"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү
материал на тему
Рус халык әкияте Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр кулланып, шигъри юлларда төзелгән. Укучылар рус халык әкиятен өйрәнү белән бергә Тукай иҗаты белән дә танышалар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
shalkan.doc | 36 КБ |
Предварительный просмотр:
Шалкан әкиятен сәхнәләштерү.
Автор: борын, борын заманда яшәгән ди бер бабай. Ул шалкан утырткан. Шалкан зур булып үскән. Менә ул шалкан тартырга чыккан. Тарта, тарта тартып чыгара алмый.
Бабай:
Уф, сусадым һәм ардым,
Бу шалканны мин бик озак тарттым.
Күрәмсең, ул җиргә бик нык береккән,
Үзем генә аны тартып чыгыралмам генәм.
Әби, әби, әбекәй, минем янга чыкчы,
Бергәләп бу шалканны тартып чыгарыйкчы.
Әби:
Бабай бик күп яшәгән, карт ул үзе.
Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.
Яңак,маңгай җыйрылмаган, тешләр дә сау,
Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе.
Әйдә, бабай, мин сиңа ярдәм итимче
Син шалканга, мин сиңа тотыныймчы.
Бергә: (әби бабайга, бабай шалканга)
Без тартабыз, бездә көч һәм куәт,
Шуңа күрә кул чабыгыз чап-чап.
(Шалкан чыкмый)
Әби:
Оныгыбыз үсеп җитте,
Әйдә ярдәмгә алыйк,
Бергә шалкан тартышырга
Бәлки аны чакырыйк?
Оныккай, әй, оныккай, безнең янга килче,
Бергәләп бу шалканны тартып чыгарыйкчы.
Онык:
Әбекәй һәм бабакай, әйдәгез булышам.
Бергә: (онык әбигә ,әби бабайга, бабай шалканга)
Без тартабыз, бездә көч һәм куәт,
Шуңа күрә кул чабыгыз чап-чап.
(Шалкан чыкмый)
Онык:
Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә,
Җитезләнә, уйный һаман йөгрә-өрә.
Ята ул тәмле ашап туеп,
Ал аяклары өстенә башын куеп.
Бергә шалкан тартышырга
Бәлки аны чакырыйк?
Маэмай, әй, маэмай, безнең янга килче,
Бергәләп бу шалканны тартып чыгарыйкчы.
Маэмай:
Оныккай, әбекәй һәм бабакай, әйдәгез булышам.
Бергә: (маэмай оныкка, онык әбигә ,әби бабайга, бабай шалканга)
Без тартабыз, бездә көч һәм куәт,
Шуңа күрә кул чабыгыз чап-чап.
(Шалкан чыкмый)
Макмай:
Безнең песи коралсыз
Җәнлек аулый төн буе,
Аннан мыегын селкетеп
Йоклап ята көн буе.
Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе;
Бик шаян! Ай - һай шаян! Уйнар хәзер көн буе.
Песикәй ,әй, песикәй , безнең янга килче,
Бергәләп бу шалканны тартып чыгарыйкчы.
Песи: Әйдәгез булышам
Бергә: (песи маэмага, маэмай оныкка, онык әбигә ,әби бабайга, бабай шалканга)
Без тартабыз, бездә көч һәм куәт,
Шуңа күрә кул чабыгыз чап-чап.
(Шалкан чыкмый)
Песи:
Мияу-мияу, булмас ахры,
Чыгарып бу шалканны.
Бу шалканны тартышырга
Чакырыйк без тычканны.
Анда көч күп,
Көннәр буе куып йөрим
Тота алмый артыннан.
Шулай интегеп йөреп,
Иртәнгә китәм йоклап.
Тычканкай, әй, тычканкай, безнең янга килче,
Бергәләп бу шалканны тартып чыгарыйкчы.
Бергә: (тычкан песигә, песи маэмага, маэмай оныкка, онык әбигә, әби бабайга, бабай шалканга)
Без тартабыз, бездә көч һәм куәт,
Шуңа күрә кул чабыгыз чап-чап.
(Шалкан тартылып та чыга. Бабай шалкынны күтәреп күрсәтә)
Тычкан:
Шалканны тартып чыгардык,
Аңга килә бер сорау:
Кем көчле соң, кем куәтле,
Кемнән алыйк без җавап ?
Озын сүзнең кыскасы шул:
Бергә: Бердәмлектә көч һәм куәт !
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү
"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...
"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү
"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...
Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.
рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...
Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү
Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...
"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү
1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...
Шалкан әкиятенә презентация
Шалкан әкиятенә татарча презентация...
"Шалкан әкиятен" сәхнәләштерү
Башлангыч сыйныф балалары белән сәхнәләштерү өчен "Шалкан" әкиятенең татарча сценарие...