Яшәгән ди, Кеше...
учебно-методический материал (10 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Ризванова Әлфинә Әхтәмҗан кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әгерҗе шәһәре 1 нче гимназиясе
Яшәгән ди Кеше...
-Укучылар, бүгенге дәресебезне гадәти булмаган темага багышларга булдым. -Яшәгән ди Кеше... Әсәрнең болай аталуы очраклы түгел,чөнки төрки-татар,фарсы әдәбиятында барлык хикәятләр (мәсәл дип әйтсәк була) нәкъ менә шулай башлана. -Без бүген шундый хикәятләрнең берсе белән танышырбыз, аның фәлсәфи эчтәлеген ачарбыз, әдәби төшенчәләрне искә төшерербез,төркемнәрдә эшләрбез.
Жанрына игътибар итү. Алдан ук укучыларга “Әдәбият белеме сүзлеге”ннән жанр турында язылган карточкалар таратыла. Нинди мәгънә аңлатканын укучылар шуннан укып беләләр. -Укучылар, бу жанр борынгы Көнчыгыш илләрендә туган.Халык үз фикерен кинаяләп,читләтеп әйтергә яраткан, аллегорик сөйләм кулланган. Карточкага мөрәҗәгать итү.Аллегория төшенчәсе турында уку. -Күрәсез, конкрет бер сүз астында фәлсәфи тирән мәгънә ята икән. Шулай итеп, яшәгән ди бер Кеше... /1-3нче слайдлар./ -Кем ул кеше?Кеше дигәч, сезнең күз алдыгызга нинди ассоциацияләр килеп баса? /Ассоциация-күзаллау/ 1укучы тактага язып бара.
акыл Кеше намус,
иясе вөҗдан
ир-ат иптәш,дус җан иясе тормыш
-Дөньяга Кеше туды. Аллаһы Тәгалә аңа җан бирде,күз, колак, йөрәк бирде... Иман бирде. Аны зур хәрефтән язылган Кеше итте... -Әйдәгез,укучылар, хикәятне укуга күчик / 1нче өлешне уку/ 4-5нче слайдлар/ -Сезгә хикәятнең башы ошадымы? /фикерләр/
-Сез алдыгызда “Ике яклы язу формасы”н күрәсез./6нчы слайд/ Бирем үтәү.-Без укыган өлештә кайсы гыйбарә сезне гаҗәпләндерергә мәҗбүр итте? Ни өчен?Фикерләрегезне шул формага язып куегыз./ 2-3 укучы үз фикере белән уртаклаша./ / 7нче слайд/ Нәтиҗә: Кеше үз эшеннән канәгать.Кытыклау-рәхәт,бәхет. Хикәятнең 2нче өлешен уку. /8нче слайд/ -Укучылар,Оста үзенең иң сәләтле,булдыклы укучысына нәрсә дип җавап кайтарды икән? Төркемнәрдә фикер алышыгыз.Җавапларыгызны язмача белдерегез. /Һәр төркемнән бер укучы җаваплары белән таныштыра./ Фикер алышу. 3нче өлешне уку /9 нчы слайд/ -Барысы да синең кулларда. - Укучылар, әсәрнең исеме язылмаган.Сез нинди исем бирер идегез?Төркемнәрдә уйлагыз.Аргумент-дәлилләр китерегез. Әсәрнең үз исеме языла. Чагыштыру. Тактага язып кую. -Без акылга өйрәтә торган гыйбрәтле бер вакыйга тыңладык. Сез дәрес башында “Кеше”дигән сүзгә туры килгән ассоциацияләр таптыгыз. Хикәятне тыңлагач, бу сүзгә карата нинди күзаллаулар туды? Һәр төркемннән 1-2 ачкыч сүз әйтү.
акылсыз, Кеше явыз,
ахмак әшәке
эгоист
кеше түгел җансыз битараф
-Ни өчен кеше турында фикерләрегез үзгәрде?/ җаваплар/ -Сез әсәрнең аллегорик мәгънәсен ачтыгыз.Бу инде безгә Оста биргән тормыш дәресе.Кеше һәрвакыт сайлау алдында.Син нинди юл сайлыйсың- менә шул юлдан тормыш сукмагың башлана. -Без борынгы халкыбызның никадәр акылга ия икәнлегенә төшендек.Ә бүген? Бүгенге көн кешесе нинди соң? /10 нчы слайд/ Хәзер мин сезгә проект эше тәкъдим итәм.Төркемнәрдә эшлисез. 1нче төркемнең эше:Бүгенге көн кешесенең /бигрәк тә яшьләрнең / яшәү фәлсәфәсе нәрсәдә?/ яшәү мәгънәсе/ Сорауга җавап язасыз. 2 нче төркем теманы рәсем аша ача. 3 нче төркем кешелек турында шигъри юллар иҗат итеп карый./җаваплар тыңлана/ -Укучылар, кеше гомере буена бердәнбер белгечлеген югалтырга тиеш түгел: ул теге я бу юлны сайлаганда үз дәрәҗәсен югалтмыйча, аңа тап төшермичә Чын кеше булып калу. Дәресебезне Р.Харисның “Кеше кайчан матур була?”шигырен укып тәмамлыйбыз.
Кулланылган әдәбият
1.Әдәбият белеме сүзлеге.А.Г.Әхмәдуллин, Казан:Татарстан китап нәшрияты,1990ел. 2.Татар әдәбияты.10нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия. Миңнегулов Х.Й.,Н.С.Гыймадиева.-Казан: Татарстан китап нәшрияты,2012ел. 3.Татар әдәбияты.11нче сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия.Ф.М.Мусин,З.Н.Хәбибуллина,Ә.М.Закирҗанов.-Казан: Татарстан китап нәшрияты,2012ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе....
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе.Презентация...
Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге"
Чараны үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм....
Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле
татар теле укытучылары өчен педагогик доклад...
Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше
Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...
Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше
Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...
Табигать һәм кеше (9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)
Кеше һәм табигать(9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)...