Г.Тукай. Шагыйрьнең Казан чоры иҗатына күзәтү ясау. “Пар ат”шигыре.(8нче сыйныфта татар төркеме өчен әдәбият дәресе)
план-конспект урока (8 класс) на тему
Дәрестә Г.Тукайның Казан чоры иҗаты турында мәгълүмат бирелә, шагыйрьнең "Пар ат" шигыре анализлана.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.tukay_par_at.docx | 82.6 КБ |
Предварительный просмотр:
Класс. 8 (рус мәктәбендә татар төркеме)
Тема: Г.Тукай. Шагыйрьнең Казан чоры иҗатына күзәтү ясау. “Пар ат”шигыре.
Максат: Г.Тукайның “Пар ат” шигырен укып анализлау.
- Шагыйрьнең Казан чоры иҗатына күзәтү ясау.
- “Пар ат ” шигыренең язылу тарихы белән таныштыру.
- Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү.
- Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләү.
Укытуның көтелгән нәтиҗәләре
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый белү, өстәмә материалларны таба һәм тиешле урында куллана белү;
- кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үзэшчәнлегендә куллана белү;
- татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;
- бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау.
Коммуникатив УУГ (КУУГ):
дәвам итү;
- үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;
- милли горурлык, гражданлыкхисләреформалаштыру.
Метапредметнәтиҗәләр
Таныпбелү УУГ(ТБУУГ):
- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү;
- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;
- күмәк эш вакытында берфикергә килә белү;
- бәхәсләшү, үзфикерләрен дәлилләү.
Регулятив УУГ (РУУГ):
- мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру;
- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләрсайлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;
- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.
Предмет нәтиҗәләре
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
- әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;
- лирик геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;
Җиһазлау:Г.Тукай портреты,әсәрләреннән күргәзмә.,презентация,аңлатмалы сүзлек
- Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
-Хәерле көн,укучылар. Татар әдәбияты дәресен башлыйбыз. Бер-беребезгә яхшы кәеф телик.
Мотивлаштыру
“Казан” турында видеоның бер өлешен карау ,Казан турында сөйләшү.
-Бу видеода нәрсәләргә игътибар иттегез?
-Меңъеллык Казаныбызның тарихы әдәбиятыбыз, мәдәниятебез тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Казан – ул татар халкының рухи мәркәзе, милли мәдәният үзәге, әдәбиятыбыз башкаласы. Казан шәһәре элек-электән бик күпләрне үзенә тарткан, монда бик күп күренекле язучылар яшәгән, иҗат иткән, дөньяга, илгә танылган.
-Казанда яшәгән нинди күренекле кешеләрне беләсез?
- Казаныбыз исеме бөек Л.Толстой, С.Аксаков, А.Пушкин, М.Горкий, Г.Державин, К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, Г.Баруди, Г.Тукай, К.Нәҗми, М.Җәлил, С.Сәйдәшев кебек бөек мәшһүр язучыларның тормыш – иҗатлары, язмышлары белән бәйләнгән.
1. Актуальләштерү (алда үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү).
Төркемнәрдә киңәшепискә төшерегез:
Г.Тукайның Казанда яшәгән чоры турында нәрсәләр беләсез?
Көтелгән җавап: Тукай Казанда шигырьләр язган,газеталар чыгарган.
- Фикерегезне туплар өчен, Г.Тукайның Г.Кариевкә язган хатыннан өзек укыйк.(47нче бит) Казанга килгәч, Габдулла Кариевка язган хатында (1907, 30 декабрь) Тукай:
.”.. мин дә менә, Казанны вә туган җирем булган Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым. Мин хәзер Казанда инде. Уральскидә вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шунда бару хакында шигырьләр яздыкым Казанда инде!” |
Монда күңелле. Дус – иш, зыялылар күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз...
(Г.Тукайның Г.Кариевка язган хатыннан, 1907)
2. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру.
-Димәк,бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
Көтелгән җавап:
-Г.Тукайның Казандагы тормышы,иҗаты турында сөйләшербез
Укытучының кереш сүзе.
Тукай һәм Казан төшенчәләре аерылгысыз. Казан бөек милли шагыйребезнең якты хәтирәләрен саклый. Кайчандыр, әле күп тә түгел, 100 еллар чамасы элек бу калага ятим баланы алып килеп, Печән базарында асрамага сатып йөргәннәр. Яңа бистәнең гади, ләкин күңел җылысы белән тулган бер йортында Вәли абзый белән Газизә абыстайлар ул ятимне сыендырып яшәткәннәр; Тукай шушы шәһәрнең күп кенә кунакханәләрендә санаулы гомер көннәрен үткәргән; Ташаяк, Балык, Печән базарларына, хәрчәүләренә йөргән, тормышны күзәткән, монда Казанда – Тукай эшләгән “Әльислах”, “Кояш”, “Ялт- йолт” газета – журналы редакцияләре урнашкан биналар; Тукай ялкынланып шигырьләрне сөйләгән, халык иҗаты, фольклор, әдәбият турында фәнни лекцияләрен укыган “Шәрекъ клубы», “Новый клуб” биналары урнашкан.
Укучылар,дәреслектә бирелгән тексттан Тукайның Казандагы иҗаты турында танышыгыз.(47-49нчы бит)
- Казанга барыр алдыннан Г.Тукай нинди шигырь иҗат итә?(1907нче елда Тукай “Пар ат ”шигырен иҗат итә.)
-Укучылар,“Пар ат” шигырен И.Әхмәтҗанов укуында тыңлагыз.
II.Уку мәсьәләсен чишү (УМ) этабы.
1.Габдулла Тукайның «Пар ат» әсәрен укыйбыз. Геройларнытабабыз, аларның эшләрен үз сүзләребез белән сөйләп бирергә әзерләнәбез.
Көтелгән эш һәм җавап:Эчтән укыйлар
Сүзлек эше оештырыла:пар ат- ике ат янәшә; тараф-як, азан– намаз алдыннан укыла торган дога, кучер – ат йөртүче.(балалар аңлатмалы сүзлекләрдән сүзләрнең мәгънәләрен эзлиләр)
Б.Урманченең “ Пар ат” шигыренә иллюстрациясен тәкъдим итү.(пар атны күрсәтү)
Катнашучыларны табалар (тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге схема языла – эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә):
)
Катнашучыларның гамәлләре:
Лирик герой Казанга китүенә шатлана, канәгать, ләкин торган җирдән, туганнардан, корган хыяллардан, танышлардан аерылу авыр, борчуга, кайгыга сала. Тукай Казанны тарихи шәһәр (бабайлар түре һәм почмагы), гыйлем, мәгърифәт нурларын чәчүче мәдәният үзәге, оҗмахтагыдай нечкә билле хур кызлары белән тулы сөю-сәгадәт җире, булдыклы кешеләр иле (гыйрфан) дип атый, идеаллаштыра.. “
-Ни өчен шәкерт Казанга кайтырга ашыга?
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур.
Кучер.Атын сөйләшми генә алып бара, лирик геройга кысылмый.
Автор. Эчке дөньяны сурәтләү аша тышкы күренешләргә килә. Аңа, башлыча, кешенең уйларын, яну – шатлыкларын тасвирлау хас. Ул милләт учагы булган Казанны зурлый, хөрмәтли, аңа зур өметләр баглый .
-Әсәрдә лирик герой хисләре турында сөйләгәч, бу әсәрне күңел лирикасы дип атарбыз.
2. Әсәр нәрсә турында булды?
Көтелгән эшчәнлек һәм җавап:
- Әсәр Г.Тукайның милләт учагы булган Казанны зурлавы, хөрмәтләве, аңа зур өметләр баглавы турында .
3. Модельләштерү (дәвам итәбез)
4.Физкультминутка «Пар ат» җырының бер өлешен тыңлау
5.Сәнгатьле уку өстендә эш.
Пар ат”шигыре – лирик геройның кичерешләрен, эчке дулкынлануларын сурәтли торган шигырь. Бу шигырьдә лирик геройның нинди хис – кичерешләре чагыла? Әсәрне ничек укырга кирәк? Хәзер шуның өстендә эшлибез. Строфалап укып, модельне төзеп барабыз. Шигырь хис күчеше-үзгәрешенә корылган, 1-2 нче строфадагы шатлык хисе 4-12 нче строфаларда, борчылу хисе белән алмашынып, кайгыга кадәр үзгәрә. Ләкин “шатлык-борчылу-шатлык” рәвешендә аерылып торса да, һәр строфада хиснең сәбәбе үзгәрү белән бәйле хис төсмере дә үзгәрә.
Һәр строфа буенча сораулар бирү(парларда эш)
-1нче строфада нинди хис, сәбәбе нәрсәдә?(шул рәвешчә).
1-3 нче строфада шатлык хисе бар. Аның сәбәбе- лирик геройның Казанга юнәлүендә, пар атларда җилдерүендә:
Җиктереп пар ат , Казанга туп-туры киттем карап:
Чаптыра атларны кучер , суккалап та тарткалап.
2 нче строфада табигать матурлыгын сөйләү шул шатлыкка рәхәтлек төсмере бирә.
Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп, ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
3 нче строфада шатлык хисенә канәгатьләнү төсмере өстәлә, чөнки лирик герой күңелендәге тынычлык, рәхәтлек иң югары ноктасына җитә кебек.
Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.
4 нче строфада әлеге хис, үсеп, иң биек ноктасына җиткәч, кинәт үзгәрә, борчылу, сискәнү белән алмашына. Сәбәбе – яп-ят кыр уртасында лирик герой аерылудан борчыла башлый. Алдагы юлларда әлеге борчылу үсә , зурая:
Берзаман ачсам күзем, бертөрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди аерылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.
5 нче строфада лирик геройның торган җире, корган уй-хыяллары белән саубуллашуы әлеге борчылуга кайгыны өсти.
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.
6 нчы строфа үкенү төсмере белән байый.
Хуш, гомер иткән шәһәр! Инде еракта калдыгыз;
Аһ! Таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.
Шушы борчылу эчендә, 7-8 нче строфада юану килеп керә, лирик герой кайгысыннан юану эзли.
Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә , уйда мин;
Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин .
Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын я калфагын.
9 нчы строфада хис яңадан дәвам итә, лирик геройның үз-үзен жәлләү, кызгану төсмере барлыкка килә:
Әллә нәрсәм юк кеби, бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.
10 нчы строфада тагын бер төсмер-зарлану төсмере килеп кушыла:
Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер – берсен дә белмим, әллә кем!
11 нче строфада әлеге борчылу хисенә юксыну, сагыну өстәлә:
Сездән айрылып, туганнар,- җайсыз, уңайсыз тору;
Бу тору әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.
Ә 12 нче стрфада, үзенең иң биек ноктасына җитеп, борчылу хисе чарасызлык төсмере белән кушыла. Лирик геройның күз яшьләре шуны ишарәли:
Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.
13 нче строфада тагын хисләр үзгәрә, борчылулар тагын кинәт юкка чыга. Ә шатлык хисе яңадан әйләнеп кайта. Сәбәбе – Казанга килеп җитү, якынаю.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады берзаман:
“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит - Казан”.
14 нче строфада шатлыкка лирик геройның ашкынуы өстәлә.
Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна:
“Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на, на-на!”
15 нче строфа соклану төсмеренә алышына. Сәбәбе – Казанның матурлыгы, моңы, нуры.
Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Модель
Шул рәвешчә 15нче строфага кадәр төзелә.
Үзбәя өчен критерий бирелә:
Габдулла Тукайның «Пар ат» әсәренә анализны
а) терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып сөйләп бирә алсагыз - «3»ле;
б) терәк конспектка бераз гына күз төшергәләп сөйли алсагыз - «4»ле;
в)терәк конспекттан файдаланмыйчасөйли алсагыз - «5»ле.
III.Рефлексия, бәя этабы.
1.Рефлексия.
- Укучылар,без бүгенге дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?;
Көтелгән җавап. Габдулла Тукайның Казан чоры иҗатын,аның «Пар ат » әсәрен өйрәнергә тиеш идек.
-Ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);
Көтелгән җавап:
- Казан чоры иҗаты турында дәреслектән укыдык;
- “Пар ат ”әсәрен укыдык.
- аңлашылмаган сүзләрне “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән карадык;
- катнашучыларны таптык;
- әсәрнең төп фикерен билгеләдек;
- хисләрне билгеләдек.
2. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.
Үзбәя өчен критерий бирелә:
- Габдулла Тукайның «Пар ат » әсәренә анализны,Казан чоры иҗатын
- терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып та сөйләп бирә алмасагыз - «2»ле;
- терәк конспекттан файдаланып сөйләпбирә алсагыз - «3»ле;
- терәк конспектка бераз гына күз төшергәләп сөйли алсагыз - «4»ле;
- терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алсагыз - «5»ле.
(Вакыт бирелә. Кемнәр үзен «2»легә бәяләде? Кем «3»легә? дип, дәрестә оештырылган танып белү эшчәнлегенең сыйфаты ачыклана.)
Укытучы критерий нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр.
3. Өйгә эш алу.
Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:
1.Репродуктив эшчәнлеккә.Г. Тукайның «Пар ат » шигыреннән сурәтләү чараларын табарга.
2. Конструктив эшчәнлеккә.
Түбәндәге юлларны ятларга, өйрәнелгән модель буенча сәнгатьле укырга әзерләнергә:
- Иҗади эшчәнлеккә.
Г.Тукайның Казан чоры турындагы эшчәнлеге турындагы доклад өчен материал тупларга
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе....
Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)
Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты...
9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре
Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....
5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин
5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин...
Аныклагыч һәм аның аерымлануы. (“Г. Тукай һәм А.С.Пушкин – ике йолдыз ул…” тематик юнәлешендә.) 7 нче сыйныфта татар һәм рус телләре буенча интеграцияләштерелгән дәресе
1.Укучыларның сөйләмен аныклагычлар хисабына баету һәм практикада куллану мөмкинлекләрен камилләштерү;2. SMART Board тактадан файдалану аша укучыларның уйлау, күзәтү һәм ...
9нчы сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел тәдәбиятын укытуны календарь -тематик планлаштыру
9нчы сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел тәдәбиятын укытуны календарь -тематик планлаштыру...
9нчы сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел укытуны календарь -тематик планлаштыру
9нчы сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел укытуны календарь -тематик планлаштыру...