салалар? (Күз.)

*Нәрсәне күрү бик җиңел? (Кеше гаебен.)

*Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (Авыз.)

*Балык исеме һәм шулай ук шәһәр.(Алабуга.)

*Тыкрык башында нәрсә бар? (“Т” хәрефе.)

*Шәвәли кемнең “оныгы”? (Ш.Галиев).

*Безнең республика президенты кем?     ( Рөстәм Миңнеханов)

*Безнең башкалабыз.  ( Казан)

*Елның ничә фасылы бар?   ( 4)

*Төлке кайда яши?      ( урманда)                      

А.б.  Халкыбыз элек – электән  тапкыр, зирәк булган.  Телебез турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр  уйлап чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Без сезгә мәктәп темасына язылган мәзәкләр укып китәбез.

1.  Укытучы укучыларга антоним сүзләргә мисаллар китерергә куша. Шунда Сәрсәр исемле бер укучы бик тиз әйтеп куя:

-Ганиев, Вәлиев...

- Бу сүзләр ничек капма – каршы мәгънәле була соң?

- Ник булмасын. Ганиев “бишле”гә, Вәлиев “икеле” гә укый бит.

2. Укытучы биология дәресендә укучыларга сорау бирә:

- Мәчеләр сыерчык ояларына менеп йөрмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Аларның үзләренә оя ясап куярга кирәк, - дип җавап бирә Сәрсәр.

3.  Бигрәк начар язасың улым. Бер сүзеңне дә танып булмый. Үскәч кем генә булырсың инде...

- Кайгырма, әни. Врач булачакмын мин. Үзең бит бер көнне врачлар начар яза дидең!

4. Укытучы дәрестә шундый сорау бирә:

- Әйт әле, Сәрсәр, ни өчен Г. Тукай портреты астына “1886 – 1913” дип язылган. Бу саннар нәрсәне аңлата?

- Минемчә, бу саннар аның телефон номеры булырга тиеш.

IV. “ Кем тапкыррак?” бәйгесе.  Бер үк хәрефтән башланган сүзләр белән хикәя төзергә. ( 5 балл белән бәяләнә).

V. Командаларга бирем. “к” авазына башланган һәм алдан да, арттан да бердәй укыла торган сүзләр уйлап язарга ( һәр дөрес сүзгә 1 балл).

VI. “Табышмак әйтәм – җавап тап!” уены. 

Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда сатылмый (акыл)

Бер байлык бар – янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә калмый  ( Белем)

Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,

Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк

Нәрсә бар дөньяда? ( тел).

Теле юк – үзе аңлата ( китап).

Бер чыгарып җибәрсәң,

Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый ( сүз).

Үзе укый белмәсә дә гомер буе язына (каләм).

Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың  (язу,уку).

VII. Һәр командага сүзләре буталган мәкальләр бирелә, шуларны дөресләп язарга. 

       Табыла, җирдән, белем, китаптан, - ,алтын.(Алтын җирдән табыла, белем – китаптан.)

       Татлы, туган, тел, тел, торган,тел, сөйләп, анам. (Иң татлы тел туган тел, анам сөйләп торган тел.)

       Телен, белем, җиде, бел, бел, йортның, җиде, төрле.(Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.)

        Түрем, иркә, телем,киңдер, туган, гөлем. - , күңел. ( Туган телем – иркә гөлем, киңдер күңел түрем.)

VIII. “ Тел шомарткычлар” әйтү конкурсы.

X. Укучылар башкаруында шигырьләр тыңлау.

А. б. Без ана телебездә сөйләшәбез, туган телебезне теләп өйрәнәбез. Безнең юлдашыбыз ана теле – гаҗәп һәм кыйммәтле серләрне саклап, меңләгән еллар, гасырлар мирасын үстереп килә торган үзе бер дөнья.

        Безнең телебез – безнең тарихыбыз,

          Без туган илебезне һәм телебезне яратабыз.

1 нче укучы.   Данлы җирнең, газиз җирнең

                          Улы булып туган көнем,

                           Рәхмәт сиңа!

       Җыр булырлык сүзләр биргән

                           Матур телем, туган телем,

                           Рәхмәт сиңа!    (Г.Нәбиуллин)

2 нче укучы.  Мәрхәмәтле бул син туган телгә,

                         Ихтирамлы бул син, туган сүзләргә.

                         Сүзне кирәк мәңге яратырга,

                         Сүзне кирәк мәңге эзләргә!

А. б.  Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.

3 нче укучы. Аңла, балам...

Илләр, телләр, диннәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

                          Куштым сиңа сайлап матур исем –

                         Җисемеңә туры килсен ул.

                        Милләтеңнең бер мирасы итеп,

                        Әткәң - әнкәң биргән исем ул.

4 нче укучы. Вакыт белән бергә үзгәрә бел

                       Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

                       Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

                       Бу – Ватанны сату белән бер.

             

Син тугач та, ана сөте белән

 Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел!

                                                           (С. Әхмәтҗанова.)

Кичә ахырында зал белән “Туган тел” җыры җырлана.

     Әдәби кичәне мондый юллар белән тәмамлыйсы килә:

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!” дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң: ”Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң: ”Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.

Кулланылган әдәбият.

  1. Галиев М. Рух.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
  2. Татар тел – шагыйрьләр теле. – Казан:” Мәгариф” нәшрияты, 2002.                                  
  3. Вәгыйзев С. “Кызыклы грамматика”.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980.
  4. “Татар иле” газетасы. № 8, 2006, февраль;   №42, 2004, октябрь; №12, 2004, март.
  5. “Мәгариф” журналы. 1992, 4; 1998, 6, 8;  2007, 2.
  6. “Мәгариф” журналы, 2007 №1
  7. “Мәгариф” журналы, 2007 №8
  8. “Мәгариф” журналы, 2009 №4
  9. “Ачык дәрес” газетасы, 2007 №7
  10. “Ачык дәрес” газетасы, 2008 №2


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тел бәйгесе

Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары белән үткәрелгән бәйге....

"Озын толым"бәйгесе.

Зәй районы Сәвәләй авылы мәктәбендә үткәрелгән "Озын толым" бәйгесе....

Каләм сынау бәйгесе.

Авторское чтение "Проба пера"....

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....

“Акыллы кызлар, акыллы егетләр” бәйгесе.

( Сөекле шаСөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатына багышлана...

Тапкырлар, зирәкләр бәйгесе

Укучылар арасында үткәрелгән ярыш-бәйге зур кызыксыну уята...

Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)

Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....