Ватанпәрвәрлек төшенчәсе, аны укучыларда булдыру
учебно-методический материал на тему

Габдуллазянова Айсылу Фаридовна

Ватанпәрвәрлек төшенчәсе, аны укучыларда булдыру

Туган тел! Бу сүз эчендә әйтеп бетергесез тирән мәгънә ята. Бусузһәрберкешетарафыннанзургорурланубеләнәйтелә. Туган илеңә, Ватаныңа хезмәт итү, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәндәге батырлыкларның киләчәк белән ялгануы, бүгенге көндә дә безнең иминлегебез өчен кайгырту... Бу сүзләр бүген көндә дә бик актуаль яңгырый. Туган илебезнең иреген көрәшләрдә яклаган бабаларыбызга, әтиләребезгә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Һәм хәрби көчләр, етераннарга, мәңгелек дан җырлана. Аларҗиребезне генә түгел, ә Ватаныбыз традицияләрен, бабаларыбыз васыятенә тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны саклап калдылар. Халкыбыз Бөек Ватансугышыветераннарына,Әфганстан дәһшәте аша үткәннәргә, кайнар нокталарда булып зур сынау юлы узганнарга, һәм бүгенге көндә дә солдат хезмәтендә безнең иминлегебез сагында торучыларга ихлас соклана.

Без, бүгенге көн яшьләре, аларны искә алып “баш иябез”. Алар Ватанны саклап калу өчен күпме тырышлык куйганнар.Аларны онытырга мөмкинме соң?!Аларны искә алып, без укучыларыбызга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирергә тырышабыз.

Бу проблема хәзерге көн өчен бик актуаль, чөнки элек  октябрятлар, комсомолллар , пионерлар ярдәмендә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнсә, хәзер инде болар онытылган.Хәзерге яшьләргә  бер оешма да, гаиләсе дә ватанпәрвәрлек  тәрбиясен бирми. Дин тәгълиматы буенча, Ватан-ул Аллаһы сөбеханә  вә тәгалә тарафыннан бирелгән  бүләк.Без аны яратырга, аның белән горурланырга,үзебездә ватанпәрвәрлек хисләрен булдырырга тиешбез.

            Заманча  мәктәпнең төп  бурычларының да  берсе булып үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек тәрбиясен бирү тора, чөнки балачак һәм яшьлек- Ватанны яратуга изге хисне сеңдерү өчен иң уңайлы вакыт. Ватанпәрвәрлек тәрбиясенең  нигезендәукучыларда туган Ватаннарына карата мәхәббәт уяту  формалаштыру тора. Ватанпәрвәрлек-төрле яктан үсеш алган  шәхестә  булырга тиешле  әһәмиятле  сыйфатларының берсе ул. Укучыларда үз Ватанына һәм халкына карата  горурлык, мәхәббәт  хисе уянырга тиеш.  Мондый хисләрне тәрбияләүдә мәктәпнең роле бихисап.

Үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куеп, без аларда ватанпәрвәрлек хисләрен булдыру өстендә эшлибез.

·         Укучыларда  тотрыклы әхлак нормалары  тәрбияләү, ватанпәрвәр хисләр тудыру;

·         Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү;

·         “Без кешеләр арасында”, “Кешеләр белән сөйләшү” һ.б.  темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрү һ.б.;

·         Физик тәрбия тәрбия бирү шартларын яхшырту;

·         Яшьләрнең начар  гадәтләр йогынтысына бирелүенә юл куймау;

·         Туган якның тарихы, мәдәнияте, халыкның гореф – гадәтләре, милли уеннары, бәйрәмнәре белән укучыларны даими таныштыру.

Бүгенге көндә без яңадан ватанпәрвәрлекнең мәгънәсенә, аның кирәклегенә тирәнрәк төшенә барабыз.Көннән- көн ватаныбыз чикләрен  сакларга әзер торучы яшьләребез кими.Сәламәтлекләре  начар булу, икенчеләренең теләкләре булмау безне бик борчый.

Статистика  мәгълүматларына караганда, “Туксанынчы еллар башыннан хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрнең сәламәтлекләре начарлана бару күзәтелә.2011 елда хәрби хезмәткә яраклы дип, 30 процент егет кенә санала”. Бу коточкыч хәл.Моны бетерү өстендә без  күп көч куябыз.Мәктәбебездә атнага 3 сәгать физькультура, төрле секцияләр, түгәрәкләр үткәрелү, яшүсмерләрнең хәрби-гамәли спорт төрләре юнәлешендә эшләүче  клублар булуы да моңа бер дәлил булып тора.

Ватанпәрвәрлек тәрбиясен  бирү-яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим факторларның берсе ул,ә  тәрбия эшен алып баруда укытучылар мөһим роль уйный. Укытучы – ул буыннар тоташтыручы. Һәр дәрес , бигрәк тә тарих, әдәбият дәресләре ватанпәрвәр тәрбия бирү мәктәбе булып тора. Ватанга мәхәббәт әлифбадагы рәсемнәрдән үк башлана.

Ватанпәрвәр яшьләр тәрбияләгәндә генә  безнең тормышыбыз алга барыр.Тормышыбыз имин, тыныч, иманлы үтәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konferentsiya_chygysh.docx21.04 КБ

Предварительный просмотр:

Ватанпәрвәрлек төшенчәсе, аны укучыларда булдыру

Туган тел! Бу сүз эчендә әйтеп бетергесез тирән мәгънә ята. Бусузһәрберкешетарафыннанзургорурланубеләнәйтелә. Туган илеңә, Ватаныңа хезмәт итү, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәндәге батырлыкларның киләчәк белән ялгануы, бүгенге көндә дә безнең иминлегебез өчен кайгырту... Бу сүзләр бүген көндә дә бик актуаль яңгырый. Туган илебезнең иреген көрәшләрдә яклаган бабаларыбызга, әтиләребезгә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Һәм хәрби көчләр, етераннарга, мәңгелек дан җырлана. Аларҗиребезне генә түгел, ә Ватаныбыз традицияләрен, бабаларыбыз васыятенә тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны саклап калдылар. Халкыбыз Бөек Ватансугышыветераннарына,Әфганстан дәһшәте аша үткәннәргә, кайнар нокталарда булып зур сынау юлы узганнарга, һәм бүгенге көндә дә солдат хезмәтендә безнең иминлегебез сагында торучыларга ихлас соклана.

Без, бүгенге көн яшьләре, аларны искә алып “баш иябез”. Алар Ватанны саклап калу өчен күпме тырышлык куйганнар.Аларны онытырга мөмкинме соң?!Аларны искә алып, без укучыларыбызга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирергә тырышабыз.

Бу проблема хәзерге көн өчен бик актуаль, чөнки элек  октябрятлар, комсомолллар , пионерлар ярдәмендә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнсә, хәзер инде болар онытылган.Хәзерге яшьләргә  бер оешма да, гаиләсе дә ватанпәрвәрлек  тәрбиясен бирми. Дин тәгълиматы буенча, Ватан-ул Аллаһы сөбеханә  вә тәгалә тарафыннан бирелгән  бүләк.Без аны яратырга, аның белән горурланырга,үзебездә ватанпәрвәрлек хисләрен булдырырга тиешбез.

        Заманча  мәктәпнең төп  бурычларының да  берсе булып үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек тәрбиясен бирү тора, чөнки балачак һәм яшьлек- Ватанны яратуга изге хисне сеңдерү өчен иң уңайлы вакыт. Ватанпәрвәрлек тәрбиясенең  нигезендәукучыларда туган Ватаннарына карата мәхәббәт уяту  формалаштыру тора. Ватанпәрвәрлек-төрле яктан үсеш алган  шәхестә  булырга тиешле  әһәмиятле  сыйфатларының берсе ул. Укучыларда үз Ватанына һәм халкына карата  горурлык, мәхәббәт  хисе уянырга тиеш.  Мондый хисләрне тәрбияләүдә мәктәпнең роле бихисап.

Үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куеп, без аларда ватанпәрвәрлек хисләрен булдыру өстендә эшлибез.

  • Укучыларда  тотрыклы әхлак нормалары  тәрбияләү, ватанпәрвәр хисләр тудыру;
  • Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү;
  • “Без кешеләр арасында”, “Кешеләр белән сөйләшү” һ.б.  темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрү һ.б.;
  • Физик тәрбия тәрбия бирү шартларын яхшырту;
  • Яшьләрнең начар  гадәтләр йогынтысына бирелүенә юл куймау;
  • Туган якның тарихы, мәдәнияте, халыкның гореф – гадәтләре, милли уеннары, бәйрәмнәре белән укучыларны даими таныштыру.

Бүгенге көндә без яңадан ватанпәрвәрлекнең мәгънәсенә, аның кирәклегенә тирәнрәк төшенә барабыз.Көннән- көн ватаныбыз чикләрен  сакларга әзер торучы яшьләребез кими.Сәламәтлекләре  начар булу, икенчеләренең теләкләре булмау безне бик борчый.

Статистика  мәгълүматларына караганда, “Туксанынчы еллар башыннан хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрнең сәламәтлекләре начарлана бару күзәтелә.2011 елда хәрби хезмәткә яраклы дип, 30 процент егет кенә санала”. Бу коточкыч хәл.Моны бетерү өстендә без  күп көч куябыз.Мәктәбебездә атнага 3 сәгать физькультура, төрле секцияләр, түгәрәкләр үткәрелү, яшүсмерләрнең хәрби-гамәли спорт төрләре юнәлешендә эшләүче  клублар булуы да моңа бер дәлил булып тора.

Ватанпәрвәрлек тәрбиясен  бирү-яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим факторларның берсе ул,ә  тәрбия эшен алып баруда укытучылар мөһим роль уйный. Укытучы – ул буыннар тоташтыручы. Һәр дәрес , бигрәк тә тарих, әдәбият дәресләре ватанпәрвәр тәрбия бирү мәктәбе булып тора. Ватанга мәхәббәт әлифбадагы рәсемнәрдән үк башлана.

Ватанпәрвәр яшьләр тәрбияләгәндә генә  безнең тормышыбыз алга барыр.Тормышыбыз имин, тыныч, иманлы үтәр.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе. 9 сыйныф рус төркеме. ТЕМА: ҺӨНӘР САЙЛАР ВАКЫТ. Лексик - коммуникатив күнекмәләр булдыру.

Рус төркеме белән Р.Р. Нигматуллина дәреслеге (Казан. “Мәгариф” нәшер. 2008.)  буенча дәрес конспекты. Үтелгән темалар үзләштерелеп барган очракта сөйләмгә чыгу мөмкин булмаган эш түгел. Укучылар...

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....

Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен интеграль өйрәтү барышында укучыларда мәдәниара белем –күнекмәләр булдыру.(методик чыгыш)

Татар теле һәм әдәбияты  фәннәрен  интеграль өйрәтү барышында укучыларда  мәдәниара белем –күнекмәләр  булдыру.(методик чыгыш)...

“Туган тел әдәбияты дәресләрендә укучыларда текст белән эшләү күнекмәләрен булдыру”

Һәр мәктәпнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, мөстәкыйль карар  кабул итә торган иҗади шәхес тәрбиялә...

Дистанцион дәресләрдә методик алымнар . Укучыларда мотивация булдыру

quot;Сәлам" дәреслеге сайты. Урыс телле укучыларга юнәлгән, заманча укыту алымнары кулланылган дәреслек, 2016 елдан гамәлгә куелган. Сайтта 1-4нче сыйныф материаллары гына урнашкан, ал...

Патриотизм - важнейший фактор воспитания подрастающего поколения/ Ватанпәрвәрлек - яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим фактор

ldquo;Хәзерге мәктәпнең вазифасы безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр”.                          ...