Тукай – шигъри чишмәбез (Әдәби-музыкаль кичә)
методическая разработка (9 класс) на тему
Тукай – шигъри чишмәбез (Әдәби-музыкаль кичә)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_meropriyatie.docx | 25.8 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Тукай – шигъри чишмәбез
(Әдәби-музыкаль кичә)
Һәр елны апрель аенда, Г.Тукайның туган көненә туры китереп, Шигырь бәйрәме үткәрү матур бер традициягә әйләнде.
Шигырь бәйрәменә әзерлек алдан ук башлана: Тукай шигырьләре ятлана, җырлары өйрәнелә, стена газетасының махсус саны чыгарыла, әсәрләренә ясалган иллюстрацияләргә конкурс үткәрелә.
Шигырь бәйрәме үтәчәк зал матур итеп бизәлә. Түрдә – Тукай портреты. Аның янына түбәндәге сүзләр язылган плакатлар эленә:
Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул,
моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.
Г.Тукай
Сәнгатебез күкләрендә – Кояшыбыз, Аебыз,
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз.
И.Юзеев
Кичә барышы
З. Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый. Тына.
Сәхнә түренә хор тезелгән. Алгы планда алып баручы һәм берничә укучы
1 нче алып баручы (Тукай рәсеменә карап):
Туган халкың өчен
Тиңсез илһам көчең,
Яшьлек дәртең бүләк итүче,
Иңнәреңдә кургаш тау күтәреп,
Төн дәһшәтен ерып үтүче
Бөек җыр остасы!
Беркайчан да сине
Югалтмабыз хәтер күгеннән;
Бүген дә син, сөеклебз Тукай,
Карыйсың һәр өйнең түреннән.
1 нче укучы. Шатлыгыннан бүген апрель көлә,
Көлү тавышы – һәрбер инештә.
Карлар түгел, җирнең жаны эри, -
Апрель аңа шундый килешкән!
Апрель булып илгә Тукай килә, -
Үлгән җаннар, каннар яңара.
Яз аенда кем соң хыялланмый
Тукай кебек яшәп янарга!
Әкрен генә музыка ишетелә.
2 нче укучы. 1886 нчы ел, 26 нчы апрель. Казан губернасының Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә бер малай дөньяга аваз сала.
3 нче укучы. Кушлавычта туган бу малайга
Габдулла дип исем кушылган...
Каккан, суккан аны ачы язмыш,
Пар канаты сынган кыл сыман.
4 нче укучы. Бу – ярлы як. Ул чакларда ачлык бик еш кабатлана. Габдулла “мулла гаиләсеннән” дигән исемне генә күтәргән. 5 айлык чагыннан әтисез, 4 яшьтән әнисез дә кала. Шуннан кулдан кулга, авылдан авылга йөрүләр... Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетелүләр...
Музыка аккорд биреп тына.
Сәхнә артыннан тавыш:
- Асрамага бала бирәм, кем ала – а – а – а ?
- Асрамага бала а – а – а!
2 нче алып баручы. Печән базарында шундый аваз
Тетрәткәндер сабый баланы...
Ятим баскан чит бусага бозлы,
Ятим капкан ризык – санаулы.
Барын күрә... Барына да түзә...
Күкрәгенә җыя җир зарын...
Мәгърур шагыйрь булып күтәрелә
Ил күңеленнән алып җырларын.
5 нче укучы. Шагыйрь бала вакытында күргән һәр вакыйганы нәни йөрәге аша кичерә, ускәч, аларны әсәрләрендә яктырта. Кырлайда яшәгән вакытында ишеткәннәрен ул “Шүрәле” поэмасында тасвирлый. Бу поэма буенча куелган балет, аңа карата язылган музыкаль әсәрләр бөтен дөньяга мәгълүм булдылар.
Бер укучы “Шүрәле” поэмасыннан өзек укый.
1 нче алып баручы. Тукай – өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре.
Малай “Су анасы” шигырен укый.
2 нче алып баручы. Әйе, сабый вакытта күңелеңә синең “Су анасы” шом сала, төштә “Шүрәле”се кытыклап теңкәгә тия. Иртән инде “Туган тел”ен көйләп юанасың. Юк, укымыйсың, көйлисең...
“Туган тел” җыры яңгырый (Халык көе).
1 нче алып баручы. Тукай – һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителгән шайгырь. Ул сине туган көнеңнән алып гомереңнең ахырына чаклы озата килә. Гомер эчендә син аңа әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать итәсең. Ул синең күңелеңә беренче иман орлыклары салучы да, сине тугры юлга өндәүче дә.
“Эшкә өндәү”, “Кызыклы шәкерт”шигырьләре укыла.
2 нче алып баручы. Без хәзер Тукай шигырләрен укыйбыз да: “Каян килә мондый көч?” – дип уйлыйбыз. Ул көч – халыкта, туган җирдә.
Укучы “Туган авыл” шигырен укый.
1нче алып баручы. Ә яшьлектә? Тукайның бөтен иҗаты үзе кебек гел яшьлектән тора. Аның шигырьләре яшьлеккә күп өмет баглаган, авыр йөк йөкләгән, аны зур язмышлар алдына бастыра торган реалистик һәм бер дәрәҗәдә романтик шигырьләр.
Укучы “Сәрләүхәсез” шигырен укый.
2 нче алып баручы. Ә бераз олыгаеп, картлыкның якынайганын тоя башлагач, күңел яңадан Тукайга кайта. Кыскасы, безнең халык Тукайсыз бер көн дә яшәми.
6 нчы укучы.Эчем пошса,
Моңсулансам кайчак,
Тукайны мин алам кулыма, -
Актаргалыйм аны әкрен генә,
Тукталгалыйм кайбер юлына...
Һәм укып та китәм – ябышып калам, -
Бит артыннан битләр укыла;
Әле генә булган уйчанлыгым
Сизелмичә генә онытыла.
Укучы “Китап” шигырен укый.
1 нче алып баручы. Шагыйрь – үзен тудырган халыкның сулышы, үстергән җирнең сулышы. Ул үз җиренең, үз халкының язмышын уртаклаша. Бу җырны тыңлаганда, бөтен бер тарих күз алдыннан уза.
“Милли моңнар” җыры башкарыла.
2 нче алып баручы. Тукай милли шагыйрь иде. Ул үз халкын, аның хезмәтен, гореф-гадәтләрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән яратты, аны өйрәнде.
7 нче укучы. Тукайның тирән халыкчанлык белән сугарылган әсәрләре, дистәләрчә телләргә тәрҗемә ителеп, миллионнарча кешеләрнең рухи дөньяларын баетып яшиләр. Тукай – татар халкының гына түгел, башкорт һәм азәрбайҗан, казах һәм үзбәк, рус һәм украин халыкларының да яраткан шагыйре.
9 нче укучы. Әткәм теле булып иркәләдең,
Әнкәм теле булып назладың.
Үткәннәрдән киләчаккә китеп,
Җир әйләнә моңлы сазларың.
1 нче укучы. Чын безнеңчә итеп, милли итеп,
Йөрәкләргә үтеп, бәгырьгә,
“Зиләйлүк”ләр килә, “Тәфтиләү”ләр,
“Әллүки”ләр килә хәзергә.
2 нче укучы. Яңар йолдыз булып калыктың син
Халыкларның күңел түрендә.
Һәм меңьяшәр имән агачыдай
Тамыр җәйдең безнең күңелдә.
3 нче укучы. Язы барның Җирдә даны булыр,
Язлар бирде сине бу җиргә.
Зур Җаннарга гына насыйптыр шул
Гасырларга үтеп керергә.
2 нче алып баручы. Бүген Шигырь бәйрәме... Шагыйрь бәйрәме... Безнең бәйрәмебез... Тукайның туган көне безнең көтеп ала торган көнгә әйләнде. Һәр елны апрель аенда Казанда аның һәйкәле алдына, Кырлайда – музей – комплекска аны искә алыр өчен яшьләр, студентлар, өлкәннәр, мәктәп балалары, кунаклар җыела. Ә башка шәһәрләрдә, авылларда мәктәпләрнең, уку йортларының якты залларында аның рәсеме каршына җыелабыз. Һәр елны шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәбез.
4 нче укучы. Тормышында бәйрәмәр аз булган –
Тартыш белән тулган көннәрең.
Шуңа, ахры, искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең...
Бәйрәмнәрнең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –
Халкың килде сиңа, мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтереп.
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне;
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган тел”еңне.
5 нче укучы. Кирәк түгел төрле афишалар,
Кирәк түгел төрле игъланнар,
Бәйрәм икән, юбилее икән,
Тукай үзе йөри иң алдан.
Көе, моны – бар да үзенеке,
Хәсрәтләнмә: каян җыр алыйк?
Тукай дисәң, хәрәкәткә килә
Халык үзе, үзе зур тарих.
6 нчы укучы. Даны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык,
Без – Тукайлы халык, мәңгегә.
2 нче алып баручы. Тукай – буыннар шагыйре. Татар халкы бар җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукай яшәячәк.
1 нче алып баручы. “Татарда Тукай туган өчен куанам. Рухымның Тукай белән очрашуына куанам. “Шагыйрь кем?” дигән сорауга җәвапны Тукайдан таптым. Тукай миндә үзенең милли рухы белән яши. Шул яздыра, шул эчке энергиягә әйләнде”, - дип язды аксакал шагыйребез Сибгат ага Хәким.
2 нче алып баручы. Тукай рухы безнең шәкертләребез, мөгаллимнәребез кулына да каләм алдыра. Алар да күңелләрендә булган изге хисләрен, саф тойгыларын шигырьгә күчерәләр. Менә алар: (исемнәре санала.)
Шигырьләр уку концерт номерлары белән аралаш алып барыла.
7 нче укучы. Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай;
Шаулы язның тынмас тургаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Хор. Яз тургае булдың син, Тукай!
8 чне укучы. Урам ташларыннан эзләмәгез
Тукай баскан утлы эзләрне.
Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,
Йөрәкләрдә – Тукай сүзләре.
Хор. Тукай сүзләре йөрәкләрдә, бик күп телләрдә.
9 нче укучы. Илдә туган ил улы син, илдә яндың нур булып.
Ил күгендә яз идең син, илдә калдың җыр булып.
Илне яклап яуга чыктың, ил иңендә изге син, -
Җанлы иттең, аңлы иттең, данлы иттең безне син.
Ил йөзендә күз идең син, ил уенда аң булып,
Кичләрендә моң буласың, көннәрендә таң булып.
1 нче укучы. Үләме соң талант, дөртләтсә ул,
Йөрәкләрдә яшәү ялкынын?!
Тукай, Сәйдәш...
Ике сүмәс йолдыз –
Горурлыгы татар халкының.
Хор. Горурлыгы татар халкының!
1 нче алып баручы. Һаман шулай, даһи егет хәлдә,
Олы юлда безнең сафларда,
Иң сыналган байрагыбыз сыман
Нурланасың алгы якларда.
2 нче алып баручы. “Халык гомере - мәңгелек”, - диләр,
Бу сыналган, тугры сүз бугай.
Килер гасырларның аръягына
Илең белән бергә уз, Тукай.
Хор. Безнең белән бергә уз, Тукай!
2 нче укучы. Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай!
Тавышың яши кабатланып һәр буында,
Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай
Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга.
1 нче алып баручы. Кадерле дуслар, кичәбез азагына якынлашты. Сезне тагын бер кат бәйрәмебез белә котлыйбыз. Сезгә иҗади уңышлар, ак бәхетләр теләп калабыз.
З. Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Музыкаль кичə «Миллəтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай…»
Музыкальный вечер на татарском языке, посвященный творчеству Габдуллы Тукая....
Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...
Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты
Максат: Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...
"Күңелләрдә син, Тукай" (Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие)
Г.Тукай туган көнне мәктәп күләмендә билгеләп үтү өчен сценарий....
“Шигърият бәйрәме” (әдәби музыкаль кичә)
Резедә Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 нчы елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы Районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга килеп, Казан дәүл...
"Китап- белем чишмәсе" - 5 нче сыйныфлар өчен әдәби -музыкаль кичә
Китап турында табышмаклар, мәкальләр әйтү....
Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.
Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...