5нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (5 класс) по теме

     Эш программасы татар теленнән гомуми (тулы) белем бирүнең  дәүләт стандартының федераль компонентына, Татарстан Республикасы тәкъдим иткән үрнәк программага һәм татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программага (Төзүче-авторлары:  Д.Ф.  Заһидуллина, Н.М. Йосыпова, Казан, 2013) нигезләнеп төзелде. Программада атнага 2 сәгать вакыт каралган (барлыгы 70 дәрес). Дәреслек: Ф.Ә. Ганиева, А.Г.Сабирова. Әдәбият: 5нче сыйныф. Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_dbiyat.doc293.5 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды                                                                                          Килешенде                                                                  Раслыйм

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының                          Уку-укыту эшләре буенча                                       Мәктәп директоры                        

          методик берләшмәсе җитәкчесе                                                 директор урынбасары                                              

__________ Рамазанова Р.Н.                                                                                                                                               ________ Г.Т.Сабирзянова

Беркетмә № 1                                                                                  __________  Г.Т.Исмагилова                                   Боерык № 71                 

25нче  август   2017нче ел                                                            28нче август  2017нче ел                                           28нче август  2017нче ел            

                                             

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

Татарстан Республикасы Сарман районының  муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе” филиалы

“Каташ-Каран төп гомуми белем бирү” мәктәбе

 Кәримова Резедә Рәшит кызы

Татар әдәбияты, 5нче сыйныф

                                                                                                                                                                                           

 

                                                                                                                                                                                                Педсовет утырышында каралды

                                                                                                                                                           Беркетмә №1,   28нче август 2017нче ел

2017-2018нче уку  елы

АННОТАЦИЯ

       Эш программасы татар теленнән гомуми (тулы) белем бирүнең  дәүләт стандартының федераль компонентына, Татарстан Республикасы тәкъдим иткән үрнәк программага һәм татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программага (Төзүче-авторлары:  Д.Ф.  Заһидуллина, Н.М. Йосыпова, Казан, 2013) нигезләнеп төзелде. Программада атнага 2 сәгать вакыт каралган (барлыгы 70 дәрес). 

     Дәреслек: Ф.Ә. Ганиева, А.Г.Сабирова. Әдәбият: 5нче сыйныф. Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

          Эш программасы түбәндәге норматив документларга  нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Федераль законы (№273, 12.12.2012 ел).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (№68, 22.07.2013 ел):

           - 7нче маддә – Татарстан Республикасында уку-укытуның үсеш программалары.

3. Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  программалары (5-11нче сыйныфлар) Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.А. -Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

4. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программа (Төзүче-авторлары:  Д.Ф.  

5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.

6. Сарман  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “ Сарман урта  гомуми белем бирү  мәктәбе”нең 2017-2018 нче уку елына укыту планы.

7.“Сарман урта гомумбелем бирү” мәктәбенең  “Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында”  турындагы нигезләмәсе.

       Искәрмә: “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү бюджет учреждениесенең “Укыту курслары һәм предметларыннан эш программалары төзелеше, аларны эшләү һәм раслау тәртибе турында”гы 29 нчы август, 2016 нчы елда педсоветта каралган (беркетмә №1) һәм мәктәп директоры тарафыннан  2016 нчы елның 31 нче августынды чыккан 110 нчы санлы приказы белән расланган нигезләмәсенең 5нче пунктына таянып, дәресләр бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, 5нче сыйныфта дәресләр сәгатьләрне берләштерү исәбенә программа үтәлә.

5-8 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

        Дидактик максат

     Автор белән укучы мөнәсәбәте аша әсәрнең эчтәлеген – темасын, ән проблеманы, ул проблема чишелешенең автор тәкъдим иткән вариантын, әсәрнең идеясен табу һәм төрле жанрны (такүтәрелгбышмак, мәкаль, әйтем, мәзәк, шигырь, мәсәл, хикәя) тану, шул җирлектә халык авыз иҗаты әсәрләрен һәм әдәби әсәрне, әдип иҗатын, әдәбият тарихын бербөтен итеп өйрәнү өчен тотрыклы нигез – автоматлашкан әдәби уку күнекмәсе формалаштыру

     

 Үстерелешле максат

     Фәнни, иҗади, фикерләү күнекмәсенең камил үсешен тәэмин итү. Моның өчен теоретик белемнәрнефикерләүнең барлык формалары ( чагыштыру, гомумиләштерү, таркату, кабатлау) белән янәшә даими кулланышка кую. Шул рәвешле игүтибарлылык, зирәклек, тапкырлык кебек шәхеснең интеллектуаль һәм гаделлек, сабырлык, кебек әхлакый үсеш дәрәҗәсен билгели торган, шәхес буларак танытучы мөһим сыйфатлар формалаштыру.

        Тәрбияви максат

       Кече яшь тәге укучыда әдәби китаплар уку, олы әдәби мираска тартылу ихтыяҗы уяту. Татар, рус, Идел буе халыклары, дөнья халыкларыәдәбияты үрнәкләрендә, төрле халыкның рухи кыйммәтләрен чагылдырган халык авыз иҗаты әсәрләре һәм әдәби әсәрләр – геройларның гамәлләренә, холыкларына бәя бирү, яшәү фәлсәфәләрен өйрәнү, үрнәк яисә гыйбрәт алу аша тормыш тәҗрибәсе туплау. Сәнгать әсәре тудыра алган авторларга, димәк, халык авыз иҗатын тудырган төрле милләт халкынада ихтирам хисләре уяту.

Бурычлар

1.Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

2.Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

3.Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.

4.Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

5.Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

5 нче сыйныфны тәмамлаган татар балалары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;

 - язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен, дөнья халыклары әкиятләрен аера белү;

 - мәкальләр, табышмаклар һәм укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен белү;

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;

- әдәбитекстны кабул итүһәманализлау, укыганбуенча план төзү;

- геройларга характеристика бирү;

- әдәбиәсәрдәгеэпизодларныһәмгеройларнычагыштыру, автор позициясеначыклау;

- укыгангаүзеңнеңмөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьлеитепуку;

- -хикәя,фантастик хикәяне аера белү;

-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

- әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;

-милли орнаментларны аера белү.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • сүз сәнгатенең образлы табигате;
  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;
  • классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;
  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;
  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;
  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау;
  • геройларга характеристика бирү;
  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
  • автор позициясен ачыклау;
  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
  • өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;
  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;
  • укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;
  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Формалаштырылган белем-күнекмәләр (уку елы башына)

Башлангыч гомуми белем бирү этабын үткән укучылар аңлап, дөрес, сәнгатьле, кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия.

Укучы:

  • укылган текстның эчтәлеген аңлый һәм аның темасын билгели ала;
  • әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклап, төп фикерне билгели, аны үз сүзләре белән әйтеп бирә;
  • укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзи;
  • укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли ала; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә;
  • хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгара ала;
  • текстта автор һәи катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтә;
  • мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирә ала;
  • укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерә;
  • һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяли ала;
  • яттан 15 тән дә ким булмаган шигырь белә;
  • 2-3 зур күләмле әсәрнең (фольклор һәм мәшһүр язучыларның әсәрләре) исемен, темасын әйтә, сюжетларын бәян итә ала;
  • 6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем, 2-3 тапкыр тәгъбир (аларның мәгънәсен аңлап, ситуациядә урынлы кулланып) белә;
  • бер минутка 85-95 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли ала.

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр (уку елы ахырына). Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре

  1. өйләмиятнең барлык төрләрен (тыңлау, аңлау, уку, язу) үзләштерү;
  2. -төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү;
  3. -аерым бер темага караган материалны туплый, анализлый, эшкәртә һәм үзгәртә белү;
  4. -телнең әдәби нормаларын, сөйләм әдәбе нормаларын белү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;
  5. -әдәби әсәрнең сәнгати чараларын аеру, аларның эстетик функцияләрен белү

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив УУГ:

-уку бурычларын кую;

-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

-дөрестән дөрес түгелне аеру;

-нәтиҗәләр формалаштыру

Танып-белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны табу  һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән;

-мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

- укыганны анализлау

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү

Шәхси нәтиҗәләр:

- фикереңне һәм хисләреңне төгәл, анык, күпьяклы итеп белдерү өчен кирәкле булган сүзлек составын һәм грамматик, стилистик чараларны белү;

-аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү;

-иптәшләренең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә күзәтеп бәя бирү;

-бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу

Программаның эчтәлеге

. Әдәбият предметының укыту планында тоткан урыны

5 нче сыйныфларда уку атнасы –  35 атна, Әдәбият укытуга - 58 сәгать

Дәрестән тыш укуга – 4 сәгать                 Сөйләм үстерү – 8 сәгать

Сөйләм үстерү дәресләрендә сочинение,  образга характеристика, әдәби әсәргә бәя язарга өйрәтү күздә тотыла.

Һәр сыйныфта сочинениеләр саны түбәндәгечә тәкъдим ителә:               5 нче сыйныф – 4 сочинение

Темалар

Дәрестән тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Эш программасындагы темалар өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны

Телдән сөйләм

Язма сөйләм

Халык авыз иҗаты.

1

Әкиятләр

1

“Ак бүре” әкияте

3

1

“Үги кыз” әкияте

2

1

Аю белән  Төлке”.

1

Класстан тыш уку. “Гөлчәчәк” әкияте

1

1

1

Җырлар: татар халык җырларына хас үз

енчәлекләр. Көй һәм сүз

ләр тәңгәллеге. “Ай былбылым”

1

1

“Моң” төшенчәсе. Җырларны төркемләү. “Иске кра урман”, “Туган ил”, “Гөлҗамал”, “”

Яшә, Республикам!“

1

Тарихи җырлар. “Болгар иленең кызлары”, “Пугач явы”

1

Такмаклар

1

1

Кыска жанрлар.

1

1

Мәкаль һәм әйтемнәр

1

Табышмаклар

1

Мәзәкләр. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”

1

1

Б.С.Ү. Язма эш . Хуҗа Насретдин образына характеристика

1

1

Б.С.Ү.Әкият геройларының  көрәш максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар  (өйрәнгән әсәрләр мисалында)

1

1

Бәетләр турында төшенчә

1

“Сак-Сок бәете”

1

Б.С.Ү.“Сак-сок”бәетендә тасвирланган халык  акылы  һәм синең үз нәтиҗәләрең

1

1

Риваятьләр, легендалар турында төшенчә

1

“Янмый торган кыз”, “Иске Казан каласының корылуы”

1

1

“Шәһәр нигә Казан дип аталган” риваятләре

1

1

“Әллүки” риваяте

1

“Зөһрә кыз” легендасы

1

“Кеше гомере ничек корылган?”легендасы

1

Практик дәрес

Халык авыз иҗатында образлар

1

Практик дәрес

Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы.

1

Д.Т.У.  Ләбиб Лерон. Шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр

1

1

Әдәби әкиятләр.

1

1

Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте.

1

Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасына анализ

1

Б.С.Ү. Поэмадан өзекне яттан сөйләтү яки Г.Тукайның үзегез яраткан шигыре

1

1

Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкияте

1

Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкиятенең сюжеты

1

1

Иҗади эш.Пьеса иҗат итү

1

1

Ә. Фәйзинең “Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкияте.

1

Ә. Фәйзинең “Аучы Мәргән белән Болан

кыз” әкияте геройлары

1

Ә. Фәйзинең “Аучы Мәргән белән Болан

кыз” әкиятенә анализ

1

1

Р.Батулланың “Курай уйный бер малай” әкияте.

1

Р.Батулланың “Курай уйный бер малай” әкиятенең сюжеты

1

1

Ф.Яруллинның  “Зәңгәр күлдә ай коена”

1

Ф.Яруллинның  “Зәңгәр күлдә ай коена” әкиятенең сюжеты

1

1

Ф.Яруллинның  “Кояштагы тап” әкияте

1

Ф.Яруллинның  “Зәңгәр күлдә ай коена”, “Кояштагы тап” әкиятләрен чагыштыру

1

1

Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре

1

Б.С.Ү.  Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр  (өйрәнгән әсәрләр мисалын

1

1

Хикәя турында төшенчә. Ф. Әмирхан иҗаты

1

Ф.Әмирханның ”Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясе

1

Ф.Әмирханның ”Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясенә анализ

1

1

Ф.Әмирханның  “Нәҗип” хикәясе

1

Ф.Әмирханның  “Нәҗип” хикәясенә анализ

1

1

Д.Т.У. Фаил Шәфигуллинның “Акмөгез”хикәясе.

1

1

Мәсәл. М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле.

1

Г.Тукайның  “Ике сабан” мәсәле.

1

1

Практик дәрес

Сәнгать төре буларак әдәбият

1

Практик дәрес

Чәчмә һәм тезмә әсәр.Аларның  сәнгатьчә сурәтләү алымнары,  чаралары.

1

Д.Т.У. Вакытлы  матбугат басмалары.

1

1

Шигырьләр.Г.Тукайның “Пар ат” шигыре

1

Г. Тукайның“Туган җиремә” шигыре.

1

Г. Тукайның“Туган авыл” шигыре

1

Б.С.Ү. ”Минем туган җирем” (Г.Тукай  һәм башка язучыларның әсәрләрен файда- ланып, һәркем  үз образын иҗат итә)

1

1

Ш.Галиевнең «Һәркем әйтә дөресен» шигыре

1

Ш.Галиевнең “Тереклек суы”, “Курыкма, тимим!”, “Тарихтан сабак”,

Ш.Галиевнең “Өйгә бирелгән эш”, “Онытылган…”шигырьләре.

1

1

Ш.Галиевнең  яратып тасвирлаган геройлары һәм образлары

1

Укытучы яки укучылар сайлап алып, Ш.Галиевнең бер шигырен ятлау

1

1

Халык авыз иҗатын кабатлау

1

1

Әдәби әкиятләрне кабатлау

1

1

Хикәяләрне кабатлау

1

Барлыгы

70

4

21

8

Әдәбият предметының классларга һәм тематик бүленеше

                                                                        Барлыгы – 70 сәг.

                                                                        Әдәбиятны өйрәнү – 58 сәг.

                                                                        Бәйләнешле сөйләм үстерү – 8  сәг.

                                                                        Дәрестән тыш уку – 4 сәг.

        Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык иҗаты.

Аның сәнгать төрләре формалашуга йогынтысы. Халык иҗатының бер төре

буларак халык авыз иҗаты. Аның әсәрләрендә гомумкешелек хыяллары, идеалларының чагылуы. Халык авыз иҗатының матур әдәбият белән бәйлә-нешләре: уртаклыгы һәм үзенчәлекле аермалары. Халык авыз иҗатының   төп жанрлары, жанр сыйфатлары.    ( 1 сәг.)

       Әкиятләр: жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары.

 “Ак бүре” әкияте ( кыскартып).                ( 4 сәг.)

“Үги кыз”, “Аю белән төлке” әкиятләре.  ( 4 сәг.)

        Җырлар: татар халык җырларына хас үзенчәлекләр. Көй һәм сүзләр тәңгәллеге. “Моң” төшенчәсе. Җырларны төркемләү. “Иске кара урман”, ”Гөлҗамал”,”Туган ил”,”Яшә, Республикам!”,”Ай былбылым”; кыска җырлар -  дүртюллыклар;  тарихи җырлар: “Болгар иленең кызлары”,”Пугач явы”.                                                             ( 4 сәг.)

      Кыска  жанрлар: мәкальләр һәм әйтемнәр. табышмаклар, мәзәкләр. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”.             ( 4 сәг.)

       Бәетләр. “Сак-сок” бәете.          ( 2 сәг.)

       Риваятьләр, легендалар: аларга хас үзенчәлекләр; жанр сыйфатлары.

“Янмый торган кыз”,”Иске Казан каласының корылуы”,”Шәһәр нигә Казан дип аталган”,”Әллүки”,”Зөһрә кыз”,”Кеше гомере ничек корылган”.( 6 сәг.)

     Практик дәрес:  халык авыз иҗатында образлар; әсәрләрдә дөньясурәте; табигать һәм кеше, яшәеш һәм кеше турында күзаллаулар. Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы.           ( 2 сәг.)

     Әдәби  әкиятләр: халык әкиятләре белән уртаклык; сәнгатьлелек сыйфат-

лары, әдәби әсәр буларак  алым һәм сурәтләү чаралары.

Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте.                                                ( 2 сәг.)

Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкияте.        ( 4 сәг.)

Әхмәт Фәйзинең “Аучы мәргән белән Болан кыз” әкияте.             ( 3 сәг.)

Рабит Батулланың “Курай уйный бер малай” әкияте.             ( 3 сәг.)

Фәнис Яруллинның  “Зәңгәр күлдә ай коена”,”Кояштагы  тап”әкиятләре         ( 3сәг.)

     Хикәя: жанр сыйфатлары;  әсәрнең катламнары – вакыйгалар, күренешләр,  хис-кичерешләр; кеше образлары -  төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар; хикәяләүче образы, автор позициясе.

Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз”,”Нәҗип” хикәяләре.  (5 сәг.)

 Мәсәл.  Тереклек, җансыз предмет образлары  ярдәмендә, читләтеп, кеше сыйфатларын һәм тормышын тасвирлау. Хикәяләп яки тезмә рәвештә язылуы; фикер-идеяләрнең аллегория  ярдәмендә белдерелүе.

Мәҗит Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле.          ( 1 сәг.)

Габдулла Тукайның “Ике сабан” мәсәле.                  ( 1 сәг.)

Практик дәрес: сәнгатьтөре буларак матур әдәбят; чәчмә һәм тезмә әсәр;

аларның  сәнгатьчә сурәтләү алымнары,  чаралары.          ( 2 сәг.)

Габдулла Тукайның  “Пар ат”,”Туган җиремә”,”Туган авыл” шигырьләре. ( 3 сәг.)

Шәүкәт Галиев. Балалар әдәбиятындагы  урыны;  геройлары,  образлар дөньясы. “Һәркем әйтә дөресен”,”Тереклек суы”,”Курыкма, тимим!”

“Тарихтан сабак”,”Өйгә бирелгән эш”,”Онытылган, өйдә калган” шигырь-

ләре. ( 4 сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү - 8 сәгать:

Ятлау һәм сәнгатьле итеп сөйләү өчен әсәрләр:

1. Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре,  1 – бүлек.

2. Г.Тукайның үзегез яраткан шигыре.

3. Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.

4. Укытучы яки укучылар сайлап алып, Ш.Галиевнең бер шигыре.

Инша язу өчен үрнәк темалар:

1. Әкият геройларының  көрәш максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар  (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

2.“Сак-сок”бәетендә тасвирланган халык  акылы  һәм синең үз нәтиҗәләрең.

3. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр  (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

4.”Минем туган җирем” (Г.Тукай  һәм башка язучыларның әсәрләрен файда- ланып, һәркем  үз образын иҗат итә).

Дәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать:

1. “Гөлчәчәк” татар халык әкияте.

2. Ләбиб Лерон. Шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр.

3.Фаил Шәфигуллинның “Акмөгез”хикәясе.

4. Вакытлы  матбугат басмалары.

Күнекмәләр формалаштыру:

рецептив (өлешләп, бүлекләп үзләштерү) эшчәнлек:

 - халык  авыз иҗатын,аның аның жанрларын, үзенчәлекләрен тану;

 - әдәби текстны сәнгатьле уку, аны аңлата алу, яттан сөйли белү;

  - әдәби әсәрнең төрен, жанрын  билгеләү, фикерне исбатлый белү;

репродуктив (хәтергә күчереп алып үзләштерү) эшчәнлек:

 -  әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу;

 - төрле мәгълүмат чыганаклары: сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар белән максатчан эшли белү;

иҗади эшчәнлек:

- укыганны, күз алдына китереп, җанлы итеп сөйли белү;  рольләргә кереп  кабатлап бирә алу;

 - шигырьләрнең образларын танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес  билгеләп,  укый белү;

 - вакыйгалар барышын, әсәрдәге әһәмиятле өлеш, борылышларны күздә тотып, план төзи белү;

эзләнү эшчәнлеге:

 - куелган сорауларга, мөстәкыйль уйланып, җавап бирә алу;

 - төрле чыганаклардан файдалана алу - сорауның  кайсы өлкәдән, нинди темага бәйле  икәнлеген  белеп эзләү

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Программага кергән якынча темалар

Укучыларның эшчәнлек төрләре

Үткәрү вакыты

план

факт

Халык авыз иҗаты

Халык авыз иҗаты»схемасы

белән эш, дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү

7.09

2

Әкиятләр

«Әкиятләр» схемасы белән эш,дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, уку, сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү

8.09

3-6

“Ак бүре” әкияте

Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару

14.09

15.09

21.09

22.09

7-8

 “Үги кыз” әкияте

Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару

28.09

29.09

9

“Аю белән төлке” әкияте

Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару

5.10

10

К.Т.У. “Гөлчәчәк” татар халык әкияте.                

Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару

6.10

11

Җырлар: татар халык җырларына хас үзенчәлекләр. Көй һәм сүзләр тәңгәллеге. “Ай былбылым”

Сәнгатьле уку, җырлар тыңлау, татар музыкасының үзенчәлекләре белән танышу;

12.10

12

“Моң” төшенчәсе. Җырларны төркемләү. “Кара урман”, “Туган ил”, “Гөлҗамал”,

“Яшә, Республикам!“

Сәнгатьле уку, җырлар тыңлау, җыр текстларын яттан өйрәнү

13.10

13

Тарихи җырлар. “Болгар иленең кызлары”, “Пугач явы”

Сәнгатьле уку, сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару

19.10

14

Такмаклар

Такмаклар уку, сорауларга җавап бирү

20.10

15

Кыска жанрлар.

Сүзлек белән эш. Әңгәмә

26.10

16

Мәкаль һәм әйтемнәр

Мәкаль һәм әйтемнәр уку, мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәсен, әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлату, исбатлау;

27.10

17

Табышмаклар

Табышмаклар уку, сөйләү, сорауларга җавап бирү

9.11

18

Мәзәкләр.

Мәзәкләр уку, сөйләү, сорауларга җавап бирү

10.11

19

“Хуҗа Насретдин мәзәкләре”

Уку, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап табу

16.11

20

Б.С.Ү. Язма эш. Хуҗа Насретдин образына характеристика

Әңгәмә, план төзү, характеристика язу

17.11

21

Б.С.Ү.Әкият геройларының  көрәш максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар  (өйрәнгән әсәрләр мисалында)

Әңгәмә, сорауларга җавапбирү, өйрәнгән әсәрләр мисалында дәлилләр китерү

23.11

22

Бәетләр турында төшенчә. “Сак-Сок бәете”

Әңгәмә, сорауларга җавап. Төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) ярдәмендә бәет турында белешмә туплау;

24.11

23

Б.С.Ү.“Сак-сок”бәетендә тасвирланган халык  акылы  һәм синең үз нәтиҗәләрең

-“Сак-Сок” бәетен сәнгатьле уку; фантастик сюжетка корылган булуын исбатлау.

30.11

24

Риваятьләр, легендалар турында төшенчә

Укытучы сүзе, сүзлек белән эш.

1.12

25

“Янмый торган кыз”, “Иске Казан каласының корылуы”

Уку, эчтәлеген кабатлап сөйләү, кирәк чакта тексттан өзекләр китерү.

7.12

26

“Шәһәр нигә Казан дип аталган” риваять

Аңлап уку, эчтәлеген кабатлап сөйләү, кирәк чакта тексттан өзекләр китерү. Әңгәмә, сорауларга җавап

8.12

27

“Әллүки” риваяте

Уку, эчтәлеген кабатлап сөйләү, кирәк чакта тексттан өзекләр китерү. Әңгәмә, сорауларга җавап

14.12

28

“Зөһрә кыз” легендасы

Аңлап уку, эчтәлеген кабатлап сөйләү, кирәк чакта тексттан өзекләр китерү Әңгәмә, сорауларга җавап

15.12

29

“Кеше гомере ничек корылган?”легендасы

аңлап уку, эчтәлеген кабатлап сөйләү, кирәк чакта тексттан өзекләр китерү. Әңгәмә, сорауларга җавап

21.12

30

Практик дәрес

Халык авыз иҗатында образлар

2) Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы

Әңгәмә, сорауларга җавап. Укытучы сүзе. Сүзлек белән эш.

22.12

31

Д.Т.У. Ләбиб Лерон. Шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

11.01

32

Әдәби әкиятләр. Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте.  

Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү. Әңгәмә, сорауларга җавап. Сүзлек белән эш. Сәнгатьле уку.

12.01

33

Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасына анализ

Әңгәмә, сорауларга җавап.

18.01

34

Б.С.Ү. Поэмадан өзекне яттан сөйләтү яки Г.Тукайның үзегез яраткан шигыре

Поэмадан өзекне яттан сөйләү.

19.01

35

.Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкияте

Әңгәмә, сорауларга җавап. Укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалану, цитаталар китерү

25.01

36

Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкиятенең сюжеты

Әңгәмә, сорауларга җавап,  әдәби әкият геройларын кылган гамәлләре, портретлары буенча характерлау һәм бәяләмә бирү, аларның уртак һәм үзләренә генә хас булган сыйфатларын билгеләү

26.01

37

Иҗади эш.  Пьеса иҗат итү

Әңгәмә. План төзү. Пьеса иҗат итү.

1.02

38

Ә. Фәйзинең “Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкияте.    

Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү. Уку,

2.02

39

Ә. Фәйзинең “Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкияте геройлары    

Әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча план төзү, геройларга характеристика бирү, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү

8.02

40

Ә. Фәйзинең “Аучы Мәргән белән Болан кыз”

әкиятенә анализ

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап табу

9.02

41

Р.Батулланың

“Курай уйный бер малай” әкияте.  

Әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү. Уку

15.02

42

Р.Батулланың “Курай уйный бер малай” әкиятенең сюжеты

 

Әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирү, бәяләү; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшләү

16.02

43

Ф.Яруллинның  “Зәңгәр күлдә ай коена”

классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү

22.02

44

Ф.Яруллинның  “Зәңгәр күлдә ай коена” әкиятенең сюжеты

Әсәрне уку һәм анализлау. Сораулар, биремнәргә җавап бирү

23.02

45

Ф.Яруллинның  “Кояштагы тап” әкияте

Укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйлиәү; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалану, цитаталар китерү

1.03

46

Ф.Яруллинның  “Зәңгәр күлдә ай коена”, “Кояштагы тап” әкиятләрен чагыштыру

Әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны табу

2.03

47

Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.

Шигырне сәнгатьле сөйләү

8.03

48

Б.С.Ү.  Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр  (өйрәнгән әсәрләр мисалында)

Сораулар, биремнәргә җавап бирү. План төзү. Инша язу

9.03

49

Хикәя турында төшенчә.

Ф. Әмирхан иҗаты

Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү. Сүзлек белән эш

15.03

50

Ф.Әмирханның ”Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясе

Әсәрне уку һәм анализлау. Сораулар, биремнәргә җавап бирү

16.03

51

Ф.Әмирханның ”Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясенә анализ

Әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча план төзү, геройларга характеристика бирү,махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү

22.03

52

Ф.Әмирханның  “Нәҗип” хикәясе

Әсәрне уку һәм анализлау. Сораулар, биремнәргә җавап бирү

23.03

53

Ф.Әмирханның  “Нәҗип” хикәясенә анализ

Әсәрне уку һәм анализлау. Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба алу

5.04

54

Д.Т.У. Фаил Шәфигуллинның “Актәпи” хикәясе.

Әсәрне уку һәм анализлау, сораулар, биремнәргә җавап бирү

6.04

55

Мәсәл. М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле.

классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү. Уку. Рус һәм татар телендәге мәсәлләрдә уртак һәм милли үзенчәлекләрне билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.

12.04

56

Г.Тукайның  “Ике сабан” мәсәле.    

Мәсәлләрне укып, читләтеп әйтүне таба алу, сорауларга җавап бирү, нәтиҗә ясау

13.04

57

Шигырьләр.Г.Тукайның “Пар ат” шигыре  

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. Сорауларга җавап бирү

19.04

58

Г. Тукайның“Туган җиремә” шигыре.

 

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. Сорауларга җавап бирү

20.04

59

Г. Тукайның“Туган авыл” шигыре

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. Шигырьне сәнгатьле итеп яттан сөйләү

26.04

60

Практик дәрес

Сәнгать төре буларак матур әдәбият

Әдәби әсәрнең халык иҗаты белән уртаклыгын табу;

27.04

61

Чәчмә һәм тезмә әсәр.

Аларның  сәнгатьчә сурәтләү алымнары,  чаралары.    

Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап табу. Чәчмә һәм тезмә әсәрләрне уртак һәм аермалы якларын күрсәтү

3.05

62

Д.Т.У. Вакытлы  матбугат басмалары.

Вакытлы  матбугат басмаларын уку, әңгәмә. Рубрикаларны аерып чыгару.

4.05

63

Б.С.Ү. ”Минем туган җирем” (Г.Тукай  һәм башка язучыларның әсәрләрен файдаланып, һәркем  үз образын иҗат итә).

План төзү. Инша язу.

10.05

64

Ш.Галиевнең «Һәркем әйтә дөресен» шигыре

Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

11.05

65

Ш.Галиевнең “Тереклек суы”, “Курыкма, тимим!”, “Тарихтан сабак”,

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү шигырь төзелешенә караган терминнарны аңлау, аерып күрсәтү

17.05

66

Ш.Галиевнең “Өйгә бирелгән эш”, “Онытылган…”шигырьләре.    

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

18.05

67

Укытучы яки укучылар сайлап алып, Ш.Галиевнең бер шигырен ятлау

Шигъри текстны яттан сәнгатьле сөйләү

24.05

68

Халык авыз иҗатын кабатлау

Кабатлау,сорауларга җаваплар,биремнәр эшләү. Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап табу

25.05

69

Әдәби әкиятләрне кабатлау

Кабатлау,сорауларга җаваплар,биремнәр эшләү.

31.05

70

Хикәяләрне кабатлау

Кабатлау,сорауларга җаваплар,биремнәр эшләү.

31.05

5 нче сыйныфка татар әдәбиятыннан арадаш аттестация  һәм агымдагы эшне тикшерү өчен методик материаллар  

һәм якынча бәяләү нормаларына  аңлатма язуы.

 5 нче сыйныфларга татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше  өчен тест биремнәре  Мәгариф  һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  үрнәк  программага  (Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  программалары 5-11нче сыйныфлар) - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005. нигезләнеп төзелде.

5 нче класс өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эшенең максаты: укучыларның 5 нче сыйныфта татар әдәбияты фәне буенча алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү, белемнәрен бәяләү.

Арадаш аттестация материалы сайлап алу өчен 2 вариант тәкъдим ителгән 15 сораудан тора. ДЕМОВЕРСИЯ.

 Сәгать: 45 мин.

 Арадаш аттестация материалы үрнәге

  1. Халык авыз иҗатын кем иҗат итә?

А) халык Ә) язучы Б) шагыйрь

  1. “Ак бүре” әкиятенең төп герое:

 А) патша Ә) Ак бүре Б) дию

  1.   Әкиятләр ничә төркемгә бүленәләр:

А) 5 Ә) 3 Б) 2

  1.  “Ак бүре” әкияте нинди төркемгә карый?

А) хайваннар турында Ә) тылсымлы Б) тормыш-көнкүреш

  1. Танылган мәкальләр җыючы?

А) Н. Исәнбәт Ә) Г. Тукай Б) М.Җәлил

  1.  “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” -нинди жанрга туры килә?

А) мәкаль Ә) әйтем Б) табышмак

  1.   Бу мәкаль нәрсә турында? Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.

 А) акыл турында Ә) белем турында Б) хыял турында

  1.  Ә. Фәйзи яшәгән еллар:

А) 1903-1958 Ә)1909-1945 Б)1909-2000

  1. Р. Батулла иҗат иткән әкият:

А) “Ак бүре” Ә) “Курай уйный бер малай” Б) “Аккош күле”

  1.   Бу өзек нинди әсәрдән: Самавыр куйды, чәйләр эчерде, Эчеп бетергәч, каргап очырды Яңа тунымны ботак ерткандыр Гомрем беткәнгә, нәфсем тарткандыр.

А) “Сак-Сок” бәете Ә) Г. Тукайның “Пар ат” Б) “Сарыкны кем ашаган” М. Гафури

  1.   Ш. Галиевның шигырен тап:

 А) “Туган җиремә” Ә) “Курыкма, тимим! ” Б) “Шүрәле”

  1.  Мәсәл – ул...........

А) борынгы жанр Ә) тормыштагы гыйбрәтле яки кимчелекле күренешләрне, капма-каршы булган холык сыйфатларын читләтеп әйтүгә корылган шигъри әсәр. Б) “картлар сүзе”

  1.  “Зәңгәр күлдә ай коена” исемле әсәрдә кем төп герой:

А) Зөһрә кыз Ә) карчык Б) Айсылу

  1.   Матур әдәбият нинди төркемнәргә бүленә:

 А) хикәя, лирик, эпик Ә) эпик, лирик, драматик Б) роман, повесть, драма

  1.  Җәвад Тәрҗемановның туган еллары:

 А) 1920-1995 Ә) 1944-1995 Б) 1909-1995

 Укучының эшен бәяләү критерийлары

Һәрдөрес җавап 1 балл белән бәяләнә. Укучы җыярга мөмкин булган иң югары балл – 15

Тестлаштыру формасындагы эшләрне бәяләү.

 90 - 100% башкарылган эш – “5” (13-15)

75-90% башкарылган эш – “4” (10-13)

 50-75% башкарылган эш – “3”(5-10)

50% тан түбән башкарылган эш – “2”(0-5)

Уку-укыту өчен методик кулланмалар (белем бирү чыганаклары)

  1. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф, 2000.
  2. Балалар фольклоры.- Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер” нәшрияте, 2009.
  3. Бакиров М.Х. Татар фольклоры/ М.Х.Бакиров. Казан: Мәгариф, 2008.
  4. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы/ Д.Ф.Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2004.
  5. Сүзлекләр:

Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.

Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2001.

  1. Интернет ресурслар: mon.tatar.ru,   edu.tatar.ru (“Сообщества” бүлеге),    infourok.ru,   tatpoisk.net,   belem.ru,   nsportal.ru,  gzalilova.ru.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

5нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

     Татар теленнән эш программасы  “Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га (М.З.Зәкиев, К.З.Зиннәтуллина, С.М. Ибраһимов, Н.В.Макси...