Су лексимасының әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлеге
проект (9 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

      Су лексимасының әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kopiya_proekt.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

      Су лексимасының әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлеге

                                                                  Балык Бистәсе муниципаль районы

                                                                  Биектау урта гомуми белем  мәктәбенең

                                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                  Гарипова Гүзәлия Хәбибрахман кызы.

Үз заманында атаклы француз язучысы, шагыйрь Антуан де Сент-Экзюпери: “Су! Синең тәмең дә, төсең дә, исең дә юк! Сине тасвирлап та булмый! Синең ни икәнеңне аңламыйча, сиңа сокланалар. Сине яшәү өчен иң кирәкле әйбер дип булмый, син – яшәүнең үзе!” дигән сүзләр әйтеп калдыра. Чыннан да, бик дөрес сүзләр әйткән ул.

Су – кеше тормышында иң әһәмиятле, бик кирәкле компонент. Аның кеше белән бәйләнеше кеше яралган көннән үк килә дию дә хата булмас. Суның кеше тормышындагы әһәмиятле роле аны атаган сүзгә еллар узу белән төрле мәгънәләр салынуга китергән. Телнең яшәеш дәверендә су сүзе дә актив сүзләр рәтендә кала бирә, ә менә “су” мәгънәсендә йөрүче сүзләр рәте баеганнан-байый бара. Шул рәвешчә “су” лексемасы тирәсенә бер төркем сүзләр туплана һәм ул телне йөртүчеләр аңында гаять мөһим концептларның берсенә әверелә.

Концепт төшенчәсенә С.А.Аскольдов мондый билгеләмә бирә: “Концепт – фикер барлыкка китергән төзелмә, ул фикерләү барышында безнең өчен бер үк төрдәге күп санлы предметларны алыштыра” [Аскольдов 1997: 269]. Ю.С.Степанов исә үзенең “Константы. Словарь русской культуры” исемле күләмле хезмәтендә аңа җентекләп аңлатма бирә, биредә концепт төп, нигез термин буларак карала. “Концепт ул – сүзгә кушылып китүче күзаллаулар, төшенчәләр, белемнәр бәйләме” [Степанов 1997: 40].

Тикшеренү эшебезнең максаты – татар телендә “су” концептының яшәешен өйрәнү.

Үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

  1. “су” концептының лексик-семантик кырын тикшерү;
  2. халык авыз иҗатында, мифологиядә “су” сүзенең кулланылышын өйрәнү;
  3. “су” лексемасының җырларда, шигъри әсәрләрдә, әдәби әсәрләрдә кулланылышын ачыклау.

Фәнни-тикшеренү эше кереш, төп өлеш, йомгактан гыйбарәт. Керештә фәнни эшебезнең максаты, бурычлары билгеләнде һәм “су” лексемасының өйрәнелү торышын күзәттек. Хезмәтебезнең төп өлешендә “су” концептының лексик-семантик кырында урнашкан сүзләрнең мәгънәләрен ачыкладык, аларның кулланылышын мисаллар ярдәмендә дәлилләдек. Йомгак өлешендә эшебезгә гомуми нәтиҗә ясадык.

“Су” концептының лексик-семантик кыры

Концепт төшенчәсенә бирелгән билгеләмәләрдән аңлашылганча, безнең тикшеренү эше өчен алынган “су” концепты үз тирәсенә төрле катлам берәмлекләрне җыйган һәм бер үзәге булган төзелмәдән гыйбарәт. Без аларны берләштереп лексик-семантик кыр дип атый алабыз. Лексик-семантик кыр – уртак мәгънәгә ия сүзләрнең бергәлеге. Шулай ук лексик-семантик кыр нинди дә булса бер төшенчәнең үзеннән киңрәк мәгънәдә йөргән лексемалары җыелмасы кебек билгеләмәгә дә ия.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “су”ның берничә мәгънәсе күрсәтелгән: “1) водород белән кислородның химик кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә торган үтә күренмәле төссез сыеклык; 2) эчемлек; 3) тере организм күзәнәкләрендә, тукымаларында, куышлыкларындагы сыекча, сүл; 4) берәр матдәнең суга салып ясалган эремәсе; 5) кайбер азык әйберләренең сыеклыгы, алардан алынган сыгынты” [ТТАС 2005: 483].

Бу сүзлектә шулай ук “су”ның лексик-семантик кырын тәшкил иткән сүзләрнең шактыйлары урын алган. Аларның телдә яшәеше әдәби әсәрләрдә кулланылышы белән дә дәлилләнә. Шуларның кайберләрен карап үтик.

Болак – 1) Елга, елгачык, инеш. Болак буйлары. Таллы-Болак.; 2) Чишмә. Диңгез башы – болак.; 3) Җыелган болганчык су. Болак суы эчмәгән [ТТАС 2005: 90]. Бу сүзнең сүзлектә бирелгән мәгънәләре хәзерге татар теле өчен искергән санала.

Буа – 1) Су юлын бүлеп ясалган корылма. Буа буу. 2) Шул рәвешчә җыелып тупланган су, сулык. Буада коену [ТТАС 2005: 95].

Диңгез – 1) Океанның як-яктан коры җир һәм таулыклар, биеклекләр белән чолганып, бүленеп калган өлеше. Кызыл диңгез. 2) Бик зур күл [ТТАС 2005: 148].

Дәрья – зур су, зур елга. Дәрьяны кичеп чыгу [ТТАС 2005: 153].

Елга – башланган урыныннан койган җиренә кадәр табигый рәвештә салынган үзәне буйлап туктаусыз агып торган шактый күләмле су агымы. Тау елгасы. Киң елга [ТТАС 2005: 157].

Идел зур елга. Чулман иделе [ТТАС 2005:172].

Инеш – кечкенә, сай һәм тар елгачык. Инеш суы. Бик кечкенә инеш [ТТАС 2005:186].

Кое – җир асты сулары булган һәм бура белән уратып алынган тирән чокыр. Кое казу. Кое суы. Коедан су алу [ТТАС 2005: 264].

Күл – 1) Барлык яктан да ярлар белән уратып алынган табигый сулык. Күлдәге аккошлар. 2) Су җыелып яки түгелеп барлыкка килгән кечкенә сулык, күлдәвек. Күл балыгы [ТТАС 2005: 329].

Океан – бөтен Җир шарын чолгап һәм коры җирне аерым материкларга бүлгәләгән сулыкның берсе; шулай ук, гомумән, Җирне чолгап алган сулык. Һинд океаны [ТТАС 2005: 395].

Сулык – зур территорияне алып җыелып тора, бетми торган зур су саклагыч. Ясалма сулыклар. Сулыклардан томан күтәрелү [ТТАС 2005: 487].

Чишмә – су чыганагы, кизләү. Тау астында салкын чишмә челтер-челтер агадыр [ТТАС 2005: 657].

Шарлавык – ярындагы яисә төбендәге ташларга бәрелә-бәрелә шаулап ага торган сай су. Язгы шарлавыкны күзәтү. Шарлавык тавышын тыңлау. Үзәннең шарлавыгы да арба аудара [ТТАС 2005: 678].

Шулай итеп, татар теленең аңлатмалы сүзлегендә турыдан-туры су мәгънәсен биргән һәм табигый су-сулык төшенчәләрен белдергән 14 берәмлек табылды. Аларның күбесе әдәби тел сүзләре. Аларны бергә туплап, без “су” концептының лексик-семантик кырын төзи алабыз.

Халык авыз иҗатында, мифологиядә СУ

Борынгы татар легенда-риваятьләрендә сулыклар, елга-күлләр белән бәйле өч зат хакындагы мәгълүматлар сакланган – Су бабасы, Су иясе, Су анасы. Бу хәбәрләрдән шуны да искәртергә мөмкин: сулыкларның төп хуҗасы – Су бабасы. Су анасы – аның хатыны, Су иясе – аларның уллары буларак фараз кылына. Әмма мондый күзаллаулар бик борынгы чорда булган, хәзер исә су белән бәйле мифик заттан бары Су анасын гына телгә алалар. Шулай да сүзлекләр белән эшләгәндә, су стихиясе белән бәйле башка кызыклы мәгълүмат та тупланды.

Халыкның зирәк акылын, фикер йөртү сәләтен, зиһен байлыгын сынауга корылган табышмаклар арасында “су” сүзен ачыклаганнары әллә ни күп дип әйтеп булмый:

  1. Коем төбе – кара май.
  2. Илле грамм герне күтәрә алмый, өстендә меңәр тонна йөкләр күтәрә.
  3. Исе юк, төсе юк

Аннан башка тормыш юк.

Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк.

“Су” сүзе фразеологизмнар составында да еш очрый:

су бакасы күк – җәелеп утырган кеше;

суга балта белән чапкандай – юк, мәгънәсез эш;

суга кереп сусаган – байлык, мөлкәт эчендә яшәп тә, аннан файда күрмәү;

суга сусату – якын итмичә, зарыктыру кебек мәгънәләргә ия.

Тикшеренү эшебез барышында мәкальләрдә дә “су” сүзенең еш очравын күрдек:

Кул пычранса, су белән юарсың, Су пычранса, ни белән юарсың.

Су бөтен пычракны юа ала, тик хыянәтне юа алмый.

Суны кичә-кичә белерсең, кешене тора-тора белерсең.

Су белән уйнама, батарсың; ут белән уйнама, янарсың.

Баткан кешене судан чыгарсаң, аккан әйберләрен таптырыр.

Суга каршы йөзмә, җилгә каршы төкермә!

Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.

Ата-ана теләге утка-суга батырмас.

Татар халкының аңында аерым урынны алып торган юраулар өлкәсенә дә су үтеп керми калмаган. Төшеңдә су һәм аңа бәйле булган башка әйберләр күрү дә төрлечә юралган. Мәсәлән,

Агым су аша йөзеп чыксаң, кайгыдан арынасың.

Коедан су алганны күрсәң, кияүгә чыгасың.

Төштә болганчык су – көтелмәгән күңелсезлек; саф, чиста су – яхшы хәбәр.

Төштә су керү - елау.

Төштә суны көймә белән кичсәң, башка илгә барасың.

“Су” лексемасының җырларда кулланылышы

Кешеләр элек-электән үз кичерешләрен су белән була торган халәтләр аша күрсәткәннәр, күңел ярсулары диңгезгә тиңләнгән, кайгылар суга салып агызылган, ярату хисләре чишмә тирәсендә ачылган, шатлыклар елга-күлләр белән бүлешенгән. Ихлас хисләр соңрак шигьри юлларга күчеп, җырга әйләнгән. “Су буйлап”, “Фазыл чишмәсе”, “Агыйдел басмалары”, “Җидегән чишмә” җырлары халык телендә бүген дә яратып җырлана.

Ә менә “Казансу”, “Агыйдел каты ага”, “Ямьле Агыйдел буйлары”, “Идел-йорт”, “Иделләре-күлләре”, “Агыйдел сылуы”, “Әдрән диңгез” һ.б. җыр сүзләрендә килеп, ялгызлык исемнәрне белдерә.

“Су” лексемасының шигъри әсәрләрдә кулланылышы

Безнең тарафтан тикшеренүгә алынган “су” сүзе әдәби әсәрләрдә еш кулланылган, аеруча шигъри әсәрләрдә без әлеге сүзне еш күрәбез. Г.Тукайның “Су анасы” әсәрендә дә үзенең куллану ешлыгы белән үзенчәлекле ул.

Г.Тукайның әлеге әсәрендә “су” сүзе 10 урында очрады. Ә менә су мәгънәсендә йөрүче “чишмә” сүзе нибары бер урында кулланылган:

“Һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;

Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.”

“Су” лексемасының әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлекләре

 Эшебездә китерелгән мисаллардан күренгәнчә, “су” лексемасы әдәби әсәрләрдә зур урын алып тора. Безнең тарафтан тикшерүгә алынган әсәрләрдә дә “су” сүзен шактый күп очраттык. Тупланган мисалларны “су” лексемасының кулланылу мәгънәсеннән чыгып, төркемнәргә бүлдек. Күпчелек мисалларда “су” үзенең туры мәгънәсендә калып, табигать бүләге, алыштыргысыз әйбер, яшәү чыганагы мәгънәсендә килгән. Мәсәлән:

Казанына өч-дүрт чүмеч су салды да учагына күп кенә итеп чыбык-чабык сындырып тыкты, ут төртеп җибәрде (Ә.Еники).

  • Әйе, халык матур уйлаган, авылына, җиренә, суына матур исемнәр бирә белгән (Ә.Еники).

Шулай ук язучылар “су” лексемасын күчерелмә мәгънәләрдә дә кулланалар. Г.Ибраһимов әсәрендә әлеге сүзнең мәгънәләре тагын да киңрәк ачылган. Мәсәлән, “Шул көнне безнең арбага төялешеп кайткач, Зәңгәр чишмәдә бик озак су кердек тә, татулашып, дуслашып таралдык...” җөмләсендә китерелгән “су керү” сүзтезмәсе чистарыну, сафлану, кердән арыну мәгънәләренә ия.

ЙОМГАК

“Татар телендә “су” концептының яшәеше” темасына башкарылган фәнни-тикшеренү эшебез “су” мәгънәсен белдерүче сүзләрне барлау, аларның халык авыз иҗатында, әдәби әсәрләрдә кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклау максатын күздә тотты. Без суның кеше тормышындагы мөһим ролен, әдәби әсәрләрдә чагылышын ачыкладык, татар телендә «су» концептының яшәешен күзәттек; “су” сүзенең мифологиядә, әдәби әсәрләрдә, җырларда, фразеологизмнарда, мәкальләрдә кулланылыш ешлыгын, үзенчәлеген тикшердек

Бу тема башка телләр материалында шактый җентекләп өйрәнелсә дә, татар теле материалында тикшеренүләр әле күп дип әйтеп булмый. Башкарылган фәнни эшебезне шушы өйрәнелмәгән өлкәгә бер адым дип саныйбыз. Киләчәктә эшебезне дәвам итәрбез, яңа ачышлар ясауга ирешербез дип уйлыйбыз.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

Гарипова Ф.Г. Татарстан гидронимнары сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 224 б.

Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясе нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2006. – 351 б.

Замалетдинов Р.Р. Татарская культура в языковом отражении / Р.Р.Замалетдинов. – М.: Гуманит. издат. центр ВЛАДОС; Казань: Магариф, 2004. – 239 с.

Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыелмасы: 3 томда / Нәкый Исәнбәт. – 2-нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010.

Маслова В.А. Лингвокультурология: Учеб. пособие для студ. высш. учеб. заведений / В.А. Маслова. – М.: Изд. центр «Академия», 2001. – 208 с.

Татар мифлары: ияләр, ышанулар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 388 бит.

Татар мифлары: ияләр, ышанулар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 432 бит.

Халык җырлый (Җырлар җыентыгы) / Төз. – З.Хәйруллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959

Гарипова Г.Х. “Телен белгщн – ил ачар"


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Җөмлә үзенчәлеге

Разработка урока...

Мөхәммәт Мирза поэзиясенең үзенчәлеге

        Мөхәммәт Мирза чын-чынлап милләт җанлы, халык педагогикасын, аның гореф-гадәтләрен тирән тоючу кеше.  Ул табигатьтән дә, бу җиһанның үзеннән дә матурлык эзли, м...

"Россия халыклары этнодидактикасы" китабында басылып чыккан мәкалә "Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” повестеның идея-художество үзенчәлеге" .

Һәр язучы, әдәбият хәзинәсенә билгеле бер күләмдә үзенчә өлеш кертеп, ниндидер дәрәҗәдә укучы тарафыннан уңай яки кире яктан баһалана. Аларның күбесе әсәрләренең үзәнечелекле яклары, тормышчан материа...

С.Хәким иҗатының үзенчәлеге

С. Хәким иҗатының үзенчәлеге...

Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге (фәнни эш)

Габдулла Тукай поэзиясендә антонимнарның кулланылу үзенчәлеге (фәнни эш)...

Аяз Гыйләҗев иҗатының үзенчәлеге

Тематик яктан Аяз Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Беренче әсәрләрендә үк аның я...