Фигыльләр дөньясында
план-конспект урока на тему

Хаертдинова Венера Навасовна

Тема: Фигыльләр дөньясында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_figyllr_donyasynda.pptx106.37 КБ
Файл figyl.docx16.84 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Иштирәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хаертдинова Венера Навас кызы ФИГЫЛЬЛ ӘР ДӨН ЬЯСЫНДА

Слайд 2

Максат : укучыларны ң фигыл ь турындагы белемн әрен тирәнәйтү; фигыльләрнең матур әдәбият әсәрләрендә, фразеологик әйтелмәләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә кулланылуын күрсәтү; туган җиргә, туган илгә мәххәбәт тәрбияләү.

Слайд 3

Дәрес барышы. Укучылар, бүгенбез дәресне гадәти булмаган формада үткәрербез. Бу дәрестә сез үзегезнең фигыльләр турында ниләр белеүгезне күрсәтерсез. Фигыльләр дөньясы сезгә үзенең игелеген ача . Ә бүгенге дәресне без “Фигыльләр дөньясына сәяхәт “дип атарбыз. Юлга чыгар алдыннан без сезнең белән сәяхәтнең планы белән танышырбыз.

Слайд 4

Фигыльләр Сайлап ал Чәчәкләр аланында Фигыл ь ләр аук ц ионы Иҗади эш аланында Зирәкләр, тапкырлар Фигыл ь ләр иле

Слайд 5

Шәп аккан чишмәнең башы якын була. Яман гадәт тиз йога Югары менгәч, түбән карама. Бүген көләрсең , иртәгә еларсың Көпә-көндез чыра яндырмыйлар. Еракка куйсаң, якыннан алырсың.

Слайд 6

Дулкынланып тибрәлә җыр, Сандугач кунмас инде. Ям ьле булса да торган җир Туган җир булмас инде. Сакта торам ил чигендә Басмаган җир калмады. Кайда йөрсәм дә күңелдә Татарстан таңнары.

Слайд 7

Дулкынланып-хәл ф., тибрәлә –хик.ф., кунмас-к.з.хик.ф., булса-шарт ф., булмас-к.з.хик.ф., торам-х.з.хик.ф., басмаган (җир)-сыйф.ф., калмады-хик.ф., йөрсәм-шарт.ф.

Слайд 8

Әгәр дә Татарстан буйлап сәяхәткә чыгарга уйласагыз, вакытыгыз бик күңелле үтәчәк. Татарстанның теләсә кайсы ягында да карасаң күреп туймаслык, йөрсәң йөреп арымаслык урыннар аз түгел. Аның табигате бик төрле-төрле. Бездә калын урманнар да, тигез далалар да бар. Урманнарында төрле-төрле җәнлекләрне күрергә була. Безнең республиканы зур елгалар, кечкенә инешләр һәм тау асларындагы өянкеләр күләгәсеннән чылтырап аккан чишмәләр ямьләндерә.

Слайд 9

Яза, сөйләшә-сөйләшә, уку, булыш, авырган, укыса, кайту, боеккан (кош), Уйлап, сөйләргә, яуса, сана, киләчәк (буын), җырлыйсы (җыр), шаяру, шатланырга, эшли, килми, бармаса, бие, сакла, карау, бизәү.

Слайд 10

Күтәрелә байракларың Күпме гасыр катламыннан. Мәңге яшә , күкрәп яшә, Туган илем- Татарстан. Туган җирем, никтер синдә генә Кайгыларга урын тар сыман. Кайсы якка күз төбәсәм, шунда Көтелмәгән шатлык бар сыман.

Слайд 11

Язгы ташуларда Аккан бозга басып, Икәү килә елга буйлатып

Слайд 12

Укучы (кыз), яза торган (каләм), җыелган (халык), пешкән (аш), киләчәк (заман), барыр (юллар),эшлисе (эшләр).

Слайд 13

1. Кайсы фигыль зат-сан б/н төрләнми (хәл фигыль), исем ф., сыйф. Ф., инф.ф. 2.Фигыльнең нигез формасы кайсы фигыль б/н тәңгәл килә? (Боерык фигыль белән). 3. Кайсы фигыль нинди соравына җ авап бирә? (Сыйфат фигыль). 4.Хикәя фигыль җөмләнең кайсы кисәге була? (хәбәр). 5 Сыйфат фигыль кайчан исемләшә? (Сыйфатланмышы төшеп калганда).

Слайд 14

балавыз сыгу-елау, түбәсе түшәмгә тию- шатлану, табан ялтырату-качу, аяклары җиргә дә тими-йогерә, чаба, баш вату-уйлау, авыз ачып тору-аптырау, шаккату.

Слайд 15

Читтә йөргән чакта сагындырып Керер өчен төнлә төшенә Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә. Зур уңышлар яулап заманалар Матур бәя бирсә эшенә, Шатлыкларын ишеттерер өчен Туган ягы кирәк кешегә.

Слайд 16

Йөри-йөри күңеле тупасланса Тузан кунса яшьлек хисенә. Бер сафланып килер өчен тагын Туган ягы кирәк кешегә. Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә, Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә.



Предварительный просмотр:

Тема: Фигыльләр дөньясында.

 

                Максат:  укучыларның фигыль турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

 фигыльләрнең матур әдәбият әсәрләрендә, фразеологик      әйтелмәләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә кулланылуын күрсәтү; туган җиргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

 

                                      Дәрес барышы.

          -Исәнмесез, укучылар.

     -     Укучылар, бүген без дәресне гадәти булмаган формада үткәрербез. Бу дәрестә сез үзегезнең фигыльләр турында ниләр белүегезне күрсәтерсез. Фигыльләр дөньясы сезгә үзенең игелеген ача. Ә бүгенге дәресне без “Фигыльләр дөньясына сәяхәт” дип атарбыз. Юлга чыгар алдыннан без сезнең белән сәяхәтнең планы белән танышырбыз:

1. Фигыль тукталышы

2. Чәчәкләр аланында

3. Зирәкләр, тапкырлар

4. Иҗади эш

5. Фигыльләр аукционы

6. Сайлап ал

7. Фигыльләр иле.

          Фигыль тукталышында безне, укучылар, автобус көтеп тора. Автобуска утыру өчен безгә иң элек билетлар алырга кирәк.

- Укучылар, билет алу өчен иң элек биремнәрне үтәргә кирәк. Сезгә мәкаль һәм әйтемнәр тәкъдим ителә. Сез шул мәкаль, әйтемнәрдән фигыльләрне табыгыз һәм төркемчәләрен билгеләгез.

 Шәп аккан  чишмәнең башы якын була.

 Яман гадәт тиз йога

Югары менгәч, түбән карама.

Бүген көләрсең, иртәгә еларсың

Көпә-көндез чыра яндырмыйлар.

 Еракка куйсаң, якыннан алырсың.

 -Сез, укучылар, дөрес җавап биреп автобуска утыру хокукына ия булдыгыз. Ә хәзер туган җирнең, туган илнең матурлыгы, гүзәллеге турында “Татарстан таңнары” дигән җырны җырлый-җырлый юлга кузгалабыз.

 Бу җырның сүзләрен Г.Афзал, көен Марс Макаров язган.

       Дулкынланып тибрәлә җыр,

      Сандугач кунмас инде.

      Ямьле булса да торган җир,

     Туган җир булмас инде.

     Сакта торам ил чигендә

     Басмаган җир калмады.

     Кайда йөрсәм дә күңелдә

    Татарстан таңнары.

 

 -Укучылар, бу җыр сезнең күңелләрдә нинди хисләр уята?

 -Туган илгә мәхәббәт, аны олылау, хөрмәт итү, аның белән горурлану.

 -Дөрес, без Татарстан җирендә яшәвебез белән горурланырга тиеш.

  Ә хәзер шушы җыр текстында булган фигыльләрне табыйк һәм төркемчәсен билгелик.

  Дулкынланып-хәл ф., тибрәлә –хик.ф., кунмас-к.з.хик.ф., булса-шарт ф., булмас-к.з.хик.ф., торам-х.з.хик.ф., басмаган (җир)-сыйф.ф., калмады-хик.ф., йөрсәм-шарт.ф.

 -Хәзер, укучылар, тагын бер биремне үтәп алыйк. Бирелгән тексттан фигыльләрне табып, аларның кайсы тамыр, кайсы ясалма икәнлеген билгелик.

 Әгәр дә Татарстан буйлап сәяхәткә чыгарга уйласагыз, вакытыгыз бик күңелле үтәчәк.

  Татарстанның теләсә кайсы ягында да карасаң күреп туймаслык, йөрсәң йөреп арымаслык урыннар аз түгел.

  Аның табигате бик төрле-төрле.

 Бездә калын урманнар да, тигез далалар да бар. Урманнарында төрле-төрле җәнлекләрне күрергә була.

  Безнең республиканы зур елгалар, кечкенә инешләр һәм тау асларындагы өянкеләр күләгәсеннән чылтырап аккан чишмәләрямьләндерә.

 -Уйласагыз- тамыр ф., карасаң, йөрсәң-тамыр.ф., күрергә-тамыр.ф., ямьләндерә –ясалма ф.

 -Дөрес, укучылар, без сәхәтебезне дәвам итәбез һәм “Сайлап ал” тукталышына килеп җитәбез.

- Сезгә фигыльләр бирелгән. Сез шул фигыльләр арасыннан үзегезгә күрсәтелгән фигыльләрне сайлап, дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз. (затланышлы, затланышсыз).

 Яза, сөйләшә-сөйләшә, уку, булыш, авырган, укыса, кайту, боеккан (кош),

Уйлап, сөйләргә, яуса, сана, киләчәк (буын), җырлыйсы (җыр), шаяру, шатланырга, эшли, килми, бармаса, бие, сакла, карау, бизәү.

 Ә хәзер икенче биремне үтибез. Бирелгән шушы фигыльләрдән карау фигылен төрле юнәлешләргә куегыз.

 -Карау (төп ю.), карану (кайтым юн.),

  бизәү (төп ю.), бизәнү(кайтым.ю)

каралу(төшем юн.), карашу (уртаклык юн.), карату (йөкләтү юн.)

 -Укучылар, “Сайлап ал” тукталышында без сезнең белән биремнәрне үтәп бетердек. Алда безне “Чәчәкләр аланы каршы ала. Аланда төрле-төрле чәчәкләр үсеп утыра. Сезнең бурыч: шул аланнан үзегезгә ошаган чәчәкләрне өзеп аласыз һәм анда язылган биремне үтисез.

  1.Шигырьдәге боерык фигыльне тап һәм төрләндер:

      Күтәрелә байракларың

      Күпме гасыр катламыннан.

      Мәңге яшә, күкрәп яшә,

     Туган илем- Татарстан.

 2. Бирелгән җөмләдәге фигыльнең (көтелмәгән) нинди җөмлә кисәге булып килүен әйтегез.

  Туган җирем, никтер синдә генә

  Кайгыларга урын тар сыман.

  Кайсы якка күз төбәсәм, шунда

  Көтелмәгән шатлык бар сыман.

 

 3.Хәл фигыльнең төрләрен әйтеп чыгыгыз.

 4. Язгы ташуларда

    Аккан бозга басып,

  Икәү килә елга буйлатып  дигән юллардан сыйфат фигыльне табыгыз һәм нинди җөмлә кисәге булып килүен әйтегез.

 

 5. Бирелгән сыйфат фигыльләрнең нинди заманда килүләрен әйтегез.

 Укучы (кыз), яза торган (каләм), җыелган (халык), пешкән (аш), киләчәк (заман), барыр (юллар),эшлисе (эшләр).

 -Укучылар “Чәчәкләр аланында” без сезнең белән матур чәчәкләр җыйдык, хәзер инде юлчы кешенең юлда булуы хәерле, әйеме. Юлыбызны дәвам итик һәм “Зирәкләр, тапкырлар” тукталышына тукталыйк. Анда безне нинди биремнәр көтә икән:

 1. Кайсы фигыль зат-сан б/н төрләнми (хәл фигыль), исем ф., сыйф. Ф., инф.ф.

2.Фигыльнең нигез формасы кайсы фигыль б/н тәңгәл килә? (Боерык фигыль белән).

 3. Кайсы фигыль нинди соравына җавап бирә? (Сыйфат фигыль).

 4.Хикәя фигыль җөмләнең кайсы кисәге була? (хәбәр).

 5 Сыйфат фигыль кайчан исемләшә? (Сыйфатланмышы төшеп калганда).

 -“Тапкырлар, зирәкләр” тукталышыннан соң, укучылар, безне “Иҗат ит” тукталышы көтә.

 1. Укучылар, сезгә өйгә эш итеп мин “Минем туган авылым” дигән темага миниатюр сочинение язып килергә кушкан идем. Шул сочинениеләрне кемнәр укырга тели.

  2. Тагын бер бирем үтәп алыйк. Мин сезгә фразеологик әйтелмәләр язылган карточкалар өләшәм, сез аларны фигыль белән алыштырыгыз: балавыз сыгу, түбәсе түшәмгә тию, табан ялтырату, аяклары җиргә дә тими, баш вату, авыз ачып тору.

 -Укучылар, безнең сәяхәтебез тәмамланырга да күп калмады. Безнең алдагы тукталышыбыз “Фигыльләр аукционы “. Иң элек аукцион сүзен аңлатып китәрбез.

 - Аукцион- мөлкәтне яки товарны халык алдында артыграк бәягә сату.

  -Хәзер, укучылар, сез бер шигырь  тыңларсыз. Тексттагы фигыльләрне истә калдырырга тырышыгыз. Барабанга “бер” дип сугыла, укучылар,  сез бер-бер артлы фигыльләр әйтәсез, соңгы фигыльне әйткәннән соң ,мәсәлән, “йөгергән” фигыле, ди. Мин йөгергән-бер, йөгергән –ике, йөгергән-өч дип барабанга сугам һәм йөгергән фигылен әйтүче укучы җиңүче була.

  Читтә йөргән чакта сагындырып

  Керер өчен төнлә төшенә

  Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

  Туган ягы кирәк кешегә.

 Зур уңышлар яулап заманалар

 Матур бәя бирсә эшенә,

Шатлыкларын ишеттерер өчен

 Туган ягы кирәк кешегә.

  -Укучылар, без сезнең белән сәяхәтебезнең соңгы тукталышына кузгалабыз. Ул тукталыш “ Фигыльләр дөньясы» дип атала. Бу тукталышта мин сезгә ромашка бирәм. Сез ромашка таҗларына фигыльнең тулы билгеләмәсе ягъни барлык үзенчәлекләре  дә әйтелерлек итеп җөмләләр языгыз.

-Укучылар җавабы.

-Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясала. Тест эшләү.

- Өй эше бирү. Билгеләр кую. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

"Авазлар һәм хәрефләр дөньясында".

5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт....

Ачык дәрес "Тәрбия дөньясында - сыйфатлар"

Максат:1)Укучыларның сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү; сыйфатның артыклык дәрәҗәсе белән таныштыру һәм аны өйрәнү.2) Танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.3) Укучыларны туга...

Шигырьләр дөньясында

Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...

Әкиятләр дөньясында

Укучыларның татар халык әкиятләре турында белемнәрен өйрәнү....

Театр дөньясында

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы белән очрашу кичәсе....

6нчы сыйныфта татар теле. “ Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе.”

Татар  мәктәпләрендә кайбер мөстәкыйль фигыльләр җөмлә эчендә ярдәмче фигыль урынына килә. Дәрестә мисаллар ярдәмендә һәм Сингапур алымын кулланып үткәрү теманы аңларга ярдәм тә. Укучыларга шәхси...