6нчы сыйныфта татар теле. “ Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе.”
план-конспект урока (6 класс) по теме

Нагимова Римма Ильдусовна

Татар  мәктәпләрендә кайбер мөстәкыйль фигыльләр җөмлә эчендә ярдәмче фигыль урынына килә. Дәрестә мисаллар ярдәмендә һәм Сингапур алымын кулланып үткәрү теманы аңларга ярдәм тә. Укучыларга шәхси якын килү, аларның дәрестә иҗади эшсәнлеген арттыру максатыннан кулланылган Сингапур алымын отышлы саныйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 19-dresk_6-tatar_tele.doc89.5 КБ

Предварительный просмотр:

     

Тема         “ Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе.”

( 6-сыйныфта татар теленнән Сингапур алымнары кулланып үткәргән дәрес эшкәртмәсе)

Язды: Нәгыймова Римма Илдус кызы

МБГУ “Исергәп урта гомуми белем мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Баулы муниципаль районы  Татарстан Республикасы

Тема.

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе.

Максат.

1. Укучыларга мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе турында белем алырга шартлар тудыру.

 2. Җөмләләрдә мөстәкыйль кулланылган фигыльләрне ярдәмче фигыль ролендә килгән мөстәкыйль фигыльләрдән аера белү күнекмәләрен үстерү.

3.  Сингапур укыту алымнарын кулланып, алган белемнәрне, күнекмә һәм эшли белү осталыкларын гамәлдә куллана белергә өйрәтү.

Җиһазлау.

Карточкалар, ноутбук, проектор, экран

Материал.

  1. Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5-11 нче сыйныфлар- Казан: Мәгариф, 1996.
  2. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В. Максимов. – Казан: Мәгариф, 2004. – 159 б.

 

                           Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.                

               

Дәрес планы.

I . Оештыру.

Исәнләшү. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Өй эшен тикшерү.

Өй эшенә бирелгән  күнегүне телдән тикшереп чыгу.

 III. Укучыларны яңа белемнәрне актив һәм аңлы үзләштерүгә әзерләү.

  1. Сораулар ярдәмендә үткәннәрне искә төшерү.

- Нинди ярдәмче фигыльләр бар?

 - Ул фигыльләрнең тамырлары нинди?

- Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрергә мөмкин микән?

3. Тема һәм максатны җиткерү.

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү.

1. Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе турында мәгълүмат бирү. Дәреслектән кагыйдәне өйрәнү.

2. Экранда бирелгән мисалларны тикшерү барышында ярдәмче фигыльләрнең нинди мәгънә төсмерләре өстәвен ачыклау.

1. Юлда барганда, малайны машина узды.

1. Илдар велосипед белән җәяүле дустын узып китте.

2. Минутлап булса да, көннәр озаюга, төннәр кыскаруга барды.

2. Кичә Нәбирә апа район үзәгенә барып чыкты

3. Гүзәл адашып калгач, бар көченә кычкырды.

3. Бала аяк астына кереп кергән песине күреп кычкырып җибәрде.

4. Рәссам елганы матур итеп ясады.

4. Әти тиз сыерчык оясы ясап ташлады.

5. Казанда пылау пешә.        

5. Бакчада чияләр пешеп килә.

  V. Яңа белемнәрне ныгыту.

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе турында белгәннәрен чиратлашып әйтәләр.( Сингл раунд робин алымы)

1. 188 нче күнегүне телдән эшләү.

2. Карточка белән эш.

 VI. Йомгаклау һәм кире информация.

 - Без бүген мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә килү очракларын карап үттек. Без мөстәкыйль фигыльнең ярдәмче фигыль ролендә килүен нәрсәгә карап ачыклый алабыз. (Фигыль белдергән мәгънәгә карап.) Алар башкарылган процесска нинди мәгънәләр өсти алалар? (Кинәтлек, кискенлек, процессның үтәлү дәрәҗәсе, боеру һ.б.) 

Билгеләр кую.

 VII. Өй эше бирү һәм аны үтәүгә инструктаж үткәрү.

190 нчы күнегүне язмача эшләргә.

                                     

  Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

   - Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Бүген барыгыз да бармы? Яхшы, әйдәгез дәресне башлап җибәрик.

II. Өй эшен тикшерү.

Өй эшенә бирелгән күнегүне телдән тикшереп чыгу.

  1. Укучыларны яңа белемнәрне актив һәм аңлы үзләштерүгә әзерлек.

1. Сораулар ярдәмендә үткәннәрне искә төшерү:

- Нинди ярдәмче фигыльләр бар? (Иде, икән, ит)

 - Ул фигыльләрнең тамырлары нинди? ( и- тамыры)

2. Экранда язылган җөмләләрне чагыштырып тикшерү.

1. Юлда барганда, малайны машина узды.

1. Илдар велосипед белән җәяүле дустын узып китте.

2. Минутлап булса да, көннәр озаюга, төннәр кыскаруга барды.

2. Кичә Нәбирә апа район үзәгенә барып чыкты.

3. Гүзәл адашып калгач, бар көченә кычкырды.

3. Бала аяк астына кереп кергән песине күреп кычкырып җибәрде.

4. Рәссам елганы матур итеп ясады.

4. Әти тиз сыерчык оясы ясап ташлады.

5. Казанда пылау пешә.        

5. Бакчада чияләр пешеп килә.

- Калын шрифт белән язылган сүзләрне чагыштырып карагыз. Сез нинди аерма күзәтәсез? (Бу сүзләрнең мәгънәләре төрле. Бер очракта туры мәгънәдә килгәннәр. Икенче очракта аерым мәгънә белдермиләр.)

Әлеге сүзләр кайсы сүз төркеменә карыйлар? (Хикәя фигыль)

3. Тема һәм максатны җиткерү.

- Алда тикшерелгән җөмләләрдә мөстәкыйль фигыльләр ярдәмче фигыльләр ролендә килгәннәр. Без бүген шундый очраклар турында сөйләшербез һәм күнегүләр эшләрбез.

  IV. Яңа белемнәрне үзләштерү.

1. Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе турында мәгълүмат бирү. Дәреслектән кагыйдәне өйрәнү.

Кайбер очракларда мөстәкыйль фигыльләр ярдәмче фигыль ролендә килә алалар. Бу очракта алар үзләре аерым мәгънә белдермиләр, төп фигыльгә ияреп, процесс яки эш-хәлгә билгеле бер мәгънә төсмере генә өстиләр. Мәсәлән, процессның башлануы (уйларга тотына), процессның озак вакыт эчендә дәвам итүе (язып утыра), процессның юнәлгәнлеге (кайтып бара), проөессның тәмамлануы (укып бетерү) һ.б.

2.   Экранда бирелгән мисалларны тикшерү барышында ярдәмче фигыльләрнең нинди мәгънә төсмерләре өстәвен ачыклау.

1. Сыерчыклар шатлыклы җырларын сузып җибәрделәр.

Җибәрделәр фигыле төп мәгънәгә башлану төсмере өстәгән.

1. Сыерчыклар шатлыклы җырларын суздылар.

2. Кинәт суга тияр-тимәс кенә очып баручы каралҗым төстәге ялтыравыклы бер кош күреп алдым.

Алдым фигыле кинәтлек төсмере биргән.

Кинәт суга тияр-тимәс кенә очып баручы каралҗым төстәге ялтыравыклы бер кош күрдем.

3. Апам идәнне себереп чыгарды, өстәлне җыештырып ташлады.

Чыгарды, ташлады фигыльләре кискенлек төсмере өсти.

3. Апам идәнне себерде, өстәлне җыештырды.

  1.  Яңа белемнәрне ныгыту.

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә йөрүе турында белгәннәрен чиратлашып әйтәләр.( Сингл раунд робин алымы)

1. 188 нче күнегүне язып эшләү.

2. Әкиятне игътибар белән тыңлыйбыз һәм ярдәмче фигыль ролендә килгән мөстәкыйль фигыльләрне истә калдырабыз.

Бүре шатлана-шатлана кибән башына менеп яшеренгән. Ул арада Төлке печән кибәнен әйләндереп ут төртеп җибәргән (башлану төсмере өсти). Печән кибәне чатыр-чотыр яна башлаган (башлану төсмере өсти). Ут бүрене дә камап алган (тиз вакыт эчендә башлану төсмере өсти). Бүре ут эченнән көчкә генә котылып калган (тәмамлану төсмере өсти). Ләкин бер генә бөртек йоны калмыйча көеп беткән (процессның ахыргача үтәлү мәгънәсен өсти). Шәрә бүре артына карый-карый чабып киткән (процессның юнәлгәнлеге).

Раунд Тейбл алымы (укучылар чиратлап бер бит кәгазьдә истә калган ярдәмче фигыль ролендә килгән мөстәкыйль фигыльләрне, аларның төсмерләрен язалар). Төркемннән 1-номерлы укучы укый, тикшерәбез (экранга чыгарыла)

2. Карточка белән эш.

- Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Шул карточкадагы биремне үтәгез.

Бирем. Ярдәмче фигыль ролендә килгән мөстәкыйль фигыльләрне табып, төп фигыль белән бергә күчереп алырга.

Үрнәк. Язып утыра ...

1. Рәдиф өй эшенә бирелгән иншаны язып утыра.

2. Бала күңелен тетрәткән  ул фаҗиганең ярасы акрынлап төзәлә барды.

3. Ул, бераз сәерсенеп, ишек төбендә туктап калды.

4. Шәрәфи карт үзенең йорт хәлләрен сөйләп бирде.

5. Сәгыйтьтән көлеп, дусларча бер шаяртып та алдылар.

6. Үзенә кирәк кешене эзләп, тирә-яктагы халыкны карап чыкты.

7. Гарифуллинның эше төгәлләнеп килә.

8. Су буена Алмаз белән Рөстәм төшеп киләләр.

VI. Ял минуты. МИКС-ПЭА-ШЭА алымы. Укучылар  музыкага биеп йөриләр. Музыка туктагач, парлашалар, мәкальнең башын берсе әйтә, икенчесе ахырын әйтә. (“Рэлли Робин “ алымы кулланыла.)

                           

3. 190 нчы күнегүне язмача эшләү.

- Күнегүнең биремен укып чыгыгыз.

  IX. Йомгаклау һәм кире информация.

 - Без бүген мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыльләр ролендә килү очракларын карап үттек. Без мөстәкыйль фигыльнең ярдәмче фигыль ролендә килүен нәрсәгә карап ачыклый алабыз. (Фигыль белдергән мәгънәгә карап.) Алар башкарылган процесска нинди мәгънәләр өсти алалар? (Кинәтлек, кискенлек, процессның үтәлү дәрәҗәсе, боеру һ.б.) 

Билгеләр кую.

       Х. Өй эше бирү һәм аны үтәүгә инструктаж үткәрү.

- Укучылар, өй эшен көндәлекләрегезгә язып куегыз: 190нчы күнегүне язмача эшләргә. (Инструктаж үткәрү)

Экранда күрсәтү өчен материаллар

1. Юлда барганда, малайны машина узды.

1. Илдар велосипед белән җәяүле дустын узып китте.

2. Минутлап булса да, көннәр озаюга, төннәр кыскаруга барды.

2. Кичә Нәбирә апа район үзәгенә барып чыкты.

3. Гүзәл адашып калгач, бар көченә кычкырды.

3. Бала аяк астына кереп кергән песине күреп кычкырып җибәрде.

 

4. Рәссам елганы матур итеп ясады.

4. Әти тиз сыерчык оясы ясап ташлады.

5. Казанда пылау пешә.

 5. Бакчада чияләр пешеп килә.

1. Сыерчыклар шатлыклы җырларын сузып җибәрделәр.

Җибәрделәр фигыле төп мәгънәгә башлану төсмере өстәгән.

1. Сыерчыклар шатлыклы җырларын суздылар.

2. Кинәт суга тияр-тимәс кенә очып баручы каралҗым төстәге ялтыравыклы бер кош күреп алдым.

Алдым фигыле кинәтлек төсмере биргән.

2.Кинәт суга тияр-тимәс кенә очып баручы каралҗым төстәге ялтыравыклы бер кош күрдем.

3. Апам идәнне себереп чыгарды, өстәлне җыештырып ташлады.

Чыгарды, ташлады фигыльләре кискенлек төсмере өсти.

3. Апам идәнне себерде, өстәлне җыештырды.

Бүре шатлана-шатлана кибән башына менеп яшеренгән. Ул арада Төлке печән кибәнен әйләндереп ут төртеп җибәргән (башлану төсмере өсти). Печән кибәне чатыр-чотыр яна башлаган (башлану төсмере өсти). Ут бүрене дә камап алган (тиз вакыт эчендә башлану төсмере өсти). Бүре ут эченнән көчкә генә котылып калган (тәмамлану төсмере өсти). Ләкин бер генә бөртек йоны калмыйча көеп беткән (процессның ахыргача үтәлү мәгънәсен өсти). Шәрә бүре артына карый-карый чабып киткән (процессның юнәлгәнлеге).

1. Рәдиф өй эшенә бирелгән иншаны язып утыра.

2. Бала күңелен тетрәткән  ул фаҗиганең ярасы акрынлап төзәлә барды.

3. Ул, бераз сәерсенеп, ишек төбендә туктап калды.

4. Шәрәфи карт үзенең йорт хәлләрен сөйләп бирде.

5. Сәгыйтьтән көлеп, дусларча бер шаяртып та алдылар.

6. Үзенә кирәк кешене эзләп, тирә-яктагы халыкны карап чыкты.

7. Гарифуллинның эше төгәлләнеп килә.

         8. Су буена Алмаз белән Рөстәм төшеп киләләр.

1. Рәдиф өй эшенә бирелгән иншаны язып утыра.

2. Бала күңелен тетрәткән  ул фаҗиганең ярасы акрынлап төзәлә барды.

3. Ул, бераз сәерсенеп, ишек төбендә туктап калды.

4. Шәрәфи карт үзенең йорт хәлләрен сөйләп бирде.

5. Сәгыйтьтән көлеп, дусларча бер шаяртып та алдылар.

6. Үзенә кирәк кешене эзләп, тирә-яктагы халыкны карап чыкты.

7. Гарифуллинның эше төгәлләнеп килә.

         8. Су буена Алмаз белән Рөстәм төшеп киләләр.

1. Рәдиф өй эшенә бирелгән иншаны язып утыра.

2. Бала күңелен тетрәткән  ул фаҗиганең ярасы акрынлап төзәлә барды.

3. Ул, бераз сәерсенеп, ишек төбендә туктап калды.

4. Шәрәфи карт үзенең йорт хәлләрен сөйләп бирде.

5. Сәгыйтьтән көлеп, дусларча бер шаяртып та алдылар.

6. Үзенә кирәк кешене эзләп, тирә-яктагы халыкны карап чыкты.

7. Гарифуллинның эше төгәлләнеп килә.

 8. Су буена Алмаз белән Рөстәм төшеп киләләр.

1. Рәдиф өй эшенә бирелгән иншаны язып утыра.

2. Бала күңелен тетрәткән  ул фаҗиганең ярасы акрынлап төзәлә барды.

3. Ул, бераз сәерсенеп, ишек төбендә туктап калды.

4. Шәрәфи карт үзенең йорт хәлләрен сөйләп бирде.

5. Сәгыйтьтән көлеп, дусларча бер шаяртып та алдылар.

6. Үзенә кирәк кешене эзләп, тирә-яктагы халыкны карап чыкты.

7. Гарифуллинның эше төгәлләнеп килә.

8. Су буена Алмаз белән Рөстәм төшеп киләләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...