Җөмләнең баш кисәкләре
план-конспект урока по теме

Янышева Рәүзилә Рәвис кызы

4нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhomlnen_bash_kisklre.docx27.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Җөмләнең баш кисәкләре.

Максат: Укучыларга җөмләнең баш кисәкләре турында гомуми теоретик белем бирү; практик куллана белү күнекмәләре бирү; экологик тәрбия бирү.

Бурычлар:

өйрәнелгәннәрне билгеле бер системага салу, алган белемнәрне ныгыту;

– сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү;

- үз-үзеңə бəя куярга өйрəтүне дəвам итү,

проблеманы күмәк хәл итәргә омтылыш теләген үстерү, дуслык, бердəмлек, игътибарлылык сыйфатлары тəрбиялəү.

Җиһазлау: Ноутбук, экран, проектор, биремле карточкалар, музыкаль әсәрләр, презентация.

Материал: Татар теле. Башкортстанның татар мәктәпләре өчен дәреслек, 4 сыйныф.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Эш төрләре: телдән сөйләм, сүзлек эше, текст өстендә эш, Интернет челтәрендә эш.

Укыту принциплары: фәннилек, системалылык, эзлеклелек, теориянең гамәлдә кулланылышы, активлылык, күрсәтмәлелек.

Эш режимы: укытучы-сыйныф, укучы-укучы, укытучы-укучы.

Предметара бәйләнеш: Рус теле, рәсем сәнгате, музыка, әйләнә-тирә дөнья. 

Дәрестә кулланылган методлар: традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр (мәгълүмати-коммуникатив технология).

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Шәхескә кагылышлы: -Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Метапредмет: Танып-белү УУГ: - дәреслек белән эшләү;

- аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;

- объектларны чагыштыру;

- фикерне логик чылбырга салу;

- объектларны чагыштыру.

Коммуникатив УУГ: -укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

- мәгълүматны  туплау өчен күмәк эш башкару;

Регулятив УУГ: -дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру;

- максатчанлык, активлык сәләтләрен формалаштыру;

-укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- эш сыйфатына бәя бирә белү;

- билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу;

- нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү).

Предмет буенча: җөмләнең баш кисәкләре турында гомуми теоретик белем бирү һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү.

Дəрес барышы:

  1.  Мотивацион-ориентлашу этабы.

1.Уңай психологик халəт тудыру.

- Исəнмесез, минем нəни дуслар,

Дəрес бит һəрчак шулай башлана.

Сез алырсыз бишле генə,

Күңелем минем моңа ышана. (1 слайд)

  • Бүген бездә татар теле,

Яратам сине,телем!

Рәхмәт сиңа,синең аша

Алам мин яхшы белем!

- Безгә бүген кунаклар килгән, алар белән исәнләшик,балалар. Үзебезнең белгәннәребезне күрсәтик,тәртипле һәм белемле балалар дисеннәр.

2. Белемнəрне актуальлəштерү.

- Әйдəгез, дəресебезне кроссворд чишүдəн башлыйк. Бу кроссворд сез үзлəштерə торган фəннəргə кагылышлы.

1) Бүген атнаның нинди көне? (Җомга)

2) Физкультура дəреслəре сезне нинди итə? (Көчле)

3)Бармакларым унау минем,

Ун саны бит түгəрəк.

Бу фəн бик-бик кызыклы бит -

Саныйк əйдə бергəлəп (Математика)

4) Хезмəт дəреслəрендə сез əти - əнилəргə нəрсəлəр ясарга бик яратасыз? (Бүлəк)

5) Матур-матур чəчəклəр,урманнар, тирə-яктагы матурлыкны аңларга, үзегез шул

матурлыкны ясарга өйрəтə торган фəн. (Рəсем)

җ

о

м

г

а

к

ө

ч

л

е

м

а

т

е

м

а

т

и

к

а

б

ү

л

ə

к

р

ə

с

е

м

- Нинди сүз килеп чыкты? (җөмлə) (2 слайд) Үзбәя

3. Уку мәсәләсен кую.

-Нəрсə ул җөмлə? Белəсезме?

-Кем җавап бирə? (Җөмлə тəмамланган уйны белдерə, сүзлəрдəн төзелə, əйтелү максаты буенча өч төрле була .?!)

- Жөмлəлəр нəрсə ярдəмендə төзелә?

- Кем җавап бирә?( Сүзләр ярдәмендә төзелә )

- Менә сезнең алдыгызда сүзләр җыентыгы. Аларны җөмлә дип атап буламы? (тактага

сүзләр эленеп куела: дүрт, без, укый, сыйныф (3 слайд) һәм (мәктәп, бүген, бара,

балалар( 4 слайд)

- Бу сүзләрдән җөмлә төзеп буламы? Әлбәттә,була. Әйдәгез төркемнәрдә җөмлә төзеп карыйк. (Җөмләләр укыла һәм 5 слайдта күрсәтелә) Үзбәя

- Ә сез беләсезме, жөмләләр эчендәге сүзләрне нәрсә дип атыйлар?  Җөмлә кисәкләре.

(6 слайд)

-Балалар җөмлә кисәкләре турында тагын да күбрәк беләсегез киләме?

- Шулай итеп, без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында өйрәнербез?

– Кем җавап бирә? (Без бүгенге дәрестә җөмлә кисәкләрен өйрәнербез) (7 слайд)

Әфарин! Дөресрәк итеп әйтсәк, җөмләнең баш кисәкләре турында сөйләшербез. Дәресебезнең максаты, димәк нинди була? Әйдәгез бергәләп әйтик карыйк. (8 слайд) Үзбәя

  1. Операциональ башкару этабы. (УМЧ)

- Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз. (Антонио Вивальдиның «Кыш» темасыннан өзек тыңлау). Балалар, бу көйне тыңлаганнан соң күз алдыгызга ниләр килде? Димәк, сүз нинди ел фасылы турында бара? Слайдка карап текстның исемен укыгыз. (9 слайд) «Салкын февраль көннәрендә». Бу сүзләр бүгенге көнгә туры киләме? Табигатьнең әле нинди чагы? Кышны җәнлекләр, кошлар ничек үткәрә? Дәреслекнең 99 битен ачыгыз, 173 күнегүне күзләгез. Текстны укып, әңгәмә корырбыз.

1) Укытучы тарафыннан уку.

2) Сүзлек эшен башкару. (10 слайд)

3) Текст аңлауларын ачыклау. (Төркемдә эшләү)

Бирем: русчага тәрҗемә ителгән һәм язылган җөмләләрнең тексттан татарча вариантын табарга.(11, 12 слайдлар) (балаларга таратып бирелә) Үзбәя

-Әфарин,бу биремне дә дөрес үтәдегез. Хәзер ял итеп алу мөһим.

Ял минуты.

  1. Нәрсә ул җөмләнең иясе?

 -Числоны, сыйныф эше язабыз. Беренче җөмләне укыйк.

- Чыршы ботаклары арасындагы ояда ялангач кош балалары чырылдашалар.

- Балалар, бу нинди жөмлә кисәге? ( төркемнәрдә тикшерү ) Ия. (13 слайд).

- Ә нинди сүз төркеме белдерелгән алар? Нинди сорауга җавап булалар? (Кем? Нәрсә?) Нинди килештә? ( Исем, алмашлык б.к. )

- Сезгә яңа бирем. Бер төркем исем белән белдерелгән ияләрне, ә икенче төркем алмашлык белән белдерелгән ияләрне табып укый. ( төркемнәрдә эш итү һәм уку) Үзбәя

- Хәзер һәр төркем үз җөмләләрен дәфтәргә язып куя. Һәр төркемнән 2 бала такта янында

эшли.

 - Әйдəгез, ияләр астына сызып куябыз. Бер сызык ияне аңлата.

  1. Нəрсə ул хəбəр?

- Балалар, сез язган җөмләләрдә ия турында нәрсә хәбәр ителә? Беренче җөмләдә кош балалары турында? (Төркемнәрдә тикшерү). Чырылдашалар.

- Чырылдашалар җөмлəнең нинди кисəге, кем белə? Хәбәр. (14 слайд).

- Әйе, бу хәбәр. Хәбәргә ничек сызабыз? Кош балалары чырылдашалар. (Сызу).

 - Икенче җөмлəнең хəбəренə сызу. Өченче җөмлəнең хәбәрен хор белән әйтү, астына сызу. Үзбәя

- Шулай итеп, безнең туган җиребездә җәен генә түгел, ә кышын да бала чыгарып яшәгән

кошлар бар икән. 15-16слайдлар. Табигатьтә кошларның нинди әһәмияте бар? Быел Русия

белән Башкортстанда нинди ел игълан ителде? Кем белә? (17-18 слайдлар). Без табигатьне

 ничек саклый алабыз?

- Дөрес,балалар. Без барыбыз да табигатебезне, туган – үскән җирләребезне  сакларга мәҗбүрбез, бу – безнең изге бурычыбыз, чөнки бездән соң Җир – анабыз  балаларыбызга мутур булып калырга тиеш. Күренекле шагыйрәбез Резеда Вәлиева шундый шигырь юлларын язган:

        Куанып хозурда йөргәндә,

        Карурман куенына кергәндә,

        Беркемнең каргышын алма син,

        Күбәләк тә елап калмасын...

        Сак бул син, сабыем, сак бул син,

        Саклый күр табигать баласын.

        Онытма, туган җир бер генә,

        Кадерләрен аның бел генә...

        Дәвала аның һәр ярасын,

        Син бит соң табигать баласы! (Р. Вәлиева) (19 слайд)

III. Рефлексив бəялəү этабы. (ОРЭ)

1. Дəрескə нинди уку мəсьəлəсе куйган идек? (Җөмлəнең баш кисəклəрен өйрəнү) Аны ничек чиштек? Нәрсәләр белдек ? А) Нәрсә ул ия? Б) Хәбәр дип нәрсәгә әйтәләр? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин?

2. Бәяләү. Үзбәя таблицасы буенча.

3. Өй эше.

1) «Кыш» турында кечкенә күләмле инша язып килергә

2) Кызыл Китаптан сирәк калган кошларны язып алырга.

3) Аларның рәсемнәрен ясарга.

4. Йомгаклау. 

Укытучы: Кышын бар тереклеккә дә мәрхәмәтле булыгыз, битараф калмагыз. Сөйләмегез матур булсын, телегез тәмле булсын. Бүгенге дәрестә алган белем-күнекмәләрне тормышта куллана алырсыз дигән өметтә торып калам.

Дәрес өчен зур рәхмәт! Уңышлар телим сезгә. Сау булыгыз!