5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
календарно-тематическое планирование (5 класс) на тему

Мулланурова Айсылу Мударрисовна

5 нче сыйныф өчен "Әдәбият" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп,  5 нче сыйныф өчен Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова эшләгән (Казан: Татар.кит. нәшр., 2014) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_nche_syynyf_ochen_tatar_dbiyatynnan_esh_programmasy.doc348 КБ

Предварительный просмотр:

 (Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова / - Казан: Татар.кит.нәшр., 2014. - 175 б. дәреслеге буенча)

                                                                                                                          Аңлатма язуы

5 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”)
  2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8)
  3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998)
  4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования”)
  5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-ХТТ (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”)
  6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль
  7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар
  8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән)
  9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”
  10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы

  1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе” педагогик коллективы 2016 нчы елның 27 нче августындагы        нче номерлы карары буенча кабул ителгән 2016  – 2017 нче уку елы укыту планына нигезләнеп тормышка ашырыла.

             5 нче сыйныф өчен "Әдәбият" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программалары” (Төзүче-авторлары: Ф.Г.Галимуллин, Ф.Ә.Ганиева, Д.Ш.Сибгатуллина). - Казан: Татар.кит. нәшр., 2011), 5 нче сыйныф өчен Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова эшләгән (Казан: Татар.кит. нәшр., 2014) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова / - Казан: Татар.кит. нәшр., 2014. - 175б.

Татар балалары өчен әдәбият укытуның төп максаты

Балаларда туган телгә, әдәбиятка карата кызыксыну уяту, татар әдәбиятының бай тарихы, халык авыз иҗаты, талантлы әдипләре, аларның

күркәм әсәрләре белән таныштыру. Әсәрләрне аңларга, эзлекле фикер йөртергә, әсәрләрне матурлык ноктасыннан бәяләп кабул итәргә өйрәтү.

Бурычлары:

  • иҗат, әдәбият үсеше, аның тарихи төшенчәләрен аңлап фикер йөртергә өйрәтү;
  • әдәбиятның формалашуында һәм үсүендә зур роль уйнаган күренеш - халык авыз иҗаты, аның матур әдәбият белән уртак һәм аермалы якларын күрсәтү;
  • матур әдәбиятны милли һәм дөньякүләм культураның бер күренеше итеп карау, аның рухи кыйммәтләрне, традицияләрне саклаучы, тапшыручы икәнен аңлату;
  • әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру,әдәбият теориясе буенча билгеле бер күләмдә теоретик белемнәр бирү;
  • әдәби әсәрдә тасвирланган тормыш вакыйгаларыннан үрнәк һәм гыйбрәт алырга, дөрес, гадел максатлар куярга өйрәтү;
  • әдәбиятның матурлыгын, хис кичерешләр байлыгынкүрсәтеп, балаларның рухи дөньясын баету;
  • укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;
  • үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфәгате өчен иҗади мөмкинлеген тормышка ашырырга сәләтле шәхес тәрбияләү;
  • сөйләм культурасы булдыру.

Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  • әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә

карау;

  • халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак сыйфатларын, үзенчәлекләрен

белү;

  • эчтәлек һәм форма берлеген аңлау;
  • әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;
  • әдәби образларны (кеше, табигать һ.б.) тану;
  • әдәби детальләрне таба белү;
  • сурәтләү чараларын табу;
  • әдәби төрләр, жанрларны таный һәм аера белү.

Күнекмәләргә таләпләр:

  • әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;
  • әсәрдәге каршылыкны, төп фикерне табу;
  • әсәр геройларына характеристика бирү;
  • әдәби әсәр буенча план төзү;
  • әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү;
  • бәйләнешле сөйләм булдыру;
  • өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү;
  • шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;
  • тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

Уку фәненең уку планында тоткан урыны

Мәктәптә әдәбият предметы - кирәкле, әһәмиятле предметларның берсе. Ул укучыларны тормышны үзенчәлекле итеп танып белергә өйрәтә, хисси-эмоциональ дөньясын баета, эстетик зәвык тәрбияли, сөйләмен үстерә, гомумән, шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.

Татар әдәбияты предметы төп мәктәптә 5-9 сыйныфларда өйрәнелә. 5-8 сыйныфларда әдәбият укытуга 34 атна исәбеннән( атнага 2 сәгать) 68 сәгать, 9 нчы сыйныфта 68 сәгать каралган.

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

  • туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү;
  • милли үзаң формалаштыру;
  • укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;
  • әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;
  • кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;
  • гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;
  • алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү гамәлләре:

  • әдәби әсәрне дөрес аңлап уку һәм анализлау;
  • дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;
  • сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыру;
  • үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;
  • әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.

Коммуникатив гамәлләр:

  • иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;
  • нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;
  • үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;
  • килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;
  • төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;
  • өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;
  • текст буенча сораулар бирә белү.

Регулятив гамәлләр:

  • дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;
  • укыту проблемасын чишү;
  • план буенча эшли белү;
  • үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;
  • үзанализ һәм үзбәя булдыру.

Предмет нәтиҗәләр:

  • халык авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү, аның матур әдәбият белән уртак сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен аера белү;
  • әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау, төп фикерне таба белү;
  • әсәрләрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау;
  • язучыларның тормыш һәм иҗат юлларының мөһим фактларын истә калдыру;
  • әдәбият теориясе буенча билгеле бер күләмдә теоритек белемгә ия булу;
  • әсәрдә автор карашларын ачыклау һәм әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү;
  • әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма берлегендә аңлау.

Татар мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы

«Ак бүре» әкияте (кыскартып)

«Шәһәр ни өчен Казан дип аталган» риваяте «Зөһрә кыз» легендасы «Иске кара урман» җыры.

«Сак-Сок» бәете Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте

Г.Тукайның «Пар ат», «Туган җиремә» шигырьләре Ф.Әмирханның «Ай өстендә Зөһрә кыз» хикәяте М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле Ш.Г алиевнең «Һәркем әйтә дөресен» шигыре Ф.Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыре

Курсның эчтәлеге

Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык иҗаты. Аның сәнгать төрләре формалашуга йогынтысы. Халык иҗатының бер төре буларак халык авыз иҗаты. Аның әсәрләрендә гомумкешелек хыяллары, идеалларының чагылуы. Халык авыз иҗатының матур әдәбият белән бәйләнешләре: уртаклыгы һәм үзенчәлекле аермалары. Халык авыз иҗатының төп жанрлары, жанр сыйфатлары.

Әкиятләр: жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары. “Ак бүре” әкияте ( кыскартып). “Үги кыз”, “Аю белән төлке” әкиятләре.

Җырлар: татар халык җырларына хас үзенчәлекләр. Көй һәм сүзләр тәңгәллеге. “Моң” төшенчәсе. Җырларны төркемләү. “Иске кара урман”, ”Гөлҗамал”,”Туган ил”,”Яшә, Республикам!”,”Ай былбылым”; кыска җырлар - дүртюллыклар; тарихи җырлар: “Болгар иленең кызлары”,”Пугач явы”.

Кыска жанрлар: мәкальләр һәм әйтемнәр. табышмаклар, мәзәкләр. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”. Бәетләр. “Сак-сок” бәете.

Риваятьләр, легендалар: аларга хас үзенчәлекләр; жанр сыйфатлары.“Янмый торган кыз”,”Иске Казан каласының корылуы”,”Шәһәр нигә Казан дип аталган”,”Әллүки”,”Зөһрә кыз”,”Кеше гомере ничек корылган”.

Халык авыз иҗатында образлар; әсәрләрдә дөнья сурәте; табигать һәм кеше, яшәеш һәм кеше турында күзаллаулар. Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы.

Әдәби әкиятләр: халык әкиятләре белән уртаклык; сәнгатьлелек сыйфатлары, әдәби әсәр буларак алым һәм сурәтләү чаралары.

Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте.

Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкияте.

Әхмәт Фәйзинең “Аучы мәргән белән Болан кыз” әкияте.

Рабит Батулланың “Курай уйный бер малай” әкияте.

Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена”,”Кояштагы тап”әкиятләре.

Хикәя: жанр сыйфатлары; әсәрнең катламнары - вакыйгалар, күренешләр, хис- кичерешләр; кеше образлары - төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар; хикәяләүче образы, автор позициясе.Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз”,”Нәҗип” хикәяләре.

Мәсәл. Тереклек, җансыз предмет образлары ярдәмендә, читләтеп, кеше сыйфатларын һәм тормышын тасвирлау. Хикәяләп яки тезмә рәвештә язылуы; фикер-идеяләрнең аллегория ярдәмендә белдерелүе.

Мәҗит Г афуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле.

Габдулла Тукайның “Ике сабан” мәсәле.

Сәнгатьтөре буларак матур әдәбият; чәчмә һәм тезмә әсәр; аларның сәнгатьчә сурәтләү алымнары, чаралары.

Шигърият.

Габдулла Тукайның “Пар ат”,”Туган җиремә”,”Туган авыл” шигырьләре.

Шәүкәт Галиев. Балалар әдәбиятындагы урыны; геройлары, образлар дөньясы. “Һәркем әйтә дөресен”,”Тереклек суы”,”Курыкма, тимим!”, “Тарихтан сабак”,”Өйгә бирелгән эш”,”Онытылган, өйдә калган” шигырьләре. ( 4 сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү - 8 сәгать

Ятлау һәм сәнгатьле итеп сөйләү өчен әсәрләр:

  1. Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре, 1 - бүлек.
  2. Г.Тукайның үзегез яраткан шигыре.
  3. Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.
  4. Укытучы яки укучылар сайлап алып, Ш.Галиевнең бер шигыре.

Инша язу өчен үрнәк темалар:

  1. Әкият геройларының көрәш максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар (өйрәнгән әсәрләр мисалында).
  2. “Сак-сок”бәетендә тасвирланган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләрең.
  3. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр (өйрәнгән әсәрләр мисалында).
  4. ”Минем туган җирем” (Г.Тукай һәм башка язучыларның әсәрләрен файдаланып, һәркем үз образын иҗат итә).

Дәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать

  1. “Гөлчәчәк” татар халык әкияте.
  2. Ләбиб Лерон. Шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр.
  3. Фаил Шәфигуллинның “Акмөгез”хикәясе.
  4. Вакытлы матбугат басмалары.

                                                                             Тематик планлаштыру

Төп темалар

Уку-укыту эшчәнлеге

Сәгатьләр саны

1

Кереш. Халык авыз иҗаты

Халык авыз иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру, халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак һәм аермалы якларын күрсәтү

1

2

Әкият. "Ак бүре" әкияте

Әкият турында булган белемнәрне тирәнәйтү. "Акбүре" әкиятен уку, анализлау. Әкият геройларын өйрәнү, аларга бәя бирү

4

3

"Үги кыз", "Аю белән төлке" әкиятләре

Текстны  уку,  сорауларга җавап  бирү,  эчтәлеген  ачыклау,  идеясен  билгеләү, әкиятләрне төрләргә аеру, аларның үзенчәлекләрен билгеләү

3

4

Халык авыз иҗатында җыр жанры. "Иске кара урман", "Гөлҗамал", "Туган ил", "Яшә, Республикам!", "Ай былбылым"; кыска җырлар -дүртьюллыклар; тарихи җырлар: "Болгар иленең кызлары", "Пугач явы"

Җыр жанры турында мәгълүмат алу, җырларны тыңлау, идея эчтәлеген ачыклау Көйләр яңгырашындагы уртаклык һәм аермалыкларны табу. Текстлардагы төп һәм кушымта өлешләрне аерып күрсәтү

Озын һәм кыска җырларны, татар халык җырларын башка халык җырлары белән чагыштыру. Тарихи җырларда сурәтләнгән геройлар турында мәгълүмат туплау

4

5

Халык авыз иҗатында кыска жанрлар: мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр. "Хуҗа Насретдин мәзәкләре"

Мәкальләрнең килеп чыгышы, төзелеше турында мәгълүмат алу. Табышмакларның төзелешен өйрәнү. Мәзәкләрне уку, эчтәлеген ачыклау, мәзәкләрдә халыкның тапкырлыгы, шат күңеле, оста булуын күрсәтү

5

6

Бәетләр. "Сак-сок" бәете

Үзләре укыган, ишеткән бәетләрне сөйләү, фикер алышу. Бәетне уку һәм анализлау, текстка якын килеп эчтәлеген сөйләү

2

7

Риваятьләр, легендалар. "Янмый торган кыз","Иске Казан каласының корылуы","Шәһәр нигә Казан дип аталган","Әллүки","Зөһрә кыз","Кеше гомере ничек корылган"

Риваять һәм легендаларны уку, анализлау. Башка халык авыз иҗаты әсәрләре белән чагыштыру, сурәтләү чараларын табу

4

8

Практик дәрес.Халык авыз иҗатында образлар

"Ак бүре", 'Үги кыз" әкиятләрендәге образларны тикшерү, әңгәмәдә катнашу. "Образ (сурәт)", "поэтика" төшенчәләрен өйрәнү

2

9

Әдәби әкиятләр. Г.Тукай "Шүрәле"

Әдәби әкиятләргә мисаллар китерү. Эчтәлекләрен искә төшереп сөйләү. Әкият-уку һәм анализлау. Поэмада вакыйгаларны, төп геройларны күрсәтү

2

10

Җ.Тәрҗемановның "Тукран малае Шуктуган" әкияте

Текстны уку, сорауларга җавап эзләү, әкиятнең эчтәлеген аңлау, төп фикерне билгеләү

3

11

Әхмәт Фәйзинең "Аучы мәргән белән Болан кыз" әкияте

Әкияте уку, төп фикерне аеру, әкият геройларына бәя бирү, сөйләү, әңгәмәдә катнашу

3

12

Рабит Батулланың "Курай уйный бер малай" әкияте

Әсәр буенча әңгәмә кору, үз мөнәсәбәтләрен белдереп, әкиятнең эчтәлеген сөйләү

3

13

Фәнис Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена", "Кояштагы тап" әкиятләре

Укытучы сөйләвен тыңлау, язучы биографиясе буенча хронологик таблица төзү. Әкиятләрне уку, әкият буенча сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү, геройга бәя бирү

3

14

Хикәя. Фатих Әмирханның "Ай өстендә Зөһрә кыз", "Нәҗип" хикәяләре

Хикәяләрне уку,  анализлау, хис-кичерешләргә,  геройларга бәя бирү,  сурәтләү чараларын табу, хикәянең үзенчәлекләрен билгеләп, төшенчә итеп чыгару

5

15

Мәсәл. Мәҗит Гафуриның "Сарыкны кем ашаган?" мәсәле

Таныш булган мәсәлләрне искә төшерү, эчтәлекләрен сөйләп карау. Мәсәлне уку, анализлау, идеяне чыгару

2

16

Габдулла Тукайның "Ике сабан" мәсәле

Әсәрне уку, эчтәлеген аңлау, фикер алышу, идеясен билгеләү

1

17

Практик дәрес. Сәнгать төре буларак матур әдәбият; чәчмә һәм тезмә әсәр

Хикәядәге   сурәтләү   чараларын   табу,   аларның   әһәмиятен   билгеләү.   Шигырь тезмәләренең озынлыгын билгеләү; ритм, рифмаларны күзәтү, нәтиҗәләр ясау

2

18

Габдулла Тукайның "Пар ат", "Туган җиремә", "Туган авыл" шигырьләре

Шигырьләрне уку, анализлау, хис-сәбәп бәйләнешен ачыклау, сурәтләү чараларын табу

3

19

Шәүкәт Галиев. Балалар әдәбиятындагы урыны; геройлары, образлар дөньясы. "Һәркем әйтә дөресен", "Тереклек суы", "Курыкма, тимим!", "Тарихтан сабак", "Өйгә бирелгән эш", "Онытылган, өйдә калган" шигырьләре

Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, төп фикерне аерып чыгару, фикер алышу

3

20

Ф.Яруллин "Сез иң гүзәл кеше икәнсез"

Шигырьне уку, анализлау, фикер алышу

1

21

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, иҗади эш башкару. Сочинение язу өчен план төзү, план буенча сочинениене мөстәкыйль язу

7

22

Дәрестән тыш уку

Дәрестән тыш әдәби әсәрләр уку, аларның эчтәлеген сөйли алу

4

23

Йомгаклау дәресе

Уку елы буена үткәннәрне кабатлау, әңгәмәдә катнашу, нәтиҗә ясау

1

Барлыгы:

68

               



Укытуны матди-техник яктан һәм мәгълумати яктан тәэмин итү

Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү нигезенә түбәндәгеләр керә:

  • белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;
  • әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;
  • электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;
  • лингафон кабинеты;
  • электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;
  • мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;
  • укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;
  • төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;
  • белешмә материаллар;
  • балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;
  • интерактив тикшерү программалары;
  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com).

Әдәбият исемлеге

  1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Әхмәдуллин. - Казан:Татар.кит.нәшр., 1990
  2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: “Мәгариф”, 2007.
  3.  Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/ төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.
  4.  Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/ төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2009
  5. Дастаннар. - Казан: Мәгариф, 2001.
  6. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау. - Казан: Мәгариф, 2005.
  7. Заһидуллина Д.Ф Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2000.
  8. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов А.М. Татар әдәбияты: Теория. Тарих.- Казан: Мәгариф, 2006.
  9. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. - Казан:Татар.кит.нәшр., 2010.
  10. Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. - Казан, 2005.
  11. Йосыпова Н.М. ХХгасыр татар шигъриятендә символлар. - Казан: Мәгариф, 2006.
  12. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. - Казан: Мәгариф, 2002.
  13. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1983 - 2001.
  14. Татар әдәбияты. Теория.Тарих./Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов, Т.Гыйлаҗев, Н.Йосыпова. - Казан: Мәгариф, 2006.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.
  16. Тарих мең дә сигез йөз дә: Бәетләр, мөнәҗәтләр. - Казан: Мәгариф, 2000.

Күрсәтмә материаллар

Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары”, мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com); аудио һәм видео әсбаплар:

  • Габдулла Тукай. Интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.
  • Габдулла Тукай. Энциклопедия. Дисклар коллекциясе.
  • «Габдулла Тукай», «Вамин» Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, DVD и 1 СD дан торган җыентык, 2009.
  • Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре. Татар әдәбиятыдәресләренә фонохрестоматия (511 сыйныфлар). СD 4 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.
  • Шигърият бакчасында. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) СD 1, CD 2, CD 3 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.
  • Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап. Мультемедиа басма.
  • Язучыларыбыз чыгышлары һәм алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СБ5 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.
  • Язучылар, композиторлар һәм рәссамнар чыгышлары, алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 6 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

Дәрес

темасы

Дәрес тибы

Төп эчтәлек

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучылар эшчәнлеге төрләре

         План буенча                                      

Фактик дата

шәхескә кагылышлы

метапредмет

предмет

1

Кереш. Халык авыз иҗаты

Катнаш

дәрес

Халык авыз иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру, халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак һәм аермалы якларын күрсәтү

Сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итү

Фольклор жанрларны, аларга хас үзенчәлекләрне аера белү

Халык авыз иҗаты аша халкыбыз тарихы турында мәгълүматлы булу

Халык авыз иҗаты турында булган белемнәрне искә төшерү. Үзләре белгән халык авыз иҗаты әсәрләрен сөйләп күрсәтү

03.09

2-3

Әкият- ләр.“Ак бүре” әкияте. Ы1 бүлек.

Катнаш дәрес

Әкият турында булган белемнәрне тирәнәйтү. “Акбүре” әкиятенең I бүлеген уку, анализлау

Үзеңдә милли гореф-гадәтләр турында караш булдыру

Әкият жанрының асылына төшенү, үз фикерен төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү

“Акбүре” әкиятенең I бүлеген уку, анализлау

Әкият буенча план төзү, план буенча әкиятнең эчтәлеген сөйләү. Әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү

6.09

10.09

4-5

“Ак бүре”

әкиятендә

образлар

системасы

Катнаш дәрес

Әкият геройларын өйрәнү, аларга бәя бирү

Матурлыкны күрә белергә өйрәнү

Төп геройга бәя бирү аша авторның фәлсәфи, эстетик, әхлакый карашларын ачыклау

“Акбүре” әкиятенең I бүлеген уку, анализлау. Әдәби образны тикшерү-бәяләү

Әкият геройларына характеристика бирү, үз фикерләрен әсәрдән китерелгән мисаллар белән дәлилләү

13.09

17.09

Календарь-тематик план


6

“Аю белән төлке” әкияте

Әдәби әсәр өйрәнү

“Аю белән төлке” әкиятен уку, анализлау

Татар халык иҗатына хөрмәт хисе, аларны өйрәнү теләге булдыру

Логик фикерләүне үстерү, төп фикерне билгели, аны үз сүзләре белән әйтеп бирү алу

“Аю белән төлке” әкиятен уку, анализлау. Әкиятнең идея эчтәлеген белү.

Текстны уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлеген ачыклау, идеясен билгеләү

20.09

7-8

“Үги кыз” әкияте

Әдәби әсәр өйрәнү

“Үги кыз” әкиятен өйрәнү

Үзеңдә

мәрхәмәтлелек

сыйфатлары

булдыру

Әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүгә ирешү, әкият эчтәлеген аңлау, төп фикерне таба белү

“Үги кыз” әкиятен уку, анализлау.

Текстны уку, әсәр буенча план төзү, фикер алышу

24.09

27.09

9

Б.С.Ү. №1

Әкият язу

Бәйләнешле

сөйләм

үстерү

Әкият язу

Иҗади

сәләтеңне

үстерү

Үз уеңны, фикереңне төгәл әйтә белү

Әкият язу. Язма сөйләм үстерү

Тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, иҗади эш башкару

01.10

10

Д.Т.У. №1

“Гөлчәчәк”

әкияте

Белемнәрне

тирәнәйтү,

система

лаштыру

Әкиятне уку, анализлау

Аралашу культурасы булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә белү, ишеткәнеңне үз фикерең белән чагыштыру, әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру

“Гөлчәчәк” әкиятен уку

Дәрестән тыш әдәби әсәрләр уку, аларның эчтәлеген сөйли алу

04.10

11

Әкият

төрләре

Яңа материалны аңлату

Әкият төрләре турында мәгълүмат бирү

Эстетик зәвык булдыру

Тема буенча сораулар бирә белү, үз фикерен дәлилле җиткерү, билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү

Әкият төрләрен аера белү

Үзләренә тиеш булган әкиятләрне төрләргә аеру, алар- ның үзенчәлекләрен билгеләү

08.10

12

Б.С.Ү. №2

Сочинение язу. Әкият геройларының көрәш

Белемнәрне ныгыту, системалашты- ру

Укыган әкиятләрең, аларга булган мөнәсәбәтең, уй- хыялларыңны белдереп язу

Сөйләм телен, язу культурасын һәм иҗади фи- керләвен үстерү

Әдәбиятка үз мөнәсәбәтеңне белдерү, үз сүзеңне әйтә белү. Материалны аерып алу, тиешле тел ка-

Әкият геройларының көрәш максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар буенча

Сочинение язу өчен план төзү, план буенча мөстәкыйль язу

11.10


максатлары

һәм җиңүгә

китергән

сәбәпләр,

шартлар

(өйрәнгән

әсәрләр

мисалында)

лыбы табу, уку, төзәтү, төрле ярдәмлекләрдән, сүзлекләрдән файдалана белү

сочинение язу

13

Җыр

Лекция-

әңгәмә

Халык авыз иҗатында җыр жанры. Татар халык җырларына хас үзенчәлекләр

Матурлыкны күрә белү, халык тормышында җырның әһәмиятен аңлау

Милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәнү, әңгәмә кора белү

Җырның килеп чыгышы, табигате, төркемнәре, үзенчәлекләре, әһәмияте турында мәгълүматлы булу

Татар халык җырларын тыңлау, тыңланган әсәрләргә карата фикерләрен белдерү, әңгәмәдә катнашу

15.10

14

Халык җырларының килеп чыгышы

Лекция-

әңгәмә

“Кара урман”, “Гөлҗамал” җырларын тыңлау, анализлау

Эстетик зәвык булдыру, җырларда халыкның туган иленә, җиренә, батырларына булган мәхәббәтен чагылдыруны аңлау

Тексттан кирәкле мәгълүматны аерып чыгара белү, башкалар фикерен тыңлый, бәяли белү

Җырларның борын- борыннан килгән тормыш юлдашы булуын, кеше күңеленең төрле халәтендә тууын, халыкның тормыш- көнкүрешен, аның уй-кичерешләрен чагылдыруын аңлау

“Кара урман”, “Гөлҗамал” җырларын тыңлау, идея эчтәлеген ачыклау. Көйләр яңгырашындагы уртаклык һәм аермалыкларны табу. Текстлардагы төп һәм кушымта өлешләрне аерып күрсәтү

18.10

15

Җырларның

табигате

Лекция-

әңгәмә

“Туган ил”

(Н. Исәнбәт сүзләре), “Яшә, республикам!”, “Ай былбылым” җырларын тыңлау, анализлау

Туган илгә хөрмәт хисе төшенчәсен аңлау

Сәнгатьнең ике мөстәкыйль төрен - музыка һәм поэзия үзендә берләштергән иҗат булуын аңлау, текстларны чагыштыра белү, уртак якларны билгеләү

Җырларның башкару өчен иҗат ителүен, көй белән текстның бергә кулланылуының тышкы күренеш кенә булмыйча, җырның эчке табигате белән генә аңлатыла торган идея-эстетик бер-

“Туган ил”

(Н. Исәнбәт сүзләре), “Яшә, республикам!”, “Ай былбылым” җырларын тыңлау, идея эчтәлекләрен ачу. Аларны чагыштыру

22.10


лек булуына төшенү

16

Җырларны

төркемләү

Яңа материалны аңлату

Җырларны төркемнәргә бүлү. Озын һәм кыска җырлар. Тарихи җырлар, тормыш- көнкүреш җырлары, лирик җырлар

Тарихи җырларның патриотик эчтәлекле һәм героик пафос белән сугарылган

кыйммәтле мирас булуына төшенү

Җырларны аерым билгеләре буенча чагыштыру, төркемнәргә аера белү, билгеле бер критерийлар буенча классификацияли белү. Фикерләрне тулы һәм төгәл итеп җиткерә алу, дәлилләү

Җырларны төркемнәргә аера белү. Сәнгать турында белемнәрне тирәнәйтү

Озын һәм кыска җырларны, татар халык җырларын башка халык җырлары белән чагыштыру. Тарихи җырларда сурәтләнгән геройлар турында мәгълүмат туплау

25.10

17

Халык авыз

иҗатында

кыска

жанрлар.

Мәкальләр

Белемнәрне

тирәнәйтү,

система

лаштыру

Мәкальләрнең килеп чыгышы, идея- тематикасы, аларның әһәмияте

Мәкальләрнең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлау

Мәкальләрне сөйләмдә урынлы куллана белү. Сөйләм телен баету

Мәкальләрнең төзелешен, поэтикасын өйрәнү

Мәкальләрнең килеп чыгышы, төзелеше турында мәгълүмат алу, сорауларга җавап бирү

29.10

18

Табышма

клар

Белемнәрне

тирәнәйтү,

система

лаштыру

Табышмак жанрының тууы, үсүе, халыкның рухи тормышында әһәмиятле роль уйнавы

абышмакның кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын аңлау

Мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли белергә күнегү. Логик фикерләү сәләтен үстерү

Табышмакның образлы табигате хакында гомуми мәгълүмати күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе булдыру

Табышмакларның төзелешен өйрәнү, җавабын табу

08.11

19-

21

Мәзәкләр Кыска жанрларны кабатлау.

Белемнәрне

тирәнәйтү,

система

лаштыру

Мәзәкләр. Мәзәкләрдәге тапкырлык, юмор, кимчелекләрне тәнкыйтьтирән мәгънә, хикмәтлелек

Үзаңын булдыру

Үз фикерен дәлилли, кирәк икән-үзгәртә- төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара алу

Мәзәкләр жанры турында белемнәрне киңәйтү, мәзәкләрдә халыкның тапкырлыгы, шат күңеле, оста булуын күрсәтү

Мәзәкләрне уку, эчтәлеген ачыклау, сорауларга җавап бирү. Мәзәкләрдә халыкның тапкырлыгы, шат күңеле, оста булуын күрсәтү

12.11

15.11

19.11

22

Бәетләр.

Аларның

барлыкка

килүе

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Бәетләр. Аларның барлыкка килүе, мөстәкыйль жанр булып формалашуы, үсеш үзенчәлекләре

Туган халкыңа хөрмәт хисенә төшенү

Аерым билгеләрне аеру максаты белән текстларны чагыштыру. Төшенчә итеп чыгару

Бәет жанрын өйрәнү, бәетләргә хас сыйфатларны билгеләү

Үзләре укыган, ишеткән бәетләрне сөйләү, фикер алышу. Татар халкының талант ияләрен

22.11


бәяләү

23

“Сак-Сок”

бәете

Яңа материалны өйрәнү дәресе

“Сак-Сок” бәетен уку, анализлау.

Туганлык,

дуслык

төшенчәләрен

аңлау

Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тыңлый белү. Сиземләү, тою сәләтен үстерү

“Сак-Сок” бәетен уку, анализлау. Бәеттә хис дәрәҗәсен күрсәтә белү

Бәетне уку, текстка якын килеп эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү

26.11

24

Б.с.ү. № 3 Сочинение язу. “Сак-сок” бәетендә тасвирланган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләрең

Белемнәрне ныгыту, систе-

малаштыру

Сочинение язу.

Үз фикерләреңне эзлекле бәян итә белү. Сөйләм телен, язу культурасын һәм иҗади фиерләвен үстерү. Материалны аерып алу, тиешле тел калыбы табу, уку, төзәтү, төрле ярдәмлекләрдән, сүзлекләрдән файдалана белү

“Сак-сок” бәетендә тасвирланган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләрең” темасына сочинение язу

План төзү, план буенча сөйләү, сочинениене мөстәкыйль язу

29.11

25-26

Риваятьләр,

легендалар

Яңа материалны өйрәнү дәресе

Риваятьләр, легендалар. Аларның килеп чыгышы. Аларга хас үзенчәлекләр

Сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәнү

Төрле чыгыныклар- дан танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнегү

Риваятьләр, легендалар турында мәгълүматлы булу. Теоретик белемнәр белән кораллану

Теоретик белемнәр белән кораллану, сорауларга җавап бирү, биремнәр эшләү

03.12

06.12

27-28

Риваятьләр,

легендалар

Катнаш дәрес

Дәреслектә бирелгән риваятьләрне уку, анализлау

Милли гореф- гадәт, йолаларны тану, хыял дөньяларын баету

Риваятьләрдәге төп фикерне таба белү, дәлилләү, билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү

Риваятьләрне уку, анализлау

Риваять һәм легендаларны сәнгатьле итеп уку, алар буенча сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү. Башка халык авыз иҗаты әсәрләре белән чагыштыру, сурәтләү чараларын табу

10.12

13.12


29-30

Халык авыз

иҗатында

образлар

Практик

дәрес

Халык авыз иҗатында образлар. “Образ (сурәт), поэтика” төшенчәләре бирү

Алган белемнәрне максатчан куллана белү. Фольклор әсәрләрен укуга теләк уяну

үзбәяләү

Халык авыз иҗатында образлар турында

мәгълүматлы булу. “Образ (сурәт)”, “поэтика” төшенчәләре бирү

“Ак бүре”, “Үги кыз” әкиятләрендәге образларны тикшерү, әңгәмәдә катнашу

17.12

20.12

31

Әдәби әкиятләр

Яңа

төшенчәләр

форма

лаштыру

Әдәби әкиятләр. Аларның халык авыз иҗатына нигезләнеп иҗат ителүе

Милли әдәбият белән кызыксыну булдыру

Әдәби әкиятләрне халык әкиятләреннән аера белү. Аларны чагыштыру. Сөйләм телен үстерү, фикерне төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү, әңгәмә кора белү

Әдәби әкиятләр турында мәгълүмат алу

Әдәби әкиятләргә мисаллар китерү. Эчтәлекләрен искә төшереп сөйләү

24.12

32

Г.Тукай

“Шүрәле”

әкияте

Катнаш дәре.

Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү. “Шүрәле” әкиятен өйрәнү

Әсәрнең матурлыгын, үзенчәлекле сыйфатларын күрә белү

Төп образга карата башкаларның фикерен тыңлау, үз фикерең белән чагыштыру, дәлилләү

Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү. “Шүрәле” әкиятен укып анализлау. Лиро-эпик әсәрләрнең төп сыйфатларын аңлау

Әкият-поэманы "автор артыннан бару" юлы белән анализлау. Поэмада вакыйгаларны, төп геройларны күрсәтү

10.01

33-35

Җ.Тәрҗема нов “Тукран малае Шук- туган”

Катнаш дәрес

Җ.Тәрҗеманов “Тукран малае Шук- туган” әкиятен уку, фикер алышу

Үзеңдә тырышлык сыйфатлары булдыру

Әсәр буенча фикер алышу, фикерләрне төгәл һәм тулы итеп җиткерә алу

Җ.Тәрҗеманов “Тукран малае Шуктуган” әкиятен дөрес аңлап уку, анализлау

Текстны уку, сорауларга җавап эзләү, әкиятнең эчтәлеген аңлау, төп фикерне билгеләү

14.01

17.01

21.01

36-38

Ә.Фәйзи “Аучы Мәргән белән Болан кыз”

Катнаш дәрес

Ә.Фәйзи “Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкиятен өйрәнү

Хыял дөньяңны баету

Төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, әкияттәге образлы әйтемнәрне таба белү, тексттагы төп фикерне аерып чыгара белү

Ә.Фәйзи “Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкиятен уку һәм анализлау

Әкияте сәнгатьле итеп уку, сорау һәм биремнәргә җавап бирү, төп фикерне аеру

24.01

28.01

31.01

39

Б.с.ү. №4 Азат

Катнаш дәрес

Азат Мәргән об-

Батырлык ту-

Тексттан иң мөһимен

Азат Мәргән об-

Әкият геройларына

04.02


Мәргән образына характеристика бирү

разына характеристика бирү

рында төшенчә алу

аерып чыгара белү. Образга төрле яклап бәя бирү күнекмәләрен үстерү. Бәйләнешле сөйләм үстерү

разына характеристика бирү

бәя бирү, сөйләү, әңгәмәдә катнашу, язма эш башкару

40-42

Рабит Ба- тулла “Курай уйный бер малай”

Катнаш дәрес

Язучы иҗатына күзәтү ясау. “Курай уйный бер малай” әкиятен укып анализлау

Рухи-әхлакый сыйфатлар булдыру

Әкияттә бирелгән төп фикерне ачыклый белергә өйрәнү, үз мөнәсәбәтеңне белдерү, дәлилләү

Рабит Батулла турындабелешмә алу, “Курай уйный бер малай” әкиятен уку һәм анализлау

Әсәр буенча әңгәмә кору, үз

мөнәсәбәтләрен белдереп, әкиятнең эчтәлеген сөйләү

07.02

11.02

14.02

43-44

Ф. Яруллин тормышы һәм иҗаты. “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте

Яңа белемнәрне үзләштерү

Ф. Яруллин тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү. “Зәңгәр күлдә ай коена” әкиятен өйрәнү

Мәрхәмәтлелек, теләктәшлек, башкаларга ярдәм итү теләге хисләренә төшенү. Рухи матурлык хисләре булдыру

Уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү, билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү, логик фикерләүләрен үстерү, үз карашларын раслау һәм дәлилләү

Ф. Яруллин тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү. “Зәңгәр күлдә ай коена” әкиятен уку һәм анализлау

Укытучы сөйләвен тыңлау, сорауларга җавап бирү. Язучы биографиясе буенча хронологик таблица төзү. Биремнәр эшләү. Әкият эчтәлеге буенча бәхәстә катнашу, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү

18.02

21.02

45

Ф. Яруллин “Кояштагы тап” әкияте

Катнаш дәрес

Ф. Яруллин “Кояштагы тап” әкиятен өйрәнү

Әниләргә хөрмәт хисенә төшенү

Әсәрнең эчтәлеген мөстәкыйль рәвештә үзләштерү һәм анализ ясау күнекмәләре булдыру. Әкиятнең темасын, проблемасы, максатын мөстәкыйль билгели алу

Ф. Яруллин “Кояштагы тап” әкиятен уку һәм анализлау. Әсәрдәге геройны характерлап, аның турында фикер әйтә белү

Әкиятне уку, әкият буенча сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү, геройга бәя бирү

25.02

46

Б.с.ү. № 5

Сочинение язу. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше

Белемнәрне ныгыту, системалаштыру

Сочинение язу

Табигатьнең матурлыгына соклана белү, кешенең аны саклаудагы ролен аңлау

Үз фикерләреңне эзлекле бәян итә белү. Сөйләм телен, язу культурасын һәм иҗади фиерләвен үстерү. Материалны

Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр темасына сочинение язу

План төзү, план буенча сөйләү, сочинениене мөстәкыйль язу

28.02


образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр (өйрәнгән әсәрләр мисалында)

аерып алу, тиешле тел калыбы табу, уку, төзәтү, төрле ярдәмлекләрдән, сүзлекләрдән файдалана белү

47

Д.т.у. № 2

Ләбиб Лерон. Шаян

хикәяләр,

шигырьләр,

әкиятләр

Катнаш дәрес

Л. Лерон иҗаты белән танышу. Шаян хикәяләрен, шигырьләрен, әкиятләрен өйрәнү

Язучы иҗатына кызыксыну булдыру

Әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә алу, дәлилләү, төп фикерне аерып чыгара белү

Л.Лерон турында блешмә алу. Әсәрләрнең идея эчтәлеген ачыклау

Язучы әсәрләрен анализлау, аларга бәя бирү

04.03

48

Әдәби жанр

Яңа

төшенчәләр

форма

лаштыру

Әдәби әсәрләрнең төрләргә бүленеше. Эпик жанрлар турында аңлату

Укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру

Әдәбият белеме сүзлегеннән кирәкле терминнарны таба белү, билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү, әңгәмәдә катнашу

Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгели белү

Таныш булган әсәрләрнең төрен, жанрын билгеләү, сорауларга җавап бирү, нәтиҗә ясау

07.03

49-50

Ф. Әмирхан. “Ай өстендә Зөһрә кыз” хикәясе

Катнаш дәрес

Ф. Әмирхан тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү. “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәсен өйрәнү

Мәрхәмәтлелек хисе турында төшенчә алу, эш сөючәнлекнең замана баласына хас сыйфат булырга тиешлегенә төшенү

Язучының тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү. Хикәядәге күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикереңне дәлилләп әйтә белү

Ф. Әмирхан тормышы һәм иҗаты турында белешмә алу. “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәсен уку һәм анализлау

Хикәяне сәнгатьле итеп уку, анализлау, хис-кичерешләргә бәя бирү

11.03

14.03

51-52

Ф. Әмирхан.

“Нәҗип”

хикәясе

Катнаш

дәрес.

“Нәҗип” хикәясен уку, анализлау, хикәя турында төшенчә бирү

Әдәплелек сыйфатлары булдыру

Укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу. Иптәшләреңне тыңлый, ә үз карашларыңны матур итеп әйтә белү. Әсәр буенча дөрес нәтиҗәләр чыгару,

“Нәҗип” хикәясен уку, анализлау, хикәя турында төшенчә алу.

Әсәрне анализлау, геройларга бәя бирү, сурәтләү чараларын табу, хикәянең үзенчәлекләрен билгеләп, төшенчә итеп чыгару

18.03

01.04


гомумиләштерүләр

ясау

53

Б.с.ү. №6

Сочинение “Минем яраткан һөнәрем”

Белемнәрне ныгыту, системалаштыр.

“Минем яраткан һөнәрем” темасына сочинение язу

Һөнәр, аңа ия булу кирәклеге турында аңлау

Үз фикерләреңне эзлекле бәян итә белү. Сөйләм телен, язу культурасын һәм иҗади фикерләвен үстерү

“Минем яраткан һөнәрем” темасына сочинение язу

План төзү, план буенча сөйләү, сочинениене мөстәкыйль язу

04.04

54

Д.Т.У.№3 Фаил

Шәфигул-

линның

“Акмөгез”

хикәясе

Катнаш дәрес

Ф. Шәфигуллин иҗаты. “Акмөгез” хикәясен өйрәнү

Табигатькә сакчыл караш, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны булдыру

Әсәргә карата үз карашың булу, дәлилле фикер җиткерә белү, тексттан кирәкле мәгълүматны аерып чыгара белү, әсәрнең эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйли белү

Ф. Шәфигуллин иҗаты. “Акмөгез” хикәясе уку һәм анализлау

Әсәрне уку, эчтәлеген сөйләү анализлау

08.04

55

Мәсәл жанры

Яңа

төшенчәләр

форма

лаштыру

Мәсәл жанры. Мәсәлдә Аллегорик образлар

Татар әдәбиятына кызыксыну булдыру

Тема буенча сораулар бирә белү, сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү. Әдәбият теориясе буенча билгеле бер күләмдә белемгә ия булу

Мәсәл жанры турында белешмә алу, мәсәлдә аллегорик образларны тикшерү

Таныш булган мәсәлләрне искә төшерү, эчтәлекләрен сөйләп карау

11.04

56

М. Гафури. “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле

Катнаш дәрес

М. Гафуринең “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлен өйрәнү

Гаделлек, дөреслек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү

Әсәрдә автор карашларын ачыклау һәм әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү

Әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау

Әсәрне сәнгатьле уку, анализлау, идеяне чыгару

15.04

57

Г. Тукай. “Ике сабан” мәсәле

Катнаш дәрес

Г. Тукайның “Ике сабан” мәсәлен өйрәнү

Тырышлык

сыйфатларын

булдыру

Сәбәп - нәтиҗә бәйләнеше булдыру, төрле фикерләрне исәпкә алып эш итә белү, үз фикерен тексттан мисаллар ярдәмендә дәлилләү

Г. Тукайның “Ике сабан” мәсәлен уку һәм анализлау

Әсәрне уку, эчтәлеген аңлау, фикер алышу, идеясен билгеләү

18.04


58

Сәнгать төре

буларак әдәбият. Чәчмә әсәрләрдән сурәтләү чараларын табу

Практик

дәрес

Ә. Еникинең “Бала” хикәясендә автор кулланган сурәтләү чараларын табу, анализлау

Эстетик зәвык булдыру

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Сөйләм телен баету

Ә. Еникинең “Бала” хикәясендә автор кулланган сурәтләү чараларын табу, анализлау. Әсәрдә аларның ролен ачыклау

Хикәядәге сурәтләү чараларын табу, аларның әһәмиятен билгеләү, фикер алышу

22.04

59

Шигырь белән язылган әсәрнең сәнгать чараларын билгеләү

Практик

дәрес

И. Юзеевның “Бер сүз” шигырендә сәнгать чараларын күзәтү

Эстетик зәвык булдыру

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү, фикерне төгәл һәм дөрес итеп җиткерә белү, сөйләм телен баету

Шигырь төзелешенә хас үзенчәлекләргә төшенү

Шигырь

тезмәләренең озынлыгын билгеләү; ритм, рифмаларны күзәтү, нәтиҗәләр ясау

25.04

60

Д.т.у.№4 Вакытлы матбугат басмалары

Катнаш дәрес

Балалар өчен чыгарылган газета журналларга күзәтү ясау

Мәгълүмат белән эшләү культурасы формалашу

Үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү, иптәшеңне тыңлау, бәяләү

Публицистик жанр турында мәгълүмат алу

Газета-журнал язмаларын уку, анализлау

29.04

61

Шигърият.Г. Тукай. “Пар ат” шигыре

Катнаш дәрес

Г. Тукайның “Пар ат” шигырен өйрәнү

Шагыйрь иҗатына хөрмәт хисләре булдыру

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, шигырьдәге хисне, аны тудырган сәбәпне ачыклау, нәтиҗәләр ясау

Г. Тукай. “Пар ат” шигырен уку һәм анализлау

Әсәрне сәнгатьле итеп уку, анализлау, сурәтләү чараларын табу. Хисләр бирелешен күзәтү. Х.Якупов иллюстрациясе буенча үзара фикер алышып, әңгәмә кору

02.05

62-63

Г. Тукай.

“Туган

җиремә”,

“Туган

??

авыл шигырьләре

Катнаш дәрес

Г. Тукай. “Туган җиремә”, “Туган авыл” шигырьләрен уку, анализлау, сурәтләү чараларын табу

Туган җиргә мәхәббәт хисләре турында төшенчә алу

Әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу, әсәрдә автор карашларын ачыклау һәм әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү

Г. Тукай. “Туган җиремә”, “Туган авыл” шигырьләрен уку, анализлау

Шигырьне анализлау, хис-сәбәп бәйләнешен ачыклау, сурәтләү чараларын табу

06.05

13.05

64

Б.с.ү. №7

Сочинение язу. “Минем

Белемнәрне ныгыту, системалаштыру

Сочинение язу

Туган җиргә мәхәббәт хисе булдыру

Үз фикерләреңне эзлекле бәян итә белү. Сөйләм телен,

“Минем туган җирем” темасына сочинение язу

План төзү, план буенча сөйләү, сочинениене мөстәкыйль

16.05


туган

җирем”

язу культурасын һәм иҗади фикерләвен үстерү

язу

65

Ш. Галиев шигырьләре

Катнаш дәрес

Ш. Галиев тормыш юлы, иҗаты. Балалар дөньясын яктырткан әсәрләре

Шагыйрь иҗатына хөрмәт хисләре булдыру

Шигырьне дөрес аңлап уку, анализлау, билгеле күрсәтмә нигезендә эшләү. Шигырьдә автор карашларын ачыклау, үз фикерләреңне тормыш белән бәйләп күрсәтә белү

Ш. Галиев тормыш юлы, иҗаты турында белешмә алу. Балалар өчен язган әсәрләрен уку һәм анализлау

Укытучының сөйләвен тыңлау, шигырьне сәнгатьле итеп уку, фикер алышу

20.05

66-

67

Ш. Галиев шигырьләре Ф.Яруллин “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Катнаш дәрес

Ш. Галиев шигырьләре. Шигырьләрдә дөньяны танып белү, тәҗрибә туплау, юмор.

Ф. Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен уку, анализлау

Шигърияткә мәхәббәт хисләре булдыру. Укытучыга карата хөрмәт хисләре булдыру

Әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма берлегендә аңлау, Әсәрләрне тормыш белән бәйлелектә аңлау Әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма берлегендә аңлау, шигырьнең идея эчтәлеген ачу, бәяләү

Ш.Галиевның балалар өчен язган әсәрләрен уку һәм анализлау.

Ф. Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен уку, анализлау

Шигырьләрне сәнгатьле уку, анализлау, төп фикерне аерып чыгару.

23.05

27.05

68

Б.с.ү. №8

Уку елы дәвамында өйрәнгән әсәрләрне кабатлау Йомгаклау

дәресе.

Белемнәрне гамәлдә куллану.

 Кабатлау-

йомгаклау

Уку елы буена үткәннәрне гомуми кабатлау

Милли әдәбияттагы рухи- әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәнү.

 Матур әдәбиятка мәхәббәт хисе уяну

Үз эшчәнлегенә, әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү

Укыганнарны гомумиләштереп кабатлау.

 Татар әдәби теле нормаларына нигезләнеп, бәйләнешле текст төзү

Укучыларның мөстәкыйль эше.

 Уку елы буена үткәннәрне кабатлау, әңгәмәдә катнашу, биремнәрне эшләү

30.05



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы статусы.Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  пр...