"Рәхмәт сиңа, Әлифбам!"
учебно-методический материал на тему

Мансурова Лилия Салимхановна

1 нче сыйныфларның татар балалары өчен Әлифба дәреслеге тәмамлаганнан соң уздырыла торган әдәби-музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rhmt_sinalifbam.docx31.22 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Рәхмәт сиңа, Әлифбам!
                                                             
Лилия Мансурова

                                                              Яшел Үзән районы Осиново бистәсе

                                                              В.В.Карпов исемендәге лицейның

                                                              татар теле һәм  әдәбияты укытучысы.

    Кичә рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының татар балалары өчен.

    Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түренә  зур  итеп Әлифба китабы рәсеме ясалып эленгән һәм кисмә хәрефләрдән «Рәхмәт сиңа, Әлифбам!» дип язылган. Сәхнә пәрдәләренә төрле төсләргә буялган кисмә хәрефләр беркетелгән, шарлар эленгән. Сәхнә читендә бизәлгән сыйныф тактасы тора. Күңелле музыка яңгырый,   сыйныф укучысы (кыз бала) чәчәкләр вальсын башкара. Сәхнәгә I сыйныф укучылары күтәрелә. Барысы да мәктәп  формасыннан

Җыр: “Елмай”

Укытучы: Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

1 б. Күңелләр шатлыклы булганга

       Без җыелдык бүген бу залга.

       Әтиләр-әниләр, карагыз:

       Без бергәләп күңел ачабыз.

2 б. Бәйрәмнәр бик күп болай да

       Ә шулай да, ә шулай да

       Иң шәп бәйрәм – балачак.

       Ә тагын да шәбрәге

       Әлифба бәйрәме булачак.

3 б. Күчкәнме бу залга

       Дөньяның бар яме?

       Күңелләр түрендә -

       Әлифба бәйрәме!

4 б. Бу матур бәйрәмгә

       Кушыл, дус, әйдәле!

       Мәктәпне гөрләтсен

       Әлифба бәйрәме!

Җыр: ”Песни про букварь”

(Кыңгырау тавышы ишетеләӘлифба тотып, өч укучы сәхнәгә менә.)
   1.   Без бу ел гына 
       
Мәктәпкә килдек.

         Аңарчы һаман

         Бакчада идек.
   2.   Хәрефләрне тиз өйрәндек,

         Сүзләр төзеп уйнадык.

         Көн дә иртән сагынып килдек,

       Мәктәптән без туймадык.

3.    Язарга да өйрәндек

       Каләм тотып кулларга.

       Хәрефләрне тездек без

       Тигез матур юлларга.

4.    Бүген сезнең алда без

       Зур сынаулар үтәрбез.

       Үзебезнең осталыкны

       Сезгә дә күрсәтербез.

5.    Зур ярдәм итәр безгә

       Дәрестә алган белем.

       Таяныч булыр юлда

       Әлифба биргән белем.

6.    Кулыбызда безнең
       Яңа Әлифба.
       Менә монысы «а»,
       Менә монысы «ба». 
 7.   Без хәрефләрдән 

       Сүзләр ясыйбыз,

       Шуннан иҗекләп
       Укый башлыйбыз.
Җыр: ”Учат в школе”

(Ашыгып, Шәвәли белән Белмәмеш килеп керәләр.)
Белмәмеш. Без ялгышмадыкмы икән? Лицейга Әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде.
Укучы. Нәкъ бәйрәмнең үзенә килеп кердегез. Әйдәгез, кунаклар, түрдән узыгыз!
Шәвәли, Белмәмеш. Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм укучылар, бәйрәмегез мөбарәк булсын!
Шәвәли. Мин – Шәвәли, шук малай, 
                Үткен малай, ут малай!
                 Мин бик уңган, өлгер мин!
                 Юк-бар белән көлдермим! 
                 Бик тапкыр мин,
                 Җыйнак мин! Мин, мин, 
                 Мин, бик тыйнак мин!
Белмәмеш. Ә мин – Белмәмеш. Исемемә карамагыз, мин сезнең хакта күп беләм. Монда иң зирәк, иң акыллы балалар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр дип ишеттек без, әйе бит, Шәвәли?! Күп белсәгез, әйтегез әле, Әлифбада ничә хәреф?
I сыйныф укучысы. Белмәмеш, син ачык итеп әйт әле, Әлифба сүзендәме, әллә татар алфавитындамы?
Белмәмеш (иңбашларын җыерып). Менә инде тагын! Ничә хәреф беләсез, дип сорыйм ич мин!

Укучы. Әлифбадагы хәрефләрне рәттән беләбез без. Ул «алфавит» дип атала. Татар алфавитында 39 хәреф бар. Сузыклар!
Укучы. Сузык булгач, ул сузыла, җырлый ул.

Тавышы көр,

Күпме генә җырласа да туймый ул.
Укучы. Тартыклар!
Укучы: Ә тартыклар тартыналар,
             
Тартыналар җырларга.
             
Кая анда, йомык авыздан,
             
Бар, үзең чыгып кара!
Укучы. Тавышсыз хәрефләр! 
(ъ, ь хәрефләрен күкрәкләренә беркеткән ике укучы тавышсыз гына чыгып басалар.)
ң хәрефе (алар янына басып). Бу хәрефләр баш хәрефсез –
                                                     Истә тотыйк шул хакта. 
                                                     Шуңа алардан башланмый
                                                     Бер сүз дә язган чакта.
Җыр:  “Бәйрәм бүген”

1 нче укучы. Әлифба, Әлифба, беренче битеңне 
                       
Ачкан көн хәтердә – зур бәйрәм шикелле.
2 нче укучы. Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең, 
                        Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен. 
                        Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде, 
                        Сүз төзеп укуы кызыклы, күңелле!
3 нче укучы. Әлифба, Әлифба, китәсең бит инде, 
                       
Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне. 
Җыр:«Әлифба»

(Кисмә хәрефләрдән ӘЛИФБА дип языла.)
Ә хәрефе. «Әни» дип телем ачылган, 
                   
Әни сөйгән, назлаган. 
                   
Кайсыбыз соң дәфтәренә 
                   
«Ә» хәрефен язмаган.
Л хәрефе. Күзләремнән яшьләр чыкты,
                    Капкан идем лимонны. 
                    Сары булгач, бик тәмле дип
                    Белгән идем мин аны.
И хәрефе. Иген үскән, биек үскән, 
                    Башаклары тулып пешкән! 
                    Комбайннар туктап тормый,
                    Ашлык суга җырлый-җырлый.
Ф хәрефе. Фил бүрәнә ташып йөри 
                    Кара урман эчендә. 
                    Һаман тора күз алдымда,
                    Күрсәм дә тик... төшемдә.
Б хәрефе. Бөрлегәнем, җиләгем, дип
                   Иркәли мине әни. 
                   Мин бит әле бик кечкенә, 
                   Мин бит әле бик нәни.
А хәрефе. «А» хәрефе алмада,
                   «А» хәрефе агачта.

                  «А» хәрефен яратабыз, 
                    Өйрәнәбез иң башта.

Җыр «Бөрлегән»

1.  Әлифба – тормышта 
     Беренче баскычым

     Син – белем дөньясын

     Ачучы ачкычым.
 2.  Өйрәттең син миңа 
       Ватанны сөяргә. 
       Рөхсәт ит, зур рәхмәт, 
       Мең рәхмәт, дияргә.
Барысы бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифбам, 
                         
Хәзер мин укый беләм.

3.   Нәни чагымдагы кебек
     Инде әйтмим әнигә.
     
Берне генә укып бир, дип 
     
Ялвармыйм әбиемә.

 4.  Сине укып бетерсәк тә,

Күңелләрдә калырсың.

Синсез белем дөньясына

Юлны ничек табарсың?

5.    Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

Олы бәйрәмең өчен.

Тагын да күп белер өчен

Беркем кызганмас көчен.

6.    Әти-әнием дә әле

Әлифбаны сагынган.

Кызыгып торалар иде

Мин укыган чагында.

7.    Беренче китап син булдың,

Әлифба дус, хуш инде...

Юк ла, хуш димик, исән бул –

Син аерылмас дус инде!

8.    Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Бәлки юлларым китәр еракка.

Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

Сине онытмам, дустым Әлифба!

9.    Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

Бик озын-озак юллар узарбыз.

Ка                       Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,  

Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!

Җыр:“Кәрия-Зәкәрия”
Ял итү (физминутка) Детские песни

“Если весело живется”
Шәвәли
 (зур шарга күрсәтеп). Укучылар, ә бу нәрсә? Шар, дисезме? Шар гына түгел, бу – серле шар! Сере аның эчендә, кем эчендәге язуны ала, шул серне дә ача!
(Күңелле музыка яңгырый)

Шәвәли. Әфсен-төфсен, 
                 Шайтан үтсен, 
                 Җилләр иссен, 
                 Төтен чыксын, 
                 Шар серен ачсын!
(Шарны шартлата, идәнгә язу килеп төшә.)

Шәвәли: Чү, укучылар, монда нәрсәдер язылган, кем укып бирә алыр икән аны?
Укучылар. Мин! Мин! Мин! 
(Шардагы язуга табышмаклар язылган. Укучылар укыйлар, җавапларын табалар.)
Күрешергә кулы юк, 
Сөйләшергә теле юк. 
Аның белән күрешмәгән, 
Киңәшмәгән кеше юк. 
Барысы бергә: Китап
Күрсәтергә юк кулы, 

Эндәшергә юк теле.
Зирәклекне, тырышлыкны 
Күрсәтеп тора үзе.
Барысы бергә: Бишле билгесе
 Җыр: “Мин үсәм”

1.  Татарча да яхшы бел

     Русча да яхшы бел.

     Икесе дә безнең өчен,

     Иң кирәкле, затлы тел.

 2. Тел кешене дус итә

     Бер – беренә беркетә.

 3. Бел,дустым , син рус телен

     Һәм онытма үз телең!

1 нче укучы. Әле күп укымасак та, 
                     
«Туган тел»не беләбез. 
                        Бу – Тукай абый бүләге,

                        Кадерле җыр, диябез. 
Җыр: «Туган тел»
2 нче укучы. Дөньяда иң-иң матур ил –

Барысы бергә. Ул минем туган илем!
3 нче укучы. Дөньяда иң-иң матур тел –
Барысы бергә. Ул минем туган телем!

                            Әлифба.

1.И Әлифбам, син –тәүге фәннәрнең тәүге баскычы,

   Син кадерле.син- туган телемнең алтын ачкычы.

Куш:  Укырга да өйрәттең,язарга да өйрәттең

           Син кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы

2.И Әлифбам,син кулымда балкыйсың нәкъ нур булып,

   Һәр баланы зур бәхеткә илтүче ак юл булып.

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифба бәйрәме.

Әлифба бәйрәме. Максат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү....

"Әлифба бәйрәме"

Әлифба белән саубуллашу кичәсе....

1 сыйныфта әлифба дәресе

1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты....

Календарно-тематическое планирование "Әлифба"

"Әлифба" дәреслеген планлаштырыу...

"Әлифба" бәйрәме

Открытое мероприятие посвященный  прощанию с букварем...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәмеМаксат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, ...

Әлифба бәйрәме.

Әлифба бәйрәме....