С.Хәким иҗатының үзенчәлеге
методическая разработка на тему

Арсланова Гульсина Габдрахмановна

С. Хәким иҗатының үзенчәлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon s._hkim_izhaty.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. С.Хәким иҗатының үзенчәлеге

Максат. 1. С.Хәким шигырьләренә анализ ясау, шагыйрь шигырьләренең тема уртаклыгын табарга өйрәнү.

2. Лирик шигырьгә анализ ясау күнекмәләре формалаштыру һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Укучыларда ватандарлык хисләре тәрбияләү.

Дәрес төре. Белемнәрне ныгыту.

Метод һәм алымнар. Өлешчә проблемалы эзләнү, шигъри әсәргә анализ, фикер алышу, күрсәтмәлелек.

Материал һәм җиһазлау. «Әдәбият», 7 сыйныф, А.Яхин, Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.

                       «7 сыйныфта әдәбият дәресләре», А.Яхин, Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2007.

«Сибгат Хәким» (90 еллыгына багышланган китап), шигырь җыентыклары, портреты, СD дискта аудиотасмалар.

Дәрес планы.

I. Актуальләштерү.

1) – Укучылар, без сезнеӊ белән «Язучы иҗатына анализ» дигән тема өйрәнә башладык. Нәрсә ул язучы иҗаты?

- Ул язучыныӊ барлык әсәре дигән сүз.

- Ә язучы иҗатыныӊ үзенчәлеге нидән гыйбарәт?

- Һәр язучыныӊ үзе яраткан темасы, сәнгать алымнары, үз иҗатына гына хас сыйфатлары була?

- Узган дәрестә без кем иҗатын өйрәнә башладыгыз?

- Татарсан халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты С.Хәким иҗатын өйрәнә башладык.

2) – С.Хәким кеше күӊеленеӊ иӊ нечкә хисләрен тибрәтерлек, җырлап тора торган бик күп шигырьләр иҗат иткән. Шуӊа күрә аныӊ күп кенә шигырьләренә композитроларыбыз көй язган. Хәзер без Хәйдәр Бигичев башкаруында М.Мозаффаров музыкасына язылган «Башка берни дә кирәкми» дигән җырны тыӊларбыз. Игътибар белән тыӊлагыз. Җыр нәрсә турында? Шагыйрь ни әйтергә тели? (Җыр тыӊлау)

- Җыр туган як, анны ярату турында, туган якныӊ, туган җирнеӊ бар нәрсәдән дә газизрәк якынрак булуын әйтергә тели.

3) Узган дәрестә без С.Хәким иҗатында нинди 3 теманы билгеләдек?

- Мәхәббәт, сугыш еллары, ил язмышы.

- Ни өчен бу 3 тема шагыйрь күӊелендә бергә тыгыз бәйләнеп, бер моӊга әйләнеп яши?

- Шагыйрь авылда туып-үскән, солдат булып, авыр сугыш еллары елларын узган, гомернеӊ соӊгы көннәренә кадәр, туган ягына еш кайтса да, җирсеп Казанда гомер иткән.

- Һәр язучыныӊ бөтен иҗатына бәя бирерлек нинди дә булса шигыре була дигән идеек. С.Хәкимнеӊ ул шигыре ничек дип аталган иде?

- «Диӊгез күзе»

Еш кына мин шулай,

Ташый да дәртләрем,

Актара башлыймын

Күӊелем дәфтәрен.

Анда бар уйларым:

Сөюнеӊ сагышы,

Йокысыз походлар,

Илемнеӊ язмышы.

Барысы бер моӊ булып

Саклана һәрчакта.

4) Без «Диӊгез күзе» шигыреннән алынган өзекне ничек дип атыйбыз?

- Шагыйрь иҗатыныӊ фокусы.

- Ә нәрсә соӊ ул фокус?

- «Фокус» — латин сүзе. Янәшә үтүче нурларныӊ бер ноктага җыелуына фокус диләр. Ә әдәбиятта әсәрдә барлык өлешләрнеӊ мәгънәләрен үзенә җыючы үзәкне Л.Толстой «фокус» дип атаган. Ул үзәк кыскача гына вакыйга, киеренке конфликт, мәгънәле образ да булырга мөмкин.

- Ә шагыйрь иҗатыныӊ фокусы нәрсә ул?

- Язучы иҗатына бәя бирерлек өзекне әдәби иҗатыныӊ фокусы, диләр. Бу шигырьдә шагыйрь иҗатында әйдәп баручы 3 тема бер ноктага җыелган, ул шагыйрь әсәрләренеӊ уртак сыйфатларын җыеп тора. Бу өзектә язучы үзен һәрдаим борчыган 3 сәбәпне әйтә: сөю сагышы, сугыш елларында күргәннәре, илнеӊ иминлеге. Шул өч тема С.Хәким шигырьләрендә кабатланырга тиеш, алар шагырь күӊелендә әледән-әле җанланып торган хәтер хисләре.

5) Өйгә бирелгән шигырьләрне анализлау.

- Дәрестә өйрәнгәннәрдән чыгып, сезгә һәрберегезгә шигырьләр бирелгән иде. Сез шигырьләрне сәнгатьле итеп укып, темаларын билгеләргә тиеш идегез: «Әле һаман куркып уянамын», «Сусау», «Туган як» һ.б.

Шигырьне сәнгатьле итеп укыйлар.

Темасын билгелиләр.

Лирик шигырьләрнең эчтәлегендә хис ятуыннан чыгып, хиснең эчтәлеген табалар.

Хиснең сәбәбен һәм дәрәҗәсен билгелиләр.

- Ә хәзер, укучылар, «Туган як» шигырен Татарстанның нәфис сүз остасы А.Арсланов укуында тыңларсыз һәм үзегезнең шигырьләрне сәнгатьле укуыгызны бәяләрсез.

6) Физкультминутка.

7) Нәтиҗә ясау.

- Шулай итеп, С.Хәким шигырьләрендә мәхәббәт, ил язмышы, сугыш еллары темасы үзара тыгыз бәйләнештә үрелеп бирелгәннәр.

II. Яӊа төшенчә һәм эш ысулларын үзләштерү.

1) - Бүген без сезнең белән С.Хәким иҗатына хас үзенчәлекләрне өйрәнүне дәвам итеп, аның уртак темага язылган шигырьләрен укып, аларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләрбез.

2) «Көз» шигырен анализлау.

Сүзлек эше: әмер, минераллар.

Шигырьне укытучы сәнгатьле итеп укый.

- Шигырь нәрсә хакында? Без белгән темаларның кайсылары бар?

- Шигырь ничә өлештән тора? I өлеш нәрсә турында? II өлеш?

- Бу шигырье белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели?

3) «Давыл чәчәкләре» шигырен анализлау.

- Сезнең давыл чәчәге дигән чәчәкне ишеткәнегез бармы? Ул нинди чәчәк?

- Вак сары чәчәк ата торган үлән давыл чәчәге дип атала. Аны өзсәң, давыл чыга, имеш.

Шигырьне укытучы сәнгатьле итеп укый.

- Шигырь нәрсә турында? (Давыл һәм кыңгыраулар турында дияргә мөмкин).

1-2 укучыдан укыту.

- Шигырьне кайсы темага кертәбез? (Ил язмышы).

Шигырьнең эчтәлеген аңлату.

- Лирик герой давыл чәчәге янына килергә базмый – сугыш чыгар дип курка. Ә кыңгырау чәчәкләр сугыш башлануын хәбәр итәрләр дип курка.

- Шигырь нинди хис белән сугарылган?

- Шомлану, курку хисе. Бәхетсезлек китерүче чәчәк шагыйрь (яки лирик герой) хәтерендә борчулы, шомлы хислә уята.

- Бу шигыре белән автор нәрсә әйтергә тели?

- Яңадан сугыш булмасын, илебез тыныч булсын.

III. Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1) Төркемнәрдә эшләү.

I төркем

Шигырьләрнең уртак якларын табарга.

II төркем

Шигырьләрнең аермаларын табарга.

IV. Өй эше.

 Өч теманыӊ берсенә шигырь табарга һәм сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.

V. Дәрескә йомгак.

- Сез шагыйрь турында нәрсә әйтә аласыз? Аның иҗатына нинди темалар, үзенчәлекләр хас? Без атаган менә шушы сыйфатларны Президентыбыз М.Ш.Шәймиев тә күргән.

Аның бәясен уку.

«Ватанына, туган-үскән туфрагына шулай нык береккәнлек, Туган ияне сагыну, җирсүләргә бай иҗат, халык язмышы өчен җан ату, борчылу сәләте һәркемгә дә бирелми торгандыр. Шундый сирәк шәхесләрнең, шундый тирән хисле шагыйрьләрнең берсе – Сибгат Хәким!»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Җөмлә үзенчәлеге

Разработка урока...

Мөхәммәт Мирза поэзиясенең үзенчәлеге

        Мөхәммәт Мирза чын-чынлап милләт җанлы, халык педагогикасын, аның гореф-гадәтләрен тирән тоючу кеше.  Ул табигатьтән дә, бу җиһанның үзеннән дә матурлык эзли, м...

"Россия халыклары этнодидактикасы" китабында басылып чыккан мәкалә "Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” повестеның идея-художество үзенчәлеге" .

Һәр язучы, әдәбият хәзинәсенә билгеле бер күләмдә үзенчә өлеш кертеп, ниндидер дәрәҗәдә укучы тарафыннан уңай яки кире яктан баһалана. Аларның күбесе әсәрләренең үзәнечелекле яклары, тормышчан материа...

Су лексимасының әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлеге

    Су лексимасының әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлеге...

Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге (фәнни эш)

Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге (фәнни эш)...

Аяз Гыйләҗев иҗатының үзенчәлеге

Тематик яктан Аяз Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Беренче әсәрләрендә үк аның я...